Таяну ноктасы ата-аналар белән эш
методическая разработка
"Таяну ноктасы." Ата-аналар белән эш.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tayanu_noktasy_ata-analar_beln_esh.docx | 33.09 КБ |
Предварительный просмотр:
«Таяну ноктасы»
Садик мөдире –
Баш.кл. укытучысы-
Өлкән укытучы-
Күп балалы –
Яшь әни-
Ин куп балалы-
Тема: Бала белән аралашу серләре
Үткәрү формасы:катнаш форма
Ата-аналарның бурычлары:
белем бирү: ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашу рәвешләре, методлары һәм чаралары турында белем дәрәҗәсен арттыру
оештыру: ата-аналарның балалар белән күбрәк аралашуына этәргеч бирү,аларда үзләрен бала урынына куя белү осталыгы булдыру
тәрбия: педагогик белемнәрне пропагандалау, бала шәхесен психологик- педагогик өйрәнү чаралары системасы аша ата-аналарда педагогик культура формалаштыру.
“Таяну ноктасында” катнашучылар: мәктәп директоры, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре,
укучыларның әти-әниләре.
Әзерлек эшләре:
1.Әти-әниләргә анкета сораулары,ситуацияләр;тарату өчен киңәшләр презентация әзерләү
План:
.Балалар белән аралашуда иң отышлы төрләрне ачыклау эше.
.Төрле ситуацияләрне чишү һәм анализлау.
.Командадан фикер алышу. Таяну ноктасын ачыклау.
.Ата-аналарга киңәшләр.
.Йомгаклау.
Барышы:
Төрле төстәге карточкалар ярдәмендә ата – аналар 3 төркемгә бүленә
1.Укытучының кереш чыгышы.
Бүгенге заманада эшләүче әти- әниләрнең балалары белән сөйләшергә вакытлары бик аз кала. Ә бит бала белән ата-ананың аралашуы бик мөһим чара. Чөнки бу тәрбиянең бер өлеше. Һәм баланыңкечкенә чакта өйрәнгәннәре, үскәч аның характеры формалашуга да йогынты ясамый калмый.
Ә бала белән аралашуга ничек вакыт калдырырга .
Эштән кайтып, йорт эшләренә кереп киткәнче, бераз ял итеп алу кирәк. Эшегез нинди генә авыр булуга карамастан, көн саен бала белән булуга вакыт табу мөһим. Күпвакыт әти-әниләр эштән арып кайтып, балага үзе генә уйнарга,эшләргә кушалар. Шулай итеп, алар үзләре үк баладан читләшәләр. Ә бу алай булырга тиеш түгел.
Кызык өчен генә балагыз белән мөнәсәбәтләрегезгә читтән карап карагыз. Нинди авырлыклар бар, тәрбия бирүнең дөрес юлын сайладыгыз микән, сез аңа карата гаделме, нәрсәне үзгәртергә була? Бу сорауларга җаваплар бала белән үзегезне дөрес тоту, кыенлыклардан ничек чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Мәсьәләгә әти-әни буларак кына түгел, ә бала күзләре белән дә карарга өйрәнегез. Бу сезне балагыз белән тагы да ныграк бәйләр.
Шулай итеп, без бүгенге җыелышта ата-аналарның балалар белән аңлашып аралашуы,тәрбия эшенә җаваплы карау зарурлыгы турында сөйләшербез.Тәрбия эше, үзара аралашу мәхәббәт хисләре белән сугарылган булырга тиеш.Бары шул чакта гына ул нәтиҗә бирәчәк дибез
Хөрмәтле ата – аналар! Хәзер балалар белән аралашуның нинди мәсьәләләргә багышлануы һәм нинди мөгамәләдә баруы турында уйланып алыйк. Үзара аралашуның үзенчәлекләрен, максатларын ачыклыйк .
Ата – аналарның балаларына әйткән сүзләре түбәндәге аралашу юнәлешләрен чагылдырырга мөмкин:
- нәрсә эшләргә кирәк (күрсәтмә бирү);
- мәгълүмат алмашу;
- хис – тойгылар алмашу;
- кызыксындыру;
- җәза бирү һәм куркыту.
Балалар белән аралашуда иң отышлы төрләрне ачыклау эше.
Кеше мәгълүматның 60% процентка якынын хисси халәтнең торышына бәйле рәвештә ала.
1.Такта янына ата – аналар арасыннан теләге булган 6 кеше чакырыла.Аларның һәрберсе кешенең хисси халәтен чагылдырган сүз язылган карточка ала. Һәр кешедән түбәндәге берәр тойгыны сүзсез аңлату сорала:
- гаҗәпләнү;
- борчылу;
- ачулану;
- шатлану;
- күңелсезләнү;
- кызыксыну.
Бүтән ата – аналар нинди тойгылар белдерелүен аңлатырга тиеш.
Һәр шәхеснең үзенчәлекле, үзенә генә хас характерлы булуын онытмаска кирәк. Ә темпераментны ел вакытына да карап билгеләргә мөмкин. Һәр темпераментка бер төс туры килә. Хәзер балаларыгызның туган көннәрен искә төшереп уйланып утырыгыз, чыннан да шулай микән.
Әйтик, көз көне туган балага (меланхолик) шәмәхә төс билгеләнгән. Бу малай яки кыз тиз үсә, акселерат ( яше белән берүк булса да, чагыштырмача иптәшләреннән тиз җитлегүе белән аерылып тора) була. Ул тормыш мәгънәсе турында фикер йөртергә, иҗат итәргә ярата. Күп кеше катнаша торган шау-шулы кичә, җыелышларны яратмый. Җавап таба алмаслык сораулар биреп, укытучыны еш кына уңайсыз хәлдә калдыра. Тиз үпкәләүчән. Әгәр дә аңа карата сизгер булсалар, аның тормышы белән кызыксынсалар, ул ышанычны акларга тырыша, эштә җаваплылык тоя.
Язгы бала (сангвиник) меланхоликка капма-каршы характерлы. Сары төс - аның төсе. Ул бик актив, аралашучан, кече күңелле, белемне җиңел үзләштерә. Әмма эшкә җитди карамый. Тиешле эш алып барганда, аның бу кимчелеге төзәтелергә мөмкин.
Җәй көне туган бала (холерик) океандагы давылны хәтерләтә. Аның төсе - кызыл төс. Ул шау-шулы төркемнәрне ярата. Әгәр дә мондый балага үз вакытында игътибар ителмәсә, ул “кыен”нар рәтендә булырга мөмкин. Моңа юл куймау өчен аңа җаваплы эшләр тапшырырга кирәк.
Кышкы бала (флегматик) бай тормышны ярата, эшне тиз генә эшли алмый. Аның төсе - зәңгәр төс. Алдашмасын, ялкауланмасын өчен, аны даими игътибар үзәгендә тотарга, аның тырышлыгын арттыра торган биремнәр бирергә кирәк.
Шигъри пауза. Шагыйрь Максуд Сөндекленең “Бала күңеле”
Бала күңеле - нәфис ак кәгазь,
Әле бит ул каләм күрмәгән.
Әле беркем аның күңелендә
Тылсымлы эз салып йөрмәгән.
Дөнья аңа яңа яуган ак кар,
Тели бала барын аңларга.
Тәүге юлны бала күңеленә
Ата-ана тиеш язарга.
Ә хәзер тормыштан алынган кайбер педагогик мәсьәләрне тикшерик һәм аларга аңлатмалар биреп үтик.(группада эш) Таяну ноктасы членнары белән фикер алышу.
1 нче очрак. Бала киемнәрен ертып, пычранып кайта. Әнисе суккалап ала, ә әтисе баланы яклап чыга. Әти-әни арасында каршылык чыга. (Әти-әниләр үз фикерләрен белдерәләр.)
Психолог нәтиҗә ясый:
“Балаларны кыйнамагыз. Бу эшегездән тыелып калыгыз. Аларны яратыгыз. “Шуны истә тотыгыз: кечкенә һәм яклаучысыз чагында балаларны чыбык белән тәрбияләүнең мәшәкате, гәрчә азрак булса да, үсеп җиткәч, алардан шатлык та, шәфкать тә көтмәгез, чөнки тән җәзалары һәм кирәгеннән артык кырыслыгыгыз белән сез аларның рухын гарипләндерәсез” дип язган Ф.Э. Дзержинский.
2 нче очрак. Бер әни: “Мин дә, әтисе дә көчкә “3”кә укыдык, балабыз да шуннан арттырмас”, - ди. (Әти-әниләрнең фикере тыңлана.)
Психолог нәтиҗә ясый:
Нәселдәнлек зур әһәмияткә ия, ләкин сәләтле баланың да тәрбия җитмәү сәбәпле, сәләте юкка чыгарга мөмкин.
3 нче ситуация.
Ел азагын яхшы билгеләренә бетергәне өчен, баланы мактау йөзеннән, әти-әнисе аңа бүләк бирергә дип озак кына уйлады.Һәм алар җәйге фотолар өчен альбом белән уку программасы буенча китап сатып алдылар. Бүләкне алгач,баланың күңеле төште: “Сез миңа башка әйбер сатып алырсыз дип уйлаган идем! Менә Саматка әниләре велосипед алганнар!”
4 нче ситуация.
Гаиләдә кечкенә бала туа.4 нче сыйныфта укучы өлкән уллары кинәт кенә үзгәреп китә.Тик торганнан еларга тотына,әти-әнисенә һәм кечкенәгә карата ярсулы була башлый.
Бервакыт әнисе бу өлкән балага энесен карарга куша,ә ул каршы төшеп: “Мин нянка булып ялланмадым”, ди. Әниләре аптырап калдылар.
Әти-әниләрнең фикерләрен тыңлау.
5 нче ситуация.
Балаң мәктәптән кайткач укытучыдан зарлана башлады,ди.Сез:
а) укытучы исеменә тәнкыйть сүзләре әйтәсез;
б) балагызның сүзләренә игътибар итмисез;
в) балага сәбәпләрен ачыклап киңәш бирәсез.
6 нче ситуация.
Кызыгыз савыт-саба юа. Анда май таплары кала. Бу сезгә ошамый.
(Савыт- сабаны кулыңа алып,сабырлык белән аны ничек юарга икәнлеген өйрәтергә кирәк.)
7 ситуация Баларның 9 классны тәмамлаганчы 7 юл чатында калулары. Бу ситуациядә балалар белән ныклап килешеп уңай хәл итәргә кирәк.
Уен күз бәйләп балаларын тану. 5 яулык ( Айгиз- Рәзилә, Илмир – Алия, Айрат- Зифа, Рамазан- Ралина)
Һәр хезмәтләреннән соң балаларны мактап аркаларыннан, башларыннан сөеп кую, аларның хезмәтен ничек бәяләү аңлашыла.Аларда канәгатьлек барлыкка килә.
Ә хәзер анкетага нәтиҗә үткәреп алабыз. (Презентациядә)
- “Әгәр дә ...” (фикер әти-әниләр тарафыннан формалаштырыла).
- ^ Әгәр дә баланы даими тәнкыйтьләп торсалар, ул ... (һәркемне үзенең дошманы итеп саный).
- ^ Әгәр дә бала бер-берсен дошман күргән кешеләр арасында яшәсә, ул ... (явызлыкка өйрәнә).
- ^ Әгәр дә кешенең кыланмышларыннан, үз-үзен тотышыннан көлсәләр, ул ... (үз-үзенә “бикләнә”).
- ^ Әгәр дә баланы мактасалар, ул ... (вөҗданлы булып үсә).
- ^ Әгәр дә малай яки кыз куркынычсыз мохитта яшәсә, ул ... (кешеләргә ышанып тормыш итәргә омтыла).
- ^ Әгәр дә бала түземле кешеләр арасында яшәсә, ул ... (башкаларны аңлау серләренә төшенә).
- ^Әгәр дә баланы аңласалар һәм ул үзара дустанә мөнәсәбәттә булган кешеләр арасында яшәсә, ул ... (дөньяда үз мәхәббәтен табарга омтыла).
Әйе, ата- аналар һәм балалар арасында үзара ягымлы, кешелекле, ихтирамлы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашкан гаиләләр икеләтә бәхетле. Моңа ирешү максатыннан, хәзер ата – аналарга кайбер киңәшләр дә бирәбез.
- Сез үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләгездәге ызгыш – талаш, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта, нәфрәтләндерә. Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә, үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатларыгызны бетерергә омтылыгыз.
- Баланың күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз,ул барында ачуланышмагыз. Артык игътибарлы яки бөтенләй игътибарсыз да булмагыз.
- Баланың теләкләренә,кызыксынуларына,уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.
- Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез,сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөюен, кешеләргә карата шәфкатьле,ярдәмчел булуын күрсәтә ала. Әти-әнисенең уңганлыгын,пөхтәлеген күреп үскән бала,хезмәт ярату белән бергә, башкалар хезмәтен дә ихтирам итәчәк.
- Балагызның мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз,аны шуңа әзерләгез.
- Балагызның башка кешеләр белән әдәпле, дустанә мөнәсәбәттә булуына ирешегез.
Балагызны үз эшегез белән күбрәк таныштырыгыз.Рәхәт тормышның хезмәт белән тир түгеп барлыкка килүен ул да аңлап үссен.
Бүгенге тема буенча таяну ноктасы нәрсә булырга тиеш?
Акыл – күзсез күрә,
Колаксыз ишетә,
Тешсез тешли,
Телсез сөйли.
Тавышсыз җырлый,
Күз яшьсез җылый,
Иренсез көлә,
Канатсыз оча
Һәм телләре булмаса да
Үзеннән акыллылар алдында тезләнә ала.
Үземнең чыгышымны күренекле шәхес Ризаитдин Фәхреддиннең бик күркәм сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Вакытында чарасын күреп, балага яхшы тәрбия бирү, аны яман юллардан саклау – ата–ананың баласына бирә ала торган бүләкләрнең иң кыйммәт лесе.