Фәнни эшләр
материал

Махмутова Зайтуна Гаяновна

Мансур Сафин иҗаты буенча фәнни эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mansur_safin_fnni_esh_-_kopiya.doc118 КБ

Предварительный просмотр:

МБОУ  «Красногорская средняя общеобразовательная школа»

Мамадышского муниципального района

Республики Татарстан

К  районному  конкурсу  научно-исследовательских  работ и проектов

 среди учащихся образовательных учреждений

Мамадышского муниципального района  

 «Мой след в науке VIII»

 Тема:       Якташыбыз Мансур Сафин –

                          күпкырлы шәхес 

                                        Секция:филология

                                                

                                                Работу выполнила :      член НОУ «Знаток»

                                                                         Ибрагимова Фарида

                                                                         ученица 9А класса                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

                                                 Руководитель: Махмутова Зайтуна Гаяновна-                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                      

                                                                               учитель высшей категории

                                                                              татарского      языка и литературы 

                                                             

                                   Эчтәлек

Кереш _____________________________________3-4

I.Туган ягым тургае – Мансур Сафин_________________  5

II.Төп өлеш.

1.Шагыйрь М.Сафин иҗатында туган як

образы_________________________________________6-11

 2.Район гәҗитендә М.Сафин иҗаты__________________12-13

3.М.Сафин-тәрҗемәче_______________________________14-16

III.Йомгаклау________________________________________17

IV.Кулланылган әдәбият_______________________________18

V.Кушымта__________________________________________19-20

 Кереш

Мамадыш яклары – җырлы-моңлы як. Талантлары да чишмәләр санынча. Җирле шагыйрьләребезнең чал тарихлы Мамадышыбызга багышланган җырлары, шигырьләре бик күп.

Мамадышның шифалы суын эчеп, хуш исле икмәген ашап, аның борынгы, әмма мәңге яшь туфрагында аунап үскән, җиргә баскан саен туган җир җылысын йөрәкләре аша уздырган егет – кызлар турында махсус китаплар, монографияләр иҗат итәргә мөмкин. Мамадышның ургылып аккан чишмәләре һич тә саегырлык түгел, бөтен илгә, дөньяга танылган шәхесләрне тәрбияләп үстерде.  

      Безнең Мамадыш төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыбызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши.  

           Әйткәнебезчә,Мамадышның табигате  бик матур. Ямьле Нократ буйлары, болын һәм тугайлары, калын урманнары, биек таулары, уңган халкы белән мактала Мамадыш.  Язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә аңа дан җырлыйлар.

  Кеше өйдән, ишек алдына үтмичә, олы юлга чыга алмый. Шуның кебек безгә, укучыларга, туган як әдипләренең тормышы, эшчәнлеге белән танышмыйча, дөньякүләм танылган олпат шәхесләрнең иҗатын югары дәрәҗәдә күзаллау мөмкин түгел. Мин әлеге хезмәтемдә җирле төбәк шагыйре Мансур Сафинның күпкырлы шәхес булуын дәлилләргә тырыштым һәм бу эшне башкаруны бүгенге көндә бик актуаль дип саныйм.

  Фәнни  эшемнең  максатлары:

  1. Якташыбыз Мансур Сафинның күпкырлы иҗади  эшчәнлеге  турында  киң   җәмәгатьчелеккә  җиткерү;
  2. Шагыйрь иҗаты  аша укучыларда әдәбиятка,туган якка  мәхәббәт    тәрбияләү;
  1.  Күренекле  шәхесләребезнең  якташыбыз  турында  фикерләрен  барлау;
  2.  Эзләнү-тикшеренү эше аша үземнең интеллектуаль, ижади, коммуникатив һәм оештыру сәләтемне үстерү,белемемне арттыру.

            Фәнни  эшемнең  бурычлары:

  1. Тема  буенча  әдәбиятны  өйрәнеп,  аны  тәнкыйть  күзлегеннән  бәяләү;
  2. Фактик  материал  туплау;
  3. Җыелган материалны  анализлау;
  4. Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр  ясау;
  5. Алынган  теманы  тулысынча  яктыртып, үземнең  фикерләремне  эзлекле  рәвештә  язу;
  6. Якташыбыз Мансур Сафинның  күпкырлы иҗатын   һәм  тормыш  юлын  тирәнтен  өйрәнү ;

     

       Якташ язучыларыбыз белән мәктәбебездә,район үзәкләштерелгән китапханә бинасында,мәдәният йорты сәхнәсендә еш очрашып торабыз. (Кушымта 1)Тамырлары белән безнең ягыбыздан булган, бүгенге көндә  Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче Мансур Сафинның музыка мәктәбендә юбилей кичәсендә   булган очрашуда «Мамадышка мәдхия» исемле шигырен укуы  безне таң калдырды һәм бу шигырь әле дә колакларыбызда яңгырап тора. (Кушымта 2)Шагыйрьләребезнең иҗатлары   аша без  киләчәкне матур итеп күрергә, максатчан булып яшәргә омтылабыз. «Сөйгән ягым, мәхәббәтем – изге Мәмдәш киңлекләре әле дә еш кына төшләргә керә. Бүгенге көндә дә туган ягым Мамадышыма берөзлексез мәхәббәт җырлавымны дәвам итүем белән үземне бәхетле итеп тоям. Әйе, Мамадыш якларында үскән күңелем шагыйрь булмыйча булдыра алмады!»- дип язды Мансур Сафин. Әле моңа кадәр Мамадышка мәдхия җырлаган шагыйрь юк иде. 2007 нче елны Мамадышлыларга рус һәм татар телендә «Мамадышка мәдхия», «Ода Мамадышу» дип исемләнгән китабы чыкты һәм укучылар тарафыннан җылы кабул ителде.(Кушымта 3)Аның һәр шигырендә туган ягыбызга карата якты, матур хисләр чагыла.

  Менә шул серле төбәкнең йөрәк тибеше, кайнар сәламе иҗат итүче шушы каләм ияләре аркылы безгә иңә. Мамадышлыларның иҗат иткән һәрбер әсәре укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла.

 Мансур Сафин үзе үскән, яшәгән һәм әсәрләрен иҗат иткән урыннан аерылгысыз, чөнки әдип иҗаты өчен азыкны үзенә яхшы таныш булган җирлектән ала.

I.Туган ягым тургае мин.             Мансур Сафин истәлекләреннән.

        Сөйгән ягым, мәхәббәтем – Мамадыш киңлекләре. Әле дә еш кына төшләремә Җиңү урамындагы балачак дусларым, Сафа бабамның Тукай урамындагы (элеккеге Яңа татар урамы) алмагач бакчасы, урыс капкалы җыйнак кына йорты, умарталы полисады, Икенче санлы базовый политехник мәктәбебезнең укытучылары Нурания Дәүләт кызы Мисбахова, Вера Владимир кызы Сухих, Любовь Хәсән кызы Хәсәнова, Дөрлия Ислам кызы Исламова, Хәҗәр Арслан кызы Арсланова, Нәҗип Шәкүр улы Ганиев, Сания Гариф кызы Садыйкова, Алексей Иван улы Корчагин, Әлфия Хөснетдин кызы Хәкимова, Павел Павел улы Потапов, Галимҗан Шәмсетдин улы Бариев, Фоат Абдулла улы Гарифуллин, Асия Зиннәт кызы Зиннәтуллина бүген һәм мәңге истә булыр.

Туган көнем – 1949 елның 11 мае. Әти - әнием татар әдәбиятын ихлас яраткан, зыялы затлар булганнар: әнием Әминә - Иске Комазанның мулласы Хәбибулла кызы, әтием – Түбән Ушмының бай крестьяннары Шәвәлиләр токымыннан. Икесе дә сугыш һәм хезмәт ветераннары. 1966 елны урта мәктәпне тәмамлагач, класс җитәкчебез Дөрлия апа киңәшен күздә тотып, Оренбург зенитлы артиллерия хәрби училищесына укырга кердем. Әмма гомере буе киҗе – мамык фабрикасында эшләгән әниемнең саулыгы какшау сәбәпле, армиядан демобилизацияләнеп, Мамадышка кайтып, бер ел дәверендә гаиләбезгә булышканнан соң, шул ук арада педучилище да  тәмамлап, 1970 елны Казан дәүләт университеты физика факультетының радиофизика булегенә укырга кердем. Шунда ук журналистика, тәрҗемә, әдәбият теориясе һәм тарихы белән шөгыльләнә башладым. Университетны тәмамлагач, Казан, Мамадыш, Сергиев Посад, Пересвет, Чаллы шәһәрләрендә инженер, хәрби офицер, мөгаллим, журналист булып эшләдем. Хәзерге көндәге һөнәрем – профессиональ язучы, тәрҗемәче, әдәбият һәм төбәк тарихын өйрәнүче.

Әдәби иҗатым өчен Татарстан язучылар Союзының Шәйхи Маннур, Эдуард Касыймов һәм Егор Уткин исемендәге премияләренә, “Ударник строительства КамАЗа”  почет билгесенә һәм башка абруйлы бүләкләргә лаек булдым. Олы әдәбият галәменә беренче адымнарым йомшак дулкынлы, зәңгәр сулы Ушмы һәм Нократ ярларында, тарихи серләр тулы Бәйҗан – Пузанка һәм Кирмән тауларында, әкияти Якәү һәм Комазан урманнарында, очсыз – кырыйсыз Омар һәм Әнзиркә болыннарында башланды.       Әйе, Мамадыш якларында үскән күңелем шагыйрь булмыйча булдыра алмады! Мин инде ярты гасырдан ортык тормыш юлымны узып, Татарстан һәм Русия язучылар Союзларының чал чәчле әгъзасы булып  яшәгән көннәремдә дә туган ягым, Мамадышыма берөзлексез мәхәббәт җырлавымны дәвам итүем белән уземне бәхетле итеп тоям ! 

II.Төп өлеш

1. Шагыйрь М.Сафин иҗатында туган як образы .

Әлеге теманы ачу өчен китапханәдән Мансур Сафинның җыентыкларын алып укып чыгып, тема  буенча  әдәбиятны  өйрәнеп,  аны  тәнкыйть  күзлегеннән  бәяләп,фактик  материал  туплап,укытучым белән берлектә аның иҗатында туган як темасының тоткан урынын ачыкларга тырыштык.

     Фәлсәфирәк уйлансаң,  һәркем үзенең туган ягын,  туган җирен кадерли, ярата, ә инде олы, талантлы шәхес була калса, туган мөһитен үз иҗатында зурлый, туган туфрагына мәдхия дә укый. Мансур Сафин үзенә якыннан да якын булган, балачак-яшьлек, мәктәп еллары  гөрләп узган Мамадыш ягын  ата-анасыдай якын күрә. Әйе, адәм баласы, бәхет эзләп, кая гына күченеп китсә дә, нинди генә затлы илләрдә яшәсә дә, аны Туган Җире, Туган Ягы белән тоташтырган  изге йөрәк тамыры бар. Юкка гына М.Сафинның бер китабы да шундый  матур исем йөртмидер ,минемчә. Һәм шагыйрь шул  изге тамырга кендеге белән береккән.

     Гаҗизлектән иза чиккән  җаннар Туган туфрагының  илаһи телен белергә тиешлеге  турында әйтеп киткән шагыйрь үзенең бер әдәби әсәрендә. Аның үзенең исә барлык шигьри  гөлләре  өзелеп  яраткан  туган як  ягында – телгә, образларга бай Мамадыш туфрагында  туып, шунда  җәелеп, замандашларының исен китәреп  үсә. Туган төбәге ,чыннан да, шагыйрь  өчен  мәңге саекмый  торган илһам чыганагы. Ул туган ягына, туган шәһәренә  бихисап гашыйк кеше. Һәм бу  - гомерлек, мәңгелек хис:

                              И балачак! Хисләр тантанасын

                              Синдә генә татып буладыр!

                              Синдә генә сагыш-моң ярасын

                              Тәүге ләйсән суы юадыр?!

                                   (Балачагыма эндәшү)

               Менә шулай ихлас  күңелдән сөеп язган ул туган ягы, балачак көннәре  турында. Дөрес, шагыйрьнең балачагы ал да гөл генә  булмаган.Чыганаклардан күренгәнчә, заманында Мамадыш өязенең Иске Комазан авылында указлы булган, әнисе ягыннан бабасы  Хәбибулла нахакка кимсетелгән һәм атып та үтерелгән булган, ә әтисе ягыннан яхшы хәлле игенче –“кулак”, имеш, - Әхмәтсафа бабасы Себергә биш елга сөрелә, ә аның гаиләсе (Мансурның булачак әтисе Габдулла – иң өлкән улы, 1922 елда туган)  туган Түбән Ушмы авылыннан, ухалла арбасына гына сыярлык  кирәк-яракларын гына төятеп, куып чыгарыла. Мамадышның Яңа Татар урамына (Новотатарская улица, хәзерге Тукай урамы) урнашып, шунда  землянка казып,  яши башлыйлар алар.  Шушы хәлләр аркасында, булачак шагыйрьнең ни әнисе Әминәгә, ни әтисе Габдуллага махсус, яки югары белем алу юлы ябыла. Шуңа да карамастан, шагыйрнең әти-әнисе Ватаныбызга файдалы тормыш белән яшәп, үпкәләргә бирелмичә, намуслы хезмәт итеп яшәгәннәр: икесе дә сугыш һәм хезмәт ветераннары, әтисе егерме ике дәүләт бүләгенә (орден-медальләр), әнисе алты медальгә лаек булганнар. Бөек Ватан сугышыннан каһарман булып кайткан Габдулла абзый үзенең балаларына “кулак нәселе” күләгәсен төшермичә үстергән – барысын да аякка бастырып, дүртесенә дә югары университет (Казан Дәүләт университеты: Мансур - радиофизик Һәм журналист; Гөлнур – филолог, мөгәллимә; Гөлфинур – математик, программист, Зиннур – радиоастроном) белеме биргән.

                          Сын кулака, то есть, “врага народа”,

                          Попавшего под Берия пяту,

                          В землянке жил, где в три наката своды,

                          Храня сестёр и братьев, как святых…

                            (Священное  Отцовское начало. Поэма)

       Әмма барысы да үз урынына кайткан. Шулай итеп, Мамадыш шәһәре Шәвәлиевлар-Сафиннарның туган  шәһәренә әверелә. Шуңа күрә бу якның һәр мизгеле дә кадерле шагыйрь күңеленә:

                         Ерып барам кар көртләрен түгел –

                         Истәлекләр өйгән көртләрне:

                         Әткәй җырын

                                          җырлый бүген күңлем –

                         Табигатьтә моңнар  җитәрме?..

                         Сөенеп йөрим әткәй урманында,

                         Узам әткәй бала чагыннан –

                         Үземнең дә бәхет мизгелләре

                         Шушы манзарада чагылган...

                                           (Әткәй урманында)

     Бу шигырь безне тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Аны идея-эчтәлегеннән чыгып кына түгел, без яшәгән чор  үзенчәлегенә бәйләп аңлау дөрес булыр. Әйе, Ватан дәвалый да, илһамландыра да, әмма туган туфрагын ташлап китәргә мәҗбүр булган һәр кеше ностальгия – җенләндергеч сагыну чире  белән авырмый калмый. Һәм бу чирнең дәвасы – туган туфракка кайту гына. Русларда бик популяр “С чего начинается Родина?” дигән җыр бар. Мансур Сафин бу сорауга җавапны төгәл белә: туган ягы, туган йорты! Аның өчен туган йорттан, туган өйдән  барлык дөнья яратылган:

                                    Туган  бусагаңа кайтып аусам,

                                 Кабул итәрсеңме, Туган йорт?

                                 Сукбайлыктан туеп, сиңа качам –

                                 Күңелеңне, зинһар, ачык тот!.

                                Тәүге бусагаңа кайтып аусам,

                                 Соңгы өмет-хыялны өзеп,

                                 Булыр микән

                                                     бабам җирлегендә

                                 Туган йортны яңадан  төзеп?

                                                      (Туган йортыма)

             Шуңа күрә дә туган өй, туган як шагыйрь өчен – изге урын, кабат-кабат изге туган якларына кайта аның сагышлы күңеле:

                                 Нократ-ярга бассам, Бәйҗан тавы

                                Шанлы җанны бәйли үзенә:

                                Китә алмыйм аннан аерылыплар,

                                Егылып елыйм җылы эземә!..

                               Бу күкләргә күз нурларым сеңгән,

                               Бу кырларга хисләр таралган.

                               Шушы Бәйҗан тавы күкрәгендә

                               Хыял канатларым яралган.

                                                (Туган якка мәдхия)

       Мансур Сафин кебек, туган ягының күңел-кичерешләрен тирәнтен аңлап, аларны тулаем тоеп, нечкәләп сүрәтләүчеләр бик тә сирәк  татар поэзиясендә.

                             Былбыллар белән ярыша,

                               Гөлләр белән серләшә.

- Хәерле киләсең, дускай! –

                               Диеп, назлы эндәшә.

                                Мин сәфәр йөргән чакларда,

                               Беләм – сагыныплар ята:

                               Челтер-челтер дога укып,

                               Бәллүр дисбесен тарта.

                                              (Бәллүр чишмә)

      Шагыйрь өчен туган шәһәр, туган авыл – бер гади яшәү  урыны гына түгел, ул аның язмышына мәңгелектән кергән афористик, метафорик НӘСЕЛ  АГАЧЫ, аңа аһәңдәш ДӨНЬЯ  АГАЧЫ, һәм шуны белмәүчеләр, шуны сиземләмәүчеләр аның җанын әрнетә. Түбәндәге мисалда ул –  авылның күңеле булып калган  чаган агачы:

                                   Чаган батыр саклый халык моңын,

                               Туган авылы бушап калса да:

                               Йота-йота чорның утлы шомын,

                               Изгеләрчә яши ул, садә.

                               Чаган яфраклары

                                                             канлы йөрәк

                               Булып тибә чишмә түрендә, -

                               Күңелкәем ала көйрәп-көйрәп,

                               Көзләр түгел – дәвер үрендә.

                                                     (Чишмә чаганы)

Минемчә, туган ягына мәхәббәт хисе Мансур Сафин шигырьләрендә үткән  балачагын сагыну  хисе белән  үрелеп бара:

                            Туган ягым! Күңел балкышыма

                           Синең шәфакъ моңы кушылган.

                           Әмма минем язмыш тынычлыгын

                           Вакыт дигән күчмә кош  алган.

                            Бигрәк авыр кабат аерылышу.

                           Очрашу – тик бәхет чаткысы...

                           Яши әле, яши туган җирдә

                           Яшьлегемнең моңсу яктысы!

                                             (“Илһам җыры...”)

              Әле ул гына түгел, шагыйрьгә туган ягы (монда “авыл” сүзе – туган як синонимы) шулай якын, хәтта чишмә-инеш тә, болыттай ябалдашлы өянке дә - аның ахири авылдашлары булып яши бу дөньяда:

                                 Бездәге  һәр өянкенең

                             Болыттай ябалдашы,

                             Бездәге һәр чишмә-инеш

                             Ахири авылдашым!

                                 (Гыйшык сихере)

    Тик менә, кеше яше үзгәргән кебек, авыл да үзгәрә бит, авылның хисси  күңеленә коры  заманабызның кырыс җилләре  бәреп керә, аңа  хәтәр китерә:

                                     Чишмә генә калган бу авылдан.

                               Исеме калган... һәм мең сагышы.

                               Җимерек йортлар

                                                          өсләреннән уза,

                               Болытлардай җаннар агышы...

                                            (Ялгыз чишмә)

         Хәзерге кәннәрдә җаны бәтенләй үк сүрелеп бетмәгән авыллар язмышы  борчый  шагыйрьне. Ул авылларның киләчәге сакланып калуына ышанырга тырыша, “Абага”шигыре шуның турында .Шуңа күрә дә шагыйрь туган ягына тартыла, анда ешрак булырга омтыла, балачак, яшьлек дуслары, таныш урамнар белән тагы бер очрашу бәхетенә  чын күңелдән сөенә:

                             Туган якка Хәтер Юлын

                              Хәтәр генә кисмәсен...

                                  (Туган якны сагыну)

          Менә шул рәвешчә, Туган җир, Туган як (туган авыл)  мотивы Мансур Сафин иҗатының  йөрәк  тамырын, күңел тамырын  хасил итеп, мәңге саекмас төп мотивы булып яши, аның әсәрләренең  аһәңен  баетуга игелекле хезмәт итә дип уйлыйм мин.  Шуңа күрә әлеге урында  шагыйрьнең  нәкъ менә “Йөрәк тамыры” дип исемләнгән шигырен китерәсем килә :

                                  Аккош булып кайта истәлекләр.

                               Сагышларда, сызылып, таң ата.

                               Йөрәк тамырын,

                                                          үзәкләрне өзеп,

                               Туган якка сихри моң тарта! 

   

 2. Район гәҗитендә М. Сафин иҗаты.

       Бишенче класста укыганда ук, Мансур үзенең русча язылган  беренче шигырьләрен класс һәм мәктәп стенгазеталарында чыгара башлый. Ә менә җиденче класста укыган елның көзендә (1962 ел), ул мәктәптә уздырылган татар шигырьләре конкурсында катнашып, беренче урын ала: конкурс йомгакларына Казаннан танылган өдип Мәхмүт ага Хөсәен дә чакырылган була – җиңүчеләргә призларны ул тапшыра да инде. Мансур Сафин ул көнне “Тукай бүләгенә” лаек була: аңа Мәхмүт Хөсәен үз кулы белән Габддулла Тукайның “Сайланма әсәрләр” китабын һәм бронзадан коелган стакан савыты белән шашка уены наборын тапшыра. Менә шулай итеп, “Тукай бүләгеннән”  Мансурның  иҗади уңышлары башлана дияргә була.

     М. Сафинның беренче шигырьләре  ул заманда Мамадыш районында чыгып килә торган “Коммунистик хезмәт” (“За коммунистический труд”) гәҗитендә  1966 елның май аенда (гыйнвар аенда язылган булганнар),  яшь шагыйрь  мәктәптә чыгарылыш унынчы сыйныфны  тәмамлап килгәндә,  дөнья күрәләр. Алар рус телендә язылганнар һәм табигать  белән сокланучы яшүсмернең  лирик юлларыннан торалар:

                             Только  у нас такие Зори –

                            Небо в букетах роз,

                            Облака выплывают

                                                      из Сказки,

                            Сказки – из облаков!..

         Шул ук алтмышынчы елларның урталарында мәктәп  укучысы Мансур гәҗит каршында эшләп килгән “Агымсу” исемле әдәбият түгәрәенә дә килгәли. Анда ул Кәрим абый Сафин, Зиннур Мансуров,  Вәкил Ахунҗанов, Ямаш Игәнәй, Шаһинур Мостафин, Зәки Хәнәфиевлар белән беренче мәртәбә таныша. “Агымсу”ның Казан шеф-консультанты булган, күренекле якташы – танылган  язучы һәм шагыйрь Шәйхи Маннурдан да аның башлангыч әсәрләре турында  җылы сүзләр ишетү насыйп була. Шуңа күрәдер, ул еллар кайтавазы рәвешендә,  М.Сафин 2005 елда  Шәйхи Маннурның 100 еллыгына багышлап, егерме биш юллык  матур шигырен  Мамадыштагы “Нократ” (элекке “Комунистик хезмәт өчен”) гәҗитендә бастырып чыгара. Шунысын да искәртеп узарга кирәк – ул 2000 елны Татарстан язучылар Берлеге Һәм Мамадыш район администрациясе тарафыннан бирелә торган Шәйхи Маннур  исемендәге абруйлы әдәби премиягә дә лаек булды.

                                     Шәйхи ага, бездә - синең дәвам,

                                      Бездә синең хыял-өметең.

                                      Агымсуга карау – үзе дәва:

                                      Синең белән без – гел бербөтен!

                                                           (Шәйхи Маннурга)

  1966 елда район гәҗите битләрендә М. Сафинның тагын берничә шигыре басылып чыкты, әмма 1967 – 1968 елларда, хәрби училищеда уку сәбәпле булса кирәк, аның әсәрләре район матбугатында күренми. 1969 елда Мансур Сафин, әнисе гариплек алу сәбәпле (туку-эрләү фабрикасында эшләгәндә кулы киселә), хәрби хезмәтен ташлап, туган шәһәренә кайтырга мәҗбүр була. Монда ул 1970 елда беренче санлы урта мәктәптә педагогия сыйныфын (“Педагогические курсы преподавателей физической культуры для средних школ” дип атала иде) тәмамлый, комсомол райкомында инструктор (1969 елдан КПСС әгъзасы булгач) вазыйфаларын үти. Шушы 1969 – 1970 елларда аның шигырьләре район гәҗитендә бик еш чыгып баралар. 1970 елның сентябрь аеннан башлап В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика факультетында (очно) укый башлавына карамастан, 1970-нче елларны, һәм аннан соңгы елларда да (хәзерге көнгә кадәр), Мансур Сафинның әсәрләре район гәҗите битләрендә даими рәвештә басылып киләләр.

      Шагыйрь  1960нчы һәм 1970 елларның беренче яртысында рус телендә генә иҗат иткән булса, 1977 елдан башлап, аның әсәрләре татар телендә дә дөнья күрә башладылар. Алар башта, әлбәтта, районыбызның шул “Коммунистик хезмәт өчен” гәҗитендә чыгалар, ә аннары инде республика матбугаты битләрендә дә күренә (“Социалистик Татарстан”, “Идел” альманахы, “Казан утлары”  һәм башкалар). Әйе, М.Сафин ике телдә иҗаи итүче язучы: ул русча  һәм татарча шигьри һәм проза әсәрләре яза, татарчадан русчага һәм русчадан татарчага актив тәрҗемә итә. Бу – аның тулпарының ике изге канатлы булуыннан килә ләбаса:

                             

                               Тукай – Пушкин: ике изге канат

                               Алып менде Шигьри галәмгә

                               Мине дәген, Тургайларга тиңләп,

                               Коендырып илһам-белемгә!

                               Ике әдип, ике гений – гигант

                               Үрнәк безгә ничә дәверләр! –

                               Иман нуры халкым күңеленә

                               Керә алар биргән кавемнән.

                                                   (Ике изге канат)

Әлеге материалны мин редакция хезмәткәре Вәрис Гали биргән мәгълүматларга нигезләп яздым.

        3. М.Сафин-тәрҗемәче .

Күренекле рус шагыйре,актёры һәм җырчысы В.С.Высоцскийга 70 яшь тулыр алдыннан(2008,гыйнвар) М.Сафинның әлеге автор әсәрләренә тәрҗемәләрне үз эченә алган татарча китабы дөнья күрә.Әлбәттә,тәрҗемә итү-авыр эш,әмма ул татар укучысына талантлы рус шагыйре иҗатының үзенчәлекле яңгырашын,аһәңен түкми-чәчми оста тапшыра алган.Шулай ук,М.Сафин Лермонтов,Рубцов,Цветаева әсәрләрен дә тәрҗемә иткән.

Михаил Лермонтов шигырьләре

                                   ҖИЛКӘН

                                   «Белеет парус одинокий…»

Ак ялгызак җилкән кереп бара

Диңгездәге зәңгәр томанга! –

Ниләр эзләп  дәрьяларны яра,

Туган ягын ташлап? Ни булган?

Дулкын уйный – ачы җилләр исә.

Мачта сынар-сынмас шыгырдый...

Бәхет дәгъваламый, аңа килсәк,

Сагышы да чыкмый чыгырдан!

Күгелҗем су аның юлын назлый,

Алтын нурлар юрый мең муллык...

Ә ул, тынгысыз җан, давыл эзли –

Давылларда гүя бар тынлык!      1832.

                                                             Көмеш кыллар

                                                         Владимир Высоцкий

Ярый әле гитарам бар, чигерегез диварны!

Усал язмыш тоткын итте, богаулады кулларны...

Бугазымны теткәләгез, кисегез веналарны, -

Тик өзмәгез, тик өзмәгез, тәүге көмеш кылларны...

Җиргә күмелеп җәсәд булсам, кем яшьлегемне яклар –

Кем минем өчен яшәр дә, кем үтәр ут – елларны?!

Кем җырларымны саклар да, язмышымны кем аклар –

Өзсәгез, төшне өзгәндәй, тәүге көмеш кылларны!

Тик гитарамны алдылар – ирексез калдырдылар –

Тартыштым, хәтта кычкырдым: -Урламагыз җырларны!

Үземне сазга ташлагыз, сибегез үлек сулар, -

Тик өүмәгез, тҗик өзмәгез, исән калсыннар кыллар!

Ничек болай булды соң бу? Күрмәммени мин инде

Кояшлы язгы көннәрне, көзге алтын кырларны?!

Йөрәгемне мәсхәрәләп, азатлыгымны хурлап,

Өзделәр бит, хәшәрәтләр, тәүге көмеш кылларны...

Минем тугры язу өстәлем!

                                                  Марина Цветаева

Минем тугры язу өстәлем!

Рәхмәт сиңа, юлда һәрдаим

Бергә булып тугры сакладың,

Яра – әрнүләрен акладың.

Язмыш йөге тулы өстәлем!

Рәхмәт, дускай, сыгылып төшмәдең:

Өмет – хыялларның изге юлын

Минем белән бергә эзләдең.

Көзгеләрнең синдер иң гаделе!

Рәхмәт сиңа, тормыш кадерен

Күзалладың, миңа аңлаттың –

Җиңел җиңүләрдән айныттың.

Түбәнлектән кискен кисәттең,

Имән күсәк белән көчәйттең.

Фил – кайгыга каршы торырлык,

Нәфрәт – арысланны орырлык.

Минем тереләй үләр гүр өстем!

Рәхмәт сиңа үстең вә үстең-

Эшләр майтарылган саен син дә

Була белдең биегерәк тә, киң дә.   

 III. Йомгаклау.

    Фәнни эшемә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә: Мансур Сафин-күпкырлы шәхес. Ул татар һәм рус телләрен бер үк дәрәҗәдә камил белеп,  ике телдә актив яза  һәм тәрҗемә дә итә. Шагыйрь – ике дистәгә якын китаплар авторы, шул исәптән Эдуард  ага Касыймов, Егор Уткин, Галимҗан Гыйлманов, Заһирә Гомәрова, Шаһинур Әхмәтсафа, Фәүзия Бәйрәмова, Равил Мостафиннарның русча, Николай Рубцов, Марина Цветаева, Владимир Высоцкийларның татарча җыентыкларын беренче булып дөньяга чыгаручы. Әдип балалар өчен дә уңышлы яза (“Сербакчага сәяхәт”, “Сыерчык бураны”, “Таң тылсымы” һәм башка китаплары кибет киштәләрендә озак ятмадылар).

       Мансур Сафин әдәбият белеме өлкәсендә дә шактый эш башкара: аның урта гасыр татар язучылары иҗаты турындагы  рус телендәге очеркларын, тәрҗемә проблемаларын яктырткан язмаларын, “Система пейзажных образов в татарской поэзии» дигән монографиясын, Чаллы язучылар оешмасы тарихы һәм Төбән Кама төбәгенең әдәбият торышы турындагы статьяларын мөгәллимнәр ,студентлар һәм укучылар үзләренең эшләрендә еш кулланалар.

Нәтиҗә:

Мансур Сафин иҗаты гаять бай һәм күпкырлы.Аның әсәрләре актуаль,шуңа күрә аларны мәктәп дәреслекләренә дә кертергә кирәк дип уйлыйм мин.Шагыйрь сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдә күбрәк яңгырасын иде.Мансур Сафинга хакимият безнең мәктәпкә күрше йорттан фатир бирде.Алга таба аның белән очрашулар күбрәк булыр дип ышанам.Безнең якташ язучыларыбыз иҗаты турында аерым китап басылып чыкса,нинди яхшы булыр иде!!!Аның иҗаты турында 1 фәнни эштә генә сөйләп бетереп булмый,мин алга таба да эшемне дәвам итеп, Мансур   Сафин шигъриятенең поэтикасы турында эзләнү эшемне алып барачакмын.  

IV.Кулланылган әдәбият

1.М.Сафин.Библиографик күрсәткеч.Яр Чаллы.2007

2.М.Сафин.Хәерле иртә.Чаллы.”КамАЗ”нәшрияты.1994

3.М.Сафин.Кәнфиттән дә тәмлерәк.Яр Чаллы.1996

4.М.Сафин.Сербакчага сәяхәт.Яр Чаллы.1997

5.М.Сафин.Йөрәк тамыры.Казан.”Татарстан”китап нәшрияты.2011

6.М.Сафин.В.Высоцкий.Ярсу йөрәк.Яр Чаллы.2008

7.М.Сафин.Челны мои былинные.Набережные Челны.2007

8.М.Сафин.Край былинный,Мамадышский.Набережные Челны.1994

9.Район гәҗите материаллары.