Сынау. Хикәя. Шәхси язмаларым.
материал (11 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән куллары белән әкрен генә  иренең йомшак  бөдрә чәчләреннән  сыйпап алды. Менә инде өченче көн комада ята. Никләр генә чыгарып җибәрде  соң ул көнне Инсафын.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Сынау. Хикәя. 18.39 КБ

Предварительный просмотр:

Сынау

Хикәя

Казан шәһәре

Совет районы 175 нче гомуми

урта белем мәктәбенең

 туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Калдырып китәрсең микәнни, бәгыре-е-ем,- дип Айсылу  Инсафының  күкрәгенә капланды. Кайнар күз яшьләре  үзләреннән- үзләре битеннән тәгәрәп иренең  муенына тама иде. Хәлсезләнгән куллары белән әкрен генә  иренең йомшак  бөдрә чәчләреннән  сыйпап алды. Менә инде өченче көн комада ята. Никләр генә чыгарып җибәрде  соң ул көнне Инсафын.

– Хәзер, тиз генә әйләнәм дә кайтам,   балачак дустым Илдар машинасы белән ватылып калган,- диде  ул. Айсылуның күңел түрендә әллә нинди шомлы хис сызылып үтсә дә, иренә каршы төшә алмады. Бары хәерлегә генә юрап аны озатып калды. Юраган юш килә,- дигәннәр, яңгырлы төн, юл һәлакатен тизләтте.

-Болай булырга тиеш түгел иде бит! Минем дә язмышым әнием язмышын кабатлый мәллә соң?! Ходаем, никләр генә болай сыныйсың соң мине?  Айсылу яшьле күзләрен палата тәрәзәсенә төбәде. Анда-санда каргалар очканын күзәтте.   Тәрәзәне  ачып,  тирән сулыш алды. Язгы иртәнең  шифалы һавасы тәненең бөтен күзәнәкләрен уятып җибәрде дә, Инсафы белән танышкан мизгелләрен күз алдына китереп бастырды.

Сөйгәнен 27 яшенә җиткәндә генә очратты бит Айсылу.Танышулары да уйламаганда гына килеп чыкты.  Буранлы кыш аенда, мәктәп укучылары белән “Балалар  үзәге”нә ашыга-ашыга килеп керделәр алар. Менә кайда көтеп торган икән Айсылуның бәхете. Инсаф  та үзенең кызын нәкъ менә бу конкурска алып килгән  икән.  Айсылуның бер күз сирпүе булды- әллә нишләп китте. Инсаф та  кыздан күзен ала алмады. Очрашулар, якыннан танышып, өзелмәс ярларга әйләнделәр дә куйдылар. Төскә- биткә әллә ни артык чибәрлеге булмаса да, Инсафны Айсылуның кайсыдыр җире тартып тора иде  кебек. Ир  үзе дә аптырашта калды. Әллә әнисенең чалымнарын күрде, әллә үлгән хатынын хәтерләтте,  әллә ниндидер сөйкемле сөяге үзенә каратты да куйды. Танышуларына 1 ай дигәндә  Инсаф кызга тәкъдим ясады. Ир затына ышанычын югалткан Айсылу, мондый адымга бик шикле каравын карады,ләкин ”юк” дип әйтә алмады. Дөрес эшлим микән дип, үзен битәрләп йөргән көннәре дә булмады түгел.  Беренчедән, кечкенә кызчыкның күңелен яулый алырмы, икенчедән Инсыфка яхшы хатын буларак ярый алырмы ул? Әлбәттә,  Алсуның әнисен алыштыра алмас, ләкин аның   иң якын дусты, терәге, таянычы  булырмын дигән өмет белән яшәде ул. Киләчәк бәхетен бер Ходайдан гына ялварып сорады.

Гаилә тормышы гадәти бер көн буларак башланды да куйды. Айсылу белән Инсаф мәчеткә барып, никах укытып ирле- хатынлы булып яши  башладылар. Ап-ак күлмәкләр  киеп, башын горур күтәреп  Казанның истәлекле урыннары буйлап, яшь кызларның күзләрен кызыктырып үтүләр- бары хыялда гына калды.

Гаилә тормышына яраклашуы бердә җиңел булмады. Алсу, алтынчыда укыса да, бик көйсез иде. Әле  Айсылу әзерләгән киемнәр ошамый, әле пешергән рызыклар тәмле түгел дип  теңкәсенә тиде. Дәшмәде Айсылу. Түзде, теше-тырнагы белән гаилә учагын сүндермәскә тырышты. Хәтта ана булу бәхетеннән дә баш тартты.Үз балам туса, бу кызчыкның йөрәген тагын бер кат  яралармын. Миңа гына түгел, Алсу  бөтен дөньяга ышанычын югалтыр дип курыкты ул.  Ул  Алсуны  аңларга да, яратырга тырышты. Олы йөрәкле, түзем булуы аркасында гына, бик күп кимсетүләр аркылы үтәргә туры килсә дә, кызның йөрәген яулый алды.

Алсу быел чыгарылыш сыйныф укучысы бит. Төскә- биткә дә, эш гамәлләре дә Айсылуны кабатлый иде. Айсылу кызы белән горурланды. Бергәләшеп өй эшләрен дә эшләделәр, тәмле-тәмле ризыклар да пешерделәр, кичләрен сөйләшеп туймас дусларга да  әйләнделәр.

Ә бүген Инсафы үлем белән тарткалаша. Айсылу, йөрәге әрнүдән, идәнгә сыгылып төште. Ничек мондый хәсрәтне кабул итәргә?Алсуым нишләр?Менә- менә кызыбыз мәтәпне тәмамлый, олы юлга- тормышның  яңа этабына әзерләнә.

–Юк, ярамый. Мин үземне кулга алырга тиеш,- дип утырган җиреннән сикереп торды. Шулчак, палатага  агарынган Алсу йөгереп керде дә, әнисенең кочагына ташланды.

-Әнием, берүк гафу итә күр мине. Балалалыгым белән сине дә, әтине дә рәнҗеттем.Сездән дә якын,яраткан кешеләрем юк Җир йөзендә...Сездән башка мин нишләрмен...Үкси-үкси башын әнисенең күкрәгенә куйды. Бераз тынычлана төшкәч, Алсу әкрен генә әтисе янына иелде. Бары өч көн узса да,  Инсафның йөзе танымаслык итеп үзгәргән иде. Алсу күз яшләренә ирек биреп, әтисенең кулын кысып:

-Әтием,зинһар терел генә, син бит миңа кирәк, әниемә кирәк, сеңелемә кирәк...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Каләм сынау бәйгесе.

Авторское чтение "Проба пера"....

Солдат шинеле. (Фатих Кәримнең “Разведчик язмалары” повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы.)

“Разведчик язмалары” повестендә шагыйрьнең тормышы белән  уртак моментларны табу, фашистлар вәхшилеген исбатлау, Ф. Кәримнең иҗаты, сгыштагы батырлыгы турында мәгълүмат бирү;  Сугыш чорын су...

Хата. Хикәя. Шәхси язмаларым.

Алсу үзенең сөйгәне-Максимны  әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты.“Кияү егетем белән иртәгә кайтып киләбез, танышырсыз ”,- диде дә шунда ук трубканы куйды Алсу. Әнисенең эче буйл...

Бәхетле булмый кара... Хикәя. Шәхси язмаларым.

Август аеның икенче яртысы булса да, көннәр эссе торды быел. Бакчаларда  беренче уңышлар да җыела башлады. Бигрәк тә, дәлия чәчәкләре  шаулап чәчәккә төренде. Берсе-берсе кушуч зурлыгында, ә...

Кләш авылы тарихыннан язмалар

Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Сәйф Кудаш...