Минем педагогик осталыгым
статья

Шакирова Затия  Небиулловна

эссе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse._konkurs.docx16.56 КБ

Предварительный просмотр:

Эссе.

Минем педагогик осталыгым.

...Хыялымда мәктәп елларына кайтам. Мәктәп еллары! Аны өзелеп сагына күңел кыллары... Укытучыларыбыз чын күңелдән яратып, төпле белем бирделәр, безнең белән экскурсияләргә йөрделәр, концерт-спектакльләр куйдылар, кызыклы кичәләр оештырдылар, безнең белән биеделәр, җырладылар. Ә без, һәр язда энҗе чәчәкләренең ак таҗларыннан зур бәйләм ясап, аларга бүләк итә идек. Рәхмәт әйтеп алсалар да, табигатьне рәнҗетмәскә, чәчкәләрне күпләп өзмәскә кушалар иде.

Бигрәк тә рус теле укытучым Райдә апага ихтирамым зур иде. Юк кына дөрес җавабыбызга да сабыйларча сөенә, белмәвебезгә чын күңелдән көенә, безне үсендереп укыта иде чибәр апабыз. Укытучыларым, бигрәк тә шигъри җанлы,белемле, яраткан мөгаллимәм Райдә апа миндә укытучы һөнәренә мәхәббәт уятты.

Туган авылымда яшәүче олы апам белән төп нигезебезнең җылысын саклаучы энем – укытучылар,улым, кызым, киленем, киявем, дусларым – югары белемле педагоглар, гомер юлдашым да Укытучы иде...

30ел балаларга туган тел һәм әдәбият укытам. Минем бурычым – гыйлемле, туган телен, җирен, илен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү.

Тел ул – байлык. Аны кулланырга өйрәтү – минем максатым. Укучыларымны туган телебез белән горурланырга, аның матурлыгын сиземләргә өйрәтәм.

Туган тел һәм әдәбият укытуда да үзгәрешләр сизелә. Яңа ысуллар, алымнар гамәлгә керә, укытуда төрле-төрле чаралар кулланыла. Мәсәлән, бүгенге көндә Сингапур иленнән кергән системаны үзләштерү һәм  дәресләрдә файдалану, ФГОС таләпләренә җавап бирерлек дәресләр бирү һ.б. Заман укытучысы алар белән һәрдаим танышып барырга, аларны үз практикасында кулланырга тиеш. Әмма һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы мөһим. Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – ул мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм.

Бүгенге көн таләпләре катгый: бала заманнан артта калырга тиеш түгел. Ә укытучы шул таләпләргә туры килерлек итеп эшләгәндә генә максатына ирешә ала. Шуңа күрә яңа технологияләрне үзебезгә камил белергә кирәк. Шактыйларын үземнең эшчәнлегемдә уңышлы гына файдаланам да. Төркемнәрдә эшләү алымы – иң яратып кулланылганы. Укучыларым бер-берсенең уй-фикерләрен тыңларга, уртак эшләр башкарырга, эшләгән эшләренә бәя бирергә өйрәнәләр анда. Матур итеп сөйләп, үз фикерләрен курыкмыйча әйтеп, кеше ялгышларын күреп, шуларны төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә алар.

Кечкенә сыйныфларда уен-дәресләр, урта звенода практикум-дәресләр, проектлар яклау, югары сыйныф укучылары өчен әңгәмә-дәрес, конференция, семинарлар үткәрү, презентацияләр эшләү уңышлы нәтиҗә бирә.

Укучылар үзара фикер алышкан, бәхәсләшкән, иҗат иткән, мөстәкыйль карарлар кабул иткән дәресләрне иң яхшы дәресләрем дип саныйм.

Минем методик алымым:  “Укучыларның иҗади сәләтен үстерү”.

Укучының мөстәкыйль фикер йөртә, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган иҗади эшләре аша тоярга тырышам.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресләре алдыннан экскурсия-дәрес үткәрергә яратам. Май аенда Нарат Елгабызга барабыз. Әнә, уртасында көзгедәй ялтырап ята торган түгәрәк күл, кырыйларында төз наратлар, мәңге яшел чыршылар, сылу ак каеннар. Ә гөмбәләре! Сайрар кошлары!

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәрестәге күнегүләр белән генә чикләнми, шуңа да мин үз укучыларымның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап алам.

Минемчә, иҗади фикерли белү – теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше – милләт, ил мактанычы.

Ялгыз калган чакларымда мәктәпне тәмамлаган укучыларымның иҗат эшләрен укып утырырга яратам, менә укучыларым – улымның, кызымның, киленемнең шигырьләре, әкиятләре, менә бүтән укучыларымныкы... Нинди газиз, “бөек сәнгать әсәрләре” болар минем өчен, балаларның эчкерсез күңел чагылышлары... Минем гомер агышларым, табышларым.

Безнең балаларыбыз тиз үсә. Тик шуны истә тотарга кирәк: бүген без сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. Сәләтле балаларны эзләү, табу һәм тәрбияләү – педагогик осталыгым. Талантлы яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала үзенчә талантлы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....