Бәйрәмең белән, укытучым!
материал на тему
Предварительный просмотр:
Бәйрәмең белән, укытучым!
Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, кадерле укучылар! Без сезнең белән бүген Миннурый Мансуровнаның юбилей кичәсен билгеләп үтәргә җыелдык.
Кешеләрне бик-бик ярата ул,
Табигатьне үлеп ярата.
Ул - табигать кызы, иң гадие
Дияр идек аңа карата.
Язлар, җәйләр аның юлдашлары
Кышлар, көзләр – тоташ сөюдә.
Остазы ул күпме язмышларның,
Ярату да анда, көю дә.
Гомерләрне гаҗәп ярата ул,
Үткәннәрне йөртә кадерләп.
Аның бүген олы туган көне,
Алкышлыйк бер аны хөрмәтләп.
( 2 укучы юбилярны алып чыгып утырта)
Табигатьнең сагышларын ала,
Ул моңлана белә ихластан.
Йөрәгендә күпме сабырлыклар,
Күпме ялкын йөри тоташтан.
Ул артист та, язучы да түгел
Гади генә җанлы, моңлы зат.
Әйтер сүзе – белем укучыга,
Иңнәрендә һәрчак җыр канат.
Ява бүген кышның ап-ак кары,
Сафлый җанны нурлы балкышлар
Аның бүген олы юбилее
Ява сезгә ихлас алкышлар.
Җыр: Рәзилә
Ни белән үлчәнә гомер?
Йөргән юллар белән
Уй чаткысы булып йөзгә төшкән
Юл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә гомер?
Менгән үрләр белән
Үзән – үрләрендә йөргән чакта
Белгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә гомер?
Калган эзләр белән
Кеше күңеленә орлык итеп
Салган сүзләр белән.
Биография.Сафина Миннурый Мансур кызы 1955 елның 24 февралендә Чистай шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килә.1962 елны ул шушы мәктәпкә укырга керә һәм менә бүгенге көнгә кадәр безнең арабызда яши, эшли. Аның бөтен гомере шушы мәктәп белән бәйле.Укыган вакытта ук укытучы һөнәренә гашыйк булып үсә. Мәктәпне бетерүгә, Мәскәү унверситетының чит телләр факультетын,соңрак Алабуга дәүләт институтының рус теле һәм әдәбиты бүлекләрен читтән торып тәмамлый.
Укыган вакытта ук әлеге мәктәптә укучыларга немец, рус телләреннән белем бирә.1984 елда аның хыялы тормышка аша, беренче укытучысы Саматова Сания Мотыйгулла кызы кебек, ул күрсәткән үрнәктә, башлангыч сыйныф укучылары белән эшли башлый. Кечкенә укучылар белән эшләве кызык та, күңелле дә,- ди Миннурый Мансур кызы. Балаларны чын күңелдән яратучы, бала күңелен аңлаучы тәҗрибәле педагог Миннурый апага сыйныфтагы барлык укучылар да бертигез: һәркайсын аерым шәхес итеп карап, һәрберсенең аерым холык-фигыльләрен истә тотып эш итәргә омтыла.
Инде аның гаиләсе белән дә танышып узыйк.
1975 елны Нәкыйф исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Беренче балалары Илсур туа. Тик бәхетләре генә кыска була шул. Тугыз ел гына яшәп калалар, ире агач кискәндә егылып төшеп имгәнә, авыр тән җәрәхәтләре ала. Җайланып китә алмый , гүр иясе була. Канаты каерылуны бик авыр кичерә ул, юуанычы-куанычы, бар шатлыгы улы Илсур була. Тик ни хәл итәсең яшәргә кирәк. 5 елдан соң ул Рәшит исемле ир белән никахлаша.. Улы да аны үз итә. Икенче балалары Раил туа.Шулай итеп матур гына яшәп китәләр. 1995 елны Миннурый апаның гаиләсенә тагын бер зур кайгы килә.Чечня якларында кайнар ноктада хезмәт иткән олы улы Илсур,кайтып бер айда тормый фаҗигале төстә вафат була. Бәгыре телгәләнә, җаны өзгәләнә ананың...Бәргәләнә, өзгәләнә күпме күз яшләре түгә ул. Шушы ачы югалтуны азрак булса да тулыландырмасмы дип ул тагын бер малай Равилне алып кайта. Тормыш итүләре берәүгә дә җиңел түгел, бигрәк тә Миннурый апа кебек тормышның иң зур хәсрәтләрен күргән кешене үрнәк итеп сөйләрлек. Шушы кайгы-хәсрәтләрдән соң да сабыр, түзем булган, яшәү ямен югалтмаган, җан җылысын укучылырга өләшүче, киң күңелле оптимист рухлы, мөхтәрәм укытучыбызның бүген 55 яшьлек юбилее. Миннурый Мансур кызы сезне әлеге зур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Бүген әлеге кичәдә яңгыраячак котлау-теләкләр, җырлар, биюләр бары тик сезнең хөрмәткә.
Җыр:
Ә хәзер юбилярны котлар өчен сүзне гимназия директоры Равилә Хакимхановнага бирәбез.
Миннурый Мансуровна бик күпләрнең беренче укытучысы булды. Бүгенге көндә аның да беренче укытучысы Сания Мотыйгулла кызы исән-имин, Миннурый апа аның белән аралашып тора, ләкин олы кеше булганга ул бүгенге кичәбездә катнаша алмады. Ә бүген без Миннурый апаны рус теленнән укыткан, соңрак бергә эшләгән укытучысы Мәдинә Абрар кызын чакырдык. Аның да узе укыткан укучысына әйтер теләкләре бардыр. Рәхим итегез, Мәдинә Абраровна.
Җыр:
Укытучы хезмәтенә иң зур бәя – ул укчыларның аны яратуы, ата-аналарның ихтирамы һәм әлбәттә инде, хезмәттәшләренең хөрмәте.
Ә хәзер сүзне Миннурый Мансур кызының хезмәттәше, 30 ел укчыларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучыбыз Розалия Искәндәр кызына бирәбез.
Җыр:
Шулай ук бүгенге кичәбездә Миннурый Мансуровнаның 2008 елда 9 сыйныфны тәмамлап киткән укучылыры да катнаша. Ә хәзер сүзне аларга бирәбез.(Алинә, Гүзәл һ.б.)
Җыр: Алинә Шабанова
Эльвина:Хәерле көн! Бүген бәйрәм! Безнең укытучыбызның...(ашыгып Алисә керә).
Алисә: Исәнмесез! Хәерле көн! Бүген бәйрәм! Безнең беренче укытучыбызның юбилей кичәсе.
Эльвина: Алисә апа тукта инде, беренче без котлыйк. Миннурый апа безнең укытучыбыз бит.
Алисә: Ничек инде сезнең? Миннурый Мансуровна безгә беренчедән дүртенчегә кадәр белем бирде, хәреф танырга танырга өйрәтте.
Эльвина: Ммм... кечкенәләргә юл куярга өйрәтмәдеме?
Алисә: Тукта әле сеңелем.Ә Миннурый апа олыларны хөрмәт итәргә өйрәтмәдемени?
Эльвина: Өйрәтте өйрәтүен... Тик безнең тизрәк котлыйсыбыз килә иде.
Алисә: Ярар инде алайса, сез җиңдегез.Әйдә, котлагыз.
(2а сыйныфы котлый).
Эльвина:
Хәтереңдәме, дустым алтын яфрак яуган
Кояшлы көзге иртә
Әниләр кулына тотынып
Мәктәпкә килдек икәү.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә, шулчак беренче кат
Нурлы йөзен аның күргәнем
Гөлинә:
Ул өйрәтте каләм тотарга да,
Тәүге сызыкларны сызврга
Ул өйрәтте хәрефләрне тезеп,
Иҗекләрдән сүзләр ясарга.
Хәзер зур булабыз дип,
Узем гел теләсәм дә
Укытучыма карагач
Күңелем моңсулана.
Римгель:
Ә бүген күңелсезләнмик
Бергәләп бәйрәм итик
Миннурый апаның туган көне
Безгә дә бәйрәм кебек
Дус һәм тату 9 кошчык булып
Калырбыз без сезнең күңелдә
Башлангычта каласыда килә
Үсәсе дә килә тиз генә.
Татар халык биюе башкара Миләүшә Сибгатуллина
Алисә: Ниһаять безгә дә чират җитте.
Сизелми дә гомер алга чаба
Инде ничә еллар узылган
Беренче сыйныфка кергән көнем
Һич сызылмый минем уемнан.
Укытучыбыз безне каршы алды
Ңылы карашына туплады.
Дүрт ел буе безгә белем бирде
Җил-яңгырдан безне саклады.
Илзирә:Көн дә туган борчу, шатлыкларны
Сезнең белән бергә бүлештек.
Дүрт ел буе төрле чаклар булды
Елаштык та, кайчак көлештек.
Әниләрдәй сезне якын күрдек,
“Апа” диеп зурлап эндәштек.
Яшермәдек сездән серләрне дә
Сабыйларча ихлас серләштек.
Өйрәттегез безне гадилеккә,
Юл куярга олы-кечене
Хөрмәтләсәң әгәр башкаларны
Хөрмәт итәр сине кеше дә.
Алсу:
Еллар үтте, менә без дә үстек
Күп нәрсәгә индә өйрәндек.
Башлангычта үткән елларны без
Искә алып сагынып сөйләрбез.
Өйрәттегез бары яхшылыкка
Рәхмәтле без сезгә апабыз
Сезнең белән узган бу елларны
Хәтеребездә мәңге сакларбыз.
Инде менә бүген чын күңелдән
Бәйрәмегез белән котлыйбыз.
Һәрчак сәламәтлек юлдаш булсын
Матур узсын гомер юлыгыз.
Җыр: “Бәхеттә, шатлыкта”
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән
Котлы булсын Туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт Сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!
Бүлешәбез барлык шатлыкларны
Бөтенебез бергә җыелып
Гомерегезнең олы вагыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып.
Туган көнегез котлы булсын, хөрмәтле Миннурый Мансуровна. Сезнең хөрмәткә дип әзерләнгән бәйрәм кичәсе шуның белән тәмам.
Кулланылган әдәбият:
- “Ачык дәрес” газеталары
- Күңел ачыйк бергәләп/Төз. К.В.Закирова. – Казан:Мәгариф, 2003.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Минем беренче укытучым
Беренче укытучы турында инша...
Рәхмәт сиңа, укытучым!
Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...
"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"
Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...
ТР Азнакай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау. Дәрес – пресс – конференция
Укытучы Кашапова Фирүзә Фәнил кызы тарафыннан милли төбәк компонентын кулланып үткәргән татар теле дәресе эшкәртмәсе. Тема: Иярченле кушма җөмләләрне ...
Укытучы – изге һөнәр иясе
Укытучы – изге һөнәр иясе...
Укытучы булып эшлим. Укытучы булып яшим! (Минем педагогик эшчәнлегем)
Минем педагогик эшчәнлегем....
Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!
Минем педагогик эшчәнлегем...