Бәяләмә
материал по теме

Арсланова Гульсина Габдрахмановна

Арсланова Г.Г. ның эшчәнлегенә бәяләмә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byalm.docx18.38 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай муниципаль районы “Советлар Союзы Герое Н.Х.Шәрипов исемендәге Теләнче Тамак урта гомуми белем мәктәбе»нең югары квафикация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Арсланова Гөлсинә Габдрахман кызы педагогик эшчәнлегенә мәктәп методик берләшмәсе тарафыннан бирелгән бәяләмә.

Арсланова Гөлсинә Габдрахман кызы Теләнче Тамак урта гомуми белем  бирү мәктәбендә  1990 елдан эшли. Ул — тирән белемле, киң эрудицияле, иҗади фикерләүче, укучылар һәм укытучылар арасында зур ихтирам казанган мөгаллимә.  Шушы педагогик эшчәнлек чорында ул укучылар белән эшләүдә үз системасын булдырды. Гөлсинә Габдрахмановна укучыларның грамоталылыгын үстерүгә,  сөйләмә һәм язма телне баетуга зур көч куя. Аның эшләү системасының нигезендә һәр баланың шәхси үзенчәлекләрен һәрьяклап тирәнтен өйрәнү, сәләтен, интеллектуаль мөмкинлекләрен  үстерү ята.

   Укытучы дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен куллана, укучыларны иҗади фикерләргә, алган белемнәрен тормышта кулланырга һәм төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Гөлсинә Гадрахмановнаның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч уза, дәрестә һәр укучы эзләнә, уйлый, нәтиҗә ясый. Укытучы һәр дәрескә ныклап әзерләнә, өстәмә материал таба. Аның сөйләме бай һәм төзек. Эшенә һәрвакыт җаваплы карый, җиренә җиткереп үти.

    Гөлсинә Габдрахмановнаның аеруча әдәбият дәресләре җанлы  үтә. Укучыларның сәнгатьле укуына, тәнкыйди фикер йөртүләренә, проект эшләренә зур игътибар бирелә. Әдәбият дәресләрендә татар әдәбиятын яратучы чын милләтпәрвәр шәхесләр тәрбияләнә.

    Арсланова Г. Г. район, республика дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле чара һәм бәйгеләрдә актив катнаша. 2012/2013  елда  Халыкара «Школа цифрового века» интернет проект  конкурсында катнашып, “Учитель цифрового века” дипломына лаек булды. Аның укучылары төрле интернет олимпиадаларда актив катнашалар. «ИнтеллектУм” Бөтенроссия һәм ЦРИ “Балкыш” Халыкара онлайн олимпиадаларында төрле дәрәҗәдәге дипломнар, татар теленнән КФУ үткәргән төбәкара һәм халыкара онлайн олимпидада актив катнашып, сертификат белән бүләкләнделәр, I турга чакырылдылар. Татар теленнән республика олимпиадасының район турында аның укучылары  Ямалиева Г. Р. (2014-2015) – призер, Султанова Л. И. (2015-2016) – призер, Калимуллина А. А. , Султанова Л. И. (2015-2016) призер булдылар.

 Шулай ук Ләйсән Флеровна 2013-2014, 2014-2015 елларда Теләнче Тамак базасында үткәрелгән республикакүләм һәм россиякүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып актив чыгыш ясады, сертификат һәм грамоталар белән бүләкләнде. Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле” конкурсында сертификат белән бүләкләнде. 1 Региональ «Флёра Сафиуллина укулары» фәнни-гамәли конференциясендә аның укучысы  Абдуллина Э. I дәрәҗә диплом алды.

      Арсланова Г.Г. укучылары, төрле иҗади бәйгеләрдә актив катнашып,  призлы урыннар яулыйлар. Султанова Л. “Борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре”дигән сочинениеләр бәйгесенең республика этабында- җиңүчесе (2016), шулай ук XXI Республика “Алтын каләм – Золотое перо” яшьләр прессасы фестиваленең муниципаль этабында призер (2016) булды; Бөтенроссия “Зирәк тиен – мудрая белка” бәйгесендә  Гарипова Д., Гайнетдинов Р., Рәшитова А., Гыйльманова Г. (2016) - җиңүче; Г. Тукайның 130-еллыгына багышлаган Бөтенроссия “Аны халык бик яшьләй үз итеп таныды” нәфис сүз остасы видеоконкурсында  Кәлимуллин А., Сәхәпов Р. (2016)- катнашучы сертификаты; Гөлшат Зәйнәшева иҗатына багышланган Регионара нәфис сүз остасы бәйгесендә Закирова Р. (2016) катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.

Гөлсинә Габдрахмановна  укыту-тәрбия эшләрендә яңа технологияләр үзләштерүгә бәйле төрле вебинарларда актив катнаша.

Арсланова Г.Г.   һәрвакыт эзләнүдә, актив тормыш позициясендә тора. Аның педагогик эшчәнлеге дә, шәхси тормышы да күпләргә үрнәк.

Теләнче Тамак урта гомуми белем мәктәбенең

укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ___ Габидинова Г.Ө.