Әти-әниләр өчен киңәшләр
материал
Предварительный просмотр:
Сәламәтлек буенча әти-әниләргә берничә киңәш
1. Балагызны карыныгызда чакта ук яратыгыз һәм саклагыз.
2. Ешавыруныгадәтиһәмкотылгысызнәрсәдип кабул итмәгез.
3. Үзлегегездәндәваланубеләнмавыкмагыз.
4. Нәтиҗәләрбеләнтүгел, ә анытудыргансәбәпләргәкаршыкөрәшегез.
5. Балаларкүзалдындатәмәкетартмагыз,спиртлы эчемлекләр эчмәгез.
6. Бүлмәләрнеешракҗилләтегез.
7. Баланы салкынчаһавагаияләштерегез. Салкынһаватәэсирендәкантамырларыныңэшчәнлегеяхшыра. Аларсалкынгаҗиңелрәккүнегәләр.
8. Бергәләп зарядка ясагыз.
9. Ашагач, туалеттансоңкулларныюарга, киемнеалыштырыргаөйрәтегез.
10. 3, 7, 13 яшьләрдәбалаларның стресс чорларыбула. Бувакыттааларешракавырыйлар. Әгәрсезаларныаңлап, психологикярдәмкүрсәтсәгез, ике як өчендәҗиңелрәкбулыр.
Игътибаргаалыгыз:
Көнбатыш стандарты буенчабалаларныңелгадүрттапкыравыруыгадәтибулыпсанала. Бездәешавыручыбалалар 30%. Көнбатышилләрендәул 0,3 – 0,5 кынатәшкилитә.
Иртәнге аш турында
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы?
Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр. Без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукланырга күнектерергә тиеш.
Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Туклану –сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул. Яшь үзгәрүгә карамастан, укучының көндәлек режимында туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бала көнгә 4 -5 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш.
Иртәнге аш-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше.Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм тукландыргыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш. Юкка гына бит: “Иртәнге ашны үзең аша, төшке ашны иптәшең белән бүлеш, ә кичкесен дошманыңа бир дип” әйтмиләр.
1. Чынлыкта исә иртәнге аш бөртеклеләрдән – (энергия бирүчеләр), җиләк-җимешләрдән – (витаминнар), сөт продуктларыннан (аксым һәм файдалы матдәләр) торырга тиеш.
2. Ботка – балалар өчен иң кулай ризык: тәмле дә, файдалы да, җиңел дә, туклыклы да. Тик ашыйбызмы соң без аны? Бик сирәк.
3. Сөттә пешкән дөге боткасы балалар өчен иң файдалы ризык булып санала. Шулайуксөттәпешкән геркулес, манный ярмасыда организм өчен иң кулай ризык булып санала.
4. Сөтпродуктларыкешеорганизмынтулыкыйммәтлеаксым, кальций, фосфор, калий, А, Д ,В2 витаминнарыбеләнбаеталар. Аларшулайукфайдалымикроорганизмнарга да бай.
Сөт продуктлары организмның үсүе, сөякләрнең һәм тешләрнең ныгуы өчен бик кирәк. Алар тән тиресенең, тырнакларның һәм чәчнең чисталыгын тәэмин итәләр, эчәклек эшәнлеген җайга салалар, башка төр азык-төлекнең үзләштерелүенә уңай йогынты ясыйлар. Сөтпродуктларыҗитәрлекбулмаганочрактакешеорганизмында кальций җитешмибашлый. Ә буисәбалаларның – рахит, үсмерләрнеңһәмөлкәннәрнең остеопороз беләнавыруынакитерә, сөякләреңныклыгынкакшата.
Сөттә 200 төрле файдалы матдә бар. Анычибәрлек эликсиры дипатаулары да юкка түгел.
Берничә киңәш :
1. Алманы сөттә пешереп, иләк аша үткәрергә, суынгач биткә сөртергә. 20 минуттан битне җылы су белән юарга. Бит тиресе яшәреп китәр.
2. Күз кабаклары шешенгәндә: сөткә манылган мамык кисәген 10 минутка күзләргә куеп тор.Ирен кырыйлары ярылса, иреннәр яргаланса да сөт эчәргә, сыр ашарга кирәк. Караңгыданачаркүрсәгездә, сөт, сыр ашауярдәмгәкилер.
Хөрмәтле әти- әниләр!
Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән.Ата-ана -төп тәрбияче. Тәрбия кылу өчен үзеңә тәрбияле булырга кирәк.
1.Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез.Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез.Сез аңа тормыш бирдегез, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешегә тормыш бирәчәк һәм бу –табигать законы.
3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
4. Бала - тормыш биргән иң кыйммәтле бүләк.Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
5. Балагыз нинди булуына карамастан,аны яратыгыз - талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да.Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү - сезнең эшегез.
8. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт –уку хезмәте көткәнен онытмагыз.
9.Баланы мәктәпкә озатканда аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.
10.Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз.Әгәр ул ни өчендер ярсыган һәм сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән, аны игътибар белән тыңлагыз.
11.Баланың борчылганын күрсәгез, әгәр дә ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, бу вакытта сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала башта тынычлансын, аннан соң үзе үк барысын да сөйләр.
12.Мәктәптән кайткач та баланы дәрес әзерләргә утыртмагыз, ул бераз ял итеп алсын.
13.Дәрес әзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез.Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса да, сабыр булыгыз.Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.
14.Җыелган ачуыгызны баладан алмагыз, картлык көнегезгә әче икмәк әзерләмәгез.Чөнки ни чәчсәң, шуны урырсың.