Эти-энилэргэ кинэшлэр
консультация по теме
Опубликовано 19.11.2014 - 13:35 - Галимуллина Лилия Ракиповна
Предварительный просмотр:
- Сез үз балагыз өчен үрнәк. Сездә ул яхшы сыйфатларны күрергә тели. Гаиләдәге ызгыш талаш, үзара мөнәсәбәтләр ачыклау, баланың күз алдында эчкечелек белән шөгыльләнү, хезмәткә җиңелчә карау – болар барысы да аның күңеленә тирән яра сала, аны оялта, нәфрәтләндерә.Шуңа күрә бала тәрбияләү белән бергә үзегезне дә тәрбияләргә, начар сыйфатла-рыгызны бетерергә омтылыгыз.
- Балагызның күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз, ул барында ачуланышмагыз. Артык игьтибарлы яки бөтенләй игътибарсыз да булмагыз.
- Баланың теләкләренә, кызыксынуларына, уй-фикерләренә игътибарлы булыгыз.
- Гаиләдә уңай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Балагызны эшкә өйрәтегез, сәләтләрен ачыклагыз. Бары тик өйдә хезмәт күнекмәләре алган бала гына үзенең эш сөюен, кешеләргә карата ярдәмчел булуын күрсәтә ала. Әти-әнисенең уңганлыгын, пөхтәлеген күреп үскән бала, хезмәт ярату белән бергә башкалар хезмәтен дә ихтирам итәчәк.
- Балагызның мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз, аны шуңа әзерләгез.
- Балагызның башка кешеләр белән әдәпле, дустанә мөнәсәбәттә булуына ирешегез.
- Балагызны үз эшегез белән күбрәк таныштырыгыз. Байлыкның, рәхәт тормышның хезмәт белән, тир түгеп барлыкка килүен ул да аңлап үссен.