“Зәңгәр күлдә ай коена”.
материал на тему
Предварительный просмотр:
Питрәч муниципаль районы Пановка төп гомуми белем бирү мәктәбе.
“Зәңгәр күлдә ай коена”.
Фәнис Яруллинның әсәре буенча сәхнәләштерелгән
әкият.
Әзерләде: Татар теле һәм әдәбият укытучысы Чернова Н.И.
“Зәңгәр күлдә ай коена” әкияте.
Музыка. Ай әкрен генә бии. Җил тавышлары. Кыз бака ефәгенә эләгә.
Ай:
-Коткарыгыз! Батам! Үләм!
Чуртан:
-Нәрсә төнне куркытып кычкырасың?
Ай:
-Чуртанкай! Зинһар коткара күр! Синең тешләрең бик үткән, бу ефәкне хәзер ерткалап атырсың.
Чуртан:
-Бик коткарыр идем дә, тешләрем сызлап тора шул. Без монда көн саен тамак туйдыру турында уйлыйбыз, кармакларга эләгәбез. Ә син эшләмичә рәхәт кенә яшисең. Шул кирәк сиңа, кал шунда.
Ай:
-Минме эшләмим?! Мин, беләсең килсә, төне буе бөтен дөньяны яктыртам. Мин булмасам төнлә кешеләр юл таба алмаслар, диңгезләрдә кораблар батыр, караңгыда караклар кешеләрне таларлар иде.
Чуртан:
-Булмыша алмыйм, ой бик каты тешем сызлый.
Ай:
--Коткарыгыз! Батып үләм!
Бака:
-Эй, син, нәрсә, безнең ефәкне урларга килдең әллә?
Ай:
-Коткарчы, зинһар, тыным бетә. Күктә ялтырап торыр вакытым җитә. Кешеләр күктә минем һокл?ыкны күрерләр, борчылырлар. Ә минем кешеләрне бердә кайгыга саласым килми.
Бака:
-Ярар, коткарырмын. Тик башта син минем тавышымны тыңлап кара. Матур сайрыйммы мин.
(Бака бакылдый)
Бака:
-Я, матур сайрыйммы? Минем тавышым сандугачныкыннан матурррак.
Ай:
- Сандугачныкыннан матур түгел инде. Ләкин бер дә борчылма: баканың үз җыры, сандугачның үз җыры була.
Бака:
-Ә-ә-ә...Шулаймы! Һәр: “Гөберле баканың җыры тавышы сандугачныкыннан матуррак”,- дип кычкырмасаң сиңа бу күлдән чыктым юк. Я, кычкырасыңмы, мин көтәм. Өчкә хәтле санаганчы әйтмәсәң, мин китәм. Я, башладык! Бер...Ике..Өч...
Ай:
-Юк, инде, мин ялганлый алмыйм. Ялганласам, минем йөзем каралачак. Ә кара йөзле Айның кемгә кирәге бар?
Бака:
-Алайса, үзеңә үпкәлә.
Ай:
-Әй-әй-әй! Коткарыгыз, батып үләм! Булышыгыз миңа!
Балыкчы кызы:Битләремдәге миңнәрем
Бетми күпме юсам да
Бәхелерәк булыр идем
Бака булып тусам да.
Каян алыйм матурлыклар
Матур булып тумагач
Кемгә барып зарым сөйлим
Дусларым да булмагач.
Ай.- Ярдәм итегез!
Балыкчы кызы :ӘЙ,сөйкемле Ай!Матур Ай,әз генә түз,хәзер булышам.
Ай.Рәхмәм матур кыз!Коткардың мине.
Балыкчы кызы: Алай,әйтмә,мин матур түгел,мин ямьсез.Шул ямьсезлегемнән оялып мин көндезләрен урамга да чыкмыйм.
Ай.Матур кыз дип мин ялганламыйм.Син чыннан да дөньяда иң-иң гүзәл кыз.Әгәр минем сүзләремә ышанмасаң ,өеңә кайт та көзгегә кара.
Кыз.Мин түгелдер ,бу бүтән кыздыр! Сөйкемле,Ай, рәхмәт сиңа,рәхмәт сиңа.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Темое: "Буцхаст магуса соефтдзаг коены".
Откратый урок в пятом классе. Темое: "Буцхаст магуса соефтдзаг коены"...
ӘДӘБИ ГЕРОЙГА ХАРАКТЕРИСТИКА БИРҮ АЛГОРИТМНАРЫ (Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай коена”әсәре буенча)
1.Алым: Әдәби геройга характеристика бирү алгоритмнары.2.Максат : 1. Белем бирү:-уку күнекмәләрен камилләштерү;-эш-гамәлләре,тышкы кыяфәте,сөйләме һ.б. аша геройның характерын анализ...
"Яхшылык җирдә ятмый" Ф.Яруллиның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ
5 нче сыйныф татар әдәбиятыннан Ф.Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятенә анализ...