"Тулы бәхет өчен ни кирәк?" (эссе)
статья на тему

Тимершина Сәвия Мәлик кызы

"Минем педагогик осталыгым" (эссе)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Тулы бәхет өчен ни кирәк?" (эссе)16.12 КБ

Предварительный просмотр:

Тулы бәхет өчен ни кирәк?

      Аллаһы Тәгалә безгә ак кәгазь бите биргән. Укырга һәм язарга мөмкинлекләр тудырган. Шул кәгазь битенә каләм карасы тамыза-тамыза, күпме даһилар гүзәл сәнгать әсәрләре тудырганнар. Тудыралар да...

     Без – кешеләр, дөньядагы иң хисле затлар. Шатлык килгәндә, йөзебезне балкытып көләбез, борчулар килгәндә, елап – сыкрап төшмәслек көч-куәт белән алга барабыз. Бер мизгеллек тормыш юлында кеше башкарган соклангыч эшләр кәгазь битенә языла бара.

    Укытучы һөнәрен сайлаганда да шушы хакыйкатькә таяндым. Бөек педагог Джон Локк әйтеп калдырган “Бала күңеле чиста такта” сүзләренә ихлас инанып сайладым. Үкенмим дә...

     Чынлап та, балалар күңеле ап-ак кәгазь кебек. Хезмәт юлымны башлаганда, шул кәгазьгә тәүге хәрефләрне төшергәндә, үземне нәкъ  беренче сыйныфта укучы сабый кебек хис иттем. Бер хәрефне дә ялгыш язасы, бер билгене дә ялгыш куясы килмәде...

     Еллар бер-берсе өстенә өелә барды, елларга ияреп, минем осталыгым артты, камилләште. Гадәттә, көзгегә карап бизәнергә, матурланырга яратабыз. Ә минем көзгем – укучыларым. Һәрвакыт балаларыма карап үзгәрә, гүзәлләнә бардым. Алар исә, үзләре дә миңа ияреп, тирә-якка яктылык чәчте, күзләреннән гыйлем нурлары сирпеде. Дөньяны яхшыртуга, дәүләтебезне үстерүгә үз өлешләрен кертә башлады. Шул вакытта үзеңнең эшең, хезмәтләрең аша тирә-юньдәгеләргә шатлык өләшү иң зур бәхет икәненә төшендем мин. Синең уңышларыңа, казанышларыңа сөенеп, кемдер елмайса, искиткеч рәхәт икән.

       Ә иң кызыгы: балаларны яратканга, аларны укыту һәм тәрбияләүне, аларның  сәләтләрен ачуны эш дип түгел, ә күңелемә якын шөгылем дип кабул итәм. Замана теленә әйләндерсәм, минем иҗат белән януым, иҗади сәләтле балаларны зур сәхнәгә, матбугатка чыгаруым – минем хоббием. Кайсы да булса баланың шәхес булып формалашып җитүенә үземнән өлеш кертә алсам, дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмый. Шуңа күрә һәр яңа бәйгегә, кичәгә мин канатланып һәм теләп әзерләнәм. Мәктәп яисә район, республикакүләм үткәрелгән бер генә чарадан да укучыларымны читтә калдырмаска тырышам. Чөнки аларның һәрберсендә укучының яңа, күрелмәгән сәләтләре ачыла. “Шәкерт остазыннан уздырмаса, остазның осталыгында шик бар”, - дигән халык мәкаленә таянып, мин дә үземнең укучыларымның югары үрләр яулавы һәм иң мөһиме - чын мәгънәсендә Кеше булулары өчен көчемне кызганмаячакмын. Фәнис Яруллинның “Тугры дус” шигыре моңа ачык мисал булып тора :

Һич хыянәт итми торган

    Бер дустым бар янымда:

        Күңелем минем кимлек сизми

             Янда ул бар чагында.

            Ул минем тормыш тоткасы,

        Ул минем бетмәс көчем.

     Тугры дустымның исеме –

Хезмәтем, минем эшем!

      Ничә еллар дәверендә никадәр укучы белән танышмыйсың һәм аралашмыйсың?! Алар арасында ничаклы холык – фигыль бит! Һәрберсенә тиешле игътибар биреп, күңеленә ачкыч таба белү –укытучының изге бурычы. Укучылар укытучыны беренче караштан ук бәяләп куялар. Шуның өчен укытучы кеше бар яктан да үрнәк булырга, балаларны, хезмәттәшләрен хөрмәт итәргә тиеш.

      Минемчә, баланың белемен, әйләнә - тирә мохиткә  булган карашын төрле яклап үстерергә кирәк. Китап битләрендәге теорияне генә түгел, чын тормыш, көн кадагындагы мәсьәләләр белән дә таныштырып тору мәслихәт.

      Һәрбер баланың  нинди дә булса сәләте була. Сәләтсез кеше юк бит ул. Әлеге сәләтне орлык белән чагышырсак, аның шытып, тернәкләнеп үсеп китүе өчен укытучы кешенең көче, тырышлыгы кирәк. Укытучы укучысының киңәшчесенә, сердәшенә әверелергә тиеш. Шул вакытта гына алар арасында ышаныч җепләре нык була.

     Кеше кайчан бәхетле? Мәхәббәт тулы зур хыяллар белән янып яшәгәндәдер. Мин дә шул хыяллар белән янып яшим. Эшләгән хезмәтемнең нәтиҗәсе дә юк түгел. Көннәрдән бер көнне берәр укучым килеп, чын йөрәктән җылы рәхмәтен белдерсә, шуңардан да сөенечлесе юк инде ул!

Апас  районы Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимершина Сәвия Мәлик кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Золотой Скарабей",Тула, 2010,1 место

"Золотой Скарабей",Тула 2010,1 место...

Туган як- мәңгелек моңым (Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулу уңаеннан үткәрелгән класс сәгате)

Әлеге тәрбия сәгате эшкәртмәсе  сыйныф җитәкчеләренә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм буларак тәкъдим ителә....

Классный час "Оборона Тулы".

К данному сценарию есть очень интересное видео. К сожалению разместить его здезь пока невозможно. Кого заинтересует, пишите....

Материал для проведения классного часа по теме "Оборона Тулы в годы Великой отечественной войны"

Данный материал является основой для проведения тематического классного часа, а акже уроков в декабре ( в период годовщины обороны города Тулы) или же в мае (накануне дня Победы) даже для проведения у...

Материал для проведения классного часа по теме "Оборона Тулы в годы Великой отечественной войны"

Данный материал является основой для проведения тематического классного часа, а акже уроков в декабре ( в период годовщины обороны города Тулы) или же в мае (накануне дня Победы) даже для проведения у...

Сценарий праздника "Героическая Тула", посвященный 80й годовщине обороны города-героя Тулы

Сценарий посвящен празднованию 75-летия обороны города-героя Тулы.Оборона Тулы продолжалась 43 дня с 24 октября по 5 декабря  1941 года.  Эта операция  прервала наступление на Москву...