Эш тәҗрибәсе
статья по теме

Валиева Эндже Маулитовна

Методик тема өстендә эш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл opyt_raboty_0.docx404.41 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Вахитов районының

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“ 98 нче татар-рус урта мәктәбе”

Методик тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион -  коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү.

                                          (эш тәҗрибәсеннән)

Эшләде:  югары квалификацион

категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Вәлиева Энҗе Мәүлит кызы

Казан - 2016

Эчтәлек

I. Кереш............................................................................................................ 3-5б.

II. Төп өлеш.

2.1.Информацион–коммуникатив технологияләр турында төшенчә................................................................................................................. 6б.

2.2. Мәгълүмати коммуникатив  технологияләрне куллану формалары...7-13б.

III. Йомгак.........................................................................................................14б.

IV. Кушымта ...............................................................................................15-19б.

V. Кулланылган әдәбият.................................................................................20б.

Кереш

  Укыту – тәрбия системасын яңарту – яңа идеяләр, ысуллар, чаралар эзләү дигән сүз. Мәктәпләрнең бүгенге бурычы – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү. Укыту – тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу  процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып – белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи – әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә – тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.

  Бүгенге көндә белем – тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә эле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод -  алымнар яңара, камилләшә. Хәзерге көндә укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып, аны үзләштерү зарурлыгы туды.

  Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион -  коммуникатив технологияләр аша аралашу компетенциясен үстерү”

Теманың актуальлеге: Татарстан Республикасы мәгариф сәясәтенең төп бурычы –белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү. Икетеллелек (билингвизм) һәм күптеллелек (полингвизм) кешеләрнең аралашуы өчен зур әһәмияткә ия булып тора, этнослар арасындагы төрле каршылыкларны кисәтә, халыклар дуслыгын ныгыта. Тик рус мәктәпләрендә бу икетеллелек проблемаларын чишүдә түбәндәге каршылык күзәтелә:бер яктан, бүгенге көндә  җәмгыятьтә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә социаль  ихтыяҗ артса, икенче яктан, рус балаларында татар телен икенче тел буларак өйрәнүгә теләк, уңай омтылыш юк, традицион укыту системасы аларның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерми. Алар, унбер ел буена тел һәм әдәбият өйрәнеп тә, татарча иркен сөйләшә алмыйлар. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Мәдәниара диалогка оста, социаль  компетентлы, толерантлы, иҗади һәм фәнни фикергә ия булган шәхесне ничек тәрбияләргә? Минем уйлавымча, бу проблемаларны чишү юлы  – уку-укыту эшчәнлегендә инновацион технологияләрне куллану.

  Хәзерге заманда компьютер технологияләре кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Бер генә белгечлекне дә, профессияне дә алардан

башка күз алдына китереп булмый. Укытучы һөнәре дә төрле дәресләрдә компьютер технологияләрен нәтиҗәле куллануны күздә тота. Дәресне заман таләпләренә туры килгән компьютерлар белән тәэмин итү – информацион технологияләрне гамәлгә куюда беренче шарт. Информацион технологияләрне укыту – тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни – методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты.

  Методик темамның максаты : аралашу күнекмәләрен үстерүдә мәгълүмати-коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау.

  Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар куелды:

1. Шәхеснең универсаль уку күнекмәләре аша дөньяны танып белүе, билгеле компетенцияләргә ия булуы һәм белем бирүнең нәтиҗәгә юнәлтелүе;

2.Эшчәнлек төрләрен, аралашу формаларын укучыларның шәхси һәм яшь үзенчәлекләреннән чыгып сайлау, аларның шәхес буларак үсешен тәэмин итү;

3.Эшләрне оештыруда төрле формалар куллану, мөстәкыйль эшчәнлекне игътибар үзәгенә алу;

4. Укучының теоретик белемен генә түгел, ә танып-белү, гамәли мәсьәләләрне уңышлы чишүен тәэмин итү.

  Бу максатларны һәм бурычларны тормышка ашыру өчен мин түбәндәге юнәлештә эш алып барам: дәрестә балалар белән эшчәнлек, дәрестән тыш эшчәнлек, укытучының үз өстендә эшчәнлеге.

Информацион–коммуникатив технологияләр турында төшенчә

  Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы. Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар(компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.  Тиешле белем бирү һәм алган күнекмәләрне кирәкле дәрәҗәдә үстерү өчен, заманча мәгълүмати технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы итеп файдалану зур әһәмияткә ия. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә бу технологияләрне куллануның өстенлеге бәхәссез. Барыннан да элек, алар – шәхескә юнәлтелгән, ныклы һәм вариатив. Компьютер күрәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрүгә ярдәм итә, этәргеч бирә. Компьютер куллану шулай ук укучыны дөрес язарга, дөрес укырга өйрәтә, сүзлек запасын баета.

  Коммуникатив технология Е.И.Пассов, В.П.Кузовлев, В.Б.Царьков һ.б. хезмәтләренә нигезләнә. Бу технологиягә корылган дәресләрдә күнегүләр системасы аралашуга корылган. Е.И.Пассов ике төр күнегүне аерып күрсәтә: шартлы тел күнегүләре һәм тел күнегүләре. Шартлы тел күнегүләре күнекмәләр үстерү максатыннан махсус оештырыла. Бу күнегүләр бер типтагы лексик берәмлекләрнең кабатлануына нигезләнә. Тел күнегүләре аша лексика һәм грамматиканы күпләп өйрәнү мөмкинлеге тормышка ашырыла.

Мәгълүмати коммуникатив  технологияләрне куллану формалары.

  Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәлә. Аралашу осталыгына ия булу өчен, баланың дәрестә һәрдаим сөйләм эшчәнлегендә катнашуы кирәк. Ләкин коры диалог кына укучыны ялыктыра. Шуңа күрә аларны кызыксындыру максатыннан диалог темасына туры килгән слайдлардан файдалану бик әһәмиятле. Рәсемгә карап яңа сүзләр, гыйбарәләр туа һәм сөйләмгә кереп китә. Шулай ук диалогик сөйләм телен үстерү өчен түбәндәге күнегүләрне кулланырга мөмкин:

  • сорау – җавап диалогы. Бу эш вакытында укучы сорауда чагылган тел материалына нигезләнеп, слайдтагы сорауларга җавап бирә;
  • җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган диалог. Сорауга дөрес җавапны укучы берничә варианттан сайлап ала;
  • ирекле җавапка корылган диалог. Бу диалог төрле варианттагы җаваплары булган компьютер программасы белән тәэмин ителә;
  • сөйләмне  төшеп калган фразалар белән тулыландыру;
  • диалог төзү өчен үрнәк тәкдим итү яки тел ситуацияләрен бирү;
  • монологик сөйләмне диалогик сөйләмгә әйләндерү.

   Текст белән эшләгәндә дә презентация слайдларын куллану бик отышлы. Бер слайдта хәрефләре төшеп калган яки хаталы текстлар бирелә. Укучылар төшеп калган хәрефне язалар, яисә хаталы сүзләрне табып, төзәтәләр. Аннары алдагы слайдта тестның дөрес язылган варианты тәкъдим ителә. Укучыларга үзләрен тикшерү мөмкинлеге бирелә. Шулай ук бәяләү критерияләре дә  күрсәтелә. Укучылар үзләрен бәялиләр, тиешле билгеләрне  куялар.

Компьютер технологияләре ярдәмендә трансформацияләү күнегүләрен эшләргә дә мөмкин:

  • бирелгән җөмләләрнең, сүзтезмәләрнең урыннарын үзгәртеп, бәйләнешле текст төзү;
  • бирелгән текстта алмашлыкларны исемнәр белән алмаштырып язу;
  • яңа сүзләр кулланып, текстны үзгәртеп язу.

   Мультимедиалы презентацияләр куллану уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп, материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша. Презентация слайдлары яңа материалны аңлатканда да, белемнәрне актуальләштерү этапларында да, белемнәрне гомумиләштерү, системалаштыру этапларында да уңышлы кулланылырга мөмкин.

 Шулай ук татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әзер электрон продуктларны да куллану отышлы. Бу белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә. Монда “АНА ТЕЛЕ” онлайн мәктәбе, «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсе, “Татар телле заман” укыту программалары ярдәмгә килә.

    “АНА ТЕЛЕ” онлайн-мәктәбе проекты ярдәмендә рус телле  укучылар дистанцион рәвештә телне  гамәли үзләштерә алалар.  Бу курсларда алар, алган белемнәренә нигезләнеп, җанлы аралашу дәресләрендә катнашалар, төрле җирләрдә яшәүче кешеләр белән танышалар, үзләренең сөйләм күнекмәләрен сынап карыйлар, реаль шартлардагыча бер-берсе белән әңгәмә коралар, үзара аңлашалар, фикерләрен белдерәләр. Шунысы мөһим: дәресләрдә урын алган күпсанлы диалоглар, сөйләм күнекмәләре, халык авыз иҗаты үрнәкләре, татар җырлары, танылган татар шагыйрьләренең шигырьләреннән алынган өзекләр, татар театры артистлары катнашкан видеоязмалар “тел мохите” булдырырга ярдәм итә һәм укучыларда дәрестән дәрескә тотрыклы кызыксыну уята. Шулай итеп, кешенең көндәлек тормышындагы ситуацияләренән алып  сайланган материалларны үзләштерү нәтиҗәсендә,  укучыларымда аралашу күнекмәләре формалаша.

  «Татармультфильм» берләшмәсенең «Бала.рф» мультимедиалы интерактив китапханәсен куллану  дә уңышка китерә.  Әлеге сайтта урнаштырылган татарча мультфильмнарны  дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да  нәтиҗәле файдаланырга мөмкин. Балалар аларны бик яратып карыйлар. Андагы  аңлаешлы булган  гади генә вакыйгалар   рус балалаларының да фикерләү дәрәҗәсен, иҗади сәләтен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә. Ә иң мөһиме – татар телен өйрәнүгә кызыксыну уята, дип фикер йөртергә ныклы җирлек бар.  Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда мультфильмнарның эчтәлеге буенча диалоглар, кечкенә хикәяләр төзеп, ситуатив-рольле уеннар оештырырга була. Мондый төр эшне сыйныфны төркемнәргә бүлеп башкару уңайлы. Алар бирелгән темалар буенса әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итәләр. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Тәкъдим ителгән мәсьәләне  чишкәндә, әңгәмәдә катнашучылар үзара йөкләмәләрне тигез бүлешеп , үз фикерләрен, бүтән төркемнең фикеренә кушылырга  һәм уртак фикергә килергә өйрәнәләр.  Бу  алым укучыларның иҗади проектлары да булып санала.

  Шулай итеп,  «Бала.рф» китапханәсе рус телле укучыларны күренекле татар язучыларының танылган әсәрләре белән таныштыра. Бала бөек татар язучыларының, аерым алганда, Г.Тукай, А.Алиш әсәрләре, татар халык әкиятләре, балалар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләре булган шигырьләр, кыска хикәяләр һәм авторлар язган әкиятләр аша үзләренә таныш булган (бәлки әлегә бик үк таныш булмаган) вакыйгаларны, геройларны бөтенләй башка яктан күрә: алар берсеннән-берсе матур, ачык төсләр белән бизәлгән милли киемнәрдә, нәкъ менә татар халкына  хас милли мохиттә ачылалар. Шулай итеп, рус баласы өчен чит телнең әдәбиятына гына түгел, ә милли сәнгатенә, тарихына һәм шулар аша милли мәдәнияткә юл ачыла.Бала, үзе дә сизмәстән, төрле вакыйгалар эчендә кайнап, күп мәгълүмат ала, хыяллана, фикер йөртергә һәм үзлектән нәтиҗә ясарга өйрәнә. Ә иҗади фикер йөртүче, төрле күренешләргә әхлакый – этик караштан чыгып бәя бирә белүче шәхесләр тәрбияләү- безнең төп бурычларыбызның  берсе.

http://balarf.ru/images/screen_bala2.jpg

   “Татар телле заман ” сериясеннән укыту программалары Бу программаларда өстәмә бай уку материалы белән бергә, яшь үзенчәлеклекләренә туры килерлек итеп уеннар да бирелгән. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. “Кем миллионер булырга тели?”, “Пирамида”, “Поезд”, “Чәчәкләр” уеннары , бер яктан, укучыларның сүзлек байлыгын арттырса, икенче яктан, дөрес язылыш кагыйдәләрен үзләштерергә булыша. Ә бу үз чиратында, татарча- русча   сүзлекләр белән мөстәкыйль эшли белү, эзләнү күнекмәләрен үстерә. Килеш, иҗек, сүз төркемнәре темаларын үткәндә дә шушы “Татар телле заман ” га мөрәҗәгать итәм. Шулай ук программада татар сүзләрен диктор укуында тыңлау, әйтеп карау   һәм чагыштыру мөмкинлеге бирелгән. Ә бу алым рус телле укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен ныгыта һәм бердәм республика тестын  (БРТ) ның  беренче өлешен уңышлы тапшырырга мөмкинлек бирә.

http://gutdesign.ru/images/ttz-game.jpg

Дәрестә вакыт чикле, шуңа күрә дә һәр дәрестә һәр укучыны сорап, материалны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү кыенлык тудыра.  Бу очракта безгә “Plickers” кушымтасы ярдәмгә килә. Әлеге кушымта берничә минут эчендә бөтен сыйныфның белемен тикшерү мөмкинлеге бирә. Ул рекламаларда, кибетләрдә еш очрый торган  QR –кодын куллану  ярдәмендә эшли. Plickers  ноутбук  белән бәйләнештә укытучы тарафыннан смартфон яисә планшетта кулланыла. Телефон (планшет) камерасы ярдәмендә укытучы укучылар күтәргән QR –кодлы карточкаларны сканер аша үткәрә.

image

Әлеге карточкада номер һәм 4 инглиз хәрефе язылган. Номер укучының сыйныф журналындагы номерына туры килә. Ә инде җавап биргәндә, укучы бирелгән җавап вариантларының кайсын дөрес дип саный, шуңа туры килгән хәрефне күтәрә. Эшне төгәлләгәч, шунда ук тактада кемнең дөрес, кемнең ялгыш җавап биргәнен күрергә мөмкин була.  Шулай итеп, элеге эш төре укытучыларга тиз арада белемнәрне бәяләргә  ярдәм итә,  укучыларда да өстәмә кызыксыну уята.

   Шулай ук мәктәптә электрон дәреслекләр  һәм ярдәмлекләр дә киң кулланыла. Хайдарова Р.З. Галиева Н.Г җитәкчелегендә чыккан “Күңелле татар теле” электрон дәресләкләре, Фәтхуллова К.С. Юсупова А.Ш. Денмөхәммәтова Э.Н. авторлыгында чыккан “Татарча сөйләшәбез, укыйбыз, язабыз” ярдәмлекләре шундыйлардан. Әлеге дәреслекләр һәм ярдәмлекләрдәге материаллар укучыда тел өйрәнүгә кызыксыну тудыра.  Аларның зәвыклы бизәлеше, биремнәр һәм текстларның сәнгатьчә бизәлеше, бизәлештә төсләрне урынлы куллану, тәкъдим ителгән текстларның һәм өзекләрнең балалар өчен кызыклы булуы, яшь үзенчәлекләренә туры килүе, биремнәр һәм сорауларның укучы башкарып чыга алырлык катлаулылыкта булуы, аудирование өлешләре булу бик тә яхшы.

Сыйныфтан тыш эшчәнлек тә укучыларның коммуникатив эшчәнлеген тормышта кулланырга юл ача, телгә карата кызыксыну, хөрмәт уята. Милли традицияләр, бәйрәмнәр, бөек кешеләр белән  таныштыру максатыннан  мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Ел саен уздырыла торган ,, Татар егете”, ,, Татар кызы”, ,, Татар җыры” конкурслары,   Тукай шигырьләрен уку  кичәләре,  ,,  Татар театрының киләчәге”,  ,, Борынгы  әдәбият – татар әдәбиятының чишмә башы”  кебек әдәби чаралар укучыларда  ана теленә мәхәббәт тәрбияләүдә  әйтеп бетергесез зур роль уйный. Әлеге класстан тыш   чаралар   укучыларның талантларын ачуда, сәләтләрен үстерүдә, татар теленә булган ихтияҗларын канәгатьләндерүдә ярдәм итәләр.

Йомгаклау

   Укытучы эшчәнлегенең төп күрсәткече - ул белем сыйфаты. Уку нәтиҗәләренең  мониторингын исәпкә алу педагогик  эшчәнлекне , укыту методларын , эчтәлеген яхшырту өстендә эш алып барырга ярдәм итә.

  Укыту процессында уку эшчәнлеген яхшырту өчен барлык шартларны  тудырганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп  була. Укучыларның белемнәрен системалы тикшереп , өстәп тору аларда укуга карата намуслы караш, белем алуга теләк  уята. Алган белемнәре киләчәктә ныклы нигез булып тора.

   Методик теманың гамәлгә  ашырылуы һәрвакыт  мониторинг нәтиҗәләрендә күренә .  Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион – коммуникатив технологияләрне куллану үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте: укучыларда фәнгә карата кызыксыну артты, сөйләм культурасы артты, фикерләү сәләте үсте, укчыларда эзләнү - тикшеренү теләге артты. Һәм болар барысы да укучыларга югарырак баскычка күтәрелү мөмкинлеген бирде һәм уңай нәтиҗәләргә дә китерде. (1-5 кушымталар).

Кушымта 1.

Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнугә укучыларның мотивациясе

Сораулар

2013-2014

2014-2015

2015-2016

Сиңа татар теле һәм әдәбияты дәресләре ошыймы?

71%

85%

94%

Сиңа бу телне өйрәнү кирәкме?

71%

82%

97%

Син татар телендә аралашырга өйрәдеңме?

64%

72%

81%

Кушымта 2.

Татар теле һәм әдәбияты буенча

өлгереш һәм белем сыйфаты үсеше

Татар теле:

Уку елы

Сыйфат

Өлгереш

2013-2014

58%

100%

2014-2015

64%

100%

2015-2016

72%

100%

Татар әдәбияты:

Уку елы

Сыйфат

Өлгереш

2013-2014

53%

100%

2014-2015

64%

100%

2015-2016

69%

100%

Кушымта 3.

БРТ нәтиҗәләре

Уку елы

Сыйфат

Өлгереш

2013-2014

40%

100%

2014-2015

62%

100%

2015-2016

71%

100%

Кушымта 4.

Олимпиада һәм төрле конкурс – бәйге нәтиҗәләре

Дәрәҗәсе

2013-2014

2014-2015

2015-2016

Татар теленнән Республика олимпиадасының муниципаль туры

1

2

2

“Татар Теле .Инфо”

7

14

21

“И туган тел, и матур тел” бөтендөнья контроль эш

6

“Тарих эзләреннән” Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе

3

“Зирәк тиен”

1

2

Кушымта 5.

Педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү һәм тарату.

  1. Мәктәп системасында филология фәне укытучыларының квалификациясен күтәрү регионара семинар-практикумда “Мәдәниятләр диалогы: Г.Тукай һәм М.Лермонтов”  темасына интеграль ачык дәрес.
  2. Бөтенроссия күләмендәге “Иң яхшы татар теле дәресе” конкурсында катнашу.
  3. Бөтенроссия Туган телләр форумында катнашу.
  4. Бөтенроссия портфолиолар фестивалендә катнашу
  5. Төрле интернет ресурсларда эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Кулланылган әдәбият.

  1. Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению. – Москва, 1989.
  2. Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре. – Казан, 2001.
  3. ТРМҮИ. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан, 2015.