Мәхәббәт кыйссасы
материал на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

Түбән Кама юбилеена багышлап

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mhbbt_kyyssasy.docx14.76 КБ

Предварительный просмотр:

“Мәхәббәт кыйссасы”

Номинация: проза

 

              Башкарды: Татарстан Республикасы    

                                           Түбән Кама муниципаль районы

                                            «Аерым  фәннәрне тирәнтен өйрәнүче  

                                            26 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»

                                            МБГББУнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Түбән Кама

2016

Беренче мәртәбә сиңа хат язарга булдым. “Могҗиза!” – диярсең син аны кулыңа алгач. Мин дә нәкъ шундый фикердә: бу чын могҗиза! Сиңа хат язуым сәбәпсез түгел. Бик күп еллар кайдадыр бик тирәндә, илһам кошы канат какмаган кеше күзенә күренмәс урында саклап йөрткән кайнар, ялкынлы, шашкын һәм шул ук вакытта зиһенне хыял томанына урап алган хисләр йөрәк кысаларына гына сыя алмый, күңел ярына бәреп чыгарга әзер.

Мин гашыйк булдым. Сизәм, бу сүзләрне укыганда, көлемсерәп куйдың. Әллә ышанмыйсың, әллә инде мәхәббәтең җавапсыз булуы белән күптән килешкәнсең... Син миңа ышанмаска хаклы... Әмма йөрәгем мине алдамый: бу көнне син күптән көттең.

Хыянәтем өчен гафу сорамыйм. Күзләреңнән күрәм: бу адымымның яшьлек хатасы булуын аңлап, күптән кичердең. Әгәр дә синнән ерак җирләргә бәхет дәрьясы эзләп китмәгән булсам, бүгенге көндә синең җылы карашыңны тоеп, бәхетемнең синең кочагыңда икәнен аңлый алыр идеңме икән?!

Хәтерлисеңме, ике дистәдән артык еллар элек без синең белән беренче тапкыр бер үк кояшка карадык. Кышның салкын, ачы буранлы көне иде ул. Әмма мине бик җылы каршыладың. Шул көннән башлап, син һәм мин җан кардәшләр кебек аерылгысыз булдык.

Синнән дә тугры киңәшчем булмады. Йөрәкне рәхимсез давыл, комлы бураннар чолгап алганда, синең белән үткәрелгән минутлар гына, сәгатьләргә, көннәргә, айларга тиңләшеп, кояш нурлары яңгыры белән мине тынычландыра иде. Исеңдәме, Чулман елгасы буенда икәүдән-икәү генә калып, хыял корабында йөзә идек... Киң урамнар буйлап, паркларда гүзәллеккә сокланып йөрүләр... Син һәрвакыт минем янәшәмдә, минем күңелемдә яшәдең.

Мин бәхетле! Синең җанымны иркәләүче якты таңнарыңны күрә алуым белән бәхетле. Мең чакрым җирләр арасыннан да синең сулышыңны ишетәм сыман! Синең пышылдавың – иң мөлаем сүзләр, иркәләвең – җаным дәвасы. Сокланам, горурланам, яратам сине, Түбән Камам!

                                  Кайнар хисләр утында янучы гражданиның Эльвира.