Эссе "Минем педагогик осталыгым"
материал
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
esse._minem_pedagogik_ostalygym.docx | 20.8 КБ |
Предварительный просмотр:
Минем педагогик осталыгым.
Бу тормышта минем адымым нык,
Укытучы минем һөнәрем.
Бар көчемне, талантымны биреп,
Балалар дип, уза көннәрем.
Мин укытучының хезмәтен агач белән чагыштырыр идем. Агач аска да, өскә дә үсә. Ул аска-җиргә, тирәнгәрәк тамырларын җәеп җибәрә. Тамырлары
тирәнгәрәк үтеп кергән саен, өскә дә ныграк күтәрелә.
Мәктәп – безнең тамырыбыз. Баланың белеме нык, яхшы булса, киләчәктә
хыялларын тормышка ашыру да җиңел булыр. Ә өскә, белем үрләренә
күтәрелгәндә балалар өчен укытучы – сабыйларның җанын җылытып,
педагогик сәләте, психологик осталыгы белән аларга тормышта үз урынын
табарга ярдәм итүче остаз.
Үзем башлангыч сыйныфларда укыганда укытучыны, беренче чиратта, бөтен
нәрсәне дә булдыра ала торган, ниндидер фантастик көчкә, иң зур хөрмәткә
һәм дәрәҗәгә ия булган кеше дип күз алдыма китерә идем.
Балачак хыяллары мине Арча педагогия көллиятенең педагогия факультетына алып килде. Аны уңышлы гына тәмамлап, кулга диплом алып, туган ягыма эшкә кайттым. Мин педагогик эшчәнлегемне башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башладым. Хезмәтемнең бу еллары миңа тормыш тәҗрибәсе тупларга ярдәм итте. Ә кечкенәдән үк туган телемне ярату, әдәбият белән кызыксыну мине татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга дигән ныклы карарга китерде. Һәм бүгенге көндә мин - Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 22 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, ике югары педагогик белемле, бай тормыш тәҗрибәсе туплаган татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Ә татар теле һәм әдәбияты укытучысына мәктәптә аеруча зур бурычлар йөкләнә, чөнки ул белем бирүне милли тәрбия белән дә үреп барырга тиеш, нәкъ менә ул татар балаларында милли үзаң, милли горурлык хисе тәрбияләргә бурычлы. Шуңа күрә бүгенге көн укытучысы тирән белемле, һәрьяктан гармоник үсешкә ия булырга тиеш. Ул үз фәне буенча укучының теләсә нинди соравына да җавап бирергә әзер булырга, башка өлкәләрдә дә хәбәрдар булып, төрле темага сөйләшә һәм әңгәмә кора белергә тиеш.
Мөгаллим ул-белем таратучы,ул изге кешеләр рәтендә.Заман күзлегеннән караганда,туган тел укытучысы-сәясәтче дә ,икътисадчы да,эшмәкәр дә түгел,ул-милләтне таркалудан,тузгытудан саклап торучы,милләтнең киләчәген булдыручы.Укытучы киләчәккә өмет белән карамаса,яшь буында өмет булмаячак. Укучыларның дөньясын яктыртучы,акылын үстерүче рольне югалтмау-безнең төп бурычыбыз.
Минем уйлавымча,укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш,аның белән бергә шатлансын ул,бергә кайгырсын,бәхәсләшсен,бергәләп стена газетасын да чыгарсын.
Менә матур-матур төсле рәсемнәремне,уенчыкларымны алып мин беренче тапкыр яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар каршына керәм.Якты күк кебек ачык йөзләрдә тынычсызлык чагыла,татар теле дәресенең нинди булачагын белмәгән,укытучы сораса җавап бирә алмаудан куркыбрак калган балалар күзләрен тутырып миңа карыйлар.
Егерме ике ел рус телле балалар төркемендә эшләү дәвамында мин үзем өчен менә нинди ачыш ясадым:Беренче сыйныфка килгән балалар арасында үзләре дә аңламастан ни өчендер”Минем татар телен өйрәнәсем килми”дигән фикердәгеләре була.Беренче дәресләрдәге максатым баланы куркытмыйча гына туган тел дәресләренә ияләндерү.Моның өчен мин артист та,психолог та булырга тиеш,дәрестә куелган максатка ирешә алмасаң икенче дәрестә ирешермен дип кенә тынычланырга ярамый.
Ничек итеп бала күңелендә ун,егерме ел үткәч тә сагынып искә алырлык эз калдырырга? Туганнан бирле матур-матур әкиятләрне тыңлап,күңелле җырларны,кызыклы шигырьләрне рус телендә генә сөйләргә гадәтләнгән беренче сыйныф укучысына ничек итеп бөек Тукай теленең серләрен төшендерим дә,татар теленең кирәклеген аңлатыйм?Монда татар теле һәм әдәбиятын укыту методларын белүдән тыш,кечкенә балаларның психологиясен яхшы белү ярдәмгә килә.Әби-бабаларыбызның “Каш ясыйм дип,күз чыгарма” дигән мәкале нәкъ шушы вакытта көн саен исемә төшә.
Көн артыннан көн үтеп,минем тырышлыгымның нәтиҗәләре дә бар: дәресләрдә татарча сөйләмне тыңларга,аңларга өйрәнеп киләләр,йөзләрендә курку чалымнары урынына үзләренең аз гына уңышларына сөенү чаткылары күренә,менә хәзер инде максатым-укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.Шушы максатыма ирешкәннән соң дәресләрем бермә-бер кызыклырак,нәтиҗәләре югарырак булачак.Балага уңышлар юлдаш булганда гына аның күңеле күтәрелә,тагын да күбрәк белү,белгәнеңне башкаларга да күрсәтү теләге барлыкка килә.
Еш кына укытучыны артист белән чагыштыралар. Белгәнебезчә, артистлык,
нәрсәне дә булса башкарганда,югары һәм нәфис осталыкка ия булырга тиешлекне аңлата.Укытучы да,артист кебек,ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен,күпме кичерешләр,чоңгыллар аша үтә.
Замана таләбе буенча,теләсәң,теләмәсәң дә,фәнгә,телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә.Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала.Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп”алса,икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк,ә өченчесе исә,күнегүләр эшләү,проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес темасын аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Мин үзем бигрәк тә туган телемне яратам, дәресләремдә төрле алымнар кулланып эшләргә тырышам.Эшлекле уен дәресләр, КВНнар,төркемнәрдә эшләү укучыларга ошый.
Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен,эш кадерен,яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым.Әлбәттә,бернәрсә дә җиңел бирелми,күп кенә уңышлар астында зур тир ята.Әмма ничек кенә булса да үкенмим.Үз юлымны укытучы буларак сайлау ялгыш булса,икенче мәртәбә дә мин ялгышымны сайлар идем.Каным буйлап укытучы рухы ага.Минем әбием, ике апам, әнием дә укытучылар.Мин дә алар кебек укытучы һөнәрен сайладым.Алар миңа бик зур этәргеч булдылар. Юк,сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим.Эшемнән зур ләззәт табып эшлим.Мәктәпкә,укучыларым янына ашкынып барам
И Ходаем,миңа син гадилек һәм тирәнлек бир:минем көндәлек дәресләремне катлаулы һәм мәгънәсез булудан сакла!Ә иртәләрен мәктәп бусагасын атлап кергәндә,миңа яңа энергия,шат күңел,сабырлык,укучыларыма тырышлык һәм бергәләп нәтиҗәләргә,шатлыкка ирешергә насыйп ит. Мин бик тә бәхетле,чөнки өйдә мине аңлаучы гаиләм,мәктәптә 22 ел бергә ярдәмләшеп эшләгән коллегаларым,укучыларым бар.Минем язмыш бәхетле һәм мәгънәле тормыш була да инде,чөнки укучыларым Кеше булып яшәрләр дип ышанам!!!
Һәрбер укучымның уңышына
Сабыйларча ихлас сөенәм.
Биек-биек белем тауларына,
Алар түгел,гүя мин менәм.
Йомгаклап шуны әйтәм, укытучы исемен һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч, иман кирәк.
Укытучы! Ул бала күңелендә игелекле, гаҗәп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым. Эссе....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым...
Эссе "Минем педагогик осталыгым "
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...
Эссе «Минем педагогик осталыгым»
Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...
Эссе. Минем педагогик осталыгым
Эш тәҗрибәсенә күзәтү...
Минем педагогик осталыгым
Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....
эссе "Минем педагогик осталыгым"
"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....