Мин укытучы
статья на тему
Предварительный просмотр:
Мин –укытучы.
Мин, Сафиуллина Наилә Мансур кызы, Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең математика укытучысы . Әлеге мәктәптә 1975 нче елдан эшли башладым. Эш стаҗым тулы 41 ел.
Мин ни өчен укытучы һөнәрен сайладым ? Укытучы булып китүемә авылымның ике укытучысы сәбәпче дип беләм.Беренчесе
башлангыч сыйныф укытучысы Гәүһәрия апа булса, икенчесе мате -матика укытучысы Флера апа. Ике укытучымның да математика дәресләре бик җанлы, кызыклы, эш атмосферасында үтә иде. Анда бер кеше дә эшсез утырмый. Алар мәсьәлә чишүгә бик игътибар иттеләр. чөнки мәсьәләгә анализ ясаганда чишелеше үк килеп чыгарга мөмкин. Ә бүген башлангыч сыйныф укучысы мәсьәләне читенрәк чишә. Заманча укыту программалары алмашып тора. Укытучыга да үзгәреп торырга кирәк. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми.
Мин 20 нче гасыр һәм 21 нче гасыр авыл укытучысы. Кайсы гасыр булса да, шәһәрнекеме яки авыл укытучысымы син, бурычлар бер үк. Бүгенге көндә илнең мәгариф өлкәсендә укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора.Шуңа күрә, укыту технологиясенең тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгәнен сайлап ала белү зарур. 20 нче гасыр белән чагыштырганда, бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде. Аның бурычы- белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, укучының рухи һәм физик үсешенә , кызыксынучанлыгын үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту тәрбия процессында иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.
2005 нче еллардан мәктәп системасына компьютер киң колач белән кереп китте. Шулай итеп, миңа да компьютерга өйрәнергә туры килде. Дөрес, өйрәнү җиңел булмады. Укучыларымнан бер дә калышасым килмәде. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам. Укытучыларымның да эш тәҗрибәләрен онытмыйм. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтәм. Бишенче сыйныфтан ук түгәрәк оештырам. Аңа укучылар теләп йөриләр. Математиканың кызыклы якларын күрергә өйрәтәм. Уку елы тәмамланганда түгәрәк эшенә йомгак ясала. Төрле ярыш формасында үтә.
Укучылар үзләре презентацияләр эшлиләр. Аның буенча ярышлар оештырам. Компьютер технологияләрен дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Замана укучысына әзер белемнәрне генә бирү һәм күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы да килеп баса. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Җитмәсә ,10-11 сыйныф укучыларын БДИ га ел саен диярлек әзерлим. Бик җаваплы эш. Баланың киләчәге бит безнең кулларда. Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтмәсәң, имтихан уңышлы булмаска мөмкин, семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Шулай итеп, заман белән бергә атлап барам.
Проблемалы укыту белән бергә “Сингапур системасы”ның кайбер элементларын кулланып карыйм. Укучы бер-берсе аралаша, сөйләм культурасы үсә, укытучы күп сөйләми, ( аңласыннар диеп элегрәк дәрес буе үзебез сөйли идек ). Өйгә кайтса. ата-анасының баласы белән арала-
шып утырырга вакыты юк. Аралашу бит үз сүзеңне әйтә белү дигән сүз. Алга таба үз фикерен әйтә белә торган, бәхәскә керергә курыкмаган укучылар тәрбияләнә.
39 ел зш дәверендә дүрт укучым үземнең юлдан китте. Берсе, ягъни доцент Гарипов Илнур Борһанович, КФУ ның математик анализ кафе - драсы мөдире булып тора, студентларга математик анализ буенча бе -лемнәр бирә.
2014 нче уку елы Татарстанда “Математика елы “дип игълан ителгән
иде. Укучыларым белән күп кенә чараларда катнаштык. Кайберләренең нәтиҗәләре куандырырлык иде. Бер укучым- Зиннатуллин Тагир VIII Халыкара “Математика и проектирование” бәйгесенең “Математиканың матурлыгы” номинациясендә презентация белән катнашты. Эше уңай бәяләнде.Шулай ук укчыларымны математика буенча читтән торып оештырылган олимпиадаларында катнаштырып, математика фәненә кызыксыну уятам.
Үзем Мәскәүдәге “Беренче сентябрь” Педагогик университеты белән даими элемтәдә торам.. Үз белемемне ныгыту өчен алда әйтеп үткән университетта читтән торып курсларда булып кулыма белешмә алдым.
Димәк , укучыларымнан зур энергия алып, заман таләпләрен исәпкә алып , алга зур планнар корып эшемне дәвам итәргә уйлыйм.
2016 нче ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем беренче укытучым
Беренче укытучы турында инша...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...
"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...