Эссе "Мин- укытучы!"
материал на тему
Предварительный просмотр:
Ибраева Ләйсән Расих кызы,
Казан шәһәре Совет районы
167 нче мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эссе
Минем тормышымда укытучы
Иртә… Көн әле караңгы… Яңа яуган ап-ак кар өстеннән мәктәпкә таба атлыйм. «Әнием, кара әле, карлар ничек бөтерелә. Кара әле, кара. Берсе минем керфегемә кунды. Әнием, мин матур булдыммы?»- дип, янымнан аркасына сумкасын аскан кызым теркелди. Икәү мәктәпкә барабыз. Көннең матурлыгына хозурланып, кызымның мең дә бер соравына җавап биреп, мәктәпкә барып җиткәнебезне сизми дә калдык.
Казан шәһәре…167 нче мәктәп... Әле кайчан гына ул минем өчен чит иде. Ә хәзер барлы-юклы бер чакрым юлны үткәнче, күпме бала белән, ата-ана белән исәнләштем. Минем туган йортыма әйләнде. Анда эшли башлавыма да 6 ел вакыт үткән икән.
Еллар бер-бер артлы үтәләр. Әле иртәрәк булса да, артыма – үткәнгә борылып карыйсы килә. Уйларым мине балачагыма, белем алган чакларыма алып кайта. Беренче укытучыларым, аларга охшарга тырышуларым күз алдымнан йөгереп үтә. Беренче тапкыр мәктәпкә аяк басуларым, беренче укытучым, беренче хәрефне укуым – һәммәсе беренче, беренче, беренче…
Мин - укытучы... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Шулай диюгә, минем күз алдына Клара апа килеп баса. Аның матур итеп киенеп, төз атлап, сумкасын тоткан килеш мәктәпкә баруы, һәркемнең аны ихтирам итүе, исәнләшүе, дәрес бирүләре, акбур белән кара тактага язулары - экрандагы кадрлар кебек каршыдан йөгереп үтә. Педагогия университетына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам...
Яңа максат, яңа өметләр, яңа ышанычлар белән сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Алар арасында татар телен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга? Монысы инде укытучының үз эшенең остасы булуына бәйле. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Балалар эшчәнлеге белән идарә итүдә, иң беренче чиратта, кешелеклелек, башкалар шәхесен хөрмәт итү, шәфкатьлелек тарафдары булуы мөһим шарт дип исәплим. Шулай ук , минем уйлавымча, укытучы эшендә балаларны, үз эшеңне яратудан тыш, һөнәри күнекмәләргә, осталыкка,аеруча, алдан күрә белү, сиземләү, тоемлау сәләтенә ия булу кирәк. Әйе,” укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”, -дигән бөек философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес тәрбияләү, заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү бик мөһим.Белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белү һәм аны үз эшемдә куллану – төп нәтиҗәләрнең берсе. Мин һәр көн үзем укыткан мәктәпкә шатланып киләм. Чөнки анда мине үз халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнүче, хезмәт сөюче, матурлыкны күрә белүче, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнүче укучыларым көтә. Белем бирүче, башкаларга үрнәк булучы, һәр кешенең язмышында тирән эз калдырган остаз булып калыр өчен, бик күп тырышырга кирәк.
Минем эшемнең мәгънәсе –шәфкатьле, намуслы, белемле, тәрбияле укучылар тәрбияләү. Минем укучыларым да, шушы сыйфатларны югалтмыйча, тормышта үз урыннарын табып, илебезнең лаеклы патриотлары, кешелекле булып үсүләрен телим.Укучыларым өчен матур үрнәк булып каласым килә. Менә шул чакта мин үземне бик бәхетле итеп санар идем.
Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр... Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без - шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим. Күңелгә шигырь юллары килә:
“Галәмдә йолдызлар кабына,
Синең зур хезмәтең шуларда чагыла.
Укытучы –
Хезмәтләр хезмәте хуҗасы. ”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем беренче укытучым
Беренче укытучы турында инша...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...
"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...