Казаным-башкалам
материал на тему
Предварительный просмотр:
Актаныш районы Яңа Кормаш төп
гомуми белем бирү мәктәбе
«Казаным-башкалам»
(Казаныбызның 1000 еллыгына багышланган кичә)
Китапханәче: Гардисламова Ф.М.
“Казаным-башкалам”
Максат. Башкалабыз Казанга нигез салыну, аның исеменең килеп чыгышы, шәһәрнең тарихи үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында укучылар белән фикер алышу;
Казан шәһәренең архитектура һәйкәлләре, бүгенге төзелеш эшләре белән таныштыру;
Язмышлары шушы шәһәргә бәйләнешле күренекле шәхесләр белән горурлану, аларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү.
Җиһазлау.
1. Казан турында язылган китаплар күргәзмәсе.
2. Кроссворд.
3. “Казан шәһәре: үткәне, бүгенгесе, киләчәге...”, “Казан шәһәренә - 1000 яшь”
– стендлар.
4. С.Сәйдәшев портреты.
5. Сөембикә манарасы, аның турында плакатларга язылган шигырьләр тупланмасы.
6. Риваятьләр һәм легендалар китабы.
Кичә барышы.
Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле укучылар , укытучылар! Быел Татарстан халкы бик зур вакыйганы билгеләп үтәргә җыена. Тиздән нурлы Казаныбызның, башкалабызның юбилее якынлаша. Казанның 1000 еллыгы республика өчен, шул исәптән безнең өчен дә бик зур, тарихи яктан әһәмиятле дата. Шул максаттан Казанның олуг юбилеена багышлап “Казаным – башкалам” дигән темада кичә үткәрергә булдык.
- Сез ничек уйлыйсыз: башкалабызга ни өчен шундый исем кушканнар икән? Бу турыда сез нинди легенда-риваятьләр беләсез?
1 нче риваять. Бервакыт хан кала корырга булган. “Кайда кала корыйк?”-дип, үз ярендәшләре белән киңәшкән. Арбага Казан куйыйк, аңа су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырып куыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз”, - дигән.
Һәм шулай эшлиләр дә. Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан. Шунда кала корганнар да.
2 нче риваять. Элек-электән Болгар дәүләтенә төрле яулар һөҗүм иткән. Әледән-әле зур сугыш-бәрелешләр булып торган. Аларның күбесендә болгарлар җиңеп чыккан. Әмма көннәрдән бер көнне бик зур яу, Болгарга һөҗүм итеп, шәһәрне яндырган. Исән калган кешеләр, яңа урын эзләп, Идел буйлап өскә таба күтәрелә. Үзара килешеп: “Әйдә, суга йомычка ташлыйбыз. Ул кайда өйләнә-бөтерелә, шунда төпләнербез”, - диләр. Йомычка нәкъ менә хәзерге Казан тирәсендә бөтерелә. Болгар кешеләре шунда кала корып яши башлый.
3 нче риваять. Казан бикләреннән берәүнең үз хезмәтчесе булган . Ул су алыр өчен бакыр казан белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Ул , шундый уңайсыз җирдән су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәргән.
Менә шуннан соң бу елга “Казан” дип аталган икән. Казан елгасы буена корылган шәһәр дә, шул ук исем белән – “Казан” дип аталган, ди.
- Моңлы көй яңгырый. Кичәгә милли киемнән һәм кулына ялтырап торган казан тоткан бер кыз керә. Казан белән бию башкарыла (риваять буенча).
Алып баручы. Әле генә караган бию вакытында без борынгы халыкның ашарга пешерә торган казанын күрдек. Элек заводлар да, фабрикалар да булмаган. Кеше һәр эшне үз куллары белән башкарган. Әлеге казан – шул вакытта яшәгән һөнәр осталарының тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шуңа да ул бик кадерле, шуңа да аны югалту бик үкенечле, авыр... Биюдә күргәнебезчә, юарга дип алып төшкән казанын Иделгә төшереп җибәргәч, кыз ачыргаланып: : “Казан, ай казаным!”, - дип кычкырган. Аның үзәк өзгеч тавышын тирә-юньдәгеләр дә ишеткән. Тиздән бу тирәдә яшәүче халык үзе торган җирне, үсеп килүче каланы “Казан” дип атый башлаган. Бу исем бөтенесенә дә ошаган. Шул ерак заманнардан бирле шәһәребез “Казан” дип атала. Ул исем безгә дә бик ошый. Исеме казан кебек чыңлап, зыңлап тора.
Алып баручы. Тарихчылар, археологларның ачышлары буенча, Казан шәһәренә 1005 елларда нигез салынган. Димәк, шәһри Казаныбызның барлыкка килүенә 1000 ел тула.
- Шушы 1000 ел эчендә башкалабыз бик катлаулы һәм гыйбрәтле тарихи вакыйгалар кичергән. Герцен әйткәнчә, Казан Европа белән Азия кул биреп күрешкән бик уңайлы җирдә урнашкан. Аның мәйданы 324,5 кв.км. Бүгенге көндә биредә 1,2 млн кеше яши. Шәһәр җиде районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.
Алып баручы. 1000 еллык тарихы булган Казаныбызны нәрсәләр күркәм итә?
- Хәзер без бергәләп кроссворд чишәрбез. Сорауларга төгәл җавап бирә алсак, беренче вертикаль баганада Казанның иң күркәм, иң нурлы архитектура һәйкәленең исеме килеп чыгар.
С | ә | й | д | ә | ш | е | в | ||
с | ө | л | г | е | |||||
м | у | з | е | й | |||||
м | ә | г | а | р | и | ф | |||
с | а | б | а | н | т | у | й | ||
к | и | т | а | п | |||||
А | к | т | а | н | ы | ш | |||
ч | ә | к | ч | ә | к |
- Күренекле татар композиторы, атаклы дирижер.
- Татар халкының чисталык символы.
- Бу бинада төрле тарихи экспонатлар саклана.
- Укутучылар өчен Казанда чыга торган журнал.
- Татар халкының милли бәйрәме.
- Белмәгәне юк аның, көзгесе ул дөньяның.
- Татарстанның иң көнчыгыш районнарыннан берсе.
- Милли татар ризыгы.
- Нинди сүз килеп чыкты?
- Сөембикә. (Сөембикә манарасының рәсеме күрсәтелә. Янына эпиграф язылган.)
Басып тора ярда Сөембикә...
Күзәткәндәй ерак гасырларның
Көлләр күмгән кара эзләрен,
Басып тора ярда...
(Х.Туфан.)
- Сөембикә манарасы турында сез нәрсәләр беләсез? Кайчан һәм ничек төзелгән?
1 укучы. Бу манара Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең кушуы буенча 1549-1551 еллар арасында салынган. Аның биеклеге 58 м, нигез мәйданы 140 кв.м. Еллар үтү белән ул көнчыгышка таба авышкан. Бу авышлык 1м 98 см.
Сөембикә манарасының үзенчәлеге – архитектура ягыннан бик күркәм: төз һәм бөтенләе белән күккә ашкан булуы. Ул җиде ярустан тора. Манараның нигезе ныгытылды, шунлыктан аның авыша баруына чик куелды.
2 укучы. Сөембикә манарасы белән бәйле бик күп риваятьләр яши. Шуларның иң киң таралганы: Явыз Иван, Казанны яулап алгач, Сөембикә ханбикәнең гүзәллегенә шакката, үзенә кияүгә чыгарга сорый. Сөембикә исә: “Явыз Иванга каршы килсәм, бөтен халкымны кырып бетерер”, - дип уйлый һәм ризалаша. Тик патша җиде көн эчендә түбәсе күккә ашкан җиде яруслы манараны өлгертергә тиеш була. Иван Грозный бу шартны кабул итә. Бөтен рус җиреннән иң оста төзүчеләрне җыеп китертә, һәм эш кайный. Беренче көндә - беренче ярус, иртәгесен икенчесе... Шулай итеп, атна дигәндә җиде яруслы мәһабәт бина күккә аша.
3 укучы. Сөембикә-ханбикәнең биргән вәгъдәсен үтәми хәле юк. Казаннан аерылып китәр алдыннан, ул патшадан манарага менеп кала белән бәхилләшеп төшәргә рөхсәт сорый. Явыз Иван ризалык бирә. Сөембикә мәчет манарасына менә дә аска ташлана. Менә шуннан соң инде Хан мәчетен “Сөембикә манарасы” дип йөртә башлыйлар.
4 укучы. Сөембикә ике Казан ханы хатыны булып санала. Бигрәк тә ул Сафагәрәй хан белән бәхетле гомер кичерә. Алар бергә 15 ел яшәп кала, бу – Казанның чәчәк ату , иминлек, җиңүләр чоры санала.
1546 елда Сөембикә белән Сафагәрәйнең Үтәмешгәрәй дигән уллары туа. Тик ике елдан соң Сөембикә тол кала. Үтәмешгәрәй хан дип игълан ителә, әмма ул бәлигъ булганчы Казан ханлыгы белән Сөембикә идарә итәргә тиеш була. Бу, бик авыр һәм буталчык чор булып, тарихка кереп кала.
5 укучы. Казанга ясалган икенче һөҗүм вакытында Сөембикә дошман кулына тапшырыла һәм Мәскәүгә озатыла. Бөтен Казан халкы аны озатырга чыга. Улын көчләп тартып алалар, үзен икейөзле һәм мәкерле Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирәләр. Ханбикә бөтенләй сулыга, сүнә. 1554 еллар тирәсендә вафат була.
Алып баручы. Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәне тарих битләре дә, халык күңеле дә һаман онытмый. Аның исеме тарихи китапларга кергән, җыр-бәетләргә күчкән.
- Хәзер “Сөембикә” бәетен тыңлагыз. Бәет ул – татар халык авыз иҗаты, аның авторы – халык.
Идел ага яр кагып,
Уңга-сулга чайкалып.
Ак көймәсе китеп бара,
Сөембикәне алып.
Сөембикә ак яулыгын
Тоткан учлап кулына.
-“Хуш, Казаным, каласың”, -дип,
Үкереп елый буена.
Ия башын, түгә яшен,
Казанга таба карап.
Миннән башка ничек итеп,
Көн итәрсез, дип аяп.
Зифа буйлы, кара кашлы
Сөйкемле ханбикәбез.
Тоткын булып торган чакта
Ничек итеп түзәрбез.
- Сөембикә манарасы үзенең серлелеге белән һәркемне җәлеп итеп тора. 1990 елда манара очына ай кую аны тагын да нурландырып җибәрде.
Алып баручы. Казаныбызда тагын нинди тарихи һәйкәлләр бар?
1 укучы. Шәһәрнең үзәк өлешендә, Казан-су елгасы ярында, тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора. Казан Кремле – башкалабызның йөзек кашы. Кремль – Казанның гади бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны да, йөрәге дә. Кремль – гади генә урында урнашмаган: гүя, ул калкулыктан үсеп чыккан. Кремль диварлары да, табигый рельефка ярашып, туры гына булган җиреннән калкулык итәгенә төшеп үк китә, я кабаттан өскә күтәрелә. Кремльне юкка гына “таш елъязмасы” дип йөртмиләр: үз гомерендә ниләрне генә кичермәгән дә, нинди генә тарихи вакыйгалар шаһиты булмаган. Каһарман бабаларыбызның кайнар каны тамган, халкыбызның горурлыгы һәм изге җире ул – Кремль.
2 укучы. “Кремль” сүзе татар телендәге “кирмән” сүзеннән килеп чыккан, ул “шәһәр” дигәнне аңлата.Казан Кремленең хәзерге исеме татардагы “Казан Кирмәне” сүзе белән бик аваздаш. Барча сукмак – юллар Кремльгә илтә.
Кремль 4,5 м киңлегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Благовещение соборы. Кремль каршындагы мәйданда фашистлар тоткынлыгында һәлак булган герой-шагыйрь Муса Җәлил белән аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Озакламас, изге Сөембикә манарасы янында, тирә-юньгә нур өстәп, изге Кол Шәриф мәчете балкыр.
3 укучы. Казан Кремле башкалабызның 1000 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү комплекслы программасы кысаларында төзекләндерелергә тиешле корылмалар арасында иң мөһиме санала. Моның өчен программада 3 млрд 660 млн сум акча каралган.
Казан Кремле чын мәгънәсендә Татарстан дәүләтенең символына әверелде. Ул ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
...Күздәге яшь кебек балкый
бу Кремль, шундый якты!
4 укучы. Казаныбызның горурлыгы – борынгы университет. Аңа 1804 елда нигез салына. Бу югары уку йорты мәгариф һәм фән үсешенә бик зур өлеш кертә.
Университетта атаклы математик Н.Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А.Бутлеров, күренекле астроном, Антарктидага юл салучы И.Симонов, атаклы табиблар П.Лесгафт һәм В.Бехтерев, тел галимнәре И.Хәлфин, Н.Катанов һәм башка бик күп галимнәр эшләгән. Бу югары уку йорты Идел буе халыкларының мәдәни һәм мәгариф үсешенә зур йогынты ясаган. Казан университеты бүгенге көндә дә Россиядә иң данлыклы уку йортлары рәтендә. Университетның борынгы ак таш бинасы янында ике мәһабәт бина бар – монда булачак физиклар һәм математиклар, филолог һәм журналистлар, тарихчылар, юристлар гыйлем серләрен ачалар. Хәзерге университет ул – заманча җиһазландырылган аудиторияләр, лаборатория һәм обсерваторияләр, тәҗрибә станцияләре, спорт комплексы, 4 миллионнан артык данәле фондка ия бай китапханә, берсеннән-берсе кызыклы коллекцияләр тупланган зоология, геология һәм этнография музейлары.
5 укучы. Башкалабызның 1000 еллыгын каршылаган көннәрдә татар театры да үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Татар театрына 1906 нчы елда нигез салына. Театрны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Г. Камал. Татар дәүләт академия театры хәзер аның исемен йөртә. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры 1939 нчы елда ачыла. Халыкара музыкаль фестивальләр дә уза бу театрда. Ел саен Казан тамашачылары бөек җырчы Федор Шаляпин һәм атаклы балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге фестивальләрдә дөньякүләм танылган сәхнә осталары белән очрашалар. Казанда Качалов исемендәге Зур рус драма театры эшли, аңа инде 200 елдан да артыграк. Курчак театры, балалар күңеленә хуш килә торган әсәрләре белән, үзенә тартып тора.
К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры – шулай ук матур ял урыны.
Алып баручы. Татарстан исемен бөтен дөньяга таныткан күренекле галимнәр, язучылар, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләреннән кемнәрне әйтә аласыз?
1 укучы. Казаныбызда әсәрләре бөтендөнья әдәбият һәм сәнгать хәзинәсен баеткан Кол Гали, Г.Кандалый, Мөхәммәдьяр, мәгърифәтче галимнәр Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Тукай һәм Дәрдемәнд, Г.Державин һәм С.Аксаков, Л.Толстой һәм М.Горький, Н.Фешин һәм Б.Урманче, Ф.Шаляпин һәм С.Сәйдәшев һәм башкалар яшәгән, иҗат иткән. Аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел.
Алып баручы. - Ә хәзер «Син Казанны беләсеңме?» дигән уен-викторина үткәреп алабыз. (Сораулар сценарий ахырында бирелә).
Алып баручы.
Казан үсә, матурлана! Күрәсезме!
Тиздән аңа мең яшь тула. Беләсезме?
Мең ел гомер, гүя мизгел аның өчен.
Кичә генә төзелгән күк безнең өчен.
Булмаган күк яу – сугышлар анда бер дә,
Менмәгән күк манарага Сөембикә.
Гел – гел шулай гүзәл булган кебек шәһәр!
Җимерелмәгән корылмалар анда мәгәр.
Кешеләре бүгенгедәй
Гүзәл булган!
Тату булып дус яшәгән,
Гомер күргән!
1 укучы. Яңа Казан борынгы Казаннан бик күп сыйфатлары белән аерылып тора.Анда хәзерге көндә заманча итеп бик күп яңа биналар, метро төзелә. Соңгы ун ел эчендә генә Азино микрорайоны үсеп чыкты.
Казанның 1000 еллыгына әзерлек программасында яңа зоопарк, Сәнгать академиясе, Явыз Иванга каршы көрәштә шәһит булганнарга һәйкәл салу күздә тотыла.
Алып баручы. Әйе, Казаныбыз үсә, зурая, тагын да матурлана. Күпме язучылар, шагыйрьләр Казанга дан җырлаганнар, мәдхия укыганнар. Композиторларыбыз көйләр иҗат иткәннәр. Ә бүгенге кичәбезне “Казан кичләре” (С.Садыйкова көе, Х.Туфан шигыре) җыры белән тәмамлыйбыз.
Файдаланылган әдәбият:
- Харисова Л.А., Гарипова В.А. Ватаным Татарстан. – Казан: Мәгариф, 1998.
- Мәхмүтов Х.Ш., Гыйләҗединов С.М. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан: Мәгариф, 2001.
- Валиуллин Х.,Җырлый Казан. – Казан: ТКН, 1977.
- Нәүрүзхан И.В., Сөембикә. – Чаллы: Камаз, 1992.
- Айдаров С.С., Архитектурное наследие Казани. – Казань: ТКИ, 1978.
- Гыймадиев А., Чал тарихлы башкала. – Казан утлары №5-2001.
- Хуҗин Ф.Ш., Татарстан тарихыннан хрестоматия. – Казан: Тарих, 2003.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Казаным - башкалам
Сөйләм үстерү. “Казаным - башкалам”...
Презентация : "Казаным- башкалам"
Презентация "Казаным-башкалам"...