Cочинение "Мин-укытучы"
статья на тему

Рәзилә Файзуллина

     Мин һәр иртә язмышымның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән лицеема юл тотам. Янәшәмнән сукмак буйлап, шаян, көләч, уйчан, таләпчән, гади, мең сорауга җавап табарга теләгән киләчәк кешеләре атлый. Шушы меңләгән сорауларга дөрес, төгәл, гадел, аңлаешлы җавап бирү, укучыларымны яңадан-яңа ачышларга илһамландыру – минем бурычым, һәр укытучының бурычы.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sochinenie_min-ukytuchy.docx17.27 КБ

Предварительный просмотр:

Уртача укытучы сөйли,

яхшы укытучы аңлата,

күренекле укытучы – күрсәтә,

бөек укытучы – илһам бирә.

Уильям Уорд

Мин һәр иртә язмышымның аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән лицеема юл тотам. Янәшәмнән сукмак буйлап, шаян, көләч, уйчан, таләпчән, гади, мең сорауга җавап табарга теләгән киләчәк кешеләре атлый. Шушы меңләгән сорауларга дөрес, төгәл, гадел, аңлаешлы җавап бирү, укучыларымны яңадан-яңа ачышларга илһамландыру – минем бурычым, һәр укытучының бурычы.

Укытучы – үзенең бөтен тырышлыгын, бөтен көчен, бөтен барлыгын балаларга бирүче кеше. Дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзенә туплаган, киң күңелле, сабыр, изге ул. Балаларны күз карашыннан аңлаучы, төпле киңәшләрен бирүче, укучыларын илһамландыручы да. Укытучы – киләчәкнең язмышы, балалар аласы белемнәрнең нигезен салучы кеше.

«Укучының иң истә калганы – укытучының хатасы», - дип яза педагог Антон Лигов. Укытучының ялгышырга хакы юк! Бер ялгышу – меңләгән буын язмышы.

Әлеге җаваплы һөнәрне мин йөрәгем кушуы буенча сайлап алдым һәм бер генә минутка да үкенмәдем. Берәүгә дә сер түгел: һәрбер кыз баланың кичләр буе  курчакларына, йомшак уенчыкларына дәрес бирүләре, тырышып  “биш”ле куюлары, акбур белән тактада дәресне аңлатулары... Әлбәттә, минем белән дә нәкъ шулай булды. “Безнең нәни укытучыбыз”, – дип көлә иде абыем. Еллар үтте, курчаклар инде тартмаларга тутырылды, ә укытучы булу хыялы тормышка ашты! Үз җилкәләремдә киләчәк буын өчен җаваплылыкны тою хисе көннән-көн артты, көннән-көн тирәнәйде.

Бүгенге тормыш бездән заманча, аңлы, рухи яктан бай, иҗтимагый актив, иҗади фикер йөртүче, коммуникатив, тирән белемле шәхес формалаштыруны таләп итә. Һәм укытучы мондый шәхесне тәрбияләүдә зур роль уйный. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә, үзеңне башкалар белән чагыштырып читтән торып бәя дә бирә белергә кирәк.

Мәктәп беркайчан да җәмгыятьтә булган үзгәрешләрдән читтә калмый. 3 ел мәктәптә эшләү дәверендә мин шуны аңладым: балаларны укыту әле ул аларга югары сыйфатлы белем бирү генә түгел, ә укуның мәгънәсен аңларга ярдәм итү дә.

Заман укытучының максаты булып, укучыга белем биргәндә, махсус шартлар тудырып, укучының шәхсилеген югалтмыйча, аның яшерен талантларын ачу, ихтыяҗ кызыксынуларын канәгатьләндерү дә тора. Укытучының дәресләре кызык та, мавыктыргыч та, тирән белем алырлык та булырга тиеш. Әлбәттә, болар барысы да бик күп көч, тырышлык, сабырлык, эзләнүләр таләп итә торган эш.

Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Борынгылар: «Кем алга бармый, шул артка тарта», – дигәннәр. Шуңа, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, эрудицияле булырга тиеш. Заман укытучысы – кайгыртучан кеше. Ул дәрестә генә түгел, тәнәфестә дә, тормышта да укучылары белән гел бергә булырга тиеш, дип саныйм. Сократ: “Һәр кешедә кояш бар. Аңа яктыртырга ирек бирергә кирәк”, - дигән. Шуңа күрә, мин һәр укучыга шәхси якын килеп, аларга зур шәхес итеп карарга тырышам. Баланың үз-үзенә ышанычын үстерү, өмет хисе тәрбияләү, төшенкелеккә урын калдырмаска тырышу – көндәлек эшләремнең берсе. Бала белән гади телдә, туганнарча якын, йомшак, ягымлы итеп сөйләшү генә аны илебезгә файдалы шәхес итеп формалаштырырга ярдәм итә.

Бәхетле шул кеше, кем бүтәннәргә бәхет тели. «Укытучының иң зур шатлыгы – аның укучысын мактаулары», – дип яза инглиз язучысы Шарлотта Бронте. Һәр яхшы укытучы бер нәрсә белән дә үлчәп булмый торган тәрбияне, яратуны, белемне, тырышлыкны үзенең укучыларына бирә. Укучының укуга кызыксынуы да укытучыдан тора. Ул һәр укучының үзенчәлекле ягын, мөмкинлекләрен күрә белергә тиеш.

Лицей сукмагы буйлап, шаян, көләч, уйчан, таләпчән, гади, мең сорауга җавап табарга теләгән киләчәк кешеләре атлый. Кечкенә булсалар да, уйлары зурларча. Шушы меңләгән сорауларга дөрес, төгәл, гадел, аңлаешлы җавап бирү, шатлык-кайгыларны бергә кичерү – минем бурычым.