«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015
материал по теме
«Туган тел» мастер-класс бәйгесе - 2015
Скачать:
Предварительный просмотр:
Район (шәһәр), регион | Белем бирү оешмасының юридик исеме, адресы, телефоны | Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, телефоны | Укытучы турында мәгълүмат (вазифасы, квалификацион категориясе, гомуми эш стажы, соңгы эш урынындагы стажы) | Мәктәп сайтына (шәхси сайтка) урнаштырылган материалларга сылтама |
ТР Теләче муниципаль районы | МБББУ-Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе, 422083 Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылы Ленин урамы, 1 88436056513 | Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы, 89274248257 | Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 1квалификация категориясе, гомуми эш стажы – 18 ел, соңгы эш урынындагы эш стажы – 10 ел | https://edu.tatar.ru/tulachi/v-kibyakozi/sch/page2243519.htm (презентация «Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” |
Предварительный просмотр:
Согласия участника Всероссийского конкурса мастер-класса учителей родного языка и литературы «Туган тел» на обработку персональных данных:
Заместителю Премьер-министра
Республики Татарстан –
Министру образования и науки
Республики Татарстан
Э.Н. Фаттахову
от учителя татарского языка и
литературы Верхнекибякозинской
средней общеобразовательной
школы Тюлячинского района
Афзаловой Гульназ Жаудатовны
(занимаемая должность, место работы,фамилия, имя, отчество участника Конкурса)
СОГЛАСИЕ
на обработку персональных данных
Я, _____Афзалова Гульназ Жаудатовна_____
(фамилия, имя, отчество участника Конкурса)
в соответствии со статьей 9 Федерального закона от 27 июля 2006 года N 152-ФЗ «О персональных данных»
даю согласие
Министерству образования и науки Республики Татарстан, расположенному по адресу: город Казань, ул. Кремлевская, дом 9 на обработку моих персональных данных.
Я уведомлен и понимаю, что под обработкой персональных данных подразумевается сбор, систематизацию, накопление, хранение, уточнение (обновление, изменение), использование, распространение (в том числе передачу), обезличивание, блокирование, уничтожение и любые другие действия (операции) с персональными данными.
Также под персональными данными подразумевается любая информация, имеющая ко мне отношение как к субъекту персональных данных, в том числе его фамилия, имя, отчество, дата и место рождения, адрес проживания и любая другая информация.
Порядок отзыва согласия на обработку персональных данных мне известен.
_______Афзалова Гульназ Жаудатовна_______________________
(Ф.И.О. полностью, подпись)
«11 » ___марта____ 2015 г.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Унҗиденче гыйнвар. Сыйныф эше. Ике составлы җөмләләр турында гомуми төшенчә. Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.
1. Батыр яуда беленер. 2. Тау башына салынгандыр безнең авыл 1. Кич. Салкынайтып җибәрде. 2. Тизрәк өйгә кайтырга кирәк.
Иясе һәм хәбәре булган яки алар сүз сөрешеннән беленә торган җөмлә ике составлы җөмлә була. Мәсәлән: - Ренат, син бүген китапханәгә барасыңмы? - Барам.
Баш кисәкләрнең берсе генә булып, икенчесе сүз сөрешеннән дә беленмәсә, андый җөмлә бер составлы була. Мәсәлән : Кояшлы иртә. Әлегә салкынча.
Баш кисәкләрнең икесе дә булган яки алар сүз сөрешеннән аңлашылса, мондый җөмләләр ике составлы җөмләләр дип аталалар. Баш кисәкләренең берсе генә булып, алар сүз сөрешеннән дә аңлашылмаса, бер составлы җөмләләр дип аталалар.
Алар автобус тукталышына килеп җитте. Кәбир Иске Зәй ягына карап алды . - Автобус әле чыкмаган да, күрәсең. - Күренми. - Ашыгасызмы, Гәүһәрия? - Юк, ашыкмыйм. - Әйдәгез, җәяү генә.
Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләренең берсе генә яки икесе дә төшеп калган җөмләләр дә ике составлы җөмлә була алалар.
Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә ҖЫЙНАК ҖӨМЛӘ дип атала. Мәсәлән: Алсу укый. Кыз яза. Яз җитте. Яңгыр ява.
Баш кисәкләрдән башка иярчен кисәкләре дә булган җөмлә ҖӘЕНКЕ ҖӨМЛӘ дип атала. Мәсәлән: Алсу китап укый. Җылы яңгыр ява. Ям ь ле яз җитте.
ФИНК-РАЙТ РАУНД РОБИН 41нче күнегү . Тексттан ия белән хәбәрне парлап язып алыгыз. Нинди җөмләләрдән торган текст барлыкка килде? Аны төп вариант белән чагыштырыгыз. Алар арасында нинди аерма бар?
Ял минуты МИКС ПЭА-ШЭА РЕЛЛИ РОБИН
ТИК – ТЭК – ТОУ
ТАЙМД РАУНД РОБИН
Тест Ике составлы җөмләләр дип 1) иясе генә булган җөмләләр; 2) иясе дә хәбәре дә булган җөмләләр; 3) хәбәре генә булган җөмләләр атала.
Нәрсәгә нигезләнеп җөмләләрне җыйнак һәм җәенке җөмлә төрләренә бүләләр? 1) баш һәм иярчен кисәкләргә; 2) иярчен кисәкләргә; 3) баш кисәкләргә.
Нинди җөмлә җыйнак җөмлә дип атала? 1) иярчен кисәкләрдән торган; 2) баш һәм иярчен кисәкләрдән торган; 3) баш кисәкләрдән торган.
Без укыйбыз инде. Бу нинди җөмлә? 1) җәенке; 2) бер составлы; 3) җыйнак.
Сүз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган һәм баш кисәкләрнең икесе дә төшеп калган җөмләләр ике составлы җөмлә була алалармы? 1) юк; 2) әйе.
Өй эше 43нче күнегү . “Татар теле дәресендә” темасына миниатюр сочинение язып килергә. ( Җыйнак һәм җәенке җөмләләр кулланып ).
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Уку - укыту процессында яңа информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану
Каюм Насыйри – күренекле галим, укытучы, педагог һәм әдип. “Әбугалисина” повестена кереш дәрес.
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Максат:
- Дидактик. К.Насыйриның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү.
- Үстерешле. “Әбүгалисина” әсәренең сюжетын ачыклау.
- Тәрбияви.Укучыларда кешелеклелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү.
Материаллар:
1. Ф.М.Хатипов, Ф.Г.Галимуллин. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек – хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2009.
2. Татар әдәбияты тарихы. Том II.- Казан, 1985.
Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, компьютер, проектор, плакат:
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: күчермә (репродуктив), өлешчә эзләнү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, сәнгатьле уку, сүзлек өстендә эшләү, эчтәлек сөйләү, әңгәмә, китап күргәзмәсе, портрет белән эшләү, телдән сыйфатлама бирү
Дәреснең планы
- Оештыру өлеше.
- укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.
- укучыларны барлау
II. Актуальләштерү.
- Үткәннәрне кабатлау. Тест.
- Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.
1.К.Насыйниның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү:
2. “Әбүгалисина” повестен уку:
а) сүзлек эше;
б) укучыларның хикәяне укый башлавы. Әбүгалисина һәм Әбелхарис турында ишеткәннәрне бергә туплау;
в) укучылардан беренче бүлеген укыту. Әбүгалисинаның бала чагы әсәрдә ничек сурәтләнә? Аңа нинди сыйфатлар хас? дигән сорауга җавап эзләү.
Әлеге бүлектә Әбүгалисина характерының нинди сыйфатлары ачылуын күзәтү;
г) икенче һәм өченче бүлекләрне укыту. Хәлвәфрүш белән патша кызына Әбүгалисина ничек ярдәм итә? дигән сорауга җавап бирү;
д) повестьны укытып бетерү. Әбүгалисина патшага, Әбелхариска каршы ничек көрәшә? дигән сорауга җавап бирү;
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Әбүгалисина белән Әбелхарис гыйлем көчләрен ничек кулланалар? дигән сорауга җавап бирү.
2. Әбүгалисинага сыйфатлама бирү.
3. Повесть нинди планда иҗат ителгән? дигән сорауга җавап бирү.
VI. Йомгаклау.
а) К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә нәрсә турында яза? дигән сорауга җавап бирү.
VII .Өйгә эш.
Повесть буенча сочинение язарга “Гыйлем алу – бәхетеңә бару”
әрес барышы
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
Яңа темага күчкәнче, алдагы дәрестә өйрәнгәнне искә төшерик. Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек?
Укучы: “Сөембикә” бәетен.
Укытучы: Укучылар, экранда “Сөембикә” бәете турында сораулар һәм аларга өч төрле җаваплар күрсәтеләчәк. Сез шул җаваплардан дөресен сайлап алырга һәм дәфтәрләрегезгә язып куярга тиеш (проектор ярдәмендә слайдларны курсәтү.
1. Сөембикә кем кызы?
а) Җангали кызы
б) Нугай морзасы Йосыф кызы
в) Сафагәрәй кызы
2. Сөембикәнең беренче ире?
а) Җангали
б) Сафагәрәй
в) Шаһгали
3. Сөембикә Сафагәрәйнең ничәнче хатыны була?
а) беренче
б) өченче
в) дүртенче
4. Сөембикә өстеннән Мәскәүгә хатны кем яза?
а) Хөршид – ана
б) Мәймүнә - ана
в) Зәләйха - ана
5. Дәреслектә тәкъдим ителгән “Сөембикә” бәете кем тарафыннан язылган?
а) Р.Батулла
б) М.Хәбибуллин
в) Г.Бәширов
6. Г.Бәширов “Сөембикә” бәетен ничәнче елда кулдан яза?
а) 1914
б) 1920
в) 1999
Укытучы: Дәфтәрләрне бер – берегез белән алыштырыгыз һәм җавапларны дөресләгез. (экранда дөрес җаваплар чыга)
1. б
2. а
3. в
4. а
5. в
6. а
Кемнең бөтен җавплары да дөрес, “5”ле куегыз, бер-ике хата булса – “4”ле, өч – дүрт хатасы булганнар “3”ле билгесе куя, аннан да артык хата юктыр. Чөнки биремнәр бик җиңел.
Укытучы: 1. Бүген без сезнең белән күренекле галим, укытучы – педагог һәм әдип Каюм Насыйринның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.
Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйров 1825 елның 2(14) февралендә элекке Казан губернасы Зөя өязе Югары Шырдан авылында укымышлы мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән ала. 1841 – 1855 елларда Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый. Бу мәдрәсәдә ул 1855 елга кадәр унбиш ел укый. Гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Аннан соң Духовное училищеда, соңрак шул училищеның дәвамы булган Духовное семинариядә татар теле укыта. Семинариядә ул 15 ел эшли. Соңыннан Казан университетына ирекле тыңлаучы булып керә.
1879 елдан башлап К.Насыйри рәсми рәвештә бер җирдә дә хезмәт итми. Бар гомерен язучылык эшенә, фәнгә багышлый. Һәр язны туган авылы Шырданга кайта, кыр эшләрендә катнаша, җәйләрен Зөя өязе авылларына чыгып, халыкның телен, гореф – гадәтләрен өйрәнә, тарихи истәлекләр, фольклор әсәрләрен җыя. Әдип бар көчен, сәләтен китаплар, дәреслекләр язуга сарыф итә, аларны үз акчасына бастыра. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы итеп сайлана.
К.Насыйри күбрәк Казанда яши. Берничә тапкыр агасы Габделхәй янына Мәскәүгә, Мәкәрҗә ярминкәсенә һәм имтихан тотар өчен Уфага барып кайта. 1893 елның җәендә Оренбург янындагы Каргалы авылында була.
К.Насыйри китапларын үзе төпләгән, көнкүреш әйберләре ясаган. “Һаман утырып язу ялыктыра, каннар оеше, мин һәр көн бер – ике сәгать эшләп, бу кораллар белән үземә кирәкле әйберләр ясыйм”, - дип әйтә торган булган. Ул рәсем ясаган, географик карталар сызып, календарьларына урнаштырган.
К.Насыйри халык медицинасыннан файдаланган, төрле үләннәр белән дәваланган, физик хезмәт белән шөгыльләнгән. Шуның нәтиҗәсе буларак, бөтенләй диярлек ятып авырмаган. Бары тик гомеренең соңгы елларында гына аякларын җиңелчә паралич суга. Электр ярдәмендә дәвалану, туктаусыз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә генә ул йөрерлек хәлгә килә. К.Насыйри 1902 елның 20 августында (2 сентябрендә) 77 яшендә вафат була, Казанда Яңа бистә ягындагы каберлеккә күмелә.
Бөек мәгърифәтче, әдип Каюм Насыйри татар халкының рухи үсешенә ярты гасыр буена фидакарь хезмәт итеп килде. Ул фәннең барлык тармаклары буенча диярлек җиңел аңлаешлы, мисалларга, иллюстрацияләргә бай мавыктыргыч кулланмалар язды. Татар теленең сүзлекләрен, грамматикасын төзеде. Тәрҗемә итеп, фольклор әсәрләрен кертеп һәм оригиналь әсәрләр иҗат итеп “Кырык вәзир кыйссасы”, “Фәвакиһел җөләса фил - әдәбият” (“Әдәбият турындагы мәҗлесләрнең җимеше”), “Кырык бакча” җыентыкларын төзеп бастырды. Халык авыз иҗаты әсәрләрен язып алып укучыларга тәкъдим итте, халыкның күзен ачуга, аң – белемен, мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертте.
Күргәнебезчә, К.Насыйри катлаулы тормыш юлы үткән. Шул кыска гомер эчендә күп әсәрләр иҗат итеп, безгә бай мирас калдыра.
- Хәзер дәреслекнең 18енче битен ачабыз һәм “Әбүгалисина” повестен укый башлыйбыз. (Текст сәнгатьле итеп укытыла). Һәр бүлекне укып чыккач, сүздек өстендә эшне башкарабыз.
Сүзлек өстендә эш:
Мәгарә - тау куышы
Фисагурис – грек галиме Пифагорны шулай атаганнар
Кимия, симия, ихфа гыйлемнәре – кешеләр бик борынгы заманнардан бирле гыйлем көче белән төрле кыяфәтләргә кереп йөрү, кирәк вакытта яшеренеп йөрү, теләсәң нәрсә эшли алу белән хыялланганнар. Шундый гыйлемнәр бар дип ышанганнар.
Җәлладлар – үлем җәзасын җиренә җиткерүчеләр
Хәлвәфрүш – хәлвә пешереп сатучы
Кандил – берничә шәм яки электр лампочкалары куела торган зур шәмдәл
Шаһзадәләр –патша уллары
Җарияләр – бу урында сарай хезмәтендәге кызлар мәгънәсендә
Зәгъферан – сары буяу чыга торган үлән
Субашы – гаскәр башлыгы
Рәмел тактасы – багу, күрәзәлек итү өчен кулланыла торган корал
Хәким – акыл иясе, күпне белүче кеше
Укытучы: Укучылар, беренче бүлектә Әбүгалисинаның бала чагы ничек сурәтләнә? Аңа нинди сыйфатлар хас?
Укучы: Әбүгалисина үткенлеге, зирәклеге белән башка балалардан аерылып тора. Ул бик яхшы укый, укытучы ни генә әйтсә дә, ул бик тиз төшенеп ала, белгәнен бер дә онытмый иде. Шулай ук ул, укытучы сөйләгәннәр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, яшьтән үк китаплар укуга бирелә. Шуңа күрә бик күп нәрсәләр белә.
Укытучы: Укучылар, ә ничә яшьтә Әбүгалисина сабак укыта башлый?
Укучы: Унике яшенә җиткәндә, Әбүгалисина инде бик күпне белүче гыйлем иясе булып җитешә, төрле фәннәрдән үзе дә башкаларга сабак укыта башлый. Үзеннән зуррак балалар да аннан дәрес алалар.
Тагын берничә ел үткәч, Әбүгалисина зур галим булып җитешә. Бохара тирәсендә аңа тиң, аның белән сүз көрәштерерлек кеше калмый.
Укытучы: Ә ул булган белеменә риза буламы?
Укучы: Ул риза булмый, тагын да тирәнрәк белем алырга тели. Туганы Әбелхарис белән бергәләп, гыйлем өстәп, алар туган илләреннән еракларга китәргә уйлыйлар.
Укытучы: Алар эзләгәнен табалармы?
Укучы: Әйе, алар бер елга мәгарәдә калырга уйлыйлар һәм шуңа бик ныклап әзерләнә башлыйлар.
Укытучы: Әбүгалисина һәм Әбелхарис тау куышына керергә ничек әзерләнәләр?
Укучы: Алар бик аз ашыйлар һәм бик аз эчәләр иде. Шулай итеп, үзләрен аз ашап торырга күнектерәләр. Көнгә егерме тиеш көмеш акча авырлыгындагы зәйтүн мае белән тукланалар, айга бер мәртәбә су эчеп сусауларын басалар. Мәгарәдә яндыру өчен бер елга җитәрлек май һәм башка кирәк-яракларны да әзерлиләр.
Укытучы: Мәгарәдә алган белемнәрне ничек язып алырга уйлыйлар?
Укучы: Алар үзләре белән суган суы алып керәләр, шуның белән бик кирәкле белемнәрне язгалап та алалар. Мондый “кара” белән язылган язу һичкемгә дә күренми, шик тудырмый, ә кирәк вакытта аны үзләре укый алалар.
Укытучы: Мәгарәдән чыкканда аларның тышкы кыяфәте нинди була?
Укучы: Алар ел буе мәгарәдә ятып, кеше кыяфәтләрен югалтканнар, чәчләре һәм тырнаклары җитеп, коточкыч бер төскә кергәннәр иде. Аларны күрү белән, сихерчеләр дип белеп, тотып алалар да шәһәрнең патшасы янына алып баралар. Патша аны – моны тикшереп тормыйча, шәһәр мәйданына алып барып, икесенең дә башларын кисәргә боера.
Укытучы: Ни өчен патша аларның башларын кисәргә боера?
Укучы: Чөнки бу вакытларда шәһәргә Көнбатыш ягыннан ике сихерче килеп, төрле бозыклар эшләп йөргәннәр, шәһәр халкын интектереп бетергән булалар.
Укытучы: Патшаның әмере үтәләме?
Укучы: Юк. Әбелхәрис һәм Әбүгалисина мәгарәдә алган белемнәрен кулланалар һәм исән калалар. Әбүгалисина күлгә чумып юк була, ә Әбелхарис сарай түбәсенә менеп юк була.
Укытучы: Әбүгалисина күлгә чумып юкка чыккач, кайда килеп чыга?
Укучы: Нил дәрьясына килеп чыга, аннан Мисыр шәһәренә бара.
Укытучы: Мисыр шәһәрендә Әбүгалисина кем белән таныша?
Укучы: Әбүгалисина Мисырда Хәлвәфрүш белән таныша һәм аңа кибәктән хәлвә пешерә. Хәлвәфрүш Әбүгалисинаның хикмәтле кеше икәнен белә һәм өендә калуын үтенә. Шул көннән алып, алар бергә тора башлыйлар.
Укытучы: Әбүгалисина Хәлвәфрүшкә ничек ярдәм итә?
Укучы: Әбүгалисина симия гыйлеме көче белән базар уртасына хәлвәфрүш өчен күп бүлмәле зур бер кибет барлыкка китерә. Хәлвәфрүш патша кызына гашыйк булгач, Әбүгалисина аларга ярдәм итә: гыйлем көче ярдәмендә аларны очраштыра.
Укытучы: Хәлвәфрүш белән патша кызының мәхәббәте нинди киртәләргә очрый?
Укучы: Кыз хәлвәфрүш белән очрашуын атасына хат белән язып җибәрә. Патшаның моңа ачуы чыга. Ул кызының гади егет белән очрашканына каршы килә һәм кызын каравыллырга куша. Ләкин кыз һәр көн юкка чыга. Патша нишләргә белми. Шуннан соң патшага Багдад патшасының Әбелхарис исемле зур галим һәм тирән акыл иясе бер вәзире барлыгын әйтәләр. Патша шатланып Әбелхарисны чакырып китермәкче була. Күп бүләкләр белән илчеләр җибәрә.
Укытучы: Әбелхарис нинди могҗизалар тудыра?
Укучы: Әбелхарис симия гыйлеме белән ерткыч бер карчыга барлыкка китерә.
Укытучы: Әбүгалисина патшага, Әбелхариска каршы ничек көрәшә?
Укучы: Әбүгалисина үзенең тора торган йортын Әбелхарис эзләп тапмаслык итеп яшерә, субаш белән җәлладны астыра.
Укытучы: Укучылар, без сезнең белән “Әбүгалисина” повестен укыдык. Инде нәтиҗә дә ясыйк. Әбүгалисина белән Әбелхарис гыйлем көчләрен ничек кулланалар?
Укучы: Әбүгалисина үзенең белемен гади хезмәт кешеләренә ярдәм итү, тормышларын җиңеләйтү өчен файдалана. Әсәрдә ул бик кешелекле, ярдәмчел зат итеп тасвирлана. Әбелхарис исә патшаларга хезмәт итә.
Укытучы: Укучылар, инде Әбүгалисинага сыйфатлама биреп карыйк. Кайсыгыз, җавап биреп карый?
Укучы: Әбүгалисина кечкенәдән үк үткенлеге, зирәклеге белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә иптәшләре аның киезе астына бер бит кәгазь салып куйгач, Әбүгалисина аны сизә. Мисырга барып чыккач, фәкыйрь хәлвәфрүшкә ярдәм итә башлый, патшалар белән конфликтка керә. Төрле маҗаралы вакыйгалардан ул алардан өстен чыга.
Укытучы: Укучылар, повесть нинди планда иҗат ителгән?
Укучы: “Әбүгалисина” повесте фантастик планда иҗат ителгән. Анда, реаль тормыш эпизодларын сурәтләгән кайбер урыннар булу белән бергә, нигездә фантастик әкиятләр стиле өстенлек итә.
Укытучы: Дәрес ахырына якынлашты. Өй эшен язабыз: повесть буенча сочинение язарга “Гыйлем алу – бәхетеңә бару”.
Ә хәзер, йомгаклап, К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә нәрсә турында яза? дигән сорауга җавап бирик.
Укучы: К.Насыйри “Әбүгалисина” әсәрендә акылның намус белән бергә кушылырга тиешлеге турында яза. Шулай иткәндә генә ул кешеләргә ярдәм итә ала, ди.
Укытучы: Әйбәт. Дәрес тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Билгеләр куела.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Уку - укыту процессында яңа информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану
Сыйфат дәрәҗәләре
(6 сыйныфта татар теле дәресе)
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Дәрес темасының гомуми тема эчендә тоткан урыны
Сүз төркеме буларак, сыйфатлар белән укучылар башлангыч сыйныфларда ук танышалар, аларны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәнәләр. Сыйфат сүз төркемен өйрәнүгә 6 сәгать вакыт бирелә. Дәреслектә материал җитәрлек, шулай да бер сәгатен язма эшкә бирү отышлы була.
“Сыйфат дәрәҗәләре” темасын укучылар шактый кыен үзләштерәләр. Аны коллектив рәвештә танып белүгә нигезләнгән әңгәмәгә (өлешчә танып белү методына) туры китереп оештыру отышлы.
Дәрәҗә белән төрләнү – сыйфатларга хас бердәнбер грамматик категория. Татар телендә дәрәҗә категориясе, башка төрки телләрдәге кебек үк, билге чамасының һәртөрле үзгәрешен – уртача дәрәҗәсен, билгенең чагыштырмача артыграк яки уртача дәрәҗәдән кимрәк булуын, иң югары дәрәҗәсен – чиген белдерә. Дәрәҗәнең бу рәвешле белдерелүе белән татар теле башка телләрдән, әйтик, рус теленнән аерылып тора. Рус телендә сыйфатлар билгенең чагыштырма дәрәҗәсен генә белдерәләр.
Татар телендә сыйфатларның дүрт дәрәҗәсе аерып өйрәнелә: төп дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.
Гади дәрәҗәдән башкалары махсус кушымча яки кисәкчәләр ярдәмендә белдерелә. Гади дәрәҗәдәге сыйфат әйбернең гадәти билгесен белдерә: салкын чишмә, зур йорт, кызыл алма.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең, башка әйбергә караганда, чагыштырмача артык булуын белдерә. Чагыштыру дәрәҗәсе –рак/-рәккушымчасы ярдәмендә формалаша. Мәсәлән: каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк.
Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер әйбердәге билгенең башка шундый ук әйбердәге билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Мәсәлән: Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.
Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалаша:
1) билгенең артыклыклыгы сыйфат алдындагы 1-2 аваз кабатлану юлы белән белдерелә. Мәсәлән: түм-түгәрәк, кып-кызыл, кап-кара;
2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, дөм караңгы, җете кызыл.
Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат әйбердәге билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. Кимлек дәрәҗәсе –гылт/-гелт, -кылт/-келт, -сыл/-сел, -су кушымчалары ярдәмендә формалаша: кызгылт, аксыл, зәңгәрсу, яшькелт
Тема: Сыйфат дәрәҗәләре
Максат:
1. Белем бирү. Сыйфат дәрәҗәләре турында аңлату һәм аларны үз сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләре булдыру;
1. Үстерешле. Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны табу һәм аларны тирәнәйтү;
2. Тәрбияви. Укучыларга эстетик тәрбия бирү.
Материаллар:
1. Тумашева Д.Г., Юсупов Ф.Ю., Зиннәтуллина К.З., Мифтахов Б.М., Харисова Ч.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек. – Үзгәртелгән һәм тулыландырылган 4 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2010.- 263 б.
2. Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.
3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта ук йортлары өчен дәреслек. – Тулыландырылган 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.
Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, открыткалар
Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату
Дәреснең методы: өлешчә танып белү
Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, күнегү, диктант
Дәреснең планы
1. Оештыру өлеше.
- укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау.
- укучыларны барлау
II. Актуальләштерү.
- Үткәннәрне кабатлау. Тест.
III. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне булдыру.
1. Экрандагы таблицага нигезләнеп проблемалы ситуация тудыру:
- эзләнү
- чагыштыру
- мөстәкыйль фикер йөртү
2. Проблеманы хәл итү.
3. Дәреслектәге параграфны укытып, сөйләгәннәрнең дөреслеген тикшерү.
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1. Дәреслектәге 183 күнегүне эшләү, сыйфатларның кайсы дәрәҗәдә булуларын күрсәтү.
2. Аңлатмалы диктант.
3. Карточкалар белән эш.
4. Таратылган открыткалар ярдәмендә, төрле сыйфатларны кертеп, кыскача сочинение язу.
VI. Йомгаклау.
1. Сыйфатлар нәрсәгә карап, нинди дәрәҗәдә килә алалар?
2. Аларга нинди кушымчалар һәм кисәкчәләр кушыла? Дигән сорауларга җавап бирү.
VII .Өйгә эш.
Төрле сыйфатларны урынлы кулланып, “Көзге табигать” темасына хикәя язарга.
План буенча тулы конспект
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Татар теле дәресен башлыйбыз.
Яңа темага күчкәнче, алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерик. Без алдагы дәрестә нәрсә өйрәнгән идек?
Укучы: Сыйфат турында гомуми төшенчә.
Укытучы: Укучылар, экранда “Сыйфат турында гомуми төшенчә” темасы буенча сораулар һәм аларга өч төрле җаваплар күрсәтеләчәк. Сез шул җаваплардан дөресен сайлап алырга һәм дәфтәрләрегезгә язып куярга тиеш (проектор ярдәмендә слайдларны курсәтү.
1. Нинди сүзләр сыйфат була?
а) предметның билгесен белдергән
б) предметның исемен белдергән
в) предметның санын белдергән
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап була?
а) кем? нәрсә? ни?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) ничек? кайчан? кайда?
3. Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?
а) фигыльне
б) санны
в) исемне
4. Сыйфатлар күбрәк җөмләнең кайсы кисәге булып киләләр?
а) аергыч һәм хәбәр
б) Мәймүнә - ана
в) сан һәм рәвеш
Укытучы: Дәфтәрләрне бер – берегез белән алыштырыгыз һәм җавапларны дөресләгез. (экранда дөрес җаваплар чыга)
1. а
2. б
3. в
4. а
Кемнең бөтен җавплары да дөрес, “5”ле куегыз, бер хата булса – “4”ле, ике – хатасы булганнар “3”ле билгесе куя, аннан да артык хата юктыр. Чөнки биремнәр бик җиңел.
Укытучы: Укучылар, экранга карыйбыз. Экранда җөмләләр һәм таблица күрсәтелә.
Каен яфрагы яшел, ә имән яфрагы яшелрәк. Чапан ямь-яшел, ә чалма яшькелт
1. Гади дәрәҗә 2. Чагыштыру дәрәҗәсе 3. Артыклык дәрәҗәсе 4. Кимлек дәрәҗәсе
Яшел (яфрак) Яшелрәк Ямь – яшел
Яшелнең яшеле
Иң яшел яшькелт
Җылы (су) Җылырак Җып – җылы
Җылының җылысы
Иң җылы җылымса
Кызыл (яулык) кызылрак Кып – кызыл
Кызылның кызылы
Җете кызыл Кызгылт
Салкын (көн) салкынрак Сап-салкын
Салкынның салкыны
Үтә салкын салкынча
Кем әйтер: чагыштырып караганнан соң, нинди нәтиҗә ясап була?
Укучы: Сыйфатлар предмет билгеләренең төрле күләмдә булуын да белдерәләр икән: берсендә күбрәк, икенчесендә кимрәк булырга мөмкин
Укытучы: Шулай. Беренче төркемдә сыйфатлар предметның (сыйфатланмышның) нинди билгеләрен белдерәләр?
Укучы: Сыйфатлар (яшел яфрак, җылы су, кызыл яулык, салкын көн) предмет билгесе күләменең артык та, ким дә түгел, бәлки уртача булуын белдерәләр.
Укытучы: Дөрес, бу сыйфатлар предмет билгесе күләменең артык та, ким дә түгел, бәлки уртача булуын белдерәләр. Без аны гадәти (төп) билге дип атыйбыз.
Ә икенче төркем турында нинди нәтиҗәгә килә алабыз?
Укучы: Монда предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә: яшел – яшелрәк, җылы- җылырак, кызыл – кызылрак, салкын – салкынрак.
Укытучы: Шулай. Монда предметтагы билге күләмнең төп билгедән я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Без аны чагыштыру дәрәҗәсе дип атыйбыз. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала. Бу кушымчалар сыйфатка кушылып языла. Тартык авазга беткән сыйфатларга бу кушымчаларны ялгап әйткәндә, сыйфат белән кушымча арасында сузык аваз ишетелсә дә, язуда ул күрсәтелми: киң+рәк – киң(е)рәк – киңрәк, кызыл+рак – кызыл(ы)рак – кызылрак.
Өченче төркем турында нәрсә әйтә алабыз?
Укучы: Сыйфатлар бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерәләр:
Укытучы: Нәкъ шулай. Һәм бу дәрәҗә артыклык дәрәҗәсе дип атала. Артыклык дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала:
1) сыйфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: ямь- яшел, җып – җылы, кып – кызыл, сап-салкын;
2) иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән: иң яшел, иң җылы, җете кызыл, үтә салкын;
3) бер үк сыйфатны кабатлау аша: яшелнең яшеле, җылының җылысы, кызылның кызылы, салкынның салкыны.
Артыклык дәрәҗәсе ясалганда, сыфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр сызыкча аша язылалар: тип-тиге, кап-караңгы.
Артыклык дәрәҗәсе ясый торган калган кисәкчәләр аерым язылалар; иң файдалы, дөм сукыр.
Дүртенче төркемгә карап нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Укучы: Монда сыйфатның предметтагы билгенең төп билгедән кимрәк булуын белдерәләр.
Укытучы: Әйе, укучылар, Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең төп билгедән кимрәк булуын белдерәләр. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе –су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, - кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: яшел +келт – яшькелт, җылым+са – җылымса, кызыл+гылт – кызгылт, салкын + ча – салкынча.
Кимлек дәрәҗәсен ясый торган кушымчалар кушылып язылалар: аксыл, ачкылтым.
Сыйфатка –гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ялганганда, тамырда кайбер үзгәрешләр барлыкка килә: яшел+келт – яшькелт, Күк+елҗем – кү(г)елҗем – күгелҗем.
Укучылар, сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар. Без ул дәрәҗәләр белән танышып киттек. Экрандагы таблицаны кагыйдәләр дәфтәренә язып куегыз. Ә хәзер, укучылар, дәреслектәге 47 параграфны укып чыгыгыз һәм сөйләгәннәрнең дөреслеген тикшерегез.
Укытучы: Инде параграфны укып чыктыгыз, сорауларыгыз бармы? Булмаса, дәреслектәге 183енче күнегүне дәфтәрләрдә эшлибез. Биремне укып чыгабыз.
Укучы: Текстны укыгыз. Күчереп языгыз. Язу барышында сыйфатларның астына сызыгыз, җәяләр эчендә аларның кайсы дәрәҗәдә булуларын күрсәтегез.
Укытучы: Күнегүне эшли башладык.
(укучылар күнегүне күчерәләр, сыйфатларның астына сызалар һәм дәрәҗәсен күрсәтәләр)
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән аңлатмалы диктант, ягъни “үз-үзеңне тикшерү” диктанты язып алырбыз.
Җәйге кояш үзенең көләч нурларын ямь-яшел урман өстенә сибә. Биредә зифа буйлы наратлар, нәфис яфраклы ак каеннар үсә. Яшь усакның яшел яфраклары әкрен җилдә тибрәләләр. Алар гаять бай табигатьнең тиңсез матурлыгын мактыйлар. Менә шундый гүзәл ул безнең туган ил җәе! (Бу диктанты бер укучы тактада яза, калганнары дәфтәрләрендә яза. Аңлатманы башка укучы бирә.)
- текстта нинди сыйфат дәрәҗәләрен очраттыгыз, шуларның асларына сызыгыз.
Укытучы: Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшлибез: Җөмләләрдә нинди дәрәҗәләрдәге сыйфатлар кулланылган?
1. Бу каенлыктагы каеннар елмайган сабый йөзедәй яп-якты, ап-аклар, әгәр озаграк карап торсаң, күзләрне камаштыра, ди. (Ф.Яруллин) 2. Төндә генә җылы яңгыр явып киткән, кышның соңгы суыкларын алып киткән. Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан, гөл – чәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан. (М.Җәлил) 3. Дәваланучының авыртуны ничек кичерүен аның күзләренең төсеннән белеп була икән. Зәңгәр күзле кешеләр, мәсәлән, теш дәвалауны җиңелрәк кичерәләр. Яшел һәм соры күзлеләр дә авыртуга артык илтифат итмиләр. Аның каравы коңгырт – кара күзлеләр өчен теш бораулау машинасы чын мәгънәсендәге җәза коралы булып тоелырга мөмкин, ди. (Вакытлы матбугаттан) 4. Бары тик үз араларыннан иң сылу, иң йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән.көне буе йөргән алар, ләкин кайсын гына алып карасалар да, алмада йә берәр яшькелт, йә аксыл сызык була икән. Кып-кызыл тап була икән. (Укучылар мөстәкыйль эшлиләр)
Укытучы: Укучылар, таратылган открыткалар ярдәмендә, төрле сыйфатларны кертеп, кыскача гына сочинение язып карагыз. (аның берничәсе укучылардан укытыла).
Укытучы: Дәрес ахырына якынлашты. Өй эшен язабыз: Төрле сыйфатларны урынлы кулланып, “Көзге табигать” темасына хикәя язарга.
Ә хәзер, йомгаклап, түбәндәге сорауларга җавап биреп карагыз:
1. Сыйфатлар нәрсәгә карап, нинди дәрәҗәдә килә алалар?
2. Аларга нинди кушымчалар һәм кисәкчәләр кушыла?
Укучы: Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар: гади дәрәҗә, чагыштыру дәрәҗәсе, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе.
Укучы: Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга –рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала; сыйфатның кимлек дәрәҗәсе –су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, - кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала; сыйфатның беренче иҗегенә җайлаштырылган көчәйткеч кисәкчәләр ярдәмендә: ямь- яшел, иң, үтә, җете, дөм һәм башка кисәкчәләр белән: иң яшел, бер үк сыйфатны кабатлау аша: яшелнең яшеле.
Укытучы: Әйбәт. Дәрес тәмам, катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Билгеләр куела.
Предварительный просмотр:
РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ –
ЮГАРЫ КИБӘХУҖА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портретның бирелеше
(фәнни мәкалә)
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Татар мәгърифәтчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле К.Насыйри күпкырлы эшчәнлек алып бара һәм иҗтимагый фикер үсешенә, татар теленең гыльми нигезләрен булдыруда, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыеп бастыруда, алар белән башка халыкларны таныштыруда, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, ниһаять, әдәбиятны яңа сыйфатлар белән баетуда үзеннән зур өлеш кертеп бай әдәби – мәдәни мирас калдыра.
Каюм Насыйри уңышлы тәрҗемә әсәрләре белән татар балалар әдәбиятын баетуга ирешә. Шәрыкъ әкиятләренә хас фантазиягә бай “Әбүгалисина кыйссасы”, “Гөлрөх белән Камәрҗан ”, “Кырык вәзир кыйссасы” һ.б. әсәрләр бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмадылар. Шулар арасыннан “Әбүгалисина кыйссасы” – иң танылган әсәрләренең берсе.
Хикәятләрнең эчтәлеге белән танышкач та, аларның күбесе шәрекъ халык иҗатыннан алынганлыгы күзгә ташлана. Анда урнаштырылган хикәятләрнең бер өлеше мәзәк – анекдотларны, юмористик эчтәлекле ләтыйфәләрне хәтерләтә. Бер төркем хикәятләрдә шул чор дини - әхлакый һәм дөньяви эчтәлекле Яңарыш әдәбиятының йогынтысы ачык сиземләнә
- Портрет, аның әсәрдә тоткан роле
Әдәби әсәрдә кешенең тышкы кыяфәтен, буй – сынын, йөзе – чыраен, кием – салымын, килеш – килбәтен сурәтли торган тасвирлама портрет дип атала.
Кеше портреты әдәби әсәрдә төрлечә бирелә. Ул бер урынга тупланып та, яисә әсәрнең төрле урынына чәчелеп тә бирелергә мөмкин. Моңа мисал итеп Габдулла Тукайның “Шүрәле”сендәге шүрәле портретын алырга була.
- Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп–кәкре - бөгелгәндер тәмам бармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да – ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт – йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел – көндезләре.
Яп – ялангач, нәп – нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары – бик төз төзен,
Тик килешсез - һәрбере ярты аршыннан озын.
Портретлар өлешчә генә дә бирелергә мөмкин.
Портретлар өлешчә генә бирелергә мөмкин. “Шагыйрьнең алтын приискасында” әсәрендә нәкъ әнә шундый портретлар белән очрашабыз.
“Хәзер безнең алдыбызда кызыл түбәтәен башына кыңгыр салып кигән, күптәннән бирле алдырмаган чәчен сул як чигәсенә каратып аударган, уң кулының бармаклары арасына махорка, сул кулының бармаклары белән озын гына мыекларын бөтереп, таза гына бер егет утыра иде”. Менә бу юлларны укыгач, егетнең кем булуы, нинди катламнан булуы күз алдына килә дә баса. Әгәр рәссам төсле буяулар белән бу портретны ясаса, безнең күз алдыбызга хезмәт кешесенең сурәте искиткеч дөреслеге белән килеп басар иде.
Әсәрдә аерым кешенеке генә түгел, бер төркем кешеләрнеке дә бирелергә мөмкин. Язучының шул ук әсәрендә шахтерларның гомуми портреты да бирелгән “келәт астында үскән зәгыйфь, саргылт үләннәр кебек булып калганнар, йөзләре саргайган, күзләре эчкә батып кергән”.
Әдәби портретларның билгеле бер мәгънәләре, сәнгатьчә әһәмиятләре була. Мәсәлән, Әптерәш картның башта бирелгән портреты, геройны күз алдына китерү өчен хезмәт итсә, соңыннан бирелгән. “ Ул искиткеч ябыкты. Шул аз арада аның күзләре төпкә батып, хәлсез карый башладылар. Яңак читләре батып, битенең эре-эре сөякләре калкып чыктылар” дигән юллар аның хәле авырлыгын “авыруның җитдилеген аңлаталар”.
Әдәби әсәрдә портрет, пейзаж, интерьер ярдәмче вазифа башкаралар, әсәр мәйданында чагыштырмача аз урын алып торалар. Портретның бөтен детальләрен язучы берьюлы биреп бетерүне максат итеп куймый, аерым штрихларга гына басым ясау аның өчен табигый хәл. Шуңа күрә портретның аерым детальләрен акрынлап, эзлекле рәвештә алар төрле урыннарда бүленеп – бүленеп бирелә.
Әдәби әсәрләрдә статик портретлар белән бергә динамик портретларга да урын бирелә.
Байтак очракларда тышкы кыяфәт эчке дөнья белән бәйләнештә бирелә. Мәсәлән, Галиябану, Карлыгач сылу, Фәйрүзә, Нәфисә, Зәйтүнәләр төскә - биткә дә, рухи дөньялары белән дә гүзәл кешеләр.
Күп кенә тискәре геройлар тышкы кыяфәтләре белән дә, эчке дөньялары белән дә, холыклары белән дә ямьсез итеп сурәтләнәләр.
- Каюм Насыйриның тәрҗемә әсәрләрендә портретның бирелеше Каюм Насыйриның Гыймран бине Хәтан исемле “кабахәт вә иләмсез” бер кеше турындагы хикәятнең дә эчтәлеге ислам дине өйрәтмәләренә туры килә. Холкы бик тә явыз, төскә - биткә ямьсез бу кешенең хатыны – искиткеч гүзәл. Тышкы кыяфәтләре, холыклары ягыннан бер – берсенә туры килмәсәләр дә, алар никахларын бозмыйлар, гаиләләрен таркатмый яшәүләрен дәвам итәләр. Чөнки алар икесе дә шәригать кануннарына буйсынып гомер кичерәләр. Гүзәл хатын, Коръәндә әйтелгәнчә, иренең ямьсезлегенә сабыр итә, ә ир кеше исә хатынның чибәрлегенә шөкерана кыла.
Кайбер хикәятләрдә ирләре белән кычкырышып яшәүче явыз хатыннар образы урта гасырларның икътисадый кануннары белән бәйләп яктыртыла. Мәсәлән, хикәятләрнең берсендә бай хатыны иренең һәр сүзенә каршы килә, аның белән әрләшә, ире алып биргән бүләкләргә риза түгел. Көннәрнең берендә бу явыз хатынның ире үлеп китә. Акча бетә, байлык тарала, явыз хатын да хәерчелеккә төшә. Ул яланаяк, ертык күлмәк белән чәчләрен туздырып йөри.
- “Кырык вәзир кыйссасы”нда портретлар
Каюм Насыйри эшчәнлегенең зур бер мөстәкыйль тармагы – матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре. 1868 елда аның тәрҗемәсендә “Кырык вәзир кыйссасы” басылып чыга. Үзенең чыгышы белән “Мең дә бер кичә” әкиятләренә барып тоташкан мәшһүр бу әсәр XIV йөздә гарәп телендә “Кырык иртә вә кырык кичә” исеме белән төзелгән. XV гасырда төрек язучысы Шәехзадә Әхмәт Мисрый тарафыннан “Кырык вәзир” исемендә эшләнә. Каюм Насыйри, шушы вариантны бераз кыскартып, төрекчәдән тәрҗемә итә. Ханкыйн патшаның улы һәм аның башыннан узган вакыйгаларны сурәтләгәндә, ул иң беренче, геройның тышкы кыяфәтен биреп, укучының игътибарын җәлеп итә.
“Хак Тәгалә хәзрәтләре аңа бер угыл бирде. Җиһан халкы аның күркәмлегенә вә җәмалына гашыйк иде. Һәркем аның җәмалына караса: “сихерме икән әллә бу?” – диярләр иде. Вә зифа буена караса: “Бу нинди кеше?” – диярләр иде. Зиядә күп җәмалы булып, гашыйклар бу бик кирәкле иде. Җәмалыннан башка дәхи ни һөнәре бар. Гыйлем укымакта, язу язмакта, ук атмакта вә сугыш һөнәрләрендә аның кебек адәм юк иде, вә аның күркәм сыйфатлары олы – кече арасында мәшһүр булып, патшага дәхи аны күргәч, йөз мең шатлык хасил булыр иде, вә аны гомеремнең маясы булыр иде.”
Угланның шушы тышкы кыяфәте, аның өчен бәхетсезлек белән бетә яза. Үги ана, малайны күрүгә, гашыйк була һәм үзенеке итәргә ниятли. Бу барып чыкмагач, егетне тәүфыйксызлыкта гаепли. Малайның эчке дөньясы, аның тышкы дөньясына туры килә. Ул атасына хыянәт итми: үлемнән котыла.
Әсәрдә портретның аерым детальләре дә вакыйганы тыгызлау өчен хезмәт итәләр. “Угылан, ачуланып, кулының аркасы белән хатынның авызына шулкадәр каты чапты, хатынның күзеннән утлар күренеп, авызы туп – тулы кан булды. Хатын, бу хәлне күргәч, ачу уты күкрәген яндырып, миенең төтененнән күңеленә корым утырып, угыланга явызлык хас кылды.”
Бу эпизод әсәрнең төенләнешен дә тәшкил итә. Шуннан соң инде вакыйгалар үстерелеше башлана.
Хатын, авызыннан аккан канга киемнәрен буяп, елый – елый патшага зарлана.
Менә шундый портрет детальләрен оста бирә алуы аша хатынның явызлык белән тулган портретын ачуга ирешә. Шуңа кушып ирнең портретына да аерым төсмерләр өсти. Моны ишеткән ирнең ачуы кабара. Ул төне буена күзенә йокы керми хәлиткеч карар кыла: малайны үтерергә!
Ләкин патшаның вәзирләре аңа төрле – төрле хикәятләр сөйләп, үлемне кичектереп киләләр. Аларда гаделлек, намуслык, батырлык һәм хыянәт итмәүчелек идеяләрен яклау өстенлек итә. Әсәрнең уңай образлары тугрылыклы, хыянәтсез кешеләрдән тора, шуңа күрә алар малайның гаепсезлеген патшага исбат итәләр һәм аны коткаруда мөһим роль уйныйлар. Әнә шулай эчке дөньялары матур булу малайны коткара.
Шуңа күрә әсәр халык арасында зур популярлык казана һәм кыска гына вакыт эчендә сигез тапкыр басыла.
Портретларны биргәндә, язучы мәкаль - әйтемнәрдән, чагыштырулардан оста файдалана. Мәсәлән: “Хатын... шаһзадәне күргәч, мең җан белән гашыйк булды. Гаять гүзәл сөлек шикелле егет. Хатыннар әйтә торган сүз: кашыклы су белән йотарсың.” “Бер һәйбәт гүзәл кыз, айның ундүртенче кичәсе кебек.” Кайда бал булса, анда чебеннәр җыела” һ.б.
Әсәр халыкның эстетик зәвыгына туры килеп, мәгърифәтчелек идеологиясенә хезмәт иткән XIX йөзнең II яртысында татар тормышында башланып киткән уяну хәрәкәтенең чагылышы.
Әдәп - әхлакка, белемгә, һөнәр алуга өндәү, кешегә хас гуманистик сыйфатларның мактаулы, һәр төр начарлыкны фаш итү, кире кагу һ.б. сыйфатлар әсәрдә үзәк мәсьәлә итеп алына. Шуларга бәйле төп идея дә гаделлек тантанасы булып яңгырый.
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Ф.Хөсни хикәяләренең әдәби эшләнеше
(фәнни мәкалә)
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
“Хикәягә салына торган тормыш материалы – ул беркадәр үзгәрәк материал. Хикәя үзенең киң булмаган мәйданында тормышның барлык фактларын да бердәй җайлылык белән сыйдыра алмый. Ул кешеләр арасында булган аеруча характерлы эпизодларны, тормыш вакыйгалары тезмәсеннән аеруча тыгыз һәм нурлар уйнатып “ургылып” торган тик бер вакыйганы, әмма үзенең конкретлыгында зур гомумилек көченә ия булган, сабак булырдай гыйбрәтле хәлләрне эченә алган вакыйганы энәсеннән җебенә кадәр тулысы белән дә түгел, аның төенләнгән бер ноктасын ала” – дип яза әдип Ф. Хөсни.
Әдәби әсәр – язучы тарафыннан уйлап табылган яки яңадан тергезелгән тормыш-чынбарлык моделе. Әлеге модель без яши торган тормышка охшаган була яки аннан нык аерылып тора, ләкин һәр очракта укучы көткән яки аның өчен көтелмәгән тормыш тудырыла.
Хикәя – кечкенә жанрларның берсе. Сөйләп бирүгә, хикәяләүгә нигезләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүреш эпизодларын, кешенең характерының, психологиясенең бер сыйфатын, чалымын сурәтли. Бу жанр мөмкинлекләре турында Д. Заһидуллина “хикәя – бер яки берничә вакыйганы эченә алган, кеше характерының бер сыйфаты, ягы, үсү – үзгәрүе хакында сөйләүче әсәр” дип ачыклык кертә.
Иҗатына хас тормыш-чынбарлык моделе һәр хикәясендә үзенчәлекле бирелеп, Р.Сверигин әйткәнчә, “Ф.Хөсни феноменын” булдырырлык көчкә ия. Ф.Хөсни һәр хикәясендә гади кешеләр язмышы, яисә, тормышның бер мизгеле.
Язучы әдәби әсәрне күңелендә, хыялында барлыкка китерә, аерым өлешләрен ваклыкларына кадәр күзаллый, аннары шул өлешләрне бербөтен итеп җыя, оештыра, укучы күзалларлык итеп сурәтли һәм аны сүзләр ярдәмендә белдерә. Шул нигездә әдәби әсәрне дүрт катламга аерып карарга мөмкин: уйланма катлам (тематика, проблематика, идея, пафос), оештыру катламы (сюжет, композиция), сурәтләнгән дөнья (катнашучылар, детальләр, портрет, пейзаж, психологизм, хыялый күренешләр, урын-вакыт, автор белдерелүе), әдәби сөйләмдә катлам (сөйләм, сурәт) дип саный Д.Заһидуллина Ф.Хөснинең 70нче елларда иҗат иткән хикәясен алып, дүрт катламны барлап чыгарга тырышыйк
“Ананың үз сүзе” хикәясе
Уйланма катламның нигезен тәшкил иткән тематикага килгәндә, “Ананың үз сүзе” хикәясендә сугыш фаҗигаларының дәвамы, сугыш салган яраларның мәңгелек булуы темасы күтәрелгән.
Хикәядәге проблема фәлсәфи нигезле – ананың ачы югалтуы, ул улының үлеме белән һич кенә дә килешми.
Идея – әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образлар сурәтләнешендә бирелгән төп фикер. Идея – тема куйган мәсьәләнең, сорауның җавабы ул.
“Ананың үз сүзе” хикәясенең идеясе – ана өчен бала үлгәч тә бала булып, якын һәм кадерле булып кала. Әсәрнең эмоциональ көйләнешен, ягъни пафосын сугыш батырларын данлау, сугыш афәтенең тирәнлеге, фаҗиганең һич тә җуелмаслыгы тәшкил итә.
Ф.Хөсни тарафыннан бәян ителгән хикәя беренче карашка бик гади тоелса да, шактый катлаулы структуралы. Моны аңлау өчен эчтәлеккә игътибар итик.
Сәгыйть бәйрәм белән тәбрик итеп бар танышларын, үзе әтмешли, “чыбык очы” якыннарын бәйрәм белән тәбрик итеп, котлау открыткасы яза. Шушы гади генә вакыйга барышында үзенчәлекле каршылык туа. Биредә Ф.Хөсни заманча яшәгән Сәгыйть образын әнисе образы арасында конфликт кора. Маһитап апа сугыш кырында үлеп калган улына мөрәҗәгать итеп хат яздыра башлый. Хат – каршылык чыганагы булуга этәргән деталь Ф.Хөсни әдәби алым буларак, хикәягә эпистоляр стиль элементларын да керткән. Хатка бәйле, Сәгыйть белән Маһитап каршылыгы эш-гамәлләр ярдәмендә чишелә алырлык локаль каршылык. Ф.Хөсни бу каршылыкка бик үзенчәлекле чишелеш тәкъдим итә. Сәгыйть күнә, ягъни үлгән абыйсының туганнар каберлеге урнашкан җирлеккә, авыл советы исеменә әнисе әйтеп яздырганнарны юллап, хат сала.
Эчтәлеккә бәйле икенче каршылыкны Ф.Хөсни тасвирламый да, сөйләп тә бирми. Чөнки бу каршылык тыныч тормыш һәм сугыш фаҗигасе арасында корылган. Ул чишелмәслек, чөнки яуларда үлгәннәрнең исемнәре генә кайта. Маһитап кебек күп аналар балаларын югалталар, хәсрәт йотып, еллар буе көтеп яшиләр. Монысы катнашучыларның эш-гамәлләр ярдәмендә чишелә алмый торган субстанциаль каршылык.
Әнисенең хисләренә, теләгенә Сәгыйть каршы килеп караса да, соңыннан күнә. Абыйсы рухы, әнисенең күңел халәте аңа да якын бит.
Ф.Хөсни хикәяне бик матур төгәлләгән. Бер күч открыткалар белән бергә, Сәгыйть хатны да алып чыгып барганда, әнисе аны туктата. Нәтиҗәдә: “Тере кешеләр”гә язылган хатлардан аерып алып алып калган хатны иртәгәсен ул, районга сөт илтүче машинаның кабинасына утырып барып, элемтә бүлеге начальнигының нәкъ үзенә үз куллары белән тапшырып кайтты.”
Ф.Хөсни хикәя теленең сурәтлелегенә ирешә. Әсәрдә автор сөйләме Ф.Хөсни теленә хас табигый аһәңгә ия. Бу хакта Ф.Хатипов үз заманында: “әдәби тел культурасын үстерүгә безнең язучыларыбыз зур игътибар бирәләр. Совет әдәбиятының бу өлкәдә байтак уңышлары бар. Бу уңышларны арттыруда Ф.Хөсни алгы сафларның берсендә бара. Ул чын мәгънәсендә сүз остазы. Җыр кебек матур, чылтырап аккан чишмә төсле саф аның теле. Ул тирән моңны да, шатлыкны да, шуклыкны да, дәртле тойгыларны да, югары пафосны да төгәл әйтеп бирә белә. Гадәттә, аның әсәрләре – күпсанлы хикәяләре, повестьлары һәм романы – теленә кызыгып кына да йотлыгып укырлык була” – дип яза.
Автор тарафыннан гади генә нәрсәләр, көнкүреш вакыйгалары матур бер хикәяләү итеп бирелә. Мисалга, “Карыйсы эшләрен карап, бирәсе киңәшләрен биреп, нәкъ әнә шул хатлар язу өчен дип аулак түр якка кереп чумган һәм, яза башлагач, иптәшләренең күплегеннән, берсенә язгач, икенчесен дә читтә калдырырга теләмичә, стандарт сүзләр белән булса да бөтенесенең дә күңелен күрергә тырышып һәм, дөресен әйтергә кирәк, бу эштән тәмам туеп утыра иде. Инде менә кузгалам, дигәндә генә, һәрвакыттагы кебек, алъяпкыч итәгенә кулларын сөрткәли-сөрткәли, әнисе Маһитап апа килеп керде.”
Хикәядә ана белән улның диалогы бирелә. Әсәрнең әдәби эшләнешендә хат яздыру, хат эчтәлеге зур роль уйный. Тагын да хикәягә мөрәҗәгать итик: “Яз: “Кадерле, җаннан газиз, күз нурым итеп карап үстергән улым, яу кырларында башың шәһит иткән йөрәк парәм Солтаным!” Яз, башына шушы мин әйткәннәрне
Язудан бигрәк, аптыраудан гаҗиз иде Сәгыйте, каләмгә тотынырга ашыкмыйча, әнисенә текәлеп карап торды.
- Акылыңдамы син, әни? Әллә кайчан үлеп, череп беткән кешегә. Ватан сугышының беткәненә генә дә утыз елдан артык бит инде.
Синең өчен үлсә үлгәндер, ә минем өчен исән. Яз мин әйткәннәрне. Аннары менә болай дип ялгап апкит: “Сине уйлап, гел синең өчен түккән канлы күз яшьләрем сәбәбендә күзләрем сукыраеп бара, ә шулай да сине ап-ачык күрәм. Борын төбендәге күксел миңенә тиклем ап-ачык күрәм”.
- Чуар-чабар кәгазьләреңә язма, анда гына сыеп бетәрдәй түгел минем сүзләрем. Чип-чиста ак кәгазьгә яз, - дип боерды әнисе, әле һаман каләмгә тотынырга аптырабрак утырган Сәгыйтенә ачуланып. – Әнисенең саф күңеленә язылганны укыган кебек укысын.”
Күрәбез, Маһитап образы - җыелма образ. Авыл кешеләре арасында Маһитап кебекләр байтак. Алар нык рухлы, сагышлы хисле, үз-үзенә ышаныч белән яшәгән хатыннар. Алар балаларын сугышта югалткан аналар.
Хикәяләү барышында Ф.Хөсни тыдырган кечкенә генә детальләргә, эпизодларга, образлар аша әйттергән фикерләргә игътибар юнәлтелә. Мисалга, апа белән бала диалогында Маһитапка хас авылча гади сөйләм әсәр тукымасына бик ятышлы кертелгән: “Ул үлсә, аның кабере һавага очмагандыр, кабере тирәсе ялан-япан түгелдер, исән кешеләр бардыр, шуларга яз. «Сезнең җирләрне, сезнең авыл-шәһәрләрне, сезнең йорт-җирләрегезне, мал-туарларыгызны исән-имин саклап калдыру өчен башын салды минем беренче йөрәк парәм, минем мәңге онытылмаслык газиз Солтанкаем, Ташландык хәлгә калдырмагыз аның изге каберен, рәшәткәсен-ташын гелән - геләнкараштырып торыгыз. Мәктәп балаларына һәрдаим исләренә төшерә торыгыз: урманнанмы, болык-аланлыктаннмы шәһит киткән Солтанкай абыйларының каберенә чәчәк китерсеннәр. Сабак балаларының бу изге эшен ходай онытмас, мәрхүм Солтанкаем гүрендә шуңа сөенеп ятар...» Барысын да мин әйткәнчә язып барасыңмы? Телеңне корытып торма, кычкырыбрак әйт: барысын да мин әйткәнчә язып барасыңмы?” Ф.Хөсни иҗат иткән персонаж сөйләме диалекталь сүзләрне (чуар-чабар, гелән-гелән, апкит) үз эченә алган.
Хикәянең психологик катламын Маһитапның хисләре, кичерешләре һәм Сәгыйтьнең үз-үзен тотышы тәшкил итә. Автор моны түбәндәгечә тасвирлый: “Чын дөреслектә, Сәгыйтькә дә, әлбәттә, җиңел түгел, ул күрә торып әнисен алдый, аның әйткәннәреннән чыгып, ләкин үзенчә төзштеп, өлкән абыйсының кабере саклана торган ерак Белоруссия җирендәге бер авыл Советы исеменә шул әйтеп тору барышында мөмкин чаклы киртәсенә керерлек итәргә тырышып, русчалап “сукалап” бара иде.
Фикер-теләкләре бетмәс-төкәнмәс кебек күренгән Маһитап карчыкның күңеле тулды булса кирәк, сүзе кинәт өзелде, капылт урыныннан купты, күзләрен алъяпкыч итәге белән каплап, ишеккә таба атлады. Барып җиткәч, Сәгыйть ягына таба борылып карамыйча, киресенчә, аңа чак кына үпкәләгән дә кебек, яшь аралаш өстәде...”
Ананың ачынуын, күңел халәтен персонаж сөйләме аша да тасвирлый алган. Маһитапның “Әйтеп бетерергә мөмкинме соң ана йөрәгенә җыелганны?” дигән сүзләре шуны раслый. Тормышта яшьләрне бәяләп әйткән сүзләре дә (“Барыгыз да бик шәп, бәяләп бетерерлек түгел”) яңгырый Маһитапның. Ф.Хөсни тарафыннан персонажлар киңәйтеп, җентекләп тасвирланмасалар да, аларның яшәү рәвешенең күп детальләре вакыйгалар барышыннан, диалоглардан аңлашыла. Сәгыйь эшлекле, яше күптән җитсә дә, өйләнмәгән егет. Дуслары күп, туганнарын да үз итә. Бәйрәм алдыннан һәркемне котларга алынуы аның күңел киңлеген күрсәтә. Әнисен ихтирам итүче, аңларга тырышучы егет ул.
Ф.Хөснинең “Ананың үз сүзе” хикәясе эчтәлектә сөйләнмәгән вакыйга, конфликтның көтелмәгәндә чишелеше, эпистоляр стиль белән катнаш язылуы үзенчәлекле әдәби эшләнеше белән игътибарны үзенә җәлеп итә.
Предварительный просмотр:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Теләче муниципаль районы
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе
Татар теле – дуслык теле
21 февраль – Халыкара дуслык көне
(класстан тыш чара)
Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Максат:
- укучыларда туган телгә, татар теленә игътибарлылык, хөрмәт, ярату, кызыксыну уяту;
- телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү;
- туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү;
- татар телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшүгә юнәлеш бирү.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация “Татар теле – дуслык теле”
Кичә барышы
Җыр – “Мин яратам сине, Татарстан”.
1 нче алып баручы. Бүген - 21 нче февраль. ЮНЕСКО тарафыннан 21 февраль 2000 нче елдан башлап Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
2 нче алып баручы ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштыра.
Ана теле бер булыр
Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.
Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.
Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.
1 нче алып баручы. Без сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате белән таныштырдык.
2нче алып баручы.
Ишеттем мин читтә “Туган телне”
Халкым, нинди моңлы көең бар.
Тукаемны йотылып тыңлаганда
Тамагымда кайнар төер бар.
Кем ничектер, әмма мин бу җырны
Тыңлыйм гына тыңлыйм туялмыйм.
Әсәрләнәм сабый бала кебек,
Ир булсам да яшем тыялмыйм.
1 нче алып баручы. Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Иң яраткан, җаны ачылган җыр - туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, яшәве шунда, гомере, үлемсезлеге шунда, дигән сүз!
1 укучы.
Туган тел-иң татлы тел,
Туган тел-иң тәмле тел.
Тәмле диеп, телең йотма-
Туган телне онытма!
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил”дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган тел
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2 нче алып баручы. Туган тел - Тукай теле, татар теле, татар әдәбиятының теле. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул.”
2 укучы
Туган тел ул
Ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.
Туган тел ул
Тумышыннан
Безгә кирәк булган тел.
Ызгыш – низаг өчен түгел,
Иҗат өчен туган тел.
Туган тел ул
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
3 укучы
Балам диеп туган телдә
Эндәшә миңа әнкәм.
Әнием дип әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Дөньяда иң матур ил-ул минем туган илем.
Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшәм
Яшим мин туган илдә.
Туган ил дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин яратам.
1 нче алып баручы. Кичә башланганда “Ана теле бер бер булыр” дигән мөрәҗәгатьне укып киттек. Әйе, ана теле бер булыр. Ул безгә әнкәбезнең күкрәк сөте аша “изге кан” булып керә. Бәбигә, сабыйга иң якын кеше - аның әнисе. Беренче сүзләрне дә ул анадан ишетә. Баланың беренче сүзе дә “әннә”. Һәр халык үз телен яратып “Ана теле” дип атый.
4 укучы
Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;
Шул анам теле белән “бала” диләр ата-анам.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны өйрәнәм;
Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
Мин бала чакта ук “әти-әни” дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа “бәбкәм” дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.
2 нче алып баручы. Безне татар телебез - күп сынаулар кичкән тел. Бу турыда шагыйрь Наҗар Нәҗми :
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең
Әй мөкатдәс, татар теле,
Әй син батыр татар теле!- ди.
5 укучы
Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарта алмады анда сине,
Әй син, батыр татар теле!
1 нче алып баручы. (2нче алып баручыга исеме белән эндәшә) ........., хәзерге вакытта бик күпләр татар теле нигә кирәк соң ул? Аны өйрәнү кемгә кирәк? Аның белән кая барып була, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
2 нче алып баручы. ..................., мин андыйларга болай дип җавап бирер идем. Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән:
“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”. Икенчедән, татар теле бер дә ким тел түгел. Ул дөньядагы дәрәҗәле 14 телнең берсе. Ә дөньяда 6 меңнән артык тел бар, дидек. Өченчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
1 нче алып баручы. Дүртенчедән, дип мин дәвам итим әле. Әйе, дүртенчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә. Чөнки инглиз телендәге һ , ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
....................., син тагын шуны беләсеңме, үз татарыбыз арасында татар теле нигә кирәк ул, диючеләр булса да, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый икән бит. Казан дәүләт университетында “Татар телен өйрәнү” кафедрасы бар. Анда 40 тан артык чит ил кешесе татар телен өйрәнеп киткән. Алар АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән килгәннәр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
2 нче алып баручы. Менә бит ничек. Димәк, татар теле нигә кирәк диючеләргә:
Телгә тимә- аңга тимә,
Телгә тимә- канга тимә,
Телгә тимә- намга тимә,
Тимә, тимә, җанга тимә!- дип өздереп әйтәсе килә.
6 укучы
Дөньда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
Туган телемдә сөйләшеп.
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
7 укучы
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.
1 нче алып баручы. Язучы М. Гафури моннан күп еллар элек “Чуар тел” мәкаләсендә телне бозып сөйләүчеләрне тәнкыйтьләп яза. “Урысча укыган татарларның телне бозып сөйләшкәнен тыңлап торсаң ис китә. Алар яртысын русча, яртысын гына татарча сөйлиләр. Эшләр шулай барса, 20- 30 елдан соң саф татар теле белән язылган китапларны аңлаучылар да булмас”,- дип бик борчылып язган.
2 нче алып баручы. Андый тел бозып сөйләүчеләр хәзер дә җитәрлек. Аларга Дәрдемәнд шигыре белән җавап бирәбез:
Шигырь
Кил, өйрән, и туган бер башка телне
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
1 нче алып баручы. Заманында андыйларга Һ. Такташ та бик үткәзеп әйтә белгән бит.
8 укучы
Кабыргасыз, йомшак урыс теле,
Ничек борсаң, шулай борыла
(Башка чарасы юк),
Безнең агай-эне
Эләккән һәр урыс сүзенең
Кабыргасын тотып сындыра!
Сүз юк —
Урыс телен белү кирәк нәрсә,
Ләкин
Кирәклеген аның бутыйлар,
Татарларга, татар була торып,
Урысчадан доклад укыйлар.
Ответработниклар!
Бәлки,
Урыс теле шәп тел икәнлекне
Күрсәтүдер сезнең уегыз,
Яхшы эш ул,
Тик шулай да, зинһар, куегыз!
Ответ дигән сүзнең «в»сын ашап,
«Әтбит» дигән булып йөрисез,
«Моя» белән «мой»ның муенын борып,
Үтерергә, ахры, телисез.
«Совсем» сүзен, «чәпчим» чәпчеттегез,
Урыс аңламаслык иттегез,
Бу ни хәл бу, «әтбитработниклар»,
Бу нинди юл белән киттегез?!
Татар газетына, урысчалап,
Мәкаләләр язып бирәсез,
(Секретарьга кушып яздыруны,
Сизмиләр дип ахры беләсез.)
Урыс теле инде урыс белән
Сөйләшергә әйтик яраса,
Татар теле ул бит татар белән
Аңлашырга ярый лабаса...
2 нче алып баручы.
И минем җандай кадерлем
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән.
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
9 укучы
Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,
Анда гына сабый чакның раушан гөле –
Кышкы кичтә әбиләрнең әкиәтләре,
Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.
Ана телем, сине йөзелеп яратканга,
Очам дисәк, безгә булдың канатлар да;
Дошман белән көрәшкәндә – үткен кылыч,
Балдай татлы – дуслар белән сайрашканда.
Җырларның да иң татлысы сиңа генә,
Уйларның да иң яктысы синдә генә.
Туган илең, туган телең матурлыгы
Якты илһам бирми икән кемгә генә!
Кайчагында адашкандай булам да мин,
Уңны – сулны шәйләмичә егылам димен.
Туган телем балкыта да барыр юлны,
Күз алдымда ярылып ята кыйблам минем.
1 нче алып баручы.
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң”әни”дип,
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң “әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни” дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” дип.
Күзләреңә яшьләр тыгылыр
Туган телең әнә шул булыр.
Җыр – “Туган тел” (җыр басып башкарыла)
Предварительный просмотр:
Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе
Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар.
Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә
булса, әхлагы да шул рәвештә булыр.
Р. Фәхреддин
Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Кая барабыз? Урлашу, алдашу, үтерү гадәти күренешкә әверелеп бара. Тир түкми генә байлык туплау-төп кәсепкә әйләнде, наркомания, жинаятьчелек, эшсезлек чәчәк ата. Яшьләрнең күбесе ак белән караны аера алмый, күңеле белән акчага, шул исәптән хәрам малга алданып яши. Гасырлар буена буыннан-буынга күчеп килгән намуслылык, шәфкатьлелек, бер-береңә ярдәм итү, эчкерсезлек, саф мәхәббәт, үз ихтыяҗыңны башкаларныкыннан өстен куймау кебек әхлакый хәзинәләр аяк астына салып таптала, онытыла башлады.
Илдәге аяныч хәлдә яшь буында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен бердәнбер юл, таяну ноктасы – әхлак тәрбиясе бирү. Бүген күпме галим-педагог озак еллар дәвамында халыктан яшеренеп килгән рухи, әхлакый байлыкларны кире кайтару юлларын эзли.
Татар халкы тарихында тирән эз калдырган галимнәребез Г. Исхакый, Р. Фәхреддин әсәрләренә соңгы елларда зур игътибар итәбез. Милләтебез язмышы кыл өстендә калган бер чорда Р. Фәхреддин халкыбызның үткәнен, аның гүзәл сыйфатларын фәнни нигездә салып, киң массаларда милли горурлык хисләрен уята алган икән, аңа булган игътибар яңа гасырда да үзен аклар.
Кеше кайчан матур була.
Кеше матур шулвакыт –
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда, – ди шагыйрь Ренат Харис. Бу шигырь юллары нәкъ мәшһүр төрки-татар тарихчысы, дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм әдип Ризаэддин Фәхреддингә атап язылган кебек. Бөтен күренекле замандашларын да диярлек очлы сатира каләменә “элгән” җор сүзле, әче телле шагыйрь Шәехзадә Бабич та аңа карата чәнечкеле сүзләр әйтергә базмый, киресенчә, олуглыгына мәдхия җырлый.
Риза хәзрәт, сиңа әйтәм,
Син мөхтәрәм, дип әйтәм.
Бер җиреңне тешләр идем,
Ил ышанмас, дип әйтәм.
Бүгенге көндә Р. Фәхреддиннең мирасын барлау-белем, тәрбия өлкәсендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Мәшһүр галимнең мирасын барлау, өйрәнү максатында безнең галимнәребез даими эзләнү эшләре алып баралар. Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, борынгы хезмәтләр белгече Әнвәр Хәйри галимебез Риза Фәхреддиннең фәнни мирасын халкыбызга кире кайтару өстендә нәтиҗәле эшли. Аның тарафыннан олуг галимебезнең 17 ләп китабы бүгенге телгә кайтарылып, тәрҗемә ителеп, төрле басмаларда дөнья күрде. Мөхтәрәм Әнвәр ага, чын күңелдән рәхмәт сезгә! Ул Риза Фәхреддин турында болай ди: ”Р. Фәхреддин дингә – кешелек җәмгыяте килеп яши башлаганнан алып, Әдәп, Әхлак, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Намус, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык һәм башка бик күп күркәм төшенчәләрне эченә алган һәм бозык эшләрдән тыелып, яхшы эшләр генә эшләргә өндәгән кануннар тупланмасы һәм тәртип, тәрбия һәм әхлакның нигезе, гаиләдә тәртип сакчысы, тормышның төзек, гомерләрнең бәрәкәтле вә файдалы узуына сәбәпче итеп карый. Бу – аның, дин әһеле булудан тыш, чын галим икәнлеген күрсәтеп тора”.
Ходайга шөкер, олуг мәгърифәтче халыкка кире кайтты, аның әсәрләренә соңгы елларда игътибар итә башладык. Аның иҗатына багышланган республика фәнни-гамәли конференцияләр, педагогик укулар оештырыла.
1889 нчы елда Р. Фәхреддинне хәзерге Азнакай районына кергән Илбәк авылына икенче мәхаллә итеп билгелиләр. Башта ул үзе барып урнаша, аннары гаиләсен үз янына алдыра. Үз өендә ир һәм кыз балалар укыта. Мәдрәсә салынгач, биредә хәлфәлек эшен һәм мәхаллә мулласы эшен дә бердәй башкара. Монда аның икенче улы – Габделәхәд дөньяга килә. Авыл халкы аны хөрмәт итә, аның турында тирә-як авылларда да уңай фикерләр чагылыш таба. Барысы да аның белән якын мөнәсәбәттә булырга тырышып, авыл халкы киңәш сорап та мөрәҗәгать итә. Бу табигый да, чөнки Риза кебек төпле гыйлем үзләштергән кешеләр ул вакытта бик сирәк була.
Аның истәлекләр китабында шундый юллар бар: ”1889 нчы елның 21 нче май, якшәмбе көнне, остазлар вә иптәшләр һәм үземнең укучы шәкертләремнән, кыскасы, бөтен мәдрәсә дөньясыннан аерылып, Кичүчат авылына кайтып, 14 нче июнь, чәршәмбе көн, гаиләм илә, имам булачак авылга (Илбәккә) күченеп киттек. Миңлебай авылында җизнәбез вә абыстаебыз илә күрешеп, икенче көндә Илбәккә ирешеп, Мөхәммәтсәлим бине Әюб исемле затның мәчет каршысында булган йортына төштек, 23 нче октябрьдә, дүшәмбе көн, үз йортыбызга күчтек. Бер мәктәп тә җитештереп, 12 нче декабрьдә, сишәмбе көн, сабак башладым.
Уфа шәһәренә билгеләгәндә, 1891 нче ел 7 нче февраль, пәнҗешәмбе көн, Илбәк авылы бе белән хушлашып чыгып киттек. Илбәктә торуыбыз 21 айдан артыграк, яки 627 көн булды”. Ризаэддиннең “Риза казый” булып дөньяга танылуы шушы көннәрдән башланып китә дә инде.
“Илбәктә язылган бер китабы (“Интизар”) цензура тарафыннан басарга рөхсәт бирелми калган. Әткәйләр Илбәк авылына барып тора башлаганда, анда бернинди мәдрәсә булмаган. Иң беренче эш итеп ул үзенә-гаиләсенә торак йорты белән бергә мәдрәсә салдыра башлаган. Шулай ук киләчәктә кыз балаларны укытырга тиешле табып, аларга уку урыны хәстәрләтә”, – дип яза Әсма Шәрәф.
Тәрбия темасына багышланган дәреслекләрендә Р. Фәхреддин: яшь буынны тәрбияләү эше – ул бик мөһим социаль мәсьәлә һәм ул үзенә укучыларның вә ата-аналарның даими игътибарын таләп итә”, – дигән фикерне әйтә. Ул җаны-тәне белән чын күңелдән шуларны аңлатырга тырышып яши. Мәгърифәт һәм белем тарата: әдәби һәм био-библиографик хезмәтләрендә тормышны реалистик карашлардан чыгып бәян итә. Аңарда акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау, үстерү нәтиҗәсендә үз халкын бәхетле итәргә омтылу хас. Галимнең язган барлык хезмәтләрен бергә җыйсаң, саллы бер энциклопедия тәшкил итәр иде.
Киң карашлы мәгърифәтче һәм педагог буларак, Р. Фәхреддин яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның хезмәтләре балаларны кешелекле, инсафлы, әдәпле, әхлаклы булырга өйрәтә. Бүгенге мәктәп-гимназияләрдә татар теле һәм
Без, татар теле укытучылары, бүген аның хезмәтләрен дәресләрдә киң файдаланабыз. Күренекле галим һәм язучы Р. Фәхреддиннең әдәби – гыйльми эшчәнлеге 19 йөзнең азагы 20 нче гасырның башына туры килә. Татар мәктәпләрндә ул чор әдәбияты 9 нчы сыйныфта өйрәнелә. Программада күп сәгать бүленмәсә дә, сыйныфтан тыш уку, өстәмә дәресләр хисабына Р. Фәхреддиннең иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтергә тырышабыз. Р. Фәхреддиннең дөньяга карашындагы үзенчәлекләрне ачыклаганда безгә “Мирас”, “Казан утлары”. “Мәгариф” журналлары, “Татар әдәбияты тарихы” китабы, галимнең кызы Әсма Шәрәф истәлекләре ярдәмгә килә.
Р. Фәхреддин үзенең әсәрләрендә милләтне аң-белемле һәм һөнәрле итү белән бергә, әдәп-әхлак ягыннан тәрбияләүгә зур игътибар бирә. ”Сәлимә, яки гыйффәт”, Әсма, яки гамәл вә җәза” повестьлары моңа мисал булып тора. Яшьлегендә ата-анадан яхшы тәрбия алганнар, тормыш пычракларыннан кер дә кундырмыйча саф килеш калып, бәхеткә ирешә. Р. Фәхреддин фикере шундый. Аның тәрбиягә кагылышлы “Тәрбияле бала”, “Нәсыйхәт”, “Тәрбияле ата”, “Тәрбияле ана” кебек җыентыклары – мөгаллимнәр өчен чын табыш. Мәсәлән: 9 нчы сыйныфта Р. Фәхреддиннең “Әсма яки гамәл вә җәза” романы, 11 нче сыйныфта Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясен өйрәнгәндә “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле бала”, “Шәкертлек әдәбе”, “Нәсыйхәт” кебек хезмәтләрен кулланырга мөмкин.
“Әй, хөрмәтле балалар! Сезнең ата вә аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар. Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә катышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да, һаман аларга хөрмәт күрсәтүче булыгыз!”
А. Яхин дәреслекләре белән эшләүчеләргә “Ата-ана ризалыгы”, “Ана хакы”, Ана каргышы” кебек темаларны үткәндә галимнең әдәп-әхлак кебек гомумкешелек сыйфатларына багышланган хезмәтләреннән файдалану бик урынлы.
Татар теле дәресләрендә исә, Риза Фәхреддин хезмәтләрен 9 нчы сыйныфта “Стилистика һәм сөйләм культурасы”, 10 нчы сыйныфта “Телнең иҗтимагый әһәмияте”, “Татар этнонимы” бүлекләрен үткәндә кулланып була. Әлеге дәресләрдә укытучыга ярдәмгә И.Б. Бәшированың “Р. Фәхреддинов һәм татар әдәби теле”, М. Зәкиевнең ”Р. Фәхреддин һәм халкыбызның килеп чыгышы мәсьәләләре” дигән мәкаләләрен кулланып була.
Р. Фәхреддин хәзрәткә киң сәләтлелек һәм күпъяклы эшчәнлек хас. Гаделлек принципларына корылган җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны Риза халыкны тәрбияләудә күрә. Ул иң әүвәл укытучы-тәрбияче булуы белән данлыклы, чөнки ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм тәрбия өлкәсендә яңалыклар, шул исәптән яшүсмерләргә дөньяви фәннәр укытуны кертеп, үзен алдынгы педагог буларак таныта.
Бүген мәктәпләргә Р. Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләр җитми. Ни өчен? Беренчедән, тәрбия эшендә акыл һәм гыйлемнең иң кыйммәтлесе – халыкта, аның күпъеллык тәҗрибәсендә. Икенчедән, милләтне саклап калыйк дисәк, балаларыбызга милли тәрбия бирергә кирәклеге бәхәссез. Укучыларга милли тәрбия бирү – тирән белем һәм күнекмәләргә ия булган, кызыксынучан, яңалыкка омтылучан шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
Безнең буынның өмете – киләчәк яшьләребез. Максат – татар яшьләренең тотрыклы, иманлы булуы. Әгәр алар үз милләтен санга сукмый, ата-бабаларыбызның телен, кыйблаларын оныта икән – моңа без дә гаепле. Димәк, без кирәкле дәрәҗәдә эшләмибез. Әгәр татар теленә, дингә ихтыяҗ булмаса, без күпме генә “сайрасак” та, нинди генә законнар кабул итсәк тә, алар үтәлмәскә мөмкин. Бер-беребезгә әдәпле, ихтирамлы, шәфкатьле булыйк. Шул вакытта гына үззебезгә әдәпле, милли үзаңлы, яхшы алмашчылар әзерли алабыз.
Без камил затыбыз – Риза Фәхреддиннең дин һәм тәрбия дәресләрен буыннан-буынга дәвам иттерергә тиешбез. Бөек шәхесне без генә түгел, киләчәк буын да онытмасын, аны өйрәнсен, аның хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде!
“Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын иде”, – дип бөек мәгърифәтчебез ялгышмагандыр дигән теләктә калам.
Предварительный просмотр:
Гаиләдәге ялгышлар һәм аларның сәбәпләре
(ата – аналар җыелышы)
Гаилә тәрбиясе һәрвакытта да уңышлы гына бармый. Гаиләдәге ялгышлар, тәрбияләүнең дөрес юнәлеш алмавы, тиешле таләпләргә җавап бирмәве гаиләнең үзе өчен генә түгел, хәтта җәмгыять өчен дә авыр йөк булып әверелә. Тикшерүләр күрсәткәнчә тәрбия эшендә килеп туган уңышсызлыкларның төп сәбәбе – ата –аналарның ныклы педагогик карашта тормавы, педагогика кануннарын белмәве яки аларны санга сукмавы.
Бер очракта гаилә тәрбиясендә кирәгеннән артык катылык, кырыслык өстенлек итә (әти-әни сүзе – закон), яшүсмерләргә үзлегеннән уйларга, үзлегенннән фикер йөртергә һәм эшне үзлегеннән генә башкарырга мөмкинлек калдырмый торган “күзәтчелек” бара. Баланың һәр адымы күзәтү астында, аның эчке тойгылары һәм омтылышлары санга сугылмый, ата-ананың кырыс сүзе белән бастырыла.
Тәрбия процессындагы икенче бер чик – балаларның һәр кылган гамәленә кирәгеннән артык ирек кую, аларның холкына сукырларча табыну, кирәгеннән артык иркәләү. Әйтик, ата-ана үзе бик тә хезмәт сөючән, үз тормышларында бик күп кыенлыкларны кичеп, мул тормышка ирешкәннәр. Без күргән аврлыкларны балаларыбыз күрмәсен, дигән изге теләк белән алар баланың һәр теләгенә риза: ни теләсә шуны алып бирергә тырышалар һәм ялгышалар. Чөнки аларның әлеге изге теләге киләчәктә үзләре өчен дә, бала өчен дә фаҗига булып әверелергә мөмкин, бала чын мәгънәсендә эгоист, хезмәт куеп табылган акчаның да, ата-ананың да, иптәшләренең дә, җәмәгатьчелекнең дә кадерен белмәүче, аларны санга сукмаучы бер кеше булып үсәргә мөмкин.
Гаилә тәрбиясендәге ялгышларның тагын бер төре ата белән ана арасындагы яки ата-ана һәм өлкән буын тәрбиясендә уртаклык булмаудан килә. Әйтик, бер якның таләпчән булырга тырышуы икенче якның артык нык иркәләве нәтиҗәсендә “сүндерелә”. Бу очракта инде үзара мөнәсәбәтләрне тиз сизә торган бала күңеле яраклашуга таба йөз тота: әтисе ачуланса - әнисенә, әнисе ачуланса әтисенә ялагайлана, ата-ана таләпчәнлек күрсәтсә, әбисенә барып сыена.
Балага тәрбия бирүдән баш тарту, дөресрәге, тәрбия эшенә, бөтенләй битараф булу – ата-ананың иң зур гөнаһысы. “Безнең – баланың киендерү – ашату, ә тәрбияне мәктәп бирсен”, - менә шушы гади һәм күпләр өчен гадәти булган сүзләрдә кеше язмышы, шәхес язмышы ята.
Әгәр ата һәм ана кеше баланың ничегрәк укуына, мәктәптәге тормышына һәм, гомумән, рухи дөньясына битараф караса, бала әлеге “бушлык”ны тутыру өчен башка бер урында үзенә игътибар табарга тырыша. Очраклы танышулар, шикле бәндәләр белән аралышып китү әнә шул рәвешле туа.
Тәрбия процессын бары тик гаилә тормышы белән генә чикләү, баланы башка коллектив тормышыннан аралап яшәү дә күңелле нәтиҗә бирми. Алай гына да түгел, баланың үз-үзенә, үз гаиләсенә бикләнүе аның класс алдында, иптәшләре алдында дәрәҗәсен чикли һәм бу хәл аның үзе өчен үк гадәттән тыш кыенлыклар тудыра.
Яшь ата-аналар арасында бала тәрбияләү мәшәкатьләрен өлкән буын җилкәсенә аударын калдырырга тырышу күренеше киң таралган. Әлбәттә, әби белән бабай кешенең яки башка бер өлкәнрәк туганның баланы тәрбияләүдә катнашуы файдалы да, зарур да. Әмма бу барыбер тәрбия эшендә ата-ана ролен алыштыра алмый. Ата-ана белән бала арасында даими аралашу, даими мөнәсәбәт булмау баланың рухи тормышын, көндәлек тормышын шулкадәр ярлыландыра ки, әлеге ярлылык алга таба үз якыннарыңа карата битарафлык хисе булып әверелергә мөмкин.
Гаиләдә тәрбияләнү барышында барлыкка килгән күп кенә әхлакый сыйфатларны бала берничек тә, беркайчан да башка бер тәрбия коллективында бу кадәр уңышлы кабул итә алмый. Әлеге сыйфатлар – туганлык, якынлык, кардәшлек хисләре, иркәләнү, рәхмәтле һәм миһербанлы була белү, кайгыны уртаклашу, шатлык-сөенечләрне бүлешү һәм башка шундый гуманлылык сыйфатлары һәм, киресенчә, гаилә тормышында тискәре гадәтләр өстенлек иткән очракта эгоизм, һавалану, мин-минлек, өлкәннәрне хөрмәт итмәү кебек сыйфатларны бала нәкъ менә гаилә шартларында “үзләштерергә” мөмкин.
Менә шуңа күрә дә тәрбия процессында гаиләнең роле аеруча зур булуын истә тотарга кирәк.
Күп балалы гаиләләрдә баланың әхлак ягыннан үсүе, шәхес буларак формалашуы өчен уңай шартлар күбрәктер, мөгаен. Мондый гаиләләрдә индивидуализм, эгоизм, үзеңне башкалардан өстен куярга тырышу кебек сыйфатлар бөтенләй юк диярлек.
Ата – аналар иң беренче чиратта үзләре дә мәктәп тормышы, анда кабул ителгән тәртип – кагыйдәләр белән таныш булырга, үз балаларының әнә шул кагыйдәләрне үтәвенә ирешергә тиешләр. Моның өчен аларның класс җитәкчесе белән дә, ата-аналар комитеты белән дә даими элемтәдә торуы кирәк. Әхлакый тәрбия алымнары белән таныш булу, шул алымнар турында укытучы – педагоглар белән, класс җитәкчеләре белән киңәшеп эш итү ата –ананың гаиләдә тәрбия алып бару эшен шактый нәтиҗәле һәм уңышлы итә.
Ата-аналар бигрәк тә әхлакый тәрбия алымнарын үзләштерүгә мохтаҗ. Тәрбия темасына түгел, ә бәлки яхшылык һәм яманлык турында сүз алып бару, бала белән ачыктан-ачык әңгәмә корып сөйләшү, аерым мисаллар китерү балалар күңелендә билгеле бер әхлакый кыйммәтләр тууга ярдәм итә.
Әмма шунысы хак: бары тик сөйләшү, әңгәмә кору юлы белән генә ныклы уңышка ирешеп булмый. Бала күңелендә теге яки бу гадәтләрнең ни дәрәҗәдә яхшы яки яман булуы турында белем-тәҗрибә тупланырга тиеш. Бала үзе үк яхшы, миһербанлы гамәлләр кылырга һәм нәкъ менә шул гамәлләр аша тәрбияләнсә, аның күңелендә башкаларга карата ихтирам, мәрхәмәт, сизгерлек урын ала. Әгәр инде бала үзенең өлкән туганына - әби-бабасына, башка бер якын кешесенә хат язарга, телефоннан сөйләшергә, аның хәлен белеп торырга өйрәнмәгән икән, аның алга таба да шушы гадәтне алга сөрәчәгенә - хәтта әти-әнисенә, үзенең иң якын туганнарына, дусларына карата битараф булып үсәчәгенә шик юк. Болай тәрбияләнгән балалар, эгоист буларак, соңыннан эштә, үзләре хезмәт иткән коллективта төрле каршылыкларга, аңлашылмаучылыкларга юлыгалар, шәхси тормышларында да бәхетсез һәм ялгыз булалар, шуңа күрә дә гаилә шартларында әхлак тәҗрибәсен туплау, төрле әхлак кагыйдәләренә күнегү бик мөһим. Мондый тәрбияне бирү дәвамында баланы мактау һәм бүләкләү, билгеләп үтү һәм аның уңышларын курү белән беррәттән, аңа теге яки бу яман гамәле өчен шелтә ясау, урынлы җәза бирү алымнарын да куллана белү кирәк. Тик бу алымнарны кулланганда истән чыгармаска кирәк: Балага ни дәрәҗәдә таләпчән булсаң, аңа карата ихтирам хисе дә шул дәрәҗәдә ук югары булырга тиеш. Урынлы җәза бирү кирәк вакытта урынлы мактауны кысрыкламасын.
Баларга әхлак тәрбиясе бирү дә аларның үзара аралашуын дөрес оештыру турында да җентекләп уйларга кирәк. Дөрес аралашу барышында балаларның дөньяга карашы, белеме үсә, файдалы гадәтләр арта, дөрес хәрәкәт итү, дөрес һәм килешле итеп сөйләшү, аңлашу гадәтләре аларга өлкәннәрдән дә бер-береннән дә күчә. Шуңа күрә гаиләдә үзара сөйләшкәндә ата-аналар үз гадәтләренә бик нык игътибар итәргә тиеш. Алар өй шартларында үзләренең гражданлык һәм хезмәт бурычлары турында, гуманлылык һәм намус турында, кешелеклелек турында онытмасыннар.
Гаилә балаларның рухи дөньясында эстетик һәм әхлакый кыйммәтләр дә тудыручы бер чыганак булып тора. Әгәр бала әдәби китаплар укырга, сәнгать дөньясы белән кызыксынып яшәргә күнегә икән, ата-аналарга тәрбия эшен алып бару да җиңелрәк булачак, көтелмәгән уңышлар тизрәк киләчәк. Гаиләдә бергәләп китап укулар булса, җырлар һәм музыка яңгыраса, шушы татулык һәм бердәмлек аша эстетик кыйммәтләр пәйда була, әхлак тәрбияләнә.
Өлкән классларда укучы балалары булган гаиләләрдә музыкага, китапларга, өс-баш киеменә карата зур сизгерлек, зәвык булырга тиеш.
Әстетик хезмәтләр кешенең рухи дөньясына, идеалына нык тәэсир итә. Өй, фатир бүлмәсендәге җиһазларның тәртип һәм зәвык белән урнаштырылуы, табын әзерләгәндә савыт-сабаның, тәм-томның ни рәвешле куелуы – болар берсе дә ата-ана игътибарыннан читтә калырга тиеш түгел.
Гомуми тәрбия эшендә гаиләдә хезмәт тәрбиясе аерым бер урын алып тора. Хезмәт тәрбиясе баланы уртак эшкә дә, үзлегеннән эшләргә дә өйрәтә, бала үз урын-җирен җыештыруда, табын җыюда, гаиләнең һәр төрле эшләрендә катнашса, шуңа күнегеп үссә, аның киләчәге дә матур була. Хезмәт бүленеше кебек табигый нәрсәләр нәкъ менә гаилә шартларында башлана. Әйтик, кемдер ипи кибетенә бара, кемдер идән юа, кемдер башка бер эш өчен җаваплы. Кирәк чакта хезмәттә бер-береңә ярдәм итә белү гадәтен дә шушы ук хезмәт бүленеше аша бирергә мөмкин.
Гаиләдәге өлкәннәрнең, ата-ананың үз бурычларына, үз эшләренә җаваплы каравы – гаиләдә хезмәт тәрбиясе өчен олы бер үрнәк.
Гаилә шартларында тискәре күренешләрне күрсәтеп узмыйча булмый. Әйтик, кайбер ата-аналар балаларын эш күнекмәләренә өйрәтми, моны начар максатлардан чыгып эшләми. Үтүкләмә-кулыңны пешерерсең, электр тогы сугар, үзем үтүкләсәм, күлмәгең пөхтәрәк булыр, кебек сүзләр белән алар нәкъ менә бала өчен җан аталар. Ә чынлыкта исә аларның бу изге нияттән кылган эшләре киләчәктә баланың үзе өчен дә, ата-ана өчен дә начарлык булып кайтырга мөмкин. Ялкаулар, башкалар хезмәтен санга сукмаучылар, кеше җилкәсендә яшәргә яратучылар гадәттә яшьтән эш эшләп, хезмәт күнекмәләренә өйрәнеп үсмәгәннәр арасыннан чыга.
Баланы гаиләдә тәрбияләү кече яшьтән үк башлана дидек. Түбән класста укыган бала өйдә эшләр башкара ала, нинди күнекмәләргә өйрәнә ала соң?
Иң беренче чиратта ул көндәлек режимны, көн тәртибен төгәл үтәргә өйрәнергә тиеш. Әйтик, иртәнге физик зарядка, урын-җирне җыю, вакытында ашау, үз вакытында йокларга яту шушы режимның катгый таләпләре булырга тиеш. Инде югары классларга күчкәч, бу режимда тагын яңа эшләр арта: түгәрәкләргә йөрү, спорт секцияләрендә катнашу, өйдә башка төр эшләр башкару өстәлә.
Гаиләдә тәрбияләү мәсьәләләрен өйрәнгәндә балага дәрес әзерләүдә, укуда булышырга кирәк. Барыннан да элек ата-ана укучы баланың материаль хәлен тәэмин итә: уку кирәк яраклары, дәрес хәзерләү өчен өстәл, китап-дәфтәрләрне үз вакытында булдыру, җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылган бүлмә әзерләү – ата-аналар җилкәсендә. Укучының дәресләргә вакытында йөрүе, өйгә бирелгән эшләрне башкара алуы да ата-ана ярдәменә бәйле. Аның дәрестән кайчан кайтуы, шуннан соңгы вакытын ничек һәм ни рәвешле үткәрүе дә ата-анага билгеле булырга тиеш.
Ата-ананың тагын бер мөһим һәм шактый катлаулы бурычы укучы баланың мәктәптән өйгә бирелгән эшләренә битараф булмау, аңа булышу, өй эшләренә бирелгән вакытны дөрес файдаланырга өйрәнү, кирәк чакта – ярдәм итү. Әгәр бала өй эшенә үз яшенә, үзе укыган класска караган, шушы класс яшендәгеләргә билгеләнгән вакыттан да артыграк вакыт тота һәм кирәгеннән артык шөгыльләнә икән, ата-ана укытучы белән киңәшергә, аның балага аерым игътибар итүен үтенергә тиеш. Укытучы бу очракта өйгә бирелгән эшнең күләмен һәм катлаулылыгын үзгәртә ала.
Белем бирүдәге үзгәрешләр, уку программасындагы яңарыш бик күп ата-аналарны кыен хәлгә куйды: алар үз балаларына фәнне үзләштерүдә булыша алмый башладылар. Әйтик, гади генә бер мәсьәләне ата-ана бер төрле ысул белән чишә, ә мәктәп программасы укучыдан башка ысул белән чишүне таләп итә. Мондый кыен хәлдән чыгуның юлы бер генә: ата-аналар укытучы белән аралашып, мәктәп таләпләреннән хәбәрдар булып торырга тиешләр.
Өйдә китаплар уку баланың гомуми белемен, дөньяны танып-белүен киңәйтә. Укучыны китап укырга өйрәтү, китаплар белән кызыксындыру да ата-ананың бурычы. Моның өчен башта китапларны бергәләп укырга, нинди китапларны укып чыкканны теркәп, аларның исемлеген төзеп барырга кирәк. Укучы үзе укыган китапларның эчтәлеген сөйли икән, аны кызыксынып тыңлый белү мөһим.
Хөрмәтле әти-әниләр мин сезне балаларны гаиләдә тәрбияләүнең төп алымнары белән таныштырдым. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, балалар бәхете телим.
Предварительный просмотр:
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ТЕЛӘЧЕ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ -
ЮГАРЫ КИБӘХУҖА УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Минем педагогик осталыгым
(эссе)
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур - зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла.
Бүген без бик тә катлаулы, ыгы-зыгылы, ашыгыч бер чорда яшибез. Кем әйткәндәй, без дөнья куабыз, дөнья безне куа. Кая ашыгабыз? Егылабыз, торабыз, тагын чабабыз, тәгәрәпләр китәбез. Йөгереп эшкә барабыз, йөгереп кайтабыз, мәшәкатьләр белән көннең үткәнен дә сизмибез. Әйдәгез әле, бераз гына булса да туктап бу җиргә ни өчен килгәнебез турында уйланыйк. Без кем? Үзебездән соң ни кала?
...Аллаһы Тәгалә җирләрне һәм күкләрне яралткан һәм яратылышның иң бөеге итеп, Кешене бар кылган. Кеше башка җан ияләреннән акылы белән аерыла. Балигъ булып үсеп җитү өчен, аңа 16-18 ел гомер кирәк. Шушы чорда ул укырга, язарга, гыйлем тупларга, киләчәктә кем булачагын сайларга тиеш.
... Моннан 20 ел элек мин дә, гади авыл кызы, киләчәктә кем булырга дигән сорау алдында туктап калдым. Хыялым – ак халатлы, дөньяны аклыкка күмүче шәфкать туташы булу, яки кешеләр күңеленә белем орлыклары салучы, иң изге һөнәр ияләренең берсе - укытучы булу иде. Әлбәттә, бу һөнәр таләпчән, күп көч, хезмәт, сабырлык сорый торган эш.
Бу хезмәт турында бөек галимебез Каюм Насыйри болай дип язып калдырган: “Укытучы - педагог үзен бөек, изге эшкә алынган кешеләр исәбенә кертергә тиеш. Әгәр син укытучы яки педагог икәнсең, укучыларыңны шулай итеп тәрбиялә ки – син биргән тәрбия укуына якын тормышында төп юнәлеш булсын.” Шулай ук аның “ Укытучы балаларның күңелендә үзенең әти- әнисенә, туганнарына һәм җәмгыятькә, хезмәткә һәм белгечлеккә мәхәббәт, эшсез буш селкенеп йөрүгә һәм мәгънәсез күңел ачуларга нәфрәт тәрбияләргә тиеш” дигән сүзләре дә укытучының үз эшенә таләпчән итеп карарга тиешлеген искәртә. Әйе, бүгенге тизлек һәм техника заманасында балаларга белем һәм тәрбия бирү ансат эшләрдән булмаганын һәркем аңлый. “Кеше - кеше өчен иң кыйммәтле дару ул“ дигән борынгылар. Укытучыларга карата кулланганда бу гыйбарә аеруча мәгънәле яңгырый. Укытучының шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучы балалар өчен алыштыргысыз ”дару”. Чыннан да, укытучы укучы өчен идеаллаштырылган бер образ: ул барысын да белә, барысын да аңлый, кирәк икән хәленә керә, юата, киңәш бирә, авыр хәлләрдән йолып кала. Укытучы – иң тугрылыклы, иң ышанычлы кешеләрнең берсе. Яхшы укытучы үз укучысының аз гына уңышын да күреп ала белә, мактап та куя, һәр чак ярдәм итә, үсәргә, камилләшергә мөмкинлек тудыра һәм, киресенчә, “ тискәре”, “ өметсез” кебек сүзләр кулланып , үз укучыларын әнә шул сүзләр белән тиргәгән укытучы балаларның шәхес буларак формалашуына бик начар йогынты ясаганын һәрберебез бик яхшы беләбез. Әлбәттә, эшебездә мәрхәмәтле булып, балаларның һәр теләгенә юл куеп торып булмый. Укыту – тәрбия эшендә һәр төрле кисәтүләр, шелтәләр, хәтта сүзне катырак, кискенрәк итеп әйтү дә булырга мөмкин. Ләкин ни генә булмасын, бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк: бала ул – иң беренче чиратта кеше, һәм аның белән нәкъ менә кешеләрчә сөйләшә белү шарт.
Дәрес вакытларында балаларда зирәклелек, тапкырлык, тиз аңлаучанлык һәм үткен фикер йөртергә өйрәтү өчен төрле эш алымнарыннан файдалану кирәк. Укучыны игътибарлы булырга өйрәтү - укытучының төп бурычларыннан берсе. Игътибарлы бала гына теманы дәрестә үзләштерә ала.
Әңгәмә, сорау – җавап, лекция, тематик кичәләр, төрле фән атналыклары - болар берсе дә эзсез калмыйлар. Әлбәттә, мондый чараларның уңышлы узуында укучы балаларның үз тырышлыгы, үз катнашуы бик уңай тәэсир ясаячак. Шунлыктан укучыларның һәрберсенә нинди дә булса аерым эш, йөкләмә башкарырга туры килә. Кечкенәме ул эш, зурмы, әмма һәркемдә бер җаваплы эш була. Моны, соңыннан кичәгә бәя биргәндә, һәркем үз тәэсирен әйтә алсын өчен шулай эшлим.
Укучыга тирән белем бирү һәм алган белемнәрне практикада куллану, бүгенге тормышка әзерләү, һөнәр сайларга булышу, үз фикере булган яшьләр тәрбияләү, бүгенге укытучының төп бурычы дип уйлыйм мин. Шушы сыйфатларны булдыру өчен, укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, материалны анализларга, чагыштырырга, исбатларга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтергә тырышам. Мөстәкыйль эшләүче укучылар гына класстан тыш эшләрдә актив катнашалар. Мөстәкыйль эшнең формалары бик күп. Аларны дәрестә дә, өйдә дә, дәрестән тыш вакытта да оештырырга мөмкин.
Милли проект кысаларында укучыларның республика, төбәкара, халыкара бәйгеләрдә катнашуына ирешү өчен, шартлар булдырылырга тиеш. Сәләтле балаларны түбән класслардан ук ачыклау, аларның иҗади үсеше өчен һәртөрле ярдәм оештыруны күздә тотам. Безнең мәктәп укучылары да төрле конкурсларда катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Район, республика, халыкара олимпиадаларда уңышлы гына чыгышлар ясыйбыз.
Тормыш безнең алга, яшь буынга заман таләп иткәнчә төпле белем бирү һәм тәрбия бирү бурычын куя.
Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде.Шул ук вакытта уку-укыту системасына да. Заман мәктәбенең тормышын да информацион технологияләрдән башка күз алдына китереп булмый. Укучыларда уку процессына кызыксыну уяту өчен, стандарт методлар белән генә чикләнергә ярамый. Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану—хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Укучы бүген укытучыга караганда да күбрәк белә. Әгәр дә элек мәктәп баласы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Әгәр дә укытучы дәрестә күрсәтмәлекне житәрлек дәрәҗәдә кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, инновацион технология элементларыннан дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.
Тәрбия һәм укыту барышында укытучының һәм класс җитәкчесенең төп таянычыларының берсе - ата-аналар. Алар белән очрашып тору, яңалыкларны җиткерү – безнең төп бурыч. Шушы очрашу вакытында иң элек бала характерындагы уңай, өметле якларны әйтүне онытмаска кирәк дип уйлыйм. Чөнки һәр ата- ананың үз баласын яхшы итеп, тормышка яраклы шәхес итеп күрәсе килә.
Үзем дә замана белән бергә “атларга” тырышам. Соңгы 3 елда район, республика күләмендәге конкурсларда катнаштым. Район, республика, регион буенча чыгышлар ясап, үз тәҗрибәм белән уртаклашам.
Гади авыл кешесе гаиләсендә үсеп, заманга яраклы, белемле, тәртипле, әхлаклы шәхес һәм җәмгыять өчен кирәкле кешеләр тәрбияли алганмын икән, димәк, илдәге үзгәрешләрнең яхшы якка үзгәрүендә минем дә әзме-күпме өлешем бар.
Укучы мәктәпне тәмамлап, нинди генә кеше булып китсә дә, укытучы өчен аның баласы булып кала. Ул аның уңышларына сөенә, уңышсызлыклары өчен йөрәге аша көенә. Әйе, без яшь үстергән агач черек булмасын, тамырлары нык, тирән, җәмгыятьнең төрле җил-давылларына чыдам булсын иде.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Туган тел" мастер класс бәйгесе 2015
Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер-класс бәйгесе өчен материаллар...
"Туган тел" мастер-класс бәйгесе
ЗаявкаПерсональ мәгълүматны эшкәртүгә ризалыкБәяләмәЭссе"Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем" презентация...
Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер – класс бәйгесе Представление
Представление...
Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер – класс бәйгесе Оценка педагогической деятельности
оценка педагогической деятельности...