Эссе “Минем педагогик осталыгым”.
статья на тему
Татар телендә әби–бабаларыбыздан килгән гореф–гадәтләребез, безнең дөньяга карашыбыз, дөнья фәлсәфәсе тупланган. Менә шул байлыкларны укучыларыма ирештерү минем төп максатым.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
minem_pedagogik_ostalygym.docx | 17.38 КБ |
Предварительный просмотр:
Эссе “Минем педагогик осталыгым”
Бәдретдинова Динә Сәлим кызы
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
“ Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр,
ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр,
шулай булса да, очы – бәхеткә,
ахры камиллеккә барып туктыйдыр “
Р.Фәхреддин.
Эссемне Ризаэтдин Фәхретдин сүзләре белән башлап җибәрәсем килә. Әйе, укытучы эше – бик җаваплы һәм мәшәкатьле эш. Моны эшләгән укытучы үзе генә белә. Менә 33 елдан артык балалар укытам һәм үзем дә укыйм. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, мин укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү юнәлешендә эшлим. Балага белем алу шатлыгы бирү, аның белемгә омтылышын, танып – белү активлыгын үстерү, һәр дәрестә иҗади эшләвенә ирешү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип уйлыйм.
Укытучының бурычы – яңалыклар агымында югалып калмыйча, дөрес юнәлеш алып, укытуның һәр этабында балаларга уку материалын аңлатуның иң уңышлы вариантын табу. Шул ук вакытта күргәзмә материалларның бер-берсе белән ярашырга тиешлеген дә онытырга ярамый. Балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү максатында татар теле дәресләрендә инновацияле технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Бу – чынбарлык һәм замана таләбе.
Татар телендә әби–бабаларыбыздан килгән гореф–гадәтләребез, безнең дөньяга карашыбыз, дөнья фәлсәфәсе тупланган. Менә шул байлыкларны укучыларыма ирештерү минем төп максатым. Туган телне яратып, милли гореф–гадәтләрне белеп, әдәбият белән кызыксынып үскән бала гомер буе халкына, Ватанына хезмәт итеп, аның үсешенә өлеш кертеп яшәячәк, минемчә. Тик үз халкын хөрмәт иткән шәхес кенә башка милләт вәкилләре белән дә дус мөнәсәбәттә, аларны ихтирам итеп һәм ихтирамын тоеп яшәячәк. Билгеле, үзенең тарихын, телен, әдәбиятын, мәдәниятын яхшы белгән укучы халыкара аренада да үзен танытачак, шуның белән бергә милләт үсешен тулыландырачак.
Әйе, заман белән бергә атлаганда гына укучы күңеленә ачкыч табыла. Балаларның әдәби әсәрне кызыксынып өйрәнүләренә ирешү өчен, нык эзләнергә кирәк. Дөрес, иҗади үсеш, милли-төбәк компонентына нигезләнеп, интерактив такта ярдәмендә яңача төзелгән дәресләр укучыда кызыксынучанлыкны тагын да арттыра. Ләкин дәресне тормыш белән бәйләгәндә генә ул хәтергә нык сеңеп кала. Минем сөйләмем барыннан да үтемлерәк кебек...
Минем педагогик эшчәнлегем укыту кысаларында гына калмый. Укыту- тәрбия эшендә класстан тыш эшләргә зур әһәмият бирәм. Укучыларымны милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән таныштыру максатыннан лицеебызда төрле чаралар үткәрелә, түгәрәкләр алып барыла.
Туган якны өйрәнү, аңа карата сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чыгып, төрле музейларга, театрларга йөрибез. Сыйныфыбыз белән Болгарга, бөек шәхесебез Г.Тукайның туган-үскән якларына Кушлавычка,Кырлайга барып кайттык.
Ел саен уздырыла торган “Мин татарча сөйләшәм”, “Яңа ел”, ,,Татар егете”, ,,Ягез әле, кызлар”, “Нәүрүз” бәйрәмнәре, бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен уку кичәләре укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә әйтеп бетергесез зур роль уйный. Минем уйлавымча, әлеге чаралар укучыларның талантларын ачуда, сәләтләрен үстерүдә, татар теленә булган ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итәләр. Укучыларыма рус һәм татар телләре икесе дә тигез булуын, ике телдә дә иркенләп сөйләшсәң яки аңласаң, эшеңдә дә, тормышыңда да зур уңайлыклар, зур бәхет килүенә төшендерәм.
Укытучы кирәк чакта җырчы да, биюче дә, театр артисты да, журналист та була ала. Бары вакытыңны кызганма гына! Мин үзем лицейда “Күнелле балачак” театр түгәрәген җитәклим. Түгәрәккә 5-11 сыйныф балалары йөри. Дәрестә үзләрен күрсәтә алмаган балалар, сәхнәдә матур чыгышлар ясыйлар. Алар белән төрле чараларда катнашып, призлы урыннар алабыз. Ике елдан бирле К.Тинчурин театры сәхнәсендә чыгыш ясыйбыз. Мәктәптә үткәрелә торган бар бәйрәмнәрне сәхнәләштерәбез.
Укытучы үзен төрле өлкәдә сынап карарга тиеш. Мин дә төрле һөнәри конкурсларда, фәнни –гамәли конференцияләрдә катнашырга тырышам, тәҗрибәм белән уртаклашам, бәйрәмнәргә сценарийлар язам, бераз каләм дә тибрәтәм.
Укытучы– баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да...
Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли.
Укытучы һәрчак балалар, ата-аналар алдында, барысына да кешелек сыйфатлары белән үрнәк булырга тиеш. Заман укытучысы – белемле, эрудицияле, үзенең фәнен тирәнтен белүче, дәрес алып барырга мөмкинлек бирүче сыйфатлары булган шәхес ул. Балаларның шәхес буларак формалашуында ярдәм итү – безнең бурыч. Заман мөгаллиме ирекле, җаваплы, мөстәкыйль, иҗади фикерләүче, бәхетле гражданин тәрбияләргә тиеш дип саныйм.
Эссемне Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:
Укытучы – Китап һәрчак бергә,
Пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына
Нигезе нык була тормышның.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Эссе. "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым. Эссе....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Минем педагогик осталыгым...
Эссе "Минем педагогик осталыгым "
"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...
Эссе «Минем педагогик осталыгым»
Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...
Эссе. Минем педагогик осталыгым
Эш тәҗрибәсенә күзәтү...
эссе "Минем педагогик осталыгым"
"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....
Эссе "Минем педагогик осталыгым"
Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына...