Ф.Бәйрәмова әсәрләрен кейс технологиясе аша анализлау
материал (9 класс)

Без буген әдәби әсәрләрне анализлаганда кейс методын ничек кулланырга мөмкин икәнен карап үттек. Нәтиҗә ясап, Ф.Бәйрамованың “Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...” исемле мәкаләсеннән өзекне укып үтәсем килә.

“Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...

Кемдер мәңгелеккә узар, кемдер газизләрен җуяр, кемдер эшсез калыр, кемдер – ашсыз... Кемдер – башсыз...

Кичә генә кайнап торган тормыш бүген сүнеп ята... Өйләр ябык. Юллар ябык. Илләр ябык. Сугыш та юк – халык үлә. Байлар - бөлә. Тәкъдир - көлә... Саташкан Кешелек үз аягы белән салкын гүргә керә...

Дөнья инде элеккечә булмас... Комсызлыкта чиктән ашып, башкалар башына басып, туклыктан кикереп, күкләргә сикереп, гамьсезлектән уйнап-биеп тормас...

Дөнья инде элеккечә булмас... Бәндә киләчәккә зур планлар кормас. Җавап эзләр. Җавап тотар. Берьялгызы калып... Ни сәбәпле? Нигә болай? Кайда ялгыш?! Кемнәрнең күз яше, афәткә әйләнеп, ил өстенә яуды, кемнәрнең каргышы, зәхмәткә әйләнеп, җир өстенә ауды?!

Дөнья инде элеккечә булмас...

Чөнки ул ясалма иде, ялган, исраф белән тулган бу дөньясын бәндә үзе корган иде, нәфес коткысыннан Кешелекнең күзе тәмам тонган иде... Уйнап-көлеп, ашап-эчеп, җырлап-биеп, алдап-йолдап, җайлап-майлап, тәнен-җанын сатып, мал артыннан куып, мәңге шулай барырмын, дип көткән иде... Тормышында иман нуры беткән иде...

Ә чын дөнья – Аллаһ төзеп биргән гадел дөнья, иман белән тулы имин дөнья кешелектән читтә калды, азлар гына шушы юлдан барды, шуның өчен тереләй утларда янды...

Дөнья ни өчен элеккечә булмас? Бу проблемалы сорауны Сезгә өй эше итеп биреп җибәрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx23.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе "Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе"

«Милләт язмышы»
(Ф.Бәйрәмова әсәрләрен кейс методы аша
анализлау)

           Укытучы: югары квалификацион

 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

         Шәрәфиева Гөлбану Борис кызы

2020

 Мастер классымның эпиграфы:

Күп белүгә караганда  да, аз белдереп,

 эзләнү орлыгын салу һәм   эзләнгәнен

 табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең   иң кадерлесе,

иң зурысыдыр”.

Галимҗан Ибраһимов

      Максат:

  1. Танып-белү эшчәнлеген активлаштыру;
  2. Уку процессына мотивлаштыру;
  3. Мәгълүмат белән эшләүне эшкәртү;
  4. Ситуацияне төркемнәрдә анализлау нигезендә дөрес нәтиҗәләр ясый белү;
  5. Үзеңнең карашыңны телдән,  язмача төгәл һәм дөрес итеп әйтү күнекмәләрен булдыру

Мастер-классның барышы:

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Мин-Комыргужа урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шарафиева Гэлбану Борис кызы.

  Бүген Сезнең белән Белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру чорында, гомуми белем бирү оешмаларында татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре турында фикер алышырга телим. Язучының биографиясен өйрәнү,әдәби әсәрне анализлау, шигырьләрне яттан өйрәнү, затлы әдәби мирасыбызны киләчәк буынга җиткерү өчен нинди алым һәм методлар кулланырга мөмкин?  Әйдәгез, бергәләп шушы сорауга җаваплар эзләп карыйк әле.

Игътибарыбызны экранга юнәлтик .

“Милләтнең исән калуы бүген һәр татардан тора—татарча сөйләшүең

һәм татарча укуың белән, балаларыңны татар мәктәпләрендә укытуың

белән, миллилекне саклавың һәм яклавың, үз милләттәшең белән

гаилә коруың, милләт язмышына битараф булмавың, үз дәүләтчелегең

 өчен көрәшүең, Аллаһ кушканча яшәвең һәм үзеңнән соң иманлы

нәсел калдыруың белән син милләтне саклап калырга ярдәм итәсең.”

-Коллегалар, шушы өзектән чыгып , дәресебезнең темасын билгеләп карыйк эле. Без буген сезнең белән шушы болгавыр заманда нәрсә турында сөйләшербез икән?

(Тел.Милләт.)

Тактага Тел.Милләт.  дигән сүзләр эленә .

Без сезнең белән әлеге теманы Ф.Бәйрамованың “Кыңгырау” повесты аша кейс методы нигезендә анализларбыз.Кейс методын һәрберегезнең ишеткәне бардыр.Ул хәзерге вакытта алдынгы методларның берсе булып тора,шулай ук интернет челтэрлэрдэ дэ бу турыда материал бик күп.Бүген кейс итеп мин сезгә әлеге әсәрдән өзекләр әзерләдем.Без аны проблемалы ситуацияләр итеп кабул итик.

(Төркемнәрдә эш. Укучыларга конвертлар бирелә. Группаларда әсәрләрдән өзекләр - проблемалы ситуацияләр белән танышу. Өзекләрне укып, фикер алышырга кушыла. Текст белән танышу өчен 2-3 минут вакыт карала.)

1нче фокус-группага текст.

“  Бүген авылда мәктәпне ябалар...

  Ябалар дип әйтү бик үк дөрес булмас,сүтеп,күрше авылга күчереп салалар.Нигез ташларына хәзергә кагылмаска булганнар,бүрәнәләре терлекчеләр йортына китәсе,ди.Өйләдән соң сүтә дэ башламакчылар икән...

Балалар күрше авылга рус мәктәбенә йөриселәр икән.Өлкәнрәкләр инде күптән шунда укыйлар,кечкенәләр өчен Өтернәстәге шушы башлангыч мәктәп тә ярап тора иде әле.Аны да ябасылар иткәннәр...”

2нче фокус-группага текст.

“Укытучы Айсылу вакыты-вакыты белән кулындагы кыңгырауны селкеп ала,арыган,алҗыган балаларга яңадан җан керә,сихерләнгәндәй кыңгырау артыннан иярәләр.Инде тауның  түбәсе дә ерак түгел,Айсылу аларны һаман үз артыннан биеккәрәк алып менә.Шул чакта караңгы үзәннән әллә нинди сәер йөк күренә.Озын чанага этләр җигелгән,ләкин дилбегәне тотучы юк,,хуҗасы юк;этләр төрлесе төрле якка тарта,чана табаннары кара җирне яра,эзләргә шунда ук кара кан тула бара.Тауга менеп барган Айсылуны күреп,этләр аның атыннан ташландылар.Балалар куркып бер читкә өелде,укытучы Айсылу тауга таба ялгызы йөгерә башлады,кулындагы кыңгыравы хәвефле авазлар чыгарып чыңгылдады,этлэр өере аның саен котырынды,йотардай булып,укытучы артыннан куды.Тау түбәсенә менеп җитәм дигәндә,Айсылуның кыңгыравы кулыннан ычкынып китте,ул ташларга бәрелеп зыңгылдый-зыңгылдый түбән таба очты.Һаваны Айсылуның соңгы сүзләре телеп үтте:

-Кыңгырауны саклагыз!Кыңгырауны!...”

1 нче бирем.

-Һәр төркем үзләрендәге кейс –текстлардагы төп фикергә  нигезләнеп, үз төркемнәренә туры килгән исемне сайлап алыгыз.

“Тел ”, “Милләт ”,

2 нче бирем.

1. Әлеге өзектә автор  нәрсә  әйтергә теләде икән?

2.  Әсәрдән өзек  сездә нинди хисләр уятты?

3.  Сез автор фикере белән килешәсезме, аны хаклы дип саныйсызмы?

3 нче бирем.

Бирелгән өзекләр аша проблемалы сорау куегыз.

Төп фикерне белдергән җөмләләрне аерып чыгарыгыз.

(Һәр группа аерым җавап бирә. Сез килешәсезме?-дигән сорау барлык класска бирелә)

Без буген әдәби әсәрләрне анализлаганда кейс методын ничек кулланырга мөмкин икәнен карап үттек. Нәтиҗә ясап, Ф.Бәйрамованың “Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...” исемле мәкаләсеннән өзекне укып үтәсем килә.

“Дөнья инде беркайчан да элеккечә булмас...

Кемдер мәңгелеккә узар, кемдер газизләрен җуяр, кемдер эшсез калыр, кемдер – ашсыз... Кемдер – башсыз...

Кичә генә кайнап торган тормыш бүген сүнеп ята... Өйләр ябык. Юллар ябык. Илләр ябык. Сугыш та юк – халык үлә. Байлар - бөлә. Тәкъдир - көлә... Саташкан Кешелек үз аягы белән салкын гүргә керә...

Дөнья инде элеккечә булмас... Комсызлыкта чиктән ашып, башкалар башына басып, туклыктан кикереп, күкләргә сикереп, гамьсезлектән уйнап-биеп тормас...

Дөнья инде элеккечә булмас... Бәндә киләчәккә зур планлар кормас. Җавап эзләр. Җавап тотар. Берьялгызы калып... Ни сәбәпле? Нигә болай? Кайда ялгыш?! Кемнәрнең күз яше, афәткә әйләнеп, ил өстенә яуды, кемнәрнең каргышы, зәхмәткә әйләнеп, җир өстенә ауды?!

Дөнья инде элеккечә булмас...

Чөнки ул ясалма иде, ялган, исраф белән тулган бу дөньясын бәндә үзе корган иде, нәфес коткысыннан Кешелекнең күзе тәмам тонган иде... Уйнап-көлеп, ашап-эчеп, җырлап-биеп, алдап-йолдап, җайлап-майлап, тәнен-җанын сатып, мал артыннан куып, мәңге шулай барырмын, дип көткән иде... Тормышында иман нуры беткән иде...

Ә чын дөнья – Аллаһ төзеп биргән гадел дөнья, иман белән тулы имин дөнья кешелектән читтә калды, азлар гына шушы юлдан барды, шуның өчен тереләй утларда янды...

Дөнья ни өчен элеккечә булмас? Бу проблемалы сорауны Сезгә өй эше итеп биреп җибәрәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресне анализлау.

Дәрес анализлауныңигътибарыгызга тәкъдим ителгән гомуми схемасы укытучыга дәрес планы төзегендә, эшенә үзанализ ясаганда ярдәм итә һәм, гомумән, дәрес үткәрәгә гомуми таләпләрне күзаллау өчен кирәк....

Г. Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен анализлау

Анализ произведения Г.Тукая "Коза и баран"...

И.Юзеевның “Мин телим дусларга” шигырен анализлау.

10нчы сыйныфта укучы  рус телле балалар  белән  үткәрелгән ачык  дәрес конспектын тәкъдим итәм. Дәрес бик тирән эчтәлекле һәм кызыклы....

ФДББС (ФГОС) ка күчү шартларында әдәби әсәрне анализлау алгоритмы

Август конференциясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары утырышында ясалган чыгыш...

Ш.Камалның "Акчарлаклар" повестен анализлау

Тема: Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. “Акчарлаклар” повестен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): Ш.Камалның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау, "Акчарлак...

Гадел Кутуйның "Сагыну" нәсерен анализлау

Тема: Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен анализлау.Максат:Белем бирү максаты (укытучы өчен): укучыларга «Сагыну» нәсеренең  эчтәлеген                төшендерү...

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрен анализлау.

Ф. Хөснинең "Йөзек кашы" әсәре рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына татар әдәбиятыннан тәкъдим ителгән  әсәрләр минимумы исемлегенә кертелгән....