Ата - аналарга киңәш
консультация на тему
Предварительный просмотр:
Хөрмәтле ата-аналар !
Бүген алкоголь һәм наркотиклар яшьләр даирәсенә үтеп керде. Бу - наркотиклар куллануны, дискотекаларга баруны һәм теләгәнчә ял итүне тыеп кына, аралап булмый торган хакыйкать.
Бу зәхмәттән балаларны ничек саклап калырга соң?
Иң яхшы юл – яшүсмерләр белән хезмәттәшлек.
- Дөньяны бала күзлегеннән чыгып күрегез.
Моның өчен үзеңнең шул яшьтәге чагыңны, алкоголь, тәмәке белән танышуыңны искә төшерү файдалы.
- Тыңлый белегез.
Балагызның ничек яшәвен, уйларын, хисләрен аңларга тырышыгыз.
- Үзегезнең шул яшьтәге проблемаларыгыз турында сөйләгез.
Аңа үзе турында сөйләү җиңелрәк булачак.
- Кискен тыймагыз.
Сораулар бирегез. Үз фикерегезне белдерегез.
- Балага наркотиклар турында мәгълүмат бирегез,
алардан канәгатьләнү алу мизгеле турында сөйләшүдән читләшмәгез. Сез аңа шикле канәгатьләнү белән сәламәтлек саклау мөмкинлеге арасында аңлы рәвештә дөрес юл сайларга ярдәм итәргә тиеш
- Баланы “Юк” дип әйтергә өйрәтегез.
Балага мондый хокук бирү бик мөһим. Аңа наркотиклар тәкъдим итүче яшьтәшләре басымына каршы тору җиңел булачак
- Баланың проблемаларын бүлешегез һәм аңа ярдәм итегез.
- Баланы проблемалардан качарга түгел, ә аларны хәл итәргә өйрәтегез.
Әгәр ул мөстәкыйль хәл итә алмаса, проблемаларны хәл итү юлын бергә үтегез.
Ата – аналарга 12 кагыйдә:
- Үзегездә кайчандыр бала булгансыз бит, шуны искә төшерегез.
- Балаларыгыз – кешеләр алар, тәрбиянең төрле системасын сынап карау өчен кирәкле тренажерлар түгел – шуны онытмагыз.
- Балагызны хөрмәт итсәгез, ул да сезне гомер буена хөрмәт итәр.
- Ярату һәм кырыслык үзара үрелеп барырга тиеш.
- Һәрнәрсәнең чамасы була.
- Балаңны нинди итеп үстерергә теләсәң, үзеңдә шулай яшә.
- Балаңны туктаусыз үгет-нәсихәтләрең белән туйдырма.
- Өлкәннәр утырган өстәл янында балаңның утыруы кирәк түгел.
- Балаларыгызны бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтегез.
- Үз балагыз белән ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез.
- Балагызга ышаныч белдерегез.
12. (Әбиләргә). Әни белән бала арасына кермәгез, акыллы булыгыз.
Балаларыбыз тәрбиясез булып үсмәсен өчен үзебез тәрбиялелек үрнәге күрсәтик.
Наркотикларны куллану билгеләре һәм симптомнары:
- өйдән чыгып китүләр һәм дәрес калдырулар;
- үз-үзенә бикләнә бару һәм ялганлау;
- еш кына кинәт кәеф үзгәрү;
- бер фикергә килә алмау;
- хәтер начараю;
- пычраклык;
- йокысызлык;
- түгәрәкләп төрелгән кәгазь кисәкләре;
- шприцлар, вак кашыклар, капсуллар, шешәләр;
- энә эзләре;
- битараф була бару;
- тиресенең төссезлеге;
- күз карасы зураю яисә кечерәю;
- кызыл яисә тонык күзләр;
- акрын сөйләм;
- хәрәкәтләрнең акрын булуы.
Бу билгеләр һәр кешенең нерв системасы үзенчәлегенә бәйле булганга күрә, чагыштырма характерга ия. Исереклек дәрәҗәсен ачыклау – табиб-нарколог эше.
Игътибар итегез !
әгәр:
- балагыз сезгә таныш булмаган яңа дуслар белән вакыт үткәрсә;
- озак вакыт аралашмыйча тора алса, сәгатьләр буе бернинди шөгыльсез ята алса;
- начар укый, дәресләр калдыра башласа;
- кич белән соңга калып кайта башласа, тизрәк йокларга ятса, өйдә кунмаса;
- бернинди сәбәпсез кинәт кенә кәефе һәм тәртибе үзгәреп торса;
- үз-үзенә бикләнсә сезнең белән аралашмаса;
- тышкы кыяфәте үзгәрсә, тагын да күбрәк ябыкса һәм төссезләнә;
- тиз һәм еш тирләсә, кайчакта куллары калтыранса;
- аппетиты югалса, еш кына эче китсә, тәнендә тимгелләр барлыкка килсә;
- томау төшсә, борыны кипсә, борынын еш сөртсә;
- гадәти булмаганча кызып китсә, агрессив яисә күп сөйләшүчән булса;
Сезгә уйланырга кирәк !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Ата-аналарга киңәш
киңәш...
Класс җитәкчесенең, БДИга хәзерлек, имтихан бирү вакытында, укучыларга һәм ата-аналарга психологик - педагогик ярдәме
Класс җитәкчесенә ярдәмгә...
Ата-аналарга ата- аналар җыелышында тест үткәрү. Тестирование родителей.
Ата-аналарга тест үткәрү. Тестирование родителей на родительском собрании. Тема теста: "Какие мы родители"...
Аналарга дан җырлыйк без, аналарны гел зурлыйк без.
Дәресебезнең максаты – татар һәм инглиз әдәбиятларында сурәтләнгән Ана образы аша әниләребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү; укучыларыбыз эшләгән проект нәтиҗәләре белән...
Роберт Миңнулин иҗатында аналарга мәдхия
"Мәхәббәте һичбер киртәләрне белми торган, күкрәк сөте белән бөтен дөньяга хәят биргән хатын кешене - ананы олылыйк "М. Горький. И, аналар! ...
Ата-аналарга киңәшләр
Тәрбия эше җаваплы һәм катлаулы...
Ата-аналарга киңәшләр
Ата-аналар өчен киңәшләр...