Статья по татарскому языку "Әлмәтемне милли итеп күрәсем килә..."
статья на тему
Можно использовать на уроках татарского языка
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
lmtemne_milli_itep_kursem_kil.docx | 18.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Әлмәтемне милли итеп күрәсем килә...
Бик борынгыдан
Бабалар аша
Миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң,
Бирдең белем.
Хәзер инде офыктагы маяк булып
Алга чакыр, татартеле,
Тукай теле,
Туган телем!..
(Акъегет)
“Шушы яктан, шушы туфрактан без..” Дөньяда һәр кешенең үзенә кадерле җире бар. Ул аның туган җире , туган төбәге.Чөнки ул анда туа, аякка баса һәм чын кеше булып үсеп китә.
Минем туган ягым – Әлмәт төбәге. Үз җиремдә миңа һәр нәрсә матур, кадерле, йөрәгемә якын. Шәһәребез табигатьнең иң матур җиренә урнашкан: терәлеп диярлек Урсал тау, боргаланып- сыргаланып Зәй елгасы ага.
Тагын бер елдан , 2013 нче елда, Әлмәт үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бай тарихы, үткән мирасы, бүгенгесе һәм киләчәге белән күпләргә үрнәк булырлык шәһәр ул.Тарихны хөрмәт иткәндә генә шәһәр көне олуг бәйрәм була ала. Әлмәтлеләр Россиянең төрле төбәкләреннән килгән нефтьчеләрне, күп кенә һөнәр ияләрен үз канатлары астына сыендыралар.
Әлмәтнең барлыкка килүе, үсүе, нигездә, “кара алтынга” бәйле. Нефтьне табу ,чыгару һәм чистарту бик авыр, катлаулы эш. Шәһәребездәге “Дуслык” нефть торбалары буйлап аккан “кара алтын” төрле илләргә китә.
Калабыз елдан-ел матурлана, үсә бара. Соңгы елларда шәһәребез горурлыгы булырлык биналар калкып чыкты. Төзекләндерелгән паркка башкалабыз кунаклары да сокланып карый. Ташландык хәлгә килгән күлне кыска вакыт эчендә заман таләпләренә җавап бирерлек ял зонасына әверелдерделәр. Күп урамнар, юллар төзекләндерелде. 2011 нче елда белем һәм зыялы татар яшьләрен тәрбияләүне үзмаксат итеп куйган белем бирү учагы – Р. Фәхретдин исемен йөртүче татар гимназиясе үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте. Шушы дәвер эчендә гимназия үз максатыннан тайпылмый, татар мәктәпләренең абруен саклап калып, меңнән артык балага белем бирә, теләк белдерүчеләр дә бихисап. Әлмәт кебек зур җирлеккә ирешелгәннәрне саклап, зыялы татар яшьләре тәрбияләүче тагын бер гимназия ачылса да зыян итмәс иде. Бер тарыдан ботка пешми, күп булса , алар алтын тары бөртекләренә торыр иде. Чөнки милли зыялыларны тәрбияләүне дәвам итеп, миллилекне югалтмау мөһимрәк бит. Ә Әлмәт җирлеге дөньяга танылган шәхесләр бүләк иткән төбәк ул. Берничәсен генә телгә алу да җитә. Элекке Бөгелмә өязе Миңлебай авылында (хәзерге Әлмәт районы) туган татар халкының күренекле мәгърифәтче –педагогы, галим, язучы, тәрҗемәче , мәшһүр җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Кәрими, Һади Атласи, Афзал Таһиров, Шамил Бикчурин исемнәре генә дә ни тора? Күпмилләтле халкыбызның сүнмәс хәзинәсе булган мәшһүр татар галиме Ризаетдин Фәхретдин дә Әлмәт районы Кичүчат авылыннан: “Бу бетә торган кабилә түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләтләр берлә берлектә җир йөзненнән файдаланыр өчен килгән милләттәшемез”. Заманында бу җирлектә мәгърифәтче Һади Атласи, Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар, күп кенә татар зыялылары җыелып милләтнең язмышы турында , аның киләчәге хакында фикер алышканнар. Билгеле, шәһәр үсү, үзгәрү, яңару белән йөз еллар буена истәлек булып торырлык биналар юкка чыгу тарихка хөрмәтле карашны йомшарту дигән сүз.
Күренекле Садри Максудиның сүзләре искә төшә: “Һәрвакытта ислам динебезне вә телебезне өйрәнергә теләячәкбез һәм телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга баглыдыр. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз.”
Әлмәтнең милли йөзе булырга тиеш. Шәһәребезнең йөзек кашы булырдай Ринат мәчете, Әлмәт татар драма театры, гимназия, татар шәхесләренең исемнәрен йөртүче урамнар, Саҗидә Сөләйманова музее, бөек Тукайга куелган һәйкәл, Муса Җәлил стеласы, татар телендә чыга торган “Әлмәт таңнары” , “Яшьләр заманы” газеталары - болар аз түгел, билгеле. Ә һәр кичне зәңгәр экраннарга чыга торган, татар моңын яңгырата торган “Тәбрикләүләр” тапшыруы? Әхлак, әдәп, тәрбия чараларын күңелләргә иңдерүче “Җомга” тапшыруы үзе генә дә ни тора?! Шәһәребездә шулай ук нефтьчеләр ярдәме белән эшләп килә торган “Рухият” милли яңарыш фонды нинди зур эш башкара!
Ләкин әле шәһәр мөмкинчелегеннән чыгып, эшлисе эшләребез дә бар дип саныйм. Шәһәребездә зур һәм бай тәҗрибәле милли ашлар йорты булсын иде. Бу бит милли йөзебезне, татар кунакчыллыгын күрсәтү өчен иң кирәкле нәрсә.
Шәһәрдә кытай, япон спорты белән шөгыльләнү өчен сарайлар төзелә, ә нигә татар милли көрәшен үстерү, милли уеннар өчен тиешле югарылыктагы аерым бина булдырмаска.
Автовокзалда белдерүләр, транспортта тукталышлар татар телендә дә игълан ителсә, нинди әйбәт булыр иде.
Туган тел ул. Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
(З. Насыйбуллин.”Туган тел ул.”)
Милләтебезнең бай халык авыз иҗаты бар. Татар халык әкиятләре, риваятьләренә нигезләнеп, милли архитектураны парк, скверлар, балалар мәйданчыкларына кушып җибәрсәң...
Бер уйласаң, болар бер Әлмәтнең генә түгел, ә башка шәһәрләрнең дә уртак проблемасы. “Булган кешенең кулында бер уч туфрак та алтынга әйләнер” - ди халык мәкале. Бүгенге буын яшьләр арасында, бәлки, башкалар инде булмас, барып чыкмас, дип уйлаганнарны тормышка ашыра алучы шәхесләр үсәдер. Гасырлар буена сыналган, әби-бабаларыбыздан килгән бик акыллы сүзләр, гыйбарәләр бар. Берсендә болай дип язылган: әгәр дә нәрсәдер эшләргә телисең икән - вакыттан алда бар, нәрсәдер эшләп өлгерергә телисең икән - вакыт белән бергә бар. Күңеле һәм эше белән татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтебезне саклау һәм үстерү, мәдәниятебезне тиешле югарылыкка күтәрү юнәлешендә армый-талмый хезмәт итүне алга сөрүче һәр кешегә, афәрин, дияргә язсын!.
Әнә шулай,
Сабыр халык,
Тыйнак акыл белән ,димме?
Саклап телне,сакла- безне,
Татар теле мөгаллиме!
(Э. Шәрифуллина .”Рәхмәт сиңа.”)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Азрак ял итеп алыйк.
Физминутки на уроках тат.языка...
УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.
Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...
Рус балаларына татар телен укытуны мәдәниятләр диалогы итеп оештыру.
Конференциядә чыгыш ясаган доклад. Публикация....
Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы (ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст)
"Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст...
Милли мәгариф - милләт киләчәге
Материалда Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының милли мәгариф эшчәнлеге яктыртыла...
“Укытучым, иң кадерле кешем , Бүләк итеп ал син җырымны...!”
Внеклассное мероприятие...
Уҡыусым!Был биттә һиңә төрлө тест һорауҙары,сканвордтар әҙерләнем.Рәхим итеп башҡортса шөғөллән
Уҡыусым!Был биттә һиңә төрлө тест һорауҙары,сканвордтар әҙерләнем.Рәхим итеп башҡортса шөғөллән...