Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре
статья
Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_telen_tugan_tel_hm_dult_tele_bularak_oyrnunen_hokukyy-normativ_nigezlre.docx | 15.43 КБ |
Предварительный просмотр:
Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре
Татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнүнең хокукый-норматив нигезләре
Ноябрь 5, 2014
Телләр өйрәнүнең хокукый нигезләре Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының югары норматив документлары белән раслана.
Россия Федерациясе Конституциясенең 26 нчы маддәсе 2 нче пункты нигезендә,“һәркем үз туган телен куллану хокукына; аралашу, тәрбия алу, уку һәм иҗат итү өчен телне ирекле сайлау хокукына ия”.
Россия Федерациясе Конституциясенең 68 нче маддәсе 2 нче пункты Россия Федерациясе составындагы республикаларга, Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән, үз дәүләт телләрен гамәлгә кую хокукын бирә. Әлеге хокуктан файдалану йөзеннән, Татарстан Республикасы Конституциясенең 8 нче маддәсендәТатарстан Республикасының дәүләт телләре билгеләнгән: “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре».
“Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ законының 3 нче маддәсе 3 нче пункты нигезендә, “Россия Федерациясе субъектлары гражданнарның аралашу, тәрбия, белем алу һәм иҗат итү телен сайлау ирегенә хокукын саклауга кагылышлы законнар һәм башка документлар кабул итәргә хокуклы”.
Шундый ук мөмкинлек “Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы РФ законының 14 нче маддәсендә расланган: “Россия Федерациясе законнары нигезендә, Россия Федерациясе территориясендәге республикаларның дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында Россия Федерациясе дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту гамәлгә куелырга мөмкин”.
“Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР законы бу мәсьәләгә ачыклык кертә: “Татар һәм рус телләре, Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, федераль дәүләт гомуми белем бирүнең аерым баскычы (башлангыч, төп урта, гомуми урта белем. – Ред.) өчен билгеләнгән стандартлары нигезендә тигез күләмдә өйрәнелә”.
2011 елның 1 сентябреннән Федераль дәүләт башлангыч белем стандарты гамәлгә керде. Россия Федерациясенең милли һәм мәдәни күптөрлелеген искә алып, Стандарт нигезендә Россия Федерациясе белем бирү оешмалары өчен төп (базис) уку-укыту планының өч варианты эшләнде. Өченче вариант – ике дәүләт теле законлы рәвештә гамәлдә булган субъектларга карый. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” РФ законының 28 нче маддәсе 3 нче пункты нигезендә, белем бирү оешмалары уку-укыту программаларын төзү һәм раслау хокукына ия. Шул рәвешле, һәр белем бирү оешмасы уку-укыту планын мөстәкыйль рәвештә төзи, һәм, әлеге план, федераль һәм аерым төбәкнең тел турындагы законнары кысаларында, белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан раслана.
V–XI сыйныфларда фәннәрне Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 2004 елда расланган уку-укыту (базис) планнары нигезендә укыту дәвам иттерелә.
Төп (базис) уку-укыту планында татар телен укытуга бүлеп бирелгән сәгатьләр санымилли-төбәк компоненты һәм, өлешчә, белем бирү оешмасы компоненты хисабына башкарыла, һәм бу – Россия Федерациясе субъектының белем бирү оешмаларында уку-укыту планын төзүнең гамәлдәге нормаларына каршы килми. Белем бирү оешмасы компонентының калган сәгатьләре (атнага өч сәгатькә кадәр),укучыларның белем алудагы ихтыяҗларын искә алып, белем бирү оешмасы карары нигезендә, федераль компонентка караган уку фәннәрен, шул исәптән рус телен, тирәнтен өйрәнү максатларында файдаланыла.
Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының V–XI сыйныфларында федераль төп (базис) уку-укыту планнары гамәлгә ашырыла. Анда уку-укыту сәгатьләре түбәндәгечә бүленә:
– Россия Федерациясенең барлык территорияләре өчен бердәм булган федераль компонентка кергән уку фәннәренә – гомуми норматив вакытның 75 % ы;
– Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан мөстәкыйль билгеләнгән милли-төбәк компонентына кергән уку фәннәренә – 15 % ы;
– белем бирү оешмасы компонентына кергән фәннәрне өйрәнүгә гомуми норматив вакытның 10 % ы бүлеп бирелә.
Татар теле һәм әдәбияты милли-төбәк компоненты сәгатьләре хисабына укытыла. Бу таләпләр нигезендә, мәктәпләрнең һәм аларның эш үзенчәлегендә барлыкка килгән аерымлыкларны искә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен уку-укыту планнарының төрле вариантлары раслана.
Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасының да үз уку-укыту планына мөһим үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бар. Моңа бәйле рәвештә, мәктәпләр, белем бирү оешмасы компоненты хисабына, төп (базис) уку-укыту планына кергән фәннәрне, шул исәптән рус телен өйрәнү өчен сәгатьләр санын мөстәкыйль рәвештә арттыра алалар. Бу очракта катгый кагыйдә – дәүләт телләрен тигез күләмдә өйрәнү – бары тик төп (базис) сәгатьләр санына гына карый.
Ассызыклап әйткәндә, федераль дәүләт стандартлары тарафыннан белем бирү оешмалары компоненты карамагына билгеләнгән сәгатьләр санын, ата-аналар теләген искә алып, теләсә кайсы фәнне өстәмә өйрәнүгә бүлеп бирергә мөмкин.
Татарстан Республикасында дәүләт телләрен генә түгел, республикада яшәүче башка халыкларның туган телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүгә һәм моңа катнашы булган оешмаларны саклау һәм камилләштерүгә дә җитди игътибар бирелә.
2013 елда бу юнәлештә өч дәүләт программасы:
– “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү”;
– “2014 – 2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру”;
– “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 – 2016 еллар)” программалары эшләнде һәм расланды. Бу чаралар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып тора.
С.Әхмәтҗанова әзерләде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
4 нче сыйныф (татар телен аралашу чарасы буларак өйрәнүче) укучылар өчен "Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча туган тел дәресе.
quot;Кышкы матурлык (Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе)" темасы буенча төзелгән дәреснең максатлары булып, сыйфатның артыклык дәрәҗәсе турында яңа мәгълүмат алу; яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана ...
УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.
Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...
УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.
10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...
Доклад Тема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе”
ldquo;Биектау 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе”ДокладТема: “Татар теле әдәбияты дәресләрендә башлангыч мәктәптә татар телен ана теле буларак укыту тәҗрибәсе&rdquo...
КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
КҮМ. 6нчы сыйныф. Әдәбият (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...
КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)
КҮМ. 6нчы сыйныф. Татар теле (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)...