Бәяләмә
материал

Узбекова Алсу Шарипяновна

Бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byalm.docx22.88 КБ

Предварительный просмотр:

Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган ”Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль турында катнашучы

Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызына

бәяләмә

Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле  лицейда 1998 нче елдан алып, бүгенге көнгә кадәр туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Эшләү чорында ул үзен тырыш, эш сөючән һәм тәртипле итеп танытты. Үзенең вазифасын намус белән башкара һәм иҗади эшләргә ярата.

Белеме: югары, 2001нче елда “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Педагогик стажы - 22 ел, туган тел һәм әдәбияты укытучысы булып 22 ел эшли.

 Югары категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы  “Туган тел һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен үстерү” дигән методик тема өстендә эш алып бара.

Алсу Шәрифҗан кызы үзалдына һәрвакыт максат куеп, укучыларны ныклы белемле, тиешле күнекмәләргә ия булырлык, иҗади эшләүче, заман белән бергә атлаучы кешеләр итеп тәрбияләү өчен алдынгы технология элементларын кулланып эшли. Дәресләрен зур әзерлек белән, укучылар материалны җиңел аңлый алырлык итеп үткәрә. Дәресләрдә укытучы һәм укучылар арасында үзара аңлаешлы, эшлекле мөнәсәбәт хөкем сөрә. Алсу Шәрифҗан кызы укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, иҗади эшләргә өйрәтергә омтыла. Моның өчен ул дәресләрне яңача оештырырга, балаларны кызыксындыру өчен зур тырышлык куя. Укытучы һәр көн балаларга яңалык алып килергә, аның иҗатын, сәләтен үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын баетырга тиеш дип саный. Шул максаттан даими рәвештә үз белемен күтәрү өстендә эшли һәм югары нәтиҗәгә ирешә. Аның күрсәткечләре:

2014-2015нче уку елы: өлгереш - 100%, сыйфат - 88 %;

2015-2016нчы уку елы: өлгереш - 100%, сыйфат - 95 %;

2016-2017нче уку елы: өлгереш - 100%, сыйфат - 100 %.

2017-2018нче уку елы: өлгереш-100%, сыйфат-100%

2018-2019 нчы уку елы:өлгерш-100%, сыйфат-98%

Укытучының мондый эшчәнлеге яхшы нәтиҗәләр китерә. Аның укучылары татар теленнән муниципаль олимпиадаларда призлы урыннарга лаек булдылар. 2016-2017 нче уку елында татар теленнән уздырылучы район олимпиадасында 4нче сыйныф укучылары Петрова Полина, Семёнова Викторияаләр  призёр булып танылды. 2017-2020 нче елларда уткәрелә торган күп кенә  конкурсларда катнашып, җиңүгә лаек булдылар.

Алсу  Шәрифҗан кызының укучылары төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә, олимпиадаларда актив катнашып,  призлы  урыннарга лаек булалар:

  • 2015нче ел –“Тукай иҗатына  багышланган  Бөтендөнья республикакүләм викторина-1урын;
  • 2015нче ел – Бөтендөнья республикакүләм викторина ”Татар халкының традицияләре,гореф-гадәтләре” – 1 урын
  • 2015нче ел – 1нче Республикакүләм “Җиңү җыры”әдәби конкурсы - сертификат;
  • 2015нче ел – “Хәтер яктысы”конкурсы-сертификат;
  • 2015нче ел – “Тыныч таңнарда-батырлар даны”республикакүләм конкурсы-диплом;
  • 2015нче ел – “ Зәңгәр ягулык җылысы”республикакүләм конкурсы-сертификат;
  • 2016нчы ел - Муса Җәлилнең тууына 110ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференция-диплом;
  • 2016нчы ел-2 нче Төбәкара “Җиңү җыры” конкурсы-сертификат;
  • 2017нче ел – 4 нче Республикакүләм “Туган телем-серле тел” конкурсы-грамота;
  • 2017нче ел-Габдулхак Каюмов укулары “Эзләнүләр аша камиллеккә”-сертификат;
  • 2017нче ел-“Әдәби туган як” республикакүләм фестиваль-сертификат;
  • 2017 нче ел-  З. Биктәши исемендәге фәнни гамәли конференция -почётная грамота;
  • 2018 нче ел- Республикакүләм фәнни-гамәли конференция (“Наука и Человек”) -диплом.
  • 2019 нчы ел- Республикакүләм “Тукай әкиятләре дөньясында”бәйгесе -рәхмәт хаты.
  • 2019нчы ел- Кукмара муниципаль районы - мактау грамотасы.
  • 2019 нчы ел - Россиякүләм иҗади һәм эзләнү тикшеренү эшләре  конкурсы-мактау кәгазе.
  • 2019 нчы ел - “Мин татарча сөйләшәм акциясе” “Салават күпере” балалар бакчасы. - рәхмәт хаты.
  • 2019 нчы ел - “Шушы яктан, шушы туфрактан без” республикакүләм фәнни гамәли конференция- сертификат.
  • 2019 нчы ел - “Мәгариф йолдызлары” республикакүләм конкурс- сертификат.
  • 2019 нчы ел - Габдулхак Каюмов укулары “Эзләнүләр аша камиллеккә”-сертификат;
  • 2019 нчы ел - Ч.Айтматов исемендәге 5нче Россиякүләм фәнни гамәли конференция -1 урын, грамота.
  • 2019 нчы ел - “Татарча диктант” акциясе -рәхмәт хаты.
  • 2019 нчы ел - Кукмара район башкарма комитеты “Мин татарча сөйләшәм” акциясе - рәхмәт хаты.
  • 2019нчы ел - “Мин татарча сөйләшәм акциясе” “Ләйсән” балалар бакчасы.- рәхмәт хаты.
  • 2019нчы ел - Н.Савин исемендәге XII Төбәкара фәнни-гамәли конференция-диплом.
  • 2019 нчы ел -Татарстанның 100еллыгына багышланган 2 нче районара шигырь конкурсы - рәхмәт хаты.
  • 2019 нчы ел - II нче Регионара форум- диплом.
  • 2019 нчы ел - Республикакүләм фәнни-практик гамәли конференция (Буа)- сертификат.
  • 2019нчы ел - Р.У.Хәлитов исемендәге төбәкара “Бәхет биргән туган җирем” фәнни-гамәли конференция- диплом.
  • 2019 нчы ел - VII Регионара “Туган телем – серле тел” исемендәге шигырь укучылар бәйгесе - диплом.
  • 2019 нчы ел - “Туган ягым яшел бишек” регионара фәнни-гамәли конференция -сертификат.
  • 2019 нчы ел - Республикакүләм “Мудорвай” җыр конкурсы – 2нче дәрәҗәле лауреат.
  • 2019 нчы ел - Г.Морат иҗатына багышланган район шигырь конкурсы-  2 дәрәҗә диплом.
  • 2019 нчы ел -Р.Шәрипов иҗатына багышланган регионара  шигырь конкурсы-сертификат.
  • 2019 нчы ел - Эльвира Ибраһимова исемендәге II нче республикакүләм “Моң” кайтавазы конкурсы -диплом.
  • 2019 нчы ел - Әхмәт Рәшит исемендәге “Кояшлы ил”  IV нче республикакүләм  гамәли конференция -грамота.
  • 2019 нчы ел -Эльмира Шәрифуллинаның  70 яшьлек юбилеена  багышланган “Әдәби туган як” шигырь бәйгесе -сертификат.
  • 2020 нче ел - VII Регионара “Туган телем – серле тел” исемендәге шигырь укучылар бәйгесе  - диплом.

Үзбәкова Алсу Шәрифҗан кызы үзе дә бик актив укытучы. Лицейда үткәрелгән төрле чараларда,республика, район конкурсларында бик актив катнаша.

Укытучы укучыларда милли үзаң булдыру, туган телгә, туган илгә  мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү юнәлешендә зур эш алып бара.

Шулай ук Алсу Шәрифҗан кызының мәкаләләре елга берничә тапкыр төрле сайтларда, җыентыкларда үз урынын ала.

Күргәнебезчә, укытучының ирешкән һәр уңышы – аның эзлекле һәм дәвамчан эш нәтиҗәсе булып тора. Үз-үзенә таләпчән, хезмәттәшләренә карата ихтирамлы булганы өчен аны укытучылар, укучылар, ата-аналар  хөрмәт итә.

А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей  

                             директоры: _______________Л.С.Камалова

Директор урынбасары: _________________ Л.Р.Сайфуллина

МБ нең җитәкчесе:  ___________________ Р.Н.Гайнанов.