Тәгәри китте йомгагым
методическая разработка по теме

Миргазизова Лейсан Мубаракзяновна

Кечкенәләр төркеме өчен әзерләнгән әкиятләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tgri_kitte_yomgagym.docx52.46 КБ

Предварительный просмотр:

(Әкиятләргә багышланган уен - бәйрәм)

D:\РИСУНКИ\0004-018-Pravilno.jpg


        - Исәнмесез, балалар! Хәерле кич!  Бүген без сезнең белән “Тәгәри китте йомгагым ” дип аталган  бәйгегә җыелдык. Исеменнән күренгәнчә, бәйгебез әкиятләргә багышланачак. Әкиятләр белән без кече яшьтән үк таныша башлыйбыз. Әкиятләрне  иң элек әти-әниләрдән, әби-бабайлардан, аннары тәрбияче апалардан ишетәбез. Ә инде үзебез укырга өйрәнгәч, мавыктыргыч  һәм кызыклы әкиятләр дөньясына чумабыз.

Әкиятләр өч төргә бүленәләр:

  1. Хайваннар турындагы әкиятләр;
  2. Тормыш-көнкүреш әкиятләре;
  3. Тылсымлы әкиятләр.  

- Әкиятләрдә дөньяда булмаган вакыйгалар, геройлар, хәлләр турында сөйләнә. Мәсәлән, чынлыкта сарайларны алмага, кешене ташка, тычканны кешегә әйләндереп булмый; хайваннар, кошлар, агачлар сөйләшми. Ә әкиятләрдә барысы да мөмкин.

- Нәрсә генә юк әкиятләрдә! Кара урманнарда яшәүче явыз убырлы карчыклар, биек таулар артында хакимлек итүче коточкыч диюләр, кешеләрне ашаучы аҗдаһалар, теләгән җиреңә илтеп куючы сәмруг кошлар, оча торган паласлар, бик күп гаскәр чыгаручы мөгезләр – һәммәсе дә бар. Тылсымлы әйберләр ярдәмендә әкият геройлары могҗизалар эшли, үлемнән котылып кала.

        - Әкият кешене матурлыкка, батырлыкка, төрле ялганнан качарга өйрәтә. Әкият ярдәмендә кеше сабырлана, акыллылана, матурлана.

         -Бүгенге бәйгебез көч сынашу уены. Шулай булгач безгә ике команда тупларга кирәк. Һәр команда үз исемен һәм девизын уйлый. Кем тапкыр, кем зирәк, шул җиңәр тизрәк. Әкиятләрне күп белүчегә,  китап  укырга яратучыга безнең биремнәребез.сорауларыбыз бер дә авыр булмас. Алда зур көрәш тора. Хәрәмләшмик, алдашмыйк, каршы яктан калышмыйк. Бәйгебездә уйлау-фикерләү, алган белемнәрне таләп итүче  һәм җитезлек-өлгерлеккә корылган уеннар чиратлашып барачак. Шулай ук сезгә актёрлык осталыгы да кирәк булачак. Сезнең чыгышларыгызны бәяләп бару өчен без жюри сайлап тормыйбыз, ә бәлки бирелгән житоннар ярдәмендә генә җиңүчене билгеләрбез. Без барыгызга да уңышлар теләп уенны башлыйбыз.  

               Әкият сөйләгәннең зиһене арта,

           Сүз-сүзне тарта,

           Тыңласыннар малайлар, кызлар да

           Борыннарын тарта – тарта.

           Я, тыңлагыз, башладым,

            Таудан таяк ташладым!            

  1нче бирем “ Әкиятне таны “ дип атала. Һәр командага да берәр әкияттән иллюстрация күрсәтелә, сез шул әкиятне танырга һәм кыскача эчтәлеген сөйләп бирергә тиеш. (“Сертотмас үрдәк“ , “Өч кыз “)

          2нче бирем.    “ Чуар тавык “ әкияте. Яшәгән ди, булган ди, әби белән бабай. Аларның чуар тавыклары булган. Тавык алтын йомырка салган. Әби дә, бабай да ватып караганнар, вата алмаганнар. Шулчак тычкан йөгереп чыккан да койрыгы белән йомырканы бәреп ваткан. Әби белән бабай бик кайгырышканнар.

         Ә тавык әйтә ди:

  • Кайгырма, әби, кайгырма бабай, мин сезгә тагын йомырка салырмын, алтынны түгел, ә гадине.

Хәзер без оядан йомыркалар ташырбыз. Ике табакта су, анда унар йомырка йөзә (шарлар).  Табаклар 3м. ераклыкта урындыкка куела, командалар янындагы урындыкларга кашыклар куелган. Кашыкны авызга кабып, табактан йөмырканы авызга алып, йөгереп кайтып тәлинкәгә саласы. Кайсы команда тизрәк ташыр?

      3нче бирем.   “ Шалкан” әкияте. “Бабай шалкан утырткан. Шалкан зур булып үскән. Бабай тарта икән – тартып чыгара алмый ди, бабай әбине чакырган. Әби бабайга тотынган, бабай шалканга тотынган. Тарталар, тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Менә сез хәзер әби белән бабай булырсыз. Икешәрләп басасыз. Малайлар бүрек кия, кызлар яулык бәйли. Малай туп тота, кыз малайның биленә тотына. Шулай тотынган килеш йөгереп килеп эстафетаны икенче парга тапшырасыз.

        4нче бирем.    “Телеграмма” дип атала. Мәктәп юлында почтальон сумкасыннан төшеп калган телеграммалар табылды. Алар кар астында калып юешләнгәннәр, шунлыктан  аларны кем  җибәргәнлеге дә, кемгә адресланган булуы да  билгеле түгел. Хәзер без бу телеграммаларны укыйбыз, ә сез кайсы әкият герое турында сүз барганын белергә тиеш.

  1. Орлыклар алдым тартышырга килерсез! ( бабай “Шалкан”)
  2. Исеңдә тот, төнге 12дә барысы да юкка чыгачак.( “ Золушка”)
  3. Кош-кортлар, хайваннар авырса, мине чакырыгыз.(“ Доктор Айболит”)
  4. Куяннан, бүре һәм аюдан качтым! (“Колобок”)
  5. Ләгәннәремне юышырга килегез.(“Өч кыз”)
  6. Коткарыгыз! Бакага кияүгә бирәләр!(Дюймовочка)
  7. Алтын ачкычны таптым, тиздән кайтып җитәрмен.(Буратино)
  8. Зинһар өчен ялгыз гына урманга бармагыз.(“Шүрәле” Былтыр)
  9. Әйдәгез, дус яшик! (Кот Леопольт)
  10. Килеп җитә алмам, моторымның рәте китте.(Карлсон)
  • Молодцы, балалар! Булдырдыгыз.

5нче бирем.  “Теремкәй” әкияте. Басу уртасында бер матур теремкәй тора. Ул зур да түгел, кечкенә дә түгел. Менә шул теремкәйгә ничә җәнлек сыяр икән? Бу уенда сез “Теремок” әкиятендәге җәнлекләр булырсыз. Анда кемнәр бар әле? (тычкан, бака, куян, төлке, бүре, аю) Сез хәзер кечкенәдән зурга таба тезелеп басасыз. Обруч теремок була. Эстафетаны тычкан башлый, ул йөгереп барып обруч эченә керә, кире чыгып иптәшләре янына йөгереп килә дә, баканы кулыннан җитәкләп теремокка алып бара, кулларын ычкындырмаган килеш алар обручтан чыгып, куянны алырга йөгерәләр. Куяннан соң төлке, бүре дә шулай кулларын ычкындырмыйча гына теремокка керәләр. Ә аю алар янына йөгереп бара да, обручтан тотып аларның барысын да өстерәп финишка алып килә.

     6нчы бирем.   Кисмә рәсемнәрне  җыю.

Борын – борын заманда,

Бүре сарык көткәндә,

Тычкан олау чапканда,

Куян камыр басканда,

Идел чыккан балактан,

Әкият чыккан колактан,

Мин күрсәтәм, син кара,

Сүзне башлыйм ерактан,

Карап тор да, уйлап әйт,

Бу кайсы әкияттән?

 Бу рәсем кайсы әкияттән? Уенчылар рәсемнәрне төзегән арада без тамашачылар белән дә бер уен уйнап алырбыз.

 7нче бирем.    Ә хәзер Боз патшабикәсе биләмәләренә юл алырбыз. Анда Кай исемле малай боз кисәкләреннән фигура ясый. Әгәр ул аны тизрәк ясап бетерсә, өенә кайтырга рөхсәт алачак. Әйдәгез аңа бозлар җыярга булышыйк. Ике сызык сызылган. Сез сызыкның берсе артына тезелеп басасыз, һәрберегезгә “боз кисәкләре”(кәгазь йомарламы) бирелә. Шушы боз  кисәкләрен икенче сызыкның артына атасыз. Сызык артына төшкән боз кисәкләрен санап нәтиҗә ясарбыз.

        8нче бирем.    “Предметны таны“ дип атала. Менә монда сезгә саннар язылган  6 бит бирелгән. Бу битләр артына  предметлар яшерелгән. Предметлар гади генә түгел, ә бәлки тылсымлы. Чөнки алар әкият иленнән килгәннәр. Сез бу предметларның нинди әкият героеныкы икәнен белергә тиеш.(балта, кашык, тарак, ачкыч, себерке, эшләпә)

         9нче бирем   “ Золушка “ әкияте. Бер үги ана янында Золушка исемле кыз яшәгән. Бу кыз бик чибәр, акыллы һәм бик тырыш булган. Үги әнисе аны яратмаган, барлык эшләрне аңа эшләткән, җитмәсә әле Золушка эшләгән эшләрне ошатмыйча, кат-кат зшләргә мәҗбүр иткән.  Бу ярышта сез Золушка урынында булырсыз, ә үги ана ролен апалар башкарыр. Ярыш өчен безгә чиләк, соскыч һәм себерке кирәк булачак. Үги әниләр чүпләрне (кубиклар) идәнгә таратып ата, ә Золушка аларны себереп чиләккә тутырырга тиеш. Чиләкне үги әнигә бирәсе, ә себерке, соскычны чираттагы Золушкага тапшырасы.                                                                                      

         10нчы бирем.   “Өч башлы аҗдаһа”. Бу әкияти геройның өч башы, дүрт аягы, ике канаты бар. Әйдәгез, без дә аны сурәтләп карыйк әле.Өчәр итеп басасыз, бер-берегезнең биленә кулларыгызны куясыз. Уртада торучының аякларын янда торучының аягына бәйләп куябыз. Санагыз, ничә аяк булды?  Янда торучылар кулларын канат кебек селтиләр. Шулай итеп әйләнеп киләләр.

        11нчы бирем.  “Бу – мин!” дип атала. Тапкырларга – табышмак, булдык зирәклектә көч сынашмак. Мин сезгә чиратлап табышмаклар әйтермен. Аңарчы һәрберегезгә рәсемнәр таратып чыгарбыз. Мин табышмакны укуга, табышмак  җавабы туры килгән кеше “Бу – мин!” диеп алга чыгарга тиеш.

       12нчы бирем.    Соңгы конкурста сезгә актерлар  булырга туры килер. Тәрбияче апалар ярдәме белән бер команда “Шалкан”, икенче команда “Колобок” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтер.

          Артистларыбыз әзерләнгән арада без тамашачылар белән “Серле тартма” дигән уен уйнап алырбыз. Бу серле тартмада бер предмет яшеренгән, аның нәрсә икәнен белер өчен сез миңа сораулар бирәсез, ә мин”әйе” яки “юк” диеп кенә җавап бирәм.   М-н: “Ул түгәрәкме?” “Юк”. “Аны ашарга ярыймы?” “Юк” һ.б..

          Молодцы! Булдырдыгыз, балалар! Рәхмәт! Менә безнең бәйгебезгә йомгак ясар вакыт та җитте. Уенда ике команда да бик тырышып уйнады. Алар безгә үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. Савыттагы житоннарны санар вакыт та җитте. Нәрсә генә булса да, бүгенге бәйгедә җиңелүчеләр юк, чөнки без әкиятләр илендә бит.

           Балалар, бүген без уенда нәрсә турында сөйләштек? Әкиятләр безне нәрсәгә өйрәтә?

           Бүгенге уеннан соң шушы мавыктыргыч әкиятләрне укырсыз, өйрәнерсез, өйдә эне-сеңелләрегезгә, кунакка килгән бәбиләргә сөйләрсез, еллар үткәч үз балаларыгызны шушы әкиятләрне сөйләп назлап йоклатырсыз.