“Шигъриятнең олуг бер ханы”
творческая работа учащихся (10 класс) на тему

Минсафина Аниса Габдулхаковна

  Бу теманы сайлавым очраклы түгел, чөнки хәзерге татар шигъриятен үзенең мавыктыргыч, үзенчәлекле, бай иҗаты белән халык күңелен яулаган шагыйребез Равил Фәйзуллин исеменнән башка күз алдына китерүе кыен. Ул берәүне дә кабатламаган  үз шигъри мәктәбен тудырган бәхетле язмышлы сүз остасы. Равил Фәйзуллинның каләме нык, рухы бөек, сурәтләре ышандыручан.

Бу фәнни хезмәтебездә без аның “күкләр күкрәткән”, чын шигърияткә  битараф булмаган, һәркемне шаккаттырган шигырьләр дөньясына күз салырбыз, иҗатының төп мотивларын, әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләрен ачыкларбыз һәм искиткеч серле шигърият дөньясына сәяхәт итәрбез. Хезмәтебезнең төп максаты – шагыйрь иҗатының төп үсеш этапларын, камилләшү юлларын күрсәтү, аның татар әдәбиятында, үз чоры шигъриятендәге урынын, шигъри сурәтле фикерләүгә алып килгән яңалыкларын билгеләү. Шушы максатлардан чыгып, теманың актуальлеге ачыкланды. Күренекле шагыйрьнең иҗатында заман проблемаларының киң чагылышы, кеше шәхесен аңлап эш итүе, бигрәк тә тел, милләт, туган җир язмышын билгеле бер югарылыкка күтәрүе аның иҗади уңышын билгели. Фәнни - тикшеренү максаты түбәндәге бурычларны тормышка ашыруны алга куя: 

- Р.Фәйзуллин иҗатын идея - эстетик таләпләр нигезендә анализлау;

-әсәрләрен аңлау һәм кабул итү, язучы әйтергә теләгәннәрне укучыга ирештерү юлларын ачыклау;

- Р.Фәйзуллин иҗатының идея – тематик юнәлешләрен билгеләү;

-аерым әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны, аларның әхлакый, социаль, фәлсәфи кыйммәтләрен барлау; поэма жанрында – үзәк фигураларны, ә кыска шигырьдә – лирик минне, аның индивидуаль кичерешләрен ачу;

Эшебез керештән, биш бүлектән торган төп өлештән, йомгак һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Р.Фәйзуллинның шигъри мирасы тема һәм жанр ягыннан бай. Яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Аның иҗатында билгесез көрәшкә чакыру урынына – кешелеклелек, туган җир, халык язмышы турында уйланулары алгы планга чыга. Шулай ук җәмгыятьне, халыкны борчыган мәсьәләләр, тел, милләт турындагы уйлары иҗатында киң чагылыш таба.

Р.Фәйзуллин иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә соң?  Ул – шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә, омтылучы, хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер, ике, өчъюллыкларга тулы хокук бирүчеләрнең берсе.  

Бала күңеленә үтеп керерлек, йөгерек укылышлы, мавыктыргыч шигырьләре белән Р.Фәйзуллин балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.  

Р.Фәйзуллин шигырьләрен укыгач, шуңа инанасың: шигърият дөньясының чиге дә, чикләнгән чамасы да юк булса кирәк. Андагы метафораларның үзенчәлеге, кызыклы чагыштырулар, ритм, рифма төзелеше, алардагы сыйфат, андагы сүз музыкасы, моң, тылсым – нәрсә генә тапмыйсың бу шигырьләрдә.

Әйтергә кирәк, Р.Фәйзуллин теләгенә иреште. Ул күпләрнең күңеленә аклык булып керде. Иясен эзләгән, шатлык – бәхеткә сусаган  җаннарны эзләп тапты. Шул җаннарны бәхетле итүе белән шагыйрь үзе дә зур бәхеткә – халык мәхәббәтенә иреште.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fenni_esh.docx57.73 КБ
Файл fenni_esh.docx57.73 КБ

Предварительный просмотр:

«Исторические и культурно-нравственные ценности народов РТ» им. Хади Атласи

Секция:  Литературоведение и языкознание в изучении этнокультуры

(на татарском языке).

Исследовательская работа

 “Шигъриятнең олуг бер ханы”

 Мударисова Айсылу, 10 класс

Направляющая организация:  

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Школа №144», г.Казань

Научные руководители:

учителя татарского языка и литературы I категории Минсафина А.Г., Зигангараева Л.Х

Казань 2014

Кереш  өлеш

Язсам гына бәхетем тулы, бөтен Язу эше – намус, кан эше.

Язсам гына – илгә, кешеләргә                                                                               Файда итсәм генә, мин – кеше.

Татар шигърияте тарихында бөек талант ияләре – шагыйрьләребез бик күп. Ләкин хәзерге татар әдәбиятын, аерым алганда, татар шигъриятен үзенең мавыктыргыч, үзенчәлекле, бай иҗаты белән халык күңелен яулаган шагыйребез Равил Фәйзуллин исеменнән башка күз алдына китерүе кыен. Күренекле шәхес, җәмәгать эшлеклесе, татар халкының талантлы улы, үзенең серле һәм мавыктыргыч әдәби дөньясы булган Равил Фәйзуллинның иҗаты элеккеге еллардагы кебек үк бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Үзенә генә хас, тирән акыл белән язылган шигырьләре, стиль үзенчәлекләре, иркен фикер йөртү осталыгы белән ул башка шагыйрьләрдән аерылып тора. Ул берәүне дә кабатламаган  үз шигъри мәктәбен тудырган бәхетле язмышлы сүз остасы. Равил Фәйзуллинга беркем дә битараф кала алмый. Ул - чын мәгънәсендә үзенчәлекле шагыйрь. Шигырь язучы гына түгел, бөтен барлыгы, йөреше – торышы, буе – сыны, кыяфәте, җаны – тәне, сүз сөреше, манералары белән дә чын шагыйрь. Үзенең шигырләренә тирән тарих катлауларын да, яшәешнең фәлсәфи нигезен дә, табигать һәм тормышның үзгәрешләрен дә, халкыбызның кичереш, сагышларын да, якты өметен, аерым бер шәхеснең йөрәк серләрен дә сыйдыра алган киң колачлы шагыйрь. Аның үзенә генә хас стиле,үз тавышы, үз моңы, үзенчә генә уйлануы һәм гомумиләштерү осталыгы бар. Әсәрләрен укыган саен яңа бер дөнья ачасың сыман.

Р. Фәйзуллинның каләме нык, рухы бөек, сурәтләре ышандыручан. Башкарган хезмәтләре, игелекле эш – гамәлләре, акылы һәм рухи көче халык һәм хаклык өчен, тормыш – яшәешне үзгәртү өчен файдаланылган. Татар халкы аның иҗаты һәм күпкырлы эшчәнлеге белән хаклы рәвештә горурлана.

Бу фәнни хезмәтебездә без аның “күкләр күкрәткән”[1] , чын шигърияткә битараф булмаган һәркемне шаккатырган  шигырьләр дөньясына  күз салырбыз, иҗатының төп мотивларын, әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләрен ачыкларбыз һәм искиткеч серле шигърият дөньясына сәяхәт итәрбез. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау, файдаланган әдәбият исемлегеннән тора. Хезмәтебезнең төп максаты – шагыйрь иҗатының төп үсеш этапларын, камилләшү юлларын күрсәтү, аның татар әдәбиятында, үз  чоры шигъриятендәге урынын, шигъри сурәтле фикерләүгә алып килгән яңалыкларын билгеләү. Фәнни – тикшеренү максаты түбәндәге бурычларны  тормышка ашыруны алга куя:

- Р.Фәйзуллин иҗатын идея - эстетик таләпләр нигезендә анализлау, аерым әсәрләрен чор кыйммәтләре югарылыгыннан бәяләү;

- әсәрләрен аңлау һәм кабул итү, язучы әйтергә теләгәннәрне укучыга ирештерү юлларын ачыклау;

- Р.Фәйзуллин иҗатының идея – тематик юнәлешләрен билгеләү;

- аерым әсәрләрендә күтәрелгән проблемаларны, аларның әхлакый, социаль, фәлсәфи кыйммәтләрен барлау; поэма жанрында – үзәк фигураларны, ә кыска шигырьдә – лирик минне, аның индивидуаль кичерешләрен ачу;

- шагыйрь иҗатын замандашлары, элеккедән калган мирас белән чагыштыру, шуңа бәйле рәвештә, стиль формалашу чыганакларын барлау һәм татар шигъриятенә алып килгән яңалыгын ачыклау;

- үз шигърияте аша шагыйрь шәхесен, аның лирик субъект белән мөнәсәбәтен, үзе тудырган образлар аша иҗатчы өчен мөһим булган рухи һәм матди кыйммәтләрне ачу.

  1. Р.Фәйзуллин иҗаты: 1 960 нчы еллар татар әдәбиятында авангардлыкның башлангычы.

Татар әдәбияты тарихында 1960 нчы еллар яңарышының шигърияттән башлануы хакында гомумбилгеле. “Әгәр без алтмышынчы елларда татар поэзиясендә яңарыш, яңа бер сыйфат үзгәрешләре башлануы дип әйтәбез икән, бу очракта әлеге процессның төп көчләре, ягъни әйдәп баручылары күз алдына килә. Равил Фәйзуллин әнә шундый шагыйрьләрнең берсе. Шигъриятебезгә язгы яңарыштай яңа сулыш өргән  шагыйрьләр алтмышынчы елларны әдәбиятка тулы бер буын,көчле бер төркем булып килделәр: Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, бераз соңрак – М.Әгъләмов, Зөлфәт... Талант дәрәҗәсе, сарыф ителгән көч, хезмәт микъдары нәтиҗәсе буларак, Р.Фәйзуллин хаклы рәвештә бу буынның лидеры дип танылды.” , - дип язды Гариф Ахунов.[2] Һәм алтмышынчы еллар уртасында  көчле дулкын булып әдәбиятка килгән шушы талантлы бер төркем шагыйрьләрне тәнкыйтьчеләр “Фәйзуллиннар буыны” дип атады. Бу табигый иде, чөнки Р.Фәйзуллин каләмдәш – яшьтәшләреннән күпмедер элегрәк танылды, үз буынының иҗат кредосын, максатын да үзенең беренче шигырьләрендә үк иң элек нәкъ менә ул аныклый алды.

Аның егерме яшьләрдә язган “Карт һәм шагыйрь”  дигән диалог- поэмасы бар. Шагыйрь  иҗатын аңлар өчен, миңа калса, бик үзенчәлекле әсәр ул. Анда мондый юллар бар:

Булса ирек, булса җирлек,

Ипи – тоз бераз гына, -

Язармын, бер дә басмамын

Талантым бугазына!

Көрәшем менә шул минем![3]

Башкача әйткәндә, Р.Фәйзуллин гомер юлының башында ук үз намусына, үз иманына хыянәт итмәскә сүз бирә. Бу матур сүзләр генә түгел, әлеге ихлас һәм бәлки инде хәзер азрак самими дә тоелучы әлеге әсәрендә  шагыйрь аңлы рәвештә үзенә авыр сикәлтәле юл сайлый . Бу юлы аның турыдан – туры халык күңеленә юнәлә. Кыскасы, шагыйрь халыкның моң – сагышына уранып дөньяга чыга:

Минем тормышым нәрсә соң ул?

Боекса, бөек халкымның

Күңелен юатумы?[4]

Шулай да Р.Фәйзуллин башлангыч чор иҗатында җәмәгатьчелекнең игътибарын әнә шундый олуг сорауга җавап эзләргә омтылучы булудан битәр, яңача фикерләүче, шигырь төзелешендәге традиционлык кысаларына сыеша алмыйча ирекле киңлекләргә ашкынучы шагыйрь буларак җәлеп итте. Ул – әдәби мәйданга “үз дөньясы”[5], үз тавышы, көчле тавышы белән килгән шагыйрь. Бу аның иҗат алымында, фикерләү рәвешендә, формадагы эзләнүләрендә ачык сизелә. Ничә еллар җаны мыскылланган халык үз күңелендә бөреләнгән хис – кичерешләренең  аның шигырьләрендә сүзгә әверелүен күреп сөенде, шуларны алкышлады.

Р.Фәйзуллин шигъриятенең 1960нчы еллар татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы, иң беренче чиратта, кеше шәхесенә мөнәсәбәтне үзгәртүдә иде! Шагыйрь кешенең бөеклеге, аның тормышны үзгәртә алырлык иң олы көч булуы  хакындагы фикере белән әдәбиятка керде. Бер яктан, шагыйрь гади кешегә мәдхия җырлау юлын сайлады. “Гадиләргә гимн” (1963) тибындагы шигырьләр гади кешенең иҗат герое – тормыш герое булырга тиешлеге фәлсәфәсен белдереп килде. Икенче яктан, кешене үзенең бөек рухына тәңгәл килерлек биеклекләргә чакырды. “Җаныңның ваклыгын”... (1967) шигыре Р.Фәйзуллин иҗатының “визит карточкасы” – шушы фәлсәфәне дәвам итә, үстерә:

Җаныңның ваклыгын

Сылтама заманга.

Куркырга, өркергә

Җай бар ул һаман да.

Ә бит бар кешеләр-

Шәхесен ватмаган,

Вөҗданын саклаган.[6]

Лирик герой, укучысына, халыкка мөрәҗәгать итеп, кыю, нык һәм вөҗданлы булырга, хаклык өчен көрәшергә чакыра. Кешенең теләсә нинди чорда, теләсә нинди шартларда хөр һәм бөек булып калу фәлсәфәсе горур яңгыраш ала. Кеше – мәрмәр, теләсә нинди авырлыкны җиңә, киртәне вата алырлык көч диюче шигырьләр шагыйрьнең “Мәрмәр” (1969) китабында туплап тәкъдим ителә. “Кешелек язына йөз төбәп...” (1968), “Азмы кирәк яшәү өчен...” (1967) кебек шигырьләрдә кешенең кешелеклелек сыйфатларын зурлау үзәккә куела, кеше рухын камилләштерү хөрлекккә ирешү өчен бердәнбер юл буларак карала. Һәм бу мотив авангард әдәбият сыйфатына әверелә.

Равил Фәйзуллин шигъриятендә әһәмиятле тагын бер яңалык заманга бәя бирүдә иде дисәк, ялгышмабыз. Чорны бәяләүдә шагыйрь “яшерен эчтәлек” алымына мөрәҗәгать итә. Моның өчен янәшәлек тудырырлык образ сайлап алына, шул образ бернче эчтәлеккә янәшә тагын бер, икенче, яшерен эчтәлек барлыгын хәбәр итә. Шагыйрьнең шушы юнәлештәге иң кызыклы шигырьләренннән берсе – “Ах, тау юклыклар! ...”

Ах, тау юклыклар!

Кыя юклыклар!

Үзән, калкулыклар –

Күз текәмә кая...[7]

Р. Фәйзуллин татар поэзиясенә башка сыйфаттагы форма яңалыклары да алып килә. ХХ гасыр татар әдәбиятында сынап каралган символизм һәм сюрреализм сыйфатларын тергезү, мәгънә тирәнәйтү, ирекле шигырь, ак, интонацион шигырь формаларын, күләгәдән чыгарып, классик шигырь белән бер югарылыкка кую – шундыйлардан. Бу эзләнүләр милли шигърияткә яңа иҗат мәйданы ача, нәкъ менә авангард формалар кече жанрларны да, поэма кебек жанрларны да тамырдан үзгәртә.

  1. Р.Фәйзуллин ижатында төп мотивлар

Р.Фәйзуллинның шигъри мирасы тема һәм жанр ягыннан бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Аның иҗатында билгесез көрәшкә чакыру урынына – кешелеклелек, туган җир, халык язмышы турында уйланулары алгы планга чыга. Туган йорт һәм туган як төшенчәләре аның өчен бик якын, янәшә йөри торган төшенчәләр. Шулай ук җәмгыятьне, халыкны борчыган мәсьәләләр, аерым цикллар тәшкил итеп, аның иҗат биеклекләрен билгели. Ул үз әсәрләрендә җәмгыятьтә урын алган әхлаксызлык, җинаятьчелек күренешләренең сәбәпләре турында борчылып уйлана, намуслы, гадел яшәешкә чакыра; күңел лирикасы, мәхәббәт, саф хисләр турында бәян итә, халкыбызның матур сыйфатларына, гореф – гадәтләренә, традицияләренә соклана, шулар аша милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырта. Әдип, милләт язмышы турында уйланганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең иң мөһименә – тел мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә туган теленнән, милләтеннән читләшкән яшь буын, бәхетсезлеккә дучар булган телебез һәм моңыбыз турында уйланып, ачынып, шагыйрь безгә түбәндәге юллар аша мөрәҗәгать итә:

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең!

Ана телне ватып – бозып сөйләп,

Кешелегең генә төшә бит!

Корама тел, яман чир булып,

Яңа буыннырга күчә бит!...[8]

Р.Фәйзуллин иҗатында туган тел, аңа хөрмәт, ихтирам хисләре, телне саклау мәсьәләләре халкыбызның күренекле шәхесләре, образлары аша да сурәтләнә. Мисалга, “Бер язмышка – ничә тел!”, “Яздан аерып булмый Тукайны”, “Ике арада” шигырьләрендә Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Кәрим һәм башка олуг шәхесләребезнең якты образлары аша туган телебезнең, милләтебезнең сынмас – сыгылмас рухы, көче, ныклыгы тагын да тулырак чагылыш ала:

... Фашизмның таш

Зиндан төбендә

Үлем карарын

Ишеттерделәр

Дошман телендә.

Ә үзе әйтте

Соңгы сулышта

Актык сүзләрен

Ана телендә! ...[9]

Алтмышынчы еллар башында басылган “Нюанслар иле”, 1966 – 1971 еллар арасында дөнья күргән “Аҗаган”, “Мәрмәр”, “Гадиләргә гимн” кебек шигырь китаплары белән ул татар әдәбиятында сыйфат яңарышы алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла. Р. Фәйзуллин поэзиясе рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле.

Шагыйрь поэма җанрында да бик нәтиҗәле эшли. Бу җанрга караган әсәрләре иң әүвәл зур колачлы этик әсәрләр булулары белән игътибарны җәлеп итәләр. “Көрәшчеләр” поэмасында кешелек язмышына бәйле проблемалар алгы планга чыга.

Без гаять катлаулы заманда яшибез. Иман белән имансызлык көч сынаша. Экономик, экологик, милли проблемалар...

Шагыйрь үз поэзиясендә көрәшче төшенчәсенә менә нинди мәгънә сала:

Көрәшче шул-

Бүтәннәрнең бәхете өчен

Үз гомерен яндыручы,

Үлгәч тә яши алучы.[10]

Ә “Сәйдәш” поэмасында (1980) халкыбызның бөек композиторы С.Сәйдәшевнең каршылыклы тормыш фаҗигасе аша татар халкының аянычлы язмышын бәян итә.

Р.Фәйзуллин беренче иҗат тәҗрибәләреннән үк үзен татар әдәбияты тормышында чынбарлыкның бер кеше күзенә дә ташланмаган якларын (Айның “караңгы” ягын) күрә алучы шагыйрь – рәссам итеп танытты, аның шигърияте шуның белән кызыклы да инде. Ул халыкның тел байлыгыннан бик иркен файдалана, аерым сүзләрне генә түгел, җанлы сөйләм теленең бөтен байлыгын эшкә җигә. Шигырьләрдә халыкның җанлы сөйләмендә генә табыла торган тезмәләрне куллану интонацион төрлелек, байлык, эмоционльлек кертеп җибәрә.

Тир тәмен тойган халыктан

Хикмәтле сүзләр сөзәм,

Күңелемдә кайнатам да

Аларга тылсым өрәм.

(“Карт һәм шагыйрь)[11]

Җитмешенче еллар ахырында аның шигъриятенә тагын бер көчле һәм дәртле агым – мәхәббәт лирикасы килеп кушыла. Равил Фәйзуллинның мәхәббәт лирикасында кичерешләр палитрасы шулкадәр бай ки, аларда баш болытка тигәнче ашкынулар да, өзгәләнү - үпкәләшүләр дә – барысы да җитәрлек. Ул олы хисләр, кешелеклелек тарафдары. Бөтен иҗатына яктылып сирпеп торган бу тойгы Р.Фәйзуллин иҗатын яңа баскычка күтәрә. Иҗатында бер-бер артлы “Мәхәббәт күзсез була, ди...”, ”Син – теләп алган сагышым...”, “Мәхәббәттә күпме яндык”, “Сөйдем аны, шаштым!” кебек тирән лирик аһәңле, моңлы һәм дәртле шигырьләр дөньяга килә. Бу төр шигырьләрнең үзәгендә – кеше! Ул – сөя, сөелә, ул көя, көенә. Гомумиләштереп әйтсәк, лирик шигырьләрендә шагыйрьнең хисләре ачык, сагышлы, фаҗигале; ритмик яктан алар ярсулы, камил, аһәңле.

  1. Равил Фәйзуллинның кыска шигырьләре.

Алтмышынчы елларга кабат кайтыйк...

Ак шигырь... Ирекле шигырь...Тыюлы капкалар ачыла башлаган еллар. Фикерне гел бер чама ритмга салып, тыныч кына иҗат иткән әдипләрне сискәндереп, сүз чәчеп, шигърият мәйданына Равил Фәйзуллин килеп керә... Тыныч кына түгел, үз артыннан “күкләр күкрәтеп”.

Р.Фәйзуллин иҗатының үзенчәлеге нәрсәдә соң? Башкалардан аерып торучы үзәк төше нидә? Талант иясе дөньяга яңача, заманча карашы белән укучыны сискәндереп җибәргән “Нюанслар иле” исемле шигырьләр көлтәсе белән язгы ташкын кебек бәреп керә.

Р.Фәйзуллин – шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы, хәзерге татар поэзиясендә кыска формаларга, әйтик, бер, ике, өчъюллыкларга тулы гражданлык хокукы бирүчеләрнең берсе.

Кыска шигырьләр...Әдәбиятка, татар поэзиясе тарихына күз салсак, без кыска шигырьнең камил үрнәкләрен XVI йөз шагыйре Мөхәммәдъяр иҗатында, М.Колый ”хикмәтләрендә” күрәбез. Соңрак бу юнәлештә Дәрдемәнд зур өлеш кертә. Кыскалыкка омтылу сыйфатын югалта төшкән татар поэзиясенә үз алым – методлары белән Р.Фәйзуллин килеп керә. Бу юнәлештә ул Шәрык поэзиясендә, бигрәк тә төрки халыклар шигъриятендә борынгыдан килгән традицияләрне уңышлы дәвам иттерә һәм тупланган тәҗрибәне заманча эчтәлек, яңа форма сыйфатлары белән баета бара.

Аз сүз белән тасвир бирү. Шул ук вакытта тасвир ителергә тиешле сүзне әйтмәү. Үз вакытында әлеге кыска шигырьләр зур бәхәсләр тудыра. Берәүләр аларга соклана, ә кемнәрдер шигырьгә дә исәпләми. Ә әдип үзе бу турыда болай ди: “Минем өчен шигърият – эчке, рухи яшәеш формасы ул. Ә кыска шигырь бер – ике сүз белән укучыны фикерләшүгә, киңәшләшүгә чакыра. Минем төп максатым – уйланыр өчен укучы күңеленә орлык салу”.[12]

Ирекле шигырь – киеренке дөнья ул. Анда һәр юлда ниндидер көтелмәгән образлы, метафорик, аллитерацион ачыш булмаса, укучы мәхәббәтен яулап булмый. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм башкалардан аерылып торуы нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологизм һәм фикер сала белүендә ачыла да инде. Әз сүз белән тирән мәгънә ачып бирүе аның әдәби осталыгының иң югары казанышы булып тора. Р.Фәйзуллин чын мәгънәсендә сүзнең кадерен белүче, аны җиде тапкыр үлчәгәннән соң гына кәгазьгә төшерүче, аз сүзле шагыйрь. Бу шигырьләрдә чагыштырулар,мәкальләр һәм әйтемнәргә хас чалымнар бар. Кайбер кыска шигырьләренә – “энҗе бертекләренә” күзәтү ясыйк әле.

  1. Көнемнең таҗы – син китергән төн.
  2. Күңелгә иш – ертык болытлар.
  3. Безнең күзләр – кояш көзгесе.
  4. Тынлык ул – иң бөек илаһи музыка.
  5. Нинди халык! Нинди халык!
  6. Яз! Җан тулы хушаваз.
  7. Каршы төшсә дус дуска:

“Тел озын, гомер кыска!”[13]

Шигырь кечкенә булуга карап, шагыйрь шәхесе юкка чыкмый. Ә халык рухын үзенә сыйдыра алган кысан формаларда шагыйрь талантының югалып калуы һич тә мөмкин түгел. Кыска шигырьләр турында йомгаклап болай дип әйтергә була: Р. Фәйзуллин иҗатының саллы гына өлешен кыска шигырләр алып тора һәм әйтергә кирәк, ул теләгенә иреште, кыска шигырьләргә тулы гражданлык хокукы биреп, аны аерым жанр – форма дәрәҗәсенә күтәрде. Шагыйребез күпләрнең күңеленә аклык булып керде.

  1. Бала күңелен аңлаучы әдип.

Бала күңеленә үтеп керерлек, йөгерек укылышлы, мавыктыргыч шигырьләре белән Р.Фәйзуллин балалар әдәбиятын үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес. Балалар өчен язылган “Рәсем ясыйм” (1965), “Күмәч пешерүчеләр җыры” (1977), “Паласны кем кагар?” (1980), “Якты моң” (1983) исемле һәм башка шигъри җыентыклары әдип иҗат эшчәнлегенең  үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Шагыйрь балаларга нотык уку, боеру, өндәү белән артык мавыкмый. Ул үзе мисалында үрнәк итеп тәрбияләүне кулай күрә. “Табигать кочагында” шигыренә игътибар итик:  

Гөл чәчәкләр өзмәдек без,

Куаклар сындырмадык,

Яшел урман аланында

Уйнадык та җырладык![14]

Табигать күренешләре туган ил образы белән дә янәшә ачыла. “Синеке – илнеке”шигырендә автор таулар, елгалар, кышкы ап – ак бураннар, җәйге алсу таңнар- барсы да синеке дип саный да, ә син – туган илнеке дигән нәтиҗә ясый.

Балаларны тырыш булырга, хезмәткә өйрәтергә теләү дә шигъри юллар аша яңгыраш ала. “Тырышлыкта ярышыйк!”, “Без балта осталары” һ.б. шигырьләрдә эшләп үсәргә, һөнәргә өйрәнергә кирәклеге турында языла.

Шагыйрьнең балаларга тарихны белергә, үткәннәрне истә тотарга кирәклеген аңлатуы да, бик отышлы күренеш. Чөнки бүгенге көн белән мавыгып, киләчәкне генә уйлап яшәү нәтиҗәсендә еш кына үткәннәрне игътибарсыз калдырабыз. “Онытма син!”шигырендәге юлларда үткәннәрне онытмаска, хәтерләрне яңартып торырга, үткәнен яхшы белгән кешенең киләчәге дә матур булачагы искәртелә:

Горур сүз әйт, сорасалар:

“Ни кавемнән? Нинди җирдән?”

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән![15]

Р.Фәйзуллинның балалар өчен язылган шигырьләре чын мәгънәсендә рухи тәрбия чарасы булып тора. Ул нотык сөйләмичә, тыныч кына үз үрнәгендә аларны туган илне, әти – әниләрен, үзләре яшәгән җирне, аның табигатен яратырга өйрәтә. Шигырьләрдә халык ышануларына  игътибар итү, гыйбарәләр куллану эстетик тәрбия чыганагы да булып тора. Бер сүз белән әйткәндә,  әлеге шигырьләр тәрбия китабы ролен үти.

Р.Фәйзуллин шигырьләрендә яктыртылган төп тема һәм проблемаларны, яшьлек һәм мәхәббәт, гражданлык һәм фәлсәфи мотивларның үзенчәлеген, телен өйрәнү түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:

  1. Әсәрләре тел ягыннан үткенлеге, эчтәлегенең тирәнлеге  һәм төрле чараларга бай булуы белән аерылып тора.
  2. Кызыклы, үзенчәлекле һәм эчтәлекле образларга бай шигырьләрендә бүгенге көн өчен актуаль проблемалар күтәрелгән.
  3. Шигырьләрендә халыкның гади сөйләменә, иҗатына, җырларга еш мөрәҗәгать итә.
  4. Мәхәббәт лирикасының төрлелеге белән аерылып тора.
  5. Р.Фәйзуллин әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләре, сурәтләү чараларының байлыгы.

Бүгенге көн татар әдәбияты гаҗәеп көчле, үзенчәлекле шигырьләргә бай. Шигърият өлкәсендә яңа сүз, яңа   сулыш өстәп булмас кебек тоела. Ләкин кулларыма Равил абый Фәйзуллинның китабын алып шигырьләрен укый башлау белән кабат инанам: шигърият дөньясының чиге дә, чикләнгән чамасы да юк булса кирәк. Андагы метафораларның үзенчәлеге, кызыклы чагыштырулар, ритм, рифма төзелеше, алардагы сыйфат, андагы сүз музыкасы, моң, тылсым – нәрсә генә тапмыйсың бу шигырьләрдә.

Р. Фәйзуллин шигырьләрендә буеннан –буена эмоциональ – психологик метафоралар сузылган. Символик образлар, метафоралар кулланганда, автор ассоциатив төгәллеккә, камиллеккә омтыла. Ул аз сүзлелектән күп, тирән мәгънәлелеккә бара. Бу очракта хистән бигрәк предмет, сурәтләү объекты, аның эчке хасияте алгы планга чыга. Равил Фәйзуллинның күпчелек чагыштырулары гади һәм беркатлы түгел, киресенчә катлаулы һәм фәлсәфи . Ул чагыштыруның төп атрибуты булган “кебек”, “шикелле”, “төсле” , “сыман” сүзләрен куллана. Метафорик, символик образ шагыйрьнең фикерләү диапазонын, рухи төсмерләрен билгеләүче критерий буларак, аның күңеленең көчәнеш – каршылыкларын үлчи торган берәмлек. Предметлаштырылган мәгънәви ассоциацияләр, ягъни символик образлар шагыйрь тарафыннан күп  максатларда кулланыла, шуңа карап алар шигырьнең башында да, уртасында да урын алырга мөмкиннәр. Әмма озынрак шигырьләрендә алар фикерне төгәлләп кую хезмәтен башкаралар. Әйтик шагыйрь, халкыбызның ачы язмышы турында уйланып, болай дип яза:

Гөмбәзләре – кояшмыни!

Сары алтын чиркәү.

Бабайларның күз яшьләре

Менә кайда икән![16]

Биредә халык язмышы сурәтләнә. Биредә символик сурәт: алтындай балкучы чиркәү гөмбәзләре һәм бер тамчысы гасырлар фаҗигасен ачып бирә алган күз яшьләре.

Шулай ук шагыйрьнең Тукай образын символ буларак куллануы игътибарга лаек.

Гавәмгә мирас – моң, сагыш, -

Менә калган байлык.

Шулай да әле халыкта гамь,

байтак Тукайлык.[17]

Әйе, Тукайлык ул – татар кешесе өчен символ – вөҗданлылык, хакыйкатьлелек символы! Тормыш – көнкүрештәге гади генә предметлар да аның әсәрләрендә образ югарылыгына күтәрелә. Мәсәлән “ Җилфердәүче керләр җыры” (1965) шигырендә керләр символы аша кешеләр тормышына, җил һәм кояш образлары аркылы шул чор хакимиятенә бәя бирелә.   Керләрнең юылуы, күз яшьләрен агызып кибүләре, шулай да өзлексез җил, кояшны мактап җырлаулары кешеләрнең яшәеше булып шәрехләнә.

Без елый белмибез

Авыр булсак та,

Без сансыз күп төрле

Ә җырыбыз – бер:

Кояш турында гел

Җил турында гел.[18]

Р.Фәйзуллин шигырьләрендәге вакыт төшенчәсе аерым игътибарга лаек. Бу төшенчә аның иҗатында образ дәрәҗәсенә күтәрелеп, бөтен тулылыгы белән ачыла.

Алай үтелгән Вакыт,

Болай үтелгән Вакыт,

Яшәп үтелгән Вакыт,

Яшьнәп үтелгән Вакыт –

Бүтәннәр бәхете өчен

Сарыф ителгән Вакыт,[19]

- дип озын тормыш юлы үткән, күпне күргән кеше буларак фикер йөртә.

Яшь буынга картлыкта оят булмасын өчен, уйлап эш итәргә куша, чөнки “яшьлек белми шул, гомернең үтәчәген җил кебек” (“Яшь чагында һәр нәрсәне өйрәнеп була кебек”).

Вакыт мәңгелек саналса,

тере матдә булса – җан,

гомер кардиаграммасына

һәрбер эзең салынган, - “Эз” – дип искәртә.[20]

“Сәгать” образы да шагыйрь иҗатының буеннан буена сузылып килә: бер очракта – вакыт белештермәсе, ә кайчак – аерылу билгесе. (“Безнең сәгать туктаган инде”).

  1.  Р.Фәйзуллин әсәрләренең тел – стиль үзенчәлекләре,сурәт чараларының байлыгы

Р. Фәйзуллин иҗаты синтаксик үзенчәлекләре ягыннан да башка язучылардан шактый аерылып тора. Әсәрендәге һәр сүз, һәр җөмлә сурәт тудыруга хезмәт итә. Шагыйрь чын сорау җөмләләрне (турыдан – туры җавап таләп итәләр булсын, риторик сорау җөмләләрне (җавап таләп итмиләр, тик үзләренең формалары белән генә сорау җөмләләргә кертеләләр) булсын, ритм – рифма таләбенә яраклаштырып, уй - фикерне көчәйтүдә, тәэсирле итүдә куәтле стилистик чара итеп файдалана. Тулысы белән риторик сорау җөмләләрдән торган текстлар да шактый. Мәсәлән “Туктармы?...” дигән шигырендә бары риторик сорау җөмләләр белән генә үзенчәлекле сурәт ясала:

Җил – исүеннән туктармы,

Җилкән корганга карап?

Чирәм – үсүдән туктармы,

Очын корганга карап?

Су – хәрәкәттән туктармы,

Буып куйганга карап?

Адәм – көрәштән туктармы,

Иреген тыйганга карап?[21]

Риторик сорау һәм өндәү җөмләләр бергә кушылып килеп, сурәтлелекне арттыра төшү өчен хезмәт итәләр:

Ялгышмыйммы?

Кошлар авазы ич!

Кайтып килгән казлар тавышы![22]

Конкрет, җанлы образ ярдәмендә туган һәм формалашкан фикерне тагын да үткенрәк итеп әйтеп бирү максатыннан, Р. Фәйзуллин иҗатында тойгылы җөмләләр шактый күп кулланыла. Алар төрле мәгънәләрне (эчке ачыну, шатлык – куаныч, үткәннәрне сагыну, юксыну, соклану, горурлану, һ.б.) белдереп килергә мөмкин. Мәсәлән , “Туган ягым” шигырендә:

Минем дә бар үзем өчен

Шундый як – Туган ягым!

Дога иңгән һәр төшеннән

Чишмәләр чыга аның![23]

кебек җөмләләр аша үзенең туган ягы белән горурлануын белдерә.

Атау җөмләләр аның әсәрләрендә мәгънәне тирәнрәк итеп бирүдә зур роль уйныйлар. Аларны куллануда шагыйрьнең үз осталыгы бар. Мәсәлән “Җанландыру” шигырендә алар башка стилистик чаралар (сынландыру, тасвирый сыйфатламалар) белән бергә үрелеп килеп, “төсле җыр” тудыралар:

Җәяүле буран.

Сукыр яңгыр.

Җилкәнле болыт.

Шадра кыр.

Чапкын чишмә. [24]

Шагыйрь үз әсәрләрендә гади җөмләләргә өстенлек бирә, катлаулы вакыйгаларны төгәл итеп, оста ача. Мәсәлән:

Күңелемдә нәфрәтем чиксез иде.

Сыймаганы йодрыгымда йөрде.

Уч төбендә эзләр калды. (“Онытылмый”).[25]

Катлаулы кушма җөмләләрнең язучы иҗатында күбрәк бер – бер артлы иярүле формалары өстенлек ала. Мәсәлән:

Һәм ышандым: иманың нык булса,

Төз калырга дәрман җитә ул! (“Ак җилкән”)[26]

Теге яки бу вакыйгаларны, фактларны санап чыгу, нәтиҗә ясарга кирәк булганда, гадәттә Р. Фәйзуллин күп тезмәле катлаулы кушма җөмләләргә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән:

Хыял агачлары корымаган,

Өмет куаклары киселмәгән,

Ышаныч бөреләре кипмәгән... (“Балалар”)[27]

Язучы иҗатында аныклагычларның да төрле төрләре очрый. Мәсәлән:

...Йөзендә яшь.

Әллә күз чиреннән?

Әллә эчтән –күңеле түреннән?... (“Метаморфоза”).[28]

Гомумән, Р.Фәйзуллин поэзиясендә синтаксик чаралар сүз – сурәт тудыруда үзенчәлекле урын алып тора.

Халык авыз иҗатында предмет һәм күренешләрнең төсен белдерә торган сыйфатламалар еш кулланылган кебек, Р.Фәйзуллин иҗатында да алар сөйләмнең эчтәлеге белән бәйләнештә шактый күп бирелә. Шагыйрь стиль, рифма таләбеннән чыгып, ак, кара, зәңгәр, яшел эпитетларын аеруча яратып куллана. “Ак” сүзен иң яраткан шагыйрьләрнең берсе ул – Равил Фәйзуллин. Аның иҗатында “ак” эпитеты, төрле исемнәр янәшәсендә килеп, сүз –сурәт ясау чарасына әйләнә: ап-ак кар (“Өстебезгә тургай егылгач”), ак чияләр (“Чәчәкле йорт”), ак ат (“Кирәксә”), ап –ак ташлар (“Изге тау башында исемең”), ак комнар (“Якты моң”), ак канатлар (“Әй ул төнге сөйләшүләр”), ак юрган болытлар (“...һәм ул җир катында”). Р. Фәйзуллин иҗатында “ак” төсе эзлекле бер юнәлеш алып үсеп китә сыман, чөнки шагыйрь аны һәр шигырендә үзенчә яңарта, сүз сөрешенә җайлаштыра. Нәҗип Җиһановка багышлап язган “Ак җилкән” шигырендә “ак” эпитеты үзенең эчке мәгънәсен киңәйтә, аклык, сафлык, намуслылык төшенчәсен дә белдереп килә башлый: “ак томанны ак болытлартөшеп алырмы?”, “бу дөньяның ак көйләрен җыеп, тибрәттем күңелем кылында”, “ак тауларга мендем, биек җилләр иркәләрме, егып китәрме?”, “ак җилкәндә инде хәзер мин”.

Ак янәшәсендә кара барын язучы һәрвакыт искәртә тора. “Кара йөрәк ак нур чәчә, дигәннәргә ышанмадым!” дип яза ул “Ышанмадым” шигырендә. Кайвакыт әсәрләрендә сурәтлелеккә ирешү өчен “аклыкта да кара дулкын уйнап уза,” (“Алма бакчасында җәй башы”) – дип яза. Автор кояш тотылуны “йөзенә япкан кара пәрдә” дип атый (“Кояш тотылу”) ялгызлыкны “кара алма” дигән күчерелмә мәгънә аша тасвирлый. (“Чыныгу”). Аның иҗатында зәңгәр эпитеты да еш очрый. Мәсәлән:

Зәңгәре бул

Салават күперенең!

Кыяр – кыймас

Зәңгәр күзләреңә күз атканчы,

Йомырылып күккә карармын,[29]

“Өстебезгә тургай егылгач” әсәрендә зәңгәр сыйфаты чагыштыру элементы итеп алынган: “күк- зәңгәр чатыр иде дә...”. “Зәңгәр моң” шигырендә автор кышкы кичтә, эңгер алдыннан дөньяны сарган зәңгәрлекне - “салкын карларны да моңга эретүче төс бит ул” ди. Эпитетларның эчке мәгънәсен, образлылык нигезен, эстетик функциясен аның иҗатында тагын бик күп мисаллардан табарга мөмкин.

Р.Фәйзуллин поэзиясе өчен һәртөрле кабатлау алымнары да хас. Алар эчтәлек һәм форма арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау, вакыйгаларны конкрет күз алдына китерү һәм сөйләмдә эмоциональлек, поэтик җанлылык тудыру өчен алынган. Аның иҗатында ике, өч, дүртъюллыкларда кабатлаулар аеруча күп. Шагыйрь аларны халыкның җанлы сөйләмендәгечә куллана. Күпчелек шигырльәрендә беренче һәм соңгы юлларны бер үк итеп алып, аларга шигырьнең төп мәгънәсен йөкли. Андый кабатлауларны “боҗралы кабатлаулар” дип атыйлар.

Икәү йөргән үзәннәр бар,

Икәү менгән үрләр бар,

Таңга кадәр бергә булып ,

Чык төшермәгән җирләр бар...

Җирдә әллә ниләр бар! (“Җирдә әллә ниләр бар”)[30]

“Күк шундый биек!” шигыре дә бер үк сүзләрдән башлана. Кабатлауның бу төре “анафора” дип йөртелә.

Күк шундый биек!

Күк шундый зәңгәр!

Күк һаман зәңгәр!

Күк шундый биек![31]

Бу шигырендә автор анафораны риторик өндәү белән бергә бәйләп сурәт тудыра. Кабатлауларның тагын бер төре – эпифора. Эпифора – сүзләр, фразалар һәм җөмләнең сөйләм ахырында кабатланып килүе. Татар поэзиясендә бик борынгыдан килә  торган әлеге стилистик алымны Р.Фәйзуллин да сурәт чарасы буларак куллана:

Җырчы да булмаган әти.

Ә миңа бишек силәсен

Зыңлап торганын ясарга

Өйрәнгән минем әти. (“Минем әти”) [32] 

Р.Фәйзуллин биредә шушы кабатлаулар аша үзенең конкрет хисләрен тирән фәлсәфи фикергә төреп бирүгә ирешә. Шулай ук, бер сүз, сүзтезмә строфаның башында, я ахырында кабатланып килергә мөмкин:

Яңгыр коя!

Яңгыр коя!

Морҗалардан төшеп мичкә үткән –

Күккә сыялмаган ярсуы.

Әйдә, яусын!

Әйдә, яусын! (“Яңгыр коя”)[33]

Күп кенә кыска шигырьләрендә тамырдаш сүзләр берничә сүз формалары алып кабатланып та килә ала.

Гөнаһ тулы дөньяда

Бер гөнаһсыз

Яшәү үзе, бәлки гөнаһтыр? (“Бәлки...”)[34]

Р.Фәйзуллинның һәр әсәре үзенең оригинальлеге белән аерылып тора, аларда тавтологик кабатлаулар юк. Аз сүз белән тирән фикер аңлату – язучы өчен характерлы үзенчәлек.

Әдәбият теориясендә, стилистикада нинди тел күренешләре, сурәтләү чаралары билгеле булса, аның шигъриятеннән шуларның һәркайсына да диярлек уңышлы мисаллар табарга мөмкин. Аның әсәрләре тел ягыннан үткенлеге, эчтәлегенең тирәнлеге һәм төрле чараларга бай булулары белән аерылып тора. Кызыклы, үзенчәлекле һәм эчтәлекле образларга бай шигырьләрендә бүгенге көн өчен бик тә актуаль булган проблемалар күтәрелә. Шигырьләре мәгънә тирәнлеге, образлар байлыгы һәм үзенчәлеге, сәнгатьчә камил теле, халыкчанлыгы, шаян  юмор, җанлылыгы белән үзенә җәлеп итә.

Йомгак.

Әлбәттә, Равил Фәйзуллин кебек киң масштаблы шагыйрь турында бер фәнни эштә генә тулы картина тудыру мөмкин түгел. Күпкырлы әдәби дөньясы булган , әхлакый, социаль, фәлсәфи кыйммәтләрне иҗади югарылыкка күтәргән, яңа стиль үзенчәлекләре белән танылган һәм халыкка иҗатының идея – эстетик кыйммәтләрен ача алган талантлы шагыйрьләре безгә сокланмыйча мөмкин түгел. Аның беренче шигырьләре үк новаторлыгы, безнең шигърият өчен бик үк традицион булмаган ирекле, мәгънәви яктан тирән эчтәлекле булулары белән тиз арада укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең  игътибарын җәлеп итте.

Шагыйрь әдәбият,сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби – публицистик мәкаләләр,чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турында юлъязмалар авторы буларак та яхшы билгеле. Аның шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Р.Фәйзуллин иҗаты Италия, Англия,Франция, Сирия, Венгрия һәм башка илләрдә билгеле. Аның исеме һәм иҗаты, әсәрләре күптомлы рус антологияләренә, дәреслекләргә, энциклопедияләргә кертелгән. Әсәрләренең кайбер үрнәкләре “ Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе” сериясендә чыккан томлыкларның берсендә урын алган.

Равил Фәйзуллин – Республика комсомолының М.Җәлил исендәге, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләре лауреаты.1985 нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре  исеменә лаек булды. Ул шулай ук Дуслык ордены, төрле медальләр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.1990-1995 нче елларда – Татарстан Югары Советы депутаты. Шагыйрь иҗаты турында өч йөздән артык мәкалә һәм берничә аерым китап дөнья күргән.

Шагыйрь кеше җанын аңлап, андагы халәтне гади сүзләр белән дөньяга җиткерә алды. Аның ”Минем бәхетем - иҗатта!” дип әйткән сүзләре бар. Ә иҗаттан тәм табып яшәү, янган саен яңача яна алу – бу иҗат әһеле өчен, чынлап та бәхет ләбаса. Равил Фәйзуллинның мондый шигырь юллары бар:

Мин дә куна алыр идем,

Кемгәдер аклык булып!

Җирдә күпме җаннар йөри

Иясез шатлык булып!...[35]

Әйтергә кирәк, Р.Фәйзуллин теләгенә иреште.Ул күпләрнең күңеленә аклык булып керде. Иясен эзләгән, шатлык- бәхеткә сусаган җаннарны эзләп тапты. Шул җаннарны бәхетле итүе белән шагыйрь үзе дә зур бәхеткә – халык мәхәббәтенә иреште.

Мин Р.Фәйзуллин кебек үзенчәлекле шагыйрь һәм шәхеснең милләттәше булуым белән горурланам һәм куанам. Язмамны шагыйрь Айдар Хәлимнең аның турында әйткән фикерләре белән тәмамлыйсым килә.

“Аның характерында, табигатендә мине сокландырган сыйфатлар байтак. Ул бик кешелекле. Рухи һәм матди юмарт. Эшчән. Кешене бервакытта да кимсетмәс, хурламас. Авыр чакларда да олпатлыгын, җитдилеген саклар, каударланмас һәм каушамас. Кирәк чакта утка – суга  керер. Аһ, күпме сер аның шигъриятендә, күпме тылсым!”[36]

Һәм йомгаклап, олпат шагыйребез Равил Фәйзуллин безне алга таба да үзенең иҗаты белән сөендерсен иде дип телисем килә.

Әдәбият исемлеге

  1. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Мәгариф, 2002. - 231 б.
  2. Г.Ахунов. Әдәби язмышлар: Мәкаләләр.— Казан: Таткитнәшр.,                 1970.— 190 б. 1000. Рец.: Бүгенге укучылар...— Казан утлары, 1971, № 3, 182—183 б.
  3. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 т. (1 том)  / Равил Фәйзуллин. - Казан. Татар. кит. нәшр., 2005.
  4. Гамбәр Н.Г. Яшәү тамыры: шигырьләр, эссе-хикәяләр, мәкаләләр / Наис Гамбәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б.
  5. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 т. (2 том)  / Равил Фәйзуллин. - Казан. Татар. кит. нәшр., 2005.
  6. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 т. (3 том)  / Равил Фәйзуллин. - Казан. Татар. кит. нәшр., 2005.
  7. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 т. (6 том)  / Равил Фәйзуллин. - Казан. Татар. кит. нәшр., 2005.
  8. А.Халим. Р.Фәйзуллин: Чор, иҗат, шәхес/ Казан. Татар. кит. нәшр.,

[1] Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. - Казан: Мәгариф, 2002. - 231 б.

[2].Г.Ахунов, Казан утлары, 1971, № 3, 182—183 б.

[3]3. [Фәйзуллин, 2005: 220, 1 том].

[4]4 [Фәйзуллин, 2005: 224, 1 том].

5.  Гамбәр Н.Г. Яшәү тамыры: шигырьләр, эссе-хикәяләр, мәкаләләр

[6] [Фәйзуллин, 2005: 227, 1 том].

[7]  [Фәйзуллин, 2005: 212, 1 том].

[8]   [Фәйзуллин, 2005: 335, 1 том].

9.[Фәйзуллин, 2005: 231, 1 том].

[9] 

[10] [Фәйзуллин, 2005: 239, 2 том].

[11] [Фәйзуллин, 2005: 271, 1том].

[12] Гамбәр Н.Г. Яшәү тамыры: шигырьләр, эссе-хикәяләр, мәкаләләр / Наис Гамбәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 351 б.

[13] Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр: 6 т. (1 том)  / Равил Фәйзуллин. - Казан. Татар. кит. нәшр., 2005.

[14][Фәйзуллин, 2005: 263, 1 том].

[15]   [Фәйзуллин, 2005: 269, 1 том].

[16]  [Фәйзуллин, 2005: 245, 1 том].

[17]  [Фәйзуллин, 2005: 243, 1 том].

[18]   [Фәйзуллин, 2005: 218, 1 том].

[19]   [Фәйзуллин, 2005: 268, 1 том].

[20]   [Фәйзуллин, 2005: 138, 1 том].

[21]   [Фәйзуллин, 2005: 289, 2 том].

[22]   [Фәйзуллин, 2005: 290, 4том].

[23]23.  [Фәйзуллин, 2005: 118, 2том]

24. Фәйзуллин, 2005: 218, 3том]

[25]    [Фәйзуллин, 2005: 287,5том].

[26] [Фәйзуллин, 2005: 114,  2том].

[27][Фәйзуллин, 2005: 222, 1 том].

[28] [Фәйзуллин, 2005: 301, 3 том].

[29] [Фәйзуллин, 2005: 334, 1 том].

[30] [Фәйзуллин, 2005: 356, 1 том].

[31] [Фәйзуллин, 2005: 321, 1 том].

[32] [Фәйзуллин, 2005: 344, 1 том].

[33]  [Фәйзуллин, 2005: 232, 3 том]

[34] [Фәйзуллин, 2005:372, 3 том].

[35] [Фәйзуллин, 2005: 263, 3 том].

[36] [ А.Халим, 2013: 24 бит].

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по Всеобщей истории "Во владениях Великого Хана", 6 класс

На уроке организуется самостоятельная работа учащихся по изучению нового материала с применением технологии индивидуализированного обучения и ИКТ, учебник Бойцова М.А. и др....

Немного об одном из самых знаменитых ханов - хане Абылае.

Классный час посвященный 300 летию хана Абылая....

Методическая разработка урока английского языка в 6 классе на тему «Урок чтения «Дом мисс Хани»

Данная методическая разработка выполнена с применением УМК "English-6" (Кузовлева В.П.) в соответвии с ФГОС. Размещенный материал включает в себя технологическую карту урока, презентацию Power Point, ...

Сценарий весеннего утренника "Варвара асанне патне ханана"

Сценарий для проведения утренника, посявщенного Международному женскому дню...