Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларга экологик тәрбия бирү.
учебно-методический материал на тему
Г.Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим.Чөнки Г.Тукайннын рухын буыннанан - буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит.Без - бәхетле, без - шагыйрьле, без - Тукайлы халык икәнен онытмыйк!!!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay_shig-d_ekologik_trbiya.doc | 579 КБ |
Предварительный просмотр:
Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә мөһир була.
Татар әдәбияты үсешендә Габдулла Тукай кебек зур өлеш керткән башка каләм иясен табу кыен. Тукай дигәндә − татар халкы күздә тотылса, татарлар дип әйтүгә − Г.Тукай исеме аңга килә. Г. Тукай шагыйрь генә түгел, бәлки халкыбызның теле дә, моңы да, рухы да, язмышы да.
Г.Тукай балалар психологиясен, бала күңелен тирән аңлавы, шул күңелгә керә белү осталыгы дияр идем. Ул – балаларның үз шагыйре. Тукай аларның телләрен, уй-фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә һәм, иң әһәмиятлесе, алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән. Аның шигъри юллары укучыны гаҗәпләндерә, шатландыра, сөендерә, куандыра, дулкынландыра. Тукайның мөгаллимлек осталыгы тагын шунда: ул, безнең кебек, адым саен тегенди булыгыз, мондый булыгыз, дип чакырмый, өндәми, үгет-нәсихәт укымый, ә укучысына уйларга, ишеткәннәргә һәм күргәннәренә карата үз мөнәсәбәтен булдырырга урын калдыра.
Г. Тукай балалар өчен иҗат иткән шигырьләрнең, әкиятләрнең күпчелегендә табигать тасвирланган. Бу юкка гына түгел, чөнки табигать – балаларга иң якын булган тормыш, үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел. Ә иң күзгә ташланган нәрсә ул – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы. Г. Тукай шигырьләренең күбесендә хайваннар һәм кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә: “Фатыйма белән сандугач”, “Бала белән күбәләк”, “Кошчык”, “Бичара куян”, һ.б. Андагы хайваннар, кошлар, бөҗәкләр үзләренә хас табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр, шулай ук аларда кеше характерында була торган үзенчәлекләрне дә күреп була. Бу алымнар шигырьләрнең тәрбияви көчен үстерә, бала вакыйгалардан чыгып, фикер йөртеп, үзе тиешле нәтиҗәне ясый ала. Мәсәлән,
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә, -
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа.
“Бала белән күбәләк” шигыренә тукталыйк. Шигырьдә бала белән күбәләк сөйләшә. Ә безнең балаларыбыз күбәләкләр, кошлар, үсемлекләр белән сөйләшә беләме соң? Өйрәтсәк түгел, әз генә юнәлеш бирсәк тә, алар табигатькә икенчерәк карый башлыйлар. Бала күбәләккә сораулар бирә: “Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек? Ничек соң тормышың? Ничек көн күрешең?”
Күбәләк тә бу нечкә күңелле, кайгыртучан балага җавап кайтара, үзенең тормышы турында сөйли, рәнҗетмәвен үтенә. Бу шигырьне бөтен нечкәлекләре белән һәрбер сүзен балаларның йөрәкләренә үтәрлек итеп җиткерә белү – тәрбияченең осталыгы. Ә “Күбәләкләрне үтерергә ярамый” дигән коры фраза, аларның бер колагыннан кереп, икенче колагыннан бернинди эзсез генә чыгып китә. Шуңа күрә, әхлаклы балалар тәрбияләү өчен һәрбер әсәрне үз йөрәгең аша үткәрергә туры килә. Иң элек әсәрнең мәгънәсенә төшендерергә кирәк, ә телне яхшы белмәгән балалар өчен бу бик җиңел эш түгел, аннан соң һәрбер җөмләне йөрәк аша үткәрү бурычы тора. “Әйт әле, күбәләк, Сөйләшик бергәләп...”
Балаларга түбәндәге сорауларны бирергә мөмкин:
− Ә сезнең күбәләкләр белән сөйләшкәнегез бармы?
− Сезнең нинди төстәге күбәләкләр күргәнегез бар?
− Күбәләкләр кайда яши?
− Синең күбәләк урынында буласың килер идеме?
− Ни өчен күбәләк буласың килә?
− Ә ни өчен күбәләк буласың килми?
Балаларның күбәләккә әйләнеп очасылары килә, ләкин... начар малайларның, начар кызларның аларны эләктереп алулары куркыта һәм тагын күбәләкләрнең гомерләре бик кыска икән бит. Шундый кыска гомерне кемнең кыскартасы килсен икән? Мондый дәресләрдән соң балаларның күбәләкләргә, гомумән, барлык җан ияләренә кул күтәрүенә ышану кыен.
Табигатьтә һәрвакыт төрле үзгәрешләр булып тора. Балаларга багышланган шигырьләрендәге, табигатьнең сихри серләрен күрсәткән “Ел фасыллары” исемле табышмак-шигырь балалар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч. Чөнки табышмакларны хәзер иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, ул – балалар!
Һәр җир карланган, Кырлар буш кала,
Сулар бозланган, Яңгырлар ява,
Уйный җил-буран, Җирләр дымлана, -
Бу кайчак туган? Бу кайчак була?
Боз һәм кар эреде, Ашлыклар үсте,
Сулар йөгерде, Башаклар пеште,
Еглап елгалар, Кояш пешерә,
Яшьләр түгелде; Тиргә төшерә.
Көннәр озая, Халык ашыга,
Төннәр кыскара, - Китә басуга,
Бу кайы вакыт? – Урагын ура, -
Йә, әйтеп кара! Бу кайчак була?
Әлеге шигырьләрдә ел фасылларының үзенчәлекләре турында сөйләнелә. Әйе, кыш аенда ап-ак юрганга ябынып, сулар, елгалар бозланып, кошлар җылы якка китсәләр, ә яз көне, кояш үзенең җылы нурлары белән дөньяны җанландырыр, ә инде җәй аенда табигатьтә һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башланыр, көз дә үзенең эстафетасын алыр, көннәр кыскарыр, бертоташ яңгырлар явар, җанлылык, тереклек бетәр. Ә табигатьнең начар вакыты буламы соң? Мин табигать күренешләре, аларның үзгәрешләре турындагы сорауларны шөгыль барышында еш кулланам:
- Нинди ел фасылларын беләсез?
- Көз ел фасылына караган нинди сыйфатларны беләсез?
- Кыш көне нинди үзгәрешләр була?
- Яз ел фасылының үзенчәлекле сыйфатларын санап чыгыгыз.
- Җәйне яратасызмы? Ни өчен?
Г. Тукай үзенең “Кошларга”, “Карга” шигыре аша аңа гына хас осталык белән балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясы белән таныштыра.
Кошларга Карга
Курыкмагыз, кошлар, Барча кошның да үзенчә
Күреп сез яныгызда мин барын; Сайравы бар, шигүре бар.
Мин тимәм сезгә, Карга, мескен, җырлый белми
Фәкать сайравыгызны тыңлармын Кычкыра тик: “кар” да “кар”.
Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылыш уята. Шулай ук, бала төрле тавышларны ишетеп аера белергә өйрәтү баланың тирә-юньгә игътибарын арттыра, эстетик хисләрен үстерә: кошлар сайравы, үләннәр кыштырдавы, чишмә тавышлары бала өчен кызыклы була башлый. Тавышны ишетеп аеру мөмкинлеге байый, арта бара.
Сөйләм – бала эшчәнлегенең бер төре. Ул шөгыль һәм дәрес, әйләнә-тирә мөхит белән танышу, уен кебек эшчәнлек төрләренең тыгыз бәйләнеше нәтиҗәсендә генә үсә ала. Ә инде балаларның дөрес әйтү культурасын үстерүгә күп көч куярга кирәк. Авазларны дөрес әйтү уен аша ныгытыла. Шулай ук уеннарга игътибарны юнәлтү өчен, тәрбияче артистлык талантын эшкә җигәргә тиеш. Мәсәлән, “Карга” шигырендә [р] авазын әйткәндә сөйләм аппараты органнарын дөрес хәрәкәтләндерү күнекмәләре; бу авазны аерым килеш һәм сөйләмдә дөрес әйтергә өйрәтү; игътибарлылык тәрбияләү максатын кулланам.
Шөгыльләрдә үзләштергән белемнәрне ныгыту өчен сүзле, дидактик уеннар тәкъдим итәм. Сүзле уен барышында балалар (“Бала белән күбәләк”, “Ел фасыллары”, “Бичара куян” һ.б.) сөйләмдә исем, сыйфат, фигыль һәм алмашлыкларны урынлы кулланырга өйрәнәләр. Шулай ук бу уеннарда сүзләрнең мәгънәләрен аңлап куллана белергә өйрәтү максат итеп куела. Ә дидактик уеннар барышында, (мәсәлән, “күбәләкләрне дөрес җый”, “файдалы һәм зыянлы” (күбәләкләрне аеру); ел фасылларын аера белү; “Картинаны дөрес сайлап ал!”, “Җәй, әллә кыш өчен?”, “Кем күбрәк белә?”, “Бу нинди кош?”, “Нинди кош сайрый?” һ.б.) ярдәмендә баланың характеры формалаша, сизү органнары ныгый, логик фикерләве, танып белүчәнлеге арта. Аларның күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы күзаллау үсеше белән бәйле. Уен барышында бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбат итә, җавап бирергә өйрәнә. Болар барысы да телне, сөйләмне үстерә.
Табигатьнең кышкы йокысыннан арынган, кар сулары гөрләвекләр булып аккан, бөтен җиһанга ямьле язны алып килгән апрель – татар халкы өчен истәлекле ай. Нәкъ апрельдә милләтебез шигъриятенең якты йолдызы, маягы булып балкыган бөек Тукаебыз дөньяга килгән. Шуңа да апрель – Тукай ае булып санала. Бу ел аеруча истәлекле. Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел. Балалар бакчаларыннан алып галимнәргә кадәр Тукайга игътибар күрсәтә. Бу һичшиксез шулай булырга тиеш. Балаларның кече яшьтән үк Габдулла Тукай шигырьләрен белеп үсүләре мөһим.
Габдулла Тукай шигырьләре аша балаларда туган телебезгә, табигатькә кызыксыну уяту мөһим. Чөнки Г. Тукай рухын буыннан-буынга җиткерәсе, аның догасын саклап каласы иде бит. Без – бәхетле, без – шагыйрьле, без – Тукайлы халык икәнен онытмыйк!
Алабуга муниципаль районы «Салават күпере»34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия-белем бирү муниципаль оешмасы
Габдулла Тукай шигырьләрендә экологик тәрбия
Тәрбияче: Шаяхметова М.Р.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Балаларга әхлакый тәрбия бирүдә Риза Фәхреддин хезмәтләрен татар теле һәм әдәбият дәресләрендә куллану.
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга к...
Габдулла Тукай- безнең күңелләрдә ( шигырьләр бәйгесе)
Г.Тукай нибарысы дистә елга якын гына иҗат иткән.Шушы вакыт эчендә ул татар халкының иң сөекле әдибенә әверелә....
М.Җәлил шигырьләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирү
ШМО утырышлары өчен чыгыш...
Экологик тәрбия
Чыгыш...
Төрле халыкның хәрәкәтле уеннары аша экологик тәрбия бирү
Кешелекнең табигать белән бәйләнеше – хәзерге заманның актуаль мәсьәләләреннән санала. Промышленностьнең үсүе табигатьнең тигезлеген югалтуга китерде: сулыкларның, һава, җир өслегенең пычрануы кеше сә...
Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү ...
Экологик тәрбия бирүдә мәктәп урман хуҗалыгының эшчәнлеге.
Мәктпәтә 2018 елда мәктәп урман хуҗалыгы оештырыла. Шушы юнәлештә куп төрле чаралар уздырыла....