Татарстан белгечләре бәйгесе
материал (7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

7-11  сыйныфлар өчен бәйге

Скачать:

Предварительный просмотр:

Минкина Марина Анатольевна

ТАТАРСТАН БЕЛГЕЧЛӘРЕ БӘЙГЕСЕ.

Максат: Укучыларда Татарстанга карата хөрмәт һәм ихтирам , Ватанга мәхәббәт, яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү. Укучылар арасында үзара дуслык ,

бердәмлек сыйфатлары  булуын ныгыту. Аларда үзлегеннән

укып белем алуга омтылыш тәрбияләү, балаларның логик

фикерләү дәрәҗәсен устерү, ялларын файдалы оештыру максатыннан үткәрелә.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, атаклы кешеләр портретлары (Муса Җәлил, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Ф. Шаляпин, Бутлеров, Зинин, Качалов, Н. Дурова), Татарстанның дәүләт символлары: флаг, герб, гимн язылган  плакат, Татарстан картасы, сораулар салган конвертлар.

 Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар. Без Татарстан белгечләре бәйгесен башлап җибәрәбез.

Туган ил! Һәркем өчен дә газиз бу сүз . Безнең туган илебез –Татарстан . Күпме бөек шәхесләр үстергән Татарстан җире: язучылар, галимнәр, җырчылар, композиторлар, рәссамнар. Ә без аларны беләбез микән?

Без инде ничә ел татар әдәби телен, халкыбызның тарихын, сәнгатен өйрәнәбез. Нинди дә булса нәтиҗәләр чыгару, бәя бирү өчен аз вакыт түгел.

Без бүген  татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүегезгә, татар дөньясы белән ничек кызыксынуыгызга бәя бирәбез, зирәклегегезне тикшерәбез.

Бүгенге бәйгедә катнашалар ике команда: “Зирәкләр” Һәм “Тапкырлар”. ”Зирәкләр” командасының капитаны...,

“Тапкырлар” командасының капитаны ... . Сезгә бәя бирүче жюри...

   Интерактив тактага карагыз әле. Тактада бүген уйнала торган категорияләр күрсәтелгән. Гомуми белем, әдәбият, география, табигать, атаклы кешеләр, тарих,  милли традицияләр, тел белеме, мәдәният һәм сәнгать.

 Кайсы команда минем сорауларыма тизрәк җавап бирә шулар беренче булып категория сайлый. Хәзер эшкә керешәбез, игътибарлы булыгыз.

 Сораулар.

1.Мәктәбебезнең адресы нинди?

2.Мәктәп мөдиренең исеме ничек?

3.Мәктәптә ничә укытучы татар теле укыта?

4.Сүзлек сүзе ничек тәрҗемә ителә?

5Мәктәбебезнең телефон номеры нинди?

Димәк, ... командасы беренче булып сораулар категориясен сайлый.(Команда интерактив тактага карап, тугыз категориядән бер категория сайлый.)

Менә сезгә конверт. Конвертта 10 сорау. Сез дә унау.Бергә сөйләшеп, киңәшеп һәрберегез бер сорауга җавап бирегез. Эшли башлагыз.

Икенче команда сез нәрсә сайлыйсыз?

 Әзерләнегез.

Категория сораулары.

Сәнгать һәм мәдәният.

1.Г.Тукайның “И туган тел, и матур тел” шигыренә кем музыка язган? (халык көе)

2.Татарстанда чыга торган 3 популяр журналны әйтегез.

3.Безнең республикабызның 3 популяр җырчысын әйтегез.

4.XX гасырның иң атаклы композиторлар исемлегенә кергән  татар композиторын әйтегез.(Сәлих Сәйдашев)

5.Казан дәүләт университетында нинди рус язучылары укыган? (Толстой, Державин, Аксаков)

6.Беренче татар балетын иҗат итүче кем?(Фәрит Яруллин)

7.Татарстанда телевизорны ничәнче елда карый башлаганнар? (1959)

8.Г. Исхакыйның әсәре буенча төшерелгән кинофильм. (“Зөләйха”)

9.Чистайда нинди күренекле шәхес музее бар? (Пастернак)

10.Чистайда нинди сәнгать мәктәпләре бар? (музыка һәм сәнгать мәктәбе)

География.

1.Татарстан республикасында ничә зур һәм ничә кечкенә елга ага? (4, 500, Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел)

2.Безнең республика нинди ярымшарда урнашкан?(төньяк)

3.Татарстанның мәйданы.(68000 кв. км)        

4.Республикабызда табыла торган файдалы казылмаларны атап чыгыгыз.(нефть, газ, гипс, битум, таш күмер, доломит, балчык, известь, гравий)

5.Безнең республикабызның 3 зур предприятиясен атагыз (Камаз, Татнефть,Оргсинтез, Түбән Кама нефть һәм химия заводы)

6.Кабан күленең мәйданы.(170 га)

7.Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри.(кабан)

8.Татарстанның 10 кечкенә шәһәрен санап чыгыгыз.

9.Татарстанның нефть шәһәрен атагыз.(Әлмәт)

10.Чулман буенда 19 гасырда барлыкка килгән беренче зур завод.(Ушаковның химзаводы)

Гомуми белем.

1.Казанда ничә һәм нинди театр бар?(7)

2.Татарстанда нинди милләтләр яши?

3.Татарстан кырларында нәрсәләр үстерәләр?

4.Татарстанның дәүләт теле.(рус,татар телләре)

5.”Төрки” һәм “төрек” сүзләрен тәрҗемә итегез. (тюркский,турецкий)

6.Шишкинның  нинди рәсемнәрен беләсез?

7.Дакар-Париж марафонында җиңеп чыккан машина.(Камаз)

8.Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)

9.Татарстанның гимнының авторы.(Р.Яхин)

10.Сабантуй көрәшендә җиңеп чыгучыга нәрсә бирәләр? (сарык)

Әдәбият.

  1.Бу шигырьне кем язган?

      Безне адәм иткән уку,

      Адәмне алга илткән уку

      Илтеп күккә җиткән уку

      Уку,уку,уку. (С.Рәмиев)

2.Г.Тукай кайларда яши?(Кушлавыч, Сасна, Кырлай, Уральск,  Казан)

3.Г.Камалның “Беренче театр” комедиясенең геройлары. (Хәмзә бай, Гафифә, Вәли, Хәбибрахман, Факиһә, Биби)

4.Сәрвәр һәм Исмәгыйль Кәрим Тинчуринның нинди әсәренең геройлары? (“Сүнгән йолдызлар”)

5.Г. Әпсәләмовның 3 әсәрен әйтегез. (“Ак төннәр”, “Ак чәчәкләр”, “Газинур”, “Алтын йолдыз”.)

6.Сез нинди тарихчы- әдипләрне беләсез? (Мөсәгыйт Хәбибуллин, Нурихан Фәттах)

7.М.Мәһдиевның “Без кырык беренче ел балалары” дигән повестенда вакыйга кайда бара? (педагогика училещесында)

8.Г.Тукайның нинди әкиятләрен һәм шигырьләрен беләсез.

9.Элек сабантуй бәйрәмен ничек атаганнар?(чәчәк бәйрәме)

10.И.Газинең “Ак сирень” әсәренең төп герое кем?

Атаклы кешеләр

1.Беренче хатын-кыз офицерның исеме ничек? Ул кайда туган? (Н.А.Дурова, Алабугада)

2.Нинди бөек рус артисты иҗат юлын Казанда башлый? Казанның бер театры аның исемен йөртә.(В.И.Качалов)

3.Казан шәһәрендә туган бөек рус җырчысы.(Ф. Шаляпин)

4.Минтимер Шәймиев кайда туган?(Актаныш районы Әнәк aвылында)

5.Казан Кремле каршында кемгә һәйкәл куелган? (Муса Җәлилгә)

6.”Моабит дәфтәренең” авторы кем?(М.Җәлил)

7.Бөек Британия патшалыгында билгеле булган татар мәгърифәтчесе .(Ш.Мәрҗани)

8.Татар әдәбиятына нигез салучы кем?(Г.Тукай)

9.Беренче татар операсына сүзләр язучы кеше кем?(М.Җәлил)

10.Казан дәүләт университетында нинди атаклы химиклар укыган? (Бутлеров, Зинин)

Табигать.

1.Урманнар республикабызның нинди өлешен алып тора? (16%)

2.Татарстан җирендә нинди ылыслы агачлар үсә? (нарат,чыршы, ак чыршы)

3.Кызыл китапка кергән 3 үсемлекне атагыз.(төнбоек, энҗе чәчәк, күкебаш, йонча) 4.Татарстан суларында ничә төр балык йөзә?(50)

5.Җир-су хайваннары нәрсә белән туклана?(бөҗәкләр)

6.Поши, кыргый дуңгыз, тиен, куян, бүре, төлке.Бу хайваннарның  кайсысына ауларга ярый?(бөтенесенә)

7.Бу иң нык агач.(имән)

8.Урман табибы.(тукран)

9.Тынычлык символы булган кош.(күгәрчен)

10.Язын иң беренче кайткан кош.(кара карга)

Милли традицияләр.

1.Татар милли костюмының иратлар да, хатын-кызлар да  кия торган киеме.(күлмәк)

2.Татарлар күн итек кигәннәр. Алар ничек атала?(читек)

3.Татарларның кышкы аяк киеме ничек атала?(киез итек)

4.Татарларда баш киеме.(түбәтәй,кәләпүш,кара бүрек)

5.Язны каршылый торган бәйрәм ничек атала?(нәүрүз)

6.Татарларда җәй башында үткәрелә торган бәйрәм.

   Бу сүз кайдан килеп чыккан?(сабантуй, праздник плуга)

7.Мөселманнарда кояш батуга кадәр ашаудан тоелып тору

   ничек атала?(ураза)

8.Татарларда нинди азык гөнаһлы дип санала?(дуңгыз ите)

9.Татар милли киемендә кияүдәге хатын-кызлар нәрсә кияргә тиеш?(алъяпкыч)

10.Сабантуй бәйрәмендә нинди ярышлар була?

Тарих.

1.Казан Кремленең манараларын санап чыгыгыз.(Сөембикә, Спас...)

2.Казан ханлыгы кайчан барлыкка килгән?(1438)

3.Казан ханлыгы ничә ел торган?(118)

4.Казан ханлыгында ничә хан булган?(15)

5.”Татар” сүзе нәрсә дигән сүз?(тат-чужой, ар-мужчина)

6.Чистайга якын нинди борынгы болгар шәһәре урнашкан  булган? (Юкә тау)

7.Чистай шәһәренең атамасы кайдан килеп чыга?(чистое поле)

8.Болгарда ничәнче елда ислам дине кабул ителгән?(922ел)

9.Казандагы иң матур мәчет.(Кол Шәриф)

10.Ничәнче елда Казан үзенең мең еллыгын бәйрәм итте? (2005 ел)

Тел белеме.

1.Татар алфавитындагы нинди хәреф сүз башында килә алмый?(ң)

2. Бирелгән фразеологик берәмлекләрнең рус эквивалентларын табыгыз. Тел Төмәнгә илтә. Эт белән мәче кебек. Авызы колакка җитә.(Язык до Киева доведет.Как кошка с собакой. Рот до ушей.)

3.”Гүзәл” сүзенә синонимнар әйтегез.(матур, чибәр, сылу,нәфис, күркәм, ямьле, сөйкемле)  

4.Халык акылы белән тудырылган иҗат.(фольклор)

5.Бер хәрефле сүзләрне әйтегез.(у, и, ю, я)

6.Иярчен хәл җөмләләрне атагыз.(вакыт, урын, сәбәп,максат, рәвеш, күләм, шарт, кире, аныклагыч)

7.”Матур” сүзе нинди сүз төркеменә керә?(сыйфат,рәвеш)

8.Нечкә әйтелешле сузыкларны әйтегез.(ә,ө,ү,е,и)

9.Табышмакка җавап бирегез: Мәскәүдә берәү дә юк,Казанда икәү. Ул нәрсә?(“а” хәрефе)

10.Чыгыш килешенең кушымчаларын әйтегез.

Бер категория артык кала.

(Җавап бирәләр, жюри бәяли, берәр команда сорауга җавап бирә алмаса, сорау икенче командага күчә. Һәр категория өчен баллар бирелә һәм әйтелә.)

  Командалар эшләгән вакытта тамашачыларга шаян сораулар бирелә, дөрес җавап өчен конфет бирелә.

 Сораулар.

1.Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?(икенче яртысына)

2.Чиләккә башта нәрсә салалар?(күз)

3.Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма.Барысы ничә алма?(имәндә алма булмый)

4.Нәрсәне күрү бик җиңел?(кеше гаебен)

5.Кайсы ай календарьда юк?(күктәге)

6.Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?(йоклый)

7.Бер мөгез, бер күз.Нәрсә ул?(сыер почмактан карап тора)

8.Патша кемгә баш ия?(чәчтарашка)

  Капитаннар ярышы.

Һәрбер капитан 15 сорауга җавап бирергә тиеш. Һәр дөрес җавап өчен 1балл бирелә.

 Сораулар.(бер капитанга)

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?(39)

2.Революциягә кадәр татарлар нинди язу белән кулланган? (латин)

3.Иделнең татарстан аша ага торган өлешенең озынлыгы. (180км.)

4.Иделнең кушылдык елгалары.(Агыйдел, Нократ)

5.Иң яхшы бал агачы.(юкә)

6.Кем ул Г.Тукай?(шагыйрь)

7.Кем ул Галиасгар Камал?(драматург, артист,режиссер)

8.Камырга бәрәңге төрелгән татар халык ризыгы. (кыстыбый)

9.”Коричневый” сүзен татарча әйтегез.(көрән)

10.Татар телендә”большой” бармак.(баш)

11.Куйбышев имәнлеге кайда урнашкан?(Апас районында)

12.Татарстанда яна торган станцияләр бармы?(бар)

13.Республиканың иң зур шәһәре.(Казан)

14.Татарстанның нинди шәһәрендә сәгать заводы бар?(Чистайда)

15.Кайсы шәһәрдә машиналар өчен шиннар чыгаралар? (Түбән Камада)

 Сораулар(икенче капитанга)

1.Республиканың иң борынгы шәһәре.(Казан)

2.Бәлеш эче нәрсәдән тора?(ит, бәрәңге, суган)

3.Язны каршы алу бәйрәме.(нәүрүз)

4.Республиканың кайсы шәһәрендә вертолетлар чыгаралар?(Казан)

5.Казан янындагы күл.(кабан)

6.Хатын-кыз, очучы, Бөек Ватан сугышы герое.(Мәгсүбә Сыртланова)

7.Казан шәһәре нинди зур елга буенда урнашкан?(Идел)

8.”Рөстәм маҗаралары” повестен кем язган?(Г.Кутуй)

9.Атнаның бишенче көнен әйтегез.(җомга)

10.Нинди итагатьле сүзләр беләсез(5-6 сүз)

11.10 һөнәр әйтегез.

12.Кама елгасы Татарстан территориясе буйлап ничә километр ага?(350 км.)

13.Мирфатыйх Зәкиев кем ул?(галим)

14.Татарча”восток” сүзе ничек әйтелә?(көнчыгыш,шәрык)

15.1758елда Казанда Мәскәүдән һәм Петербургтан соң нәрсә ачыла?(гимназия)

Жюри нәтиҗә ясый,җиңүчеләрне бигели, бәйге ахырында Һәрбер бала берәр кечкенә бүләк ала.

Укытучы: Менә бәйгебез тәмамланып килә.

          Җиңүче, борыныңны чөймә!

          Җиңелүче, борыныңны салма!

          Безнең ярышларда җиңелсәң дә,

          Тормыш ярышында җиңелмә.

Кулланылган әдәбият.

1.Әхмәтҗанова Ю.Э. Татар халык ашлары. Татарстан китап нәшрияты. Казан 1974.

2.Берлянт А.М., Дронов В.П., Душина И.В. География. Москва “Просвещение”1989.

3.Марков М.В. Флора и растительность пойм рек Волги и Камы в пределах Татарской АССР. Уч. зап. КГУ. Т.115. кн.1. Казань1955.

4.Мацку Я., Крейга И. Атлас лекарственных растений, Братислава, 1972.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

5.Мушарова В.М. История культуры Татарстана. Издательство “Магариф”. Казань.

2010.

6.Рашитов Ф. История татарского народа-Саратов: Дет.лит.,2001.

7.Черванная С.М. Искусство Татарии.-М: Искусство,1987.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Икътисад белгечләре турниры»

10 класста экономика блогын уен формасында йомгаклау-кабатлау дәресе....

Тел бәйгесе

Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары белән үткәрелгән бәйге....

"Озын толым"бәйгесе.

Зәй районы Сәвәләй авылы мәктәбендә үткәрелгән "Озын толым" бәйгесе....

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан")

Викторина на татарском языке по теме "Мой родной край - Татарстан" ("Туган ягым - Татарстан") для учащихся русских и татарских групп...

"Минем гүзәл Татарстаным". (Мой край родной Татарстан ) (Классный час в 9 а классе)

"Минем гүзәл Татарстаным"    (Мой край родной Татарстан)  (Классный час в  9 а классе)...

Викторина. "Туган ягым- Татарстан" ("Татарстан - мой родной край")

Викторина. Туган ягым- Татарстан.   ( рус мәктәбенең 4-6  сыйныфларының  рус  төркеме укучылары арасында викторина)...

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест по теме «Татарстан».)

5 нче сыйныфларда туган тел дәресләре өчен «Татарстан» темасы буенча тест. (Тест  по теме «Татарстан».)...