Баланы ничек мактарга
статья
Предварительный просмотр:
Баланы ничек мактарга?
Күп әти-әниләр бу дөрес тәрбия бирү булмас дип, балаларын мактарга ашыкмый. Мактау сүзләре үсендереп китеп, тәрбиясезгә әйләндерер дип уйлый. Мактау-мактамау, әлбәттә, баланың яшенә дә карый. Баланы биш яшькә кадәр курыкмыйча мактарга була. Мактау аны бозмаячак. Аннан соң баланың яшь үзенчәлекләренә карап чаманы белергә кирәк. Мактый белү – сирәк талант. Әмма бала тәрбияләүче һәрбер ата-ана моны үстерә ала. Теләк кенә булсын. Мактаган чакта баланың уңай яклары ачыла, күңеле күтәрелә, дәрте үсә. Ике арадагы мөнәсәбәтләр яхшыра. Мактап бер баланың да бозылганы юк әле. Әгәр сезгә балачакта мактау аз эләккән икән, үзегез ата-ана булгач бу хатаны балаларыгызда кабатламагыз, аларны ешрак мактарга тырышыгыз. Тора-бара юмарт мактавыгыз үзегезгә үк яхшы белән әйләнеп кайтыр. Әлбәттә, мактауның үз урыны, чамасы бар. Әгәр адым саен мактап торганда бала үзенең гадәти эшләрен дә зур вакыйга итеп кабул итәргә мөмкин. Кайбер ата-аналар мактау белән генә калмыйлар уч тутырып акчасын, бүләген бирәләр. Тыйнаксызлык, эреләнү әнә шуннан башлана. Шулай да, мактау сүзләренә саранланмыйк. Исегезгә төшерегез әле, балагызны соңгы тапкыр кайчан мактаган идегез?)
http://abishevaalena.ru
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Мәдәният дөньясында
"Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уен- марафоны татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш чара буларак тәкъдим ителә. Рәхим итеп кулланыгыз!...
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повесте буенча.)
Урок по татарской литературе разработан для учащихся-татар русской школы 11 класса....
Тормыш иптәшен ничек сайларга?( Г.Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" , Г.Исхакый "Ул өйләнмәгән иде" әсәрләре буенча
Презентация по татарской литературе 11 класса....
Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?Ссылка: http://belem.ru/node/2321 Ссылка: http://pedsovet.org/component/option,com_mtree/task,viewlink/linkid,17368
Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына ю...
Баланың сәләтен ничек ачарга һәм үстерергә
Әти-әниләр җыелышына материал...
Баланы ике телгә ничек өйрәтергә
Баланы ике телгә ничек өйрәтергә...
Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф
Интерактивная мультимедийная библиотека с мультфильмами и сказками на татарском языке «Бала» — www.бала.рф...