Цитаталар - Гаүһәрне таш дию белән ул – таш булмас, тикмә кеше гәүһәр кадрен белә алмас. (Кол Гали)
- Кеше үзенә үзе хуҗа,һәрбер эшеннән үзе мәсьүл. ( Галимҗан Ибраһимов)
- Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. (Кәрим Тинчурин)
- Кешеләр дә хәзинә бит. (Гариф Ахунов)
- Үзеңне җиңү – иң зур җиңү, монда җиңелүче юк! (Шәүкәт Галиев)
- Кешедәге көч ул үзе уйлаганнан күбрәк. (Туфан Миңнуллин)
- Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур уйларга омтыла. ( Фәнис Яруллин)
- Кеше үзе теләгән кадәр генә бәхетле була ала. (Галимҗан Гыйльманов)
- Бары гүзәл җанда гына бәхет чәчәкләре коена .(Флёра Тарханова)
- Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)
- Бөекләр күп сөйләшми. (Разил Вәлиев)
- Берәү кеше ялгышын күреп өйрәнә, икенче үзе ялгыша-ялгыша өйрәнә. (Флүс Латыйфи)
- Могҗизалар балачакта гына була. (Владислав Гжегорчик)
- Танып-белү гаҗәпләнүдән башлана. (Аристотель)
- Тәрбияче үзе дә тәрбияле булырга тиеш. (Карл Маркс)
- Салават күперен күрергә хыялланасың икән, яңгыр астында калудан курыкма. (Долли Партон)
- Иң яхшы дәресне имтиханнар бирә. (Славомир Врублевский)
- Фәнне өйрәнгәндә, кагыйдәләргә караганда мисаллар файдалырак. (Исаак Ньютон)
- Талантның төп билгесе – кешенең үзе нәрсә теләгәнен белүе. (Петр Капица)
- Кешенең исеме – туган телендә яңгыраган иң татлы һәм иң әһәмиятле аваз. (Дейл Карнеги)
- Үз-үзеңне хөрмәт ит, һәм сине башкалар да хөрмәт итәчәк. (Александр Дюма)
- Ялгышка меңәрләгән адымнар илтә, ә дөреслеккә юл бер генә. (Жан Жак Русо)
- Күңел көрлеге – сәламәтлектә, акыл көрлеге – белемдә. (Фалес)
- Яхшы белү генә җитми, иң кирәклесе – белгәнне дөрес итеп куллану. (Р.Декарт)
- Кешенең бөеклеге буй белән үлчәнмәгән кебек, халыкның да бөеклеге сан белән билгеләнми. (Виктор Гюго)
- Балаларны өйрәтергә кирәкми, аларга үрнәк күрсәтергә кирәк. (Жозеф Жубер)
- Начар укытучы хакыйкатьне ачып бирә, яхшысы хакыйкатьне табарга өйрәтә. (А.Дистервег)
- Китап- акыл баласы. (Джонатан Свифт)
- Тәрбия ул – яхшы гадәтләргә өйрәтү. (Платон)
- Иң авыр эш – берни дә эшләмәү. (Оскар Уайльд)
- Һәрвакыт вакыты юклыкка зарланучылар, гадәттә, бернәрсә дә эшләмиләр. (Георг Кристоф Лихтенберг)
- Азрак сөйләшкән кеше акыллырак булып күренә. (Максим Горький)
- Үзе башкаларны хөрмәт иткән кеше генә хөрмәткә лаек. (В.А.Сухомлинский)
- Күралмау – көчсезләр эше. (Альфонс Доде)
- Яхшылыкның көче беткәндә, ул яманлыкка әйләнә. (Оскар Уайльд)
- Хәсрәт күрмәгән һәрвакыт бала булып кала. (Никколо Томмазео)
- Кеше үзе түгел, ә аның гамәлләре мактауга лаек. (Мишель де Монтень)
- Ахмакларга бер җавап бар - дәшми калу. (Унсур әл Маали))
- Акыллы кеше аздан гына да бәхетле, ә ахмакка һәрвакыт җитми, шуңа күрә бик күп кешеләр бәхетсез. (Франсуа де Ларошфуко)
- Җанына тынгы тапмаган кеше беркайчан да тынычлык таба алмый. (Франсуа де Ларошфуко)
- Киңәш бирергә була, ләкин шул киңәшне куллану өчен акыл биреп булмый. (Франсуа де Ларошфуко)
- Белемле булу гына җитми, аны куллана белергә дә кирәк. (Цицерон)
- Дошманнан үч алуның иң яхшы ысулы - аңа охшамау. (Аврелий)
- Телен тыя алмаган кешегә ышанырга ярамый. (Махатма Ганди)
- Киңәшне бушлай бирәләр, чөнки аны сатып алучы юк. (Жан Пти-Сенн)
- Кеше баштан аякка кадәр түгел, баштан күккә кадәр үлчәнә. (Конфуций)
- Тормыштагы иң зур бәхет - сине яратуларына ышаныч. (Виктор Гюго)
- Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла. (Джо Уайдер)
- Кешене бәяләр һәм хәлен аңлар өчен, ким дигәндә, аның бәхетсезлегенә, кичерешләренә, аның серләренә үтеп керергә кирәк.(Оноре де Бальзак)
- Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа дае Ларошфуко)
- Бары тик көчле характерлы кешеләр генә йомшак була ала: калганнарның йомшаклыгы көчсезлектән килә. Ул көчсезлек вакыт белән явызлыкка әйләнә. (Франсуа дае Ларошфуко)
- Кешеләр барыннан да бигрәк үзләренә кагылмаган әйберләр белән кызыксына. (Джордж Бернард Шоу)
- Кем беләндер усал шаяртасыз икән, шул ук сүзләрне үз адресыгызга да ишетергә әзер булыгыз. (Джонатан Свифт)
- Һәркемнән ул бирә алган әйберне генә сорарга кирәк. (А. Сент-Экзюпери)
- Артык ышансагыз, сезне алдарга мөмкиннәр, ләкин кешеләргә ышанмау белән сез үзегезне мәңгелек газапларга дучар итәсез. (Ф.Крейн)
- Бәхетнең чагыштыру дәрәҗәсе юк. (Жорис де Брюйн)
- Оят һәм намус – күлмәк кебек: пычранган саен кадере кими. (Апулей)
- Пыяла йортта яшәсәң, башкаларга таш атма. (Стивенсон)
- Сәләтең булмаган җиргә тыгылма. (Я.Коменский)
- Ахмак үзен күрсеннәр өчен алга чыга, акыллы күпне күрер өчен артка кала. (Кармен Сильва)
- Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, будөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас. (М.Максут)
- Комсызлык белән бәхетнең очрашканнары юк. Алар бер-берсен белмиләр. (БенджаминФранклин)
- Байлык саранлыкны киметми. (Саллюстий)
- Тормышның кыска икәнен исеңдә тотып яшә. (Гораций)
- Чын мәхәббәт – бик сирәк күренеш, ә чын дуслык тагын да сирәгрәк очрый. (Франсуа дае Ларошфуко)
- Кечкенә хәсрәтләр безне чыгырдан чыгара, ә зурлары үз асылыбызга кайтырга мәҗбүр итә. (Жан Поль Рихтер)
- Һәркем үз өлешенә тигән авырлыкларна дөньядагы иң зур авырлыклар дип саный. (Герман Гессе)
- Сулышы һәм акылы булган кеше еларга да тиеш. (Жан-Жак Руссо)
- Иң авыр юлны сайлагыз – анда конкурентлар да булмас. (Шарль де Голь)
- Максатка ирешү өчен бер генә нәрсә кирәк: алга бару. (Оноре де Бальзак)
- Меңәрләгән чакрымга сузылган сәяхәт тә беренче адымнан башлана. (Лао Цзы)
- Үзебезнең кем икәнлегебезне беләбез, кем булырга мөмкин икәнлегебезне белмибез. (Вильям Шекспир)
- Уңышсызлыклардан курыкмаган кеше генә зур уңышка ирешә ала. (Роберт Кеннеди)
- Кирәкле әйбер һәрчак бик кыйммәт була. (Катон)
- Үзегезгә үзегез ышаныгыз, ничек яшәргә кирәклеген аңларсыз. (Иоганн Гете)
- Яхшы яшәлгән гомер – озын гомер. ((Леонарло да Винчи)
- Тормыш белән әңгәмәдә аның сораулары түгел, безнең җаваплар мөһим. (Марина Цветаева)
- Үзенең максатын тормышка ашырудан тәм табучы гына ирекле була ала. (Цицерон)
- Кемдер безгә яхшылык эшли икән, ул эшләгән начарлыкны да тыныч кына кичерергә тиешсең. (Франсуа дае Ларошфуко)
- Кайда өмет, шунда шөбһә. Шөбһә өмет белән тулы. Өмет тә шөбһә эчендә. (Франсуа дае Ларошфуко)
- Чама хисен югалтсаң, иң матур әйбер дә иң ямьсезгә әйләнә. (Демокрит)
- Яхшылык эшләгәндә сак бул, яхшылыгың үзеңә начарлык булып әйләнеп кайтмасын. (Демокрит)
- Ахмакларны мактаучылар аларга зур зыян сала. (Демокрит)
- Тән чире кебек үк яшәү рәвешенең дә чире була. (Демокрит)
- Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас. (Ризаэддин Фәхретдин)
- Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк. (Сократ)
- Сүз – эшнең күләгәсе. (Демокрит)
- Кәгазь бар нәрсәгә дә түзә. (Цицерон)
- Дуслык – тигезлек ул. (Пифагор)
- Дус – сезнең хакта барысын да белә һәм шуңа да карамастан сезне ярата торган кеше. (Джон Аулер)
- Ул хәл үз башыңнан үткән үткән очракта гына башкаларны аңлыйсың. (Кшиштоф Конколевский)
- Кагыйдәләр барлык кешеләр өчен дә бер, ташламалар гына төрле. (Данил Рудый)
- Яхшылык – начарлык эшләмәү генә түгел, ә начарлык эшләргә теләк булмау. (Демокрит)
- Әгәр кешеләр сиңа комачаулыйлар икән, яшәвеңнең бер мәгънәсе дә юк. Кешеләрдән ераклашу – үз-үзеңне үтерү. (Толстой Л.Н.)
- Кешеләр, кешелекле булыгыз! Бу – сезнең беренче бурычыгыз. (Ж.Ж.Руссо)
- Әгәр дә сезне берәү дә яратмый икән, ышаныгыз: моңа сез үзегез гаепле. (Ф.Додридж)
- Күпне вәгъдә итмичә генә күпне эшлә. (Пифагор)
- Кирәкмәгәнне оныта белү – иң кирәкле фән. (Антисфен)
|
|