"Золотая осень"
план-конспект занятия на тему

Ахметова Гульназ Илшатовна

Октябрь уж наступил - уж роща отряхает  

Последние листы с нагих своих ветвей;

Дохнул осенний хлад - дорога промерзает

Журча еще бежит за мельницу ручей,
Но пруд уже застыл; сосед мой поспешает
В отъезжие поля с охотою своей,
И страждут озими от бешеной забавы,
И будит лай собак уснувшие дубравы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл patriotizm.docx15.83 КБ

Предварительный просмотр:

           Патриотизм -Ватан сүзеннән алынган. Әхлакый һәм политик принцип, ватанга булган мәхәббәт, аңа бирелгәнлек, аның үткәне һәм хәзергесе өчен горурлык хисе. Патриот- үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче кеше. Патриотизм- патриотларга хас булган күренеш, үз илеңә, халкыңа , туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган илгә мәхәббәт ул.  

          Аның тарихи билгеләре: туган илне, туган телне, традицияләрне ярату борынгы заманда ук формалашкан. Патриотик хисләр башка телләрне, илләрне хөрмәт итү белән араланса ул шәхесне күтәрә генә.

         Безнең төп бурычыбыз- үсеп килүче буында патриотик-гражданлык хисләре тәрбияләү. Бу тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә башлау аеруча мөһим, чөнки әхлакый нигезләр кечкенәдән салынырга тиеш.

          Яшь гражданин тәрбияләү- тулы бер комплекс бурычларны хәл итүче күпкырлы  процесс. Ул гаиләдә бер-береңне яратудан башлап, үз йортыңны, урамыңны, балалар бакчасын, шәһәреңне, туган илеңне, табигатьне һәм андагы җан ияләрен яратуга барып тоташа.

         Патриотик тәрбия гаиләдән башлана. Әти-әнинең эш урыннары белән танышу, алар белән төрле өмәләрдә катнашу, табигатьтә ял иткәндә, артыңнан чүп калдырмау- болар барысы да әти-әниләр белән эшләргә мөмкин булган эшләр.

         Беренче карашка гына мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотизм тәрбияләү ерып чыга алмастай эш кебек. Безгә яшь баланың губка кебек бөтен нәрсәне үзләренә туплауларын онытмаска кирәк. “Оясында ни күрсә, очканда шуны күрсәтер, ди халык. Димәк, кешенең үзе генә түгел, калганнар белән аралашып яшәвен, бурыч һәм хокукларын белергә тиешлеген бәләкәйдән аңлатырга кирәк. Бу очракта безгә халык авыз иҗаты ярдәмгә килә.

          Әкиятләрне белү һәм аларны сәхнәләштерү-мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бик мөһим эмоциональ зәвык, тәрбияләү чарасы. Баларны рухи яктан чын кеше итеп тәрбияләүдә әкиятләрне сәхнәләштерүнең тоткан урыны беренче дияр идек. Шуңа күрә һәр әкиятнең эчтәлеге мәгънәле, балаларга аңлаешлы булырга тиеш. Тикмәгә генә бит “әкият ул ялган, ләкин анда яхшылыкка ишарә” димәгәннәр. Шуңа күрә һәрбер сәхнәләштерүнең төп мәгънәсе: чын дус була белү, курыкмыйча явызлык белән көрәшү, ялкау булмау, әйләнә - тирә табигатьне саклау.

          Әкият бик борынгыдан мөһим нәфасәти тәрбия чарасы буларак кулланылган. Ул баланы яхшыны яманнан аерырга, зирәклеккә, намуслы булырга, дөреслеккә, яшәргә, дөньяны танырга өйрәтә. Без дә, балалар белән “Чукмар белән Тукмар”, “Теремкәй” , “Кәҗә бәтиләре һәм бүре”, “Өч кыз”, “Шалкан” әкияләрен яратып укыйбыз һәм сәхнәләштерәбез.Профессияләр, традицияләр, төрле милләт халыклары турында әңгәмәләр үткәрәбез. Балалар белән төрле уеннар уйныйбыз. Төрле халык уеннары шулай ук патриотик тәрбиянең бер өлеше булып тора. “Самавыр”, “Түбәтәй”, “Чума-үрдәк, чума-каз”, “Капкалы” уеннарын балалар бик теләп уйныйлар.

          Милли бәйрәмнәр - халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. “Сөмбелә”, “Сабантуй”, “Масленица”һ.б. халык бәйрәмнәрен үткәрү безнең бакчаның матур традицияләренә әйләнеп бара. Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтеренә сеңдерү максатыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалар тарафыннан зур эш башкарыла: әкиятләр, җырлар өйрәнү, милли киемнәр белән танышу аркылы бүгенге көн баласында милли үзаң тәрбияләнә.

           Патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Ватан сугышы чорын, Җиңү, Совет Армиясе көннәрен билгеләп үтү,әти-бабаларыбызның күрсәткәнбатырлыклары турында сөйләшү шулай ук бик мөһим. Без балалар белән “Безнең бабаларыбыз”, “Сугыш афәте” темаларына әңгәмәләр үткәрәбез. Ватанны саклаучылар көненә, Җиңү көненә бәйрәм открыткалары ясыйбыз, Җиңү бәйрәме турында шигырьләр өйрәнәбез, рәсем күргәзмәләре оештырабыз.

         Шулай итеп патриотик тәрбия бирү катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, туган шәһәреңне ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын олылау кебек хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барырга кирәк. Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә туры килерлек булырга тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Золотая осень" вечер отдыха

Задача классного руководителя  в игровой форме довести до ребят основы культуры проведения досуга, привить творческое воображение и умение весело отдыхать....

ПОЛОЖЕНИЕ о проведении осеннего легкоатлетического кросса «Золотая осень – 2014»

Традиционный легкоатлетический кросс в лицее№5 проводится с целью популяризации легкой атлетики среди учащихся школы, вовлечения к регулярным занятиям физической культурой и спортом, пропаганды здоров...

Осенний бал «Золотая осень»

В данной разработке представлен сценарий осеннего школьного бала, целью проведения которого является воспитание патриотизма через привитие любви к родному краю...

ПОЛОЖЕНИЕ о проведении осеннего легкоатлетического кросса «Золотая осень – 2018»

Соревнования проводятся 29 сентября 2018 года на стадионе МБОУ СОШ №4. Начало соревнований: 14.00 3-4 классы; 14.40 5-6 классы; 15.20 7-8 классы; 16.00 9-11классы....

Занятие Золотая осень (экскурсия в осенний лес)

Ребята, как вы думаете, куда мы сегодня пойдём?Ребята, подумайте: кто нас сейчас будет встречать? (Деревья, кустарники, травянистые растения и среди них — самые поздние цветы, которые прово...