5 класс - Процент темасына карата дәрес планы
план-конспект урока по математике (5 класс) на тему
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
protsent_temasyna_dres_eshkrtmse.ppt | 899 КБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Телд ән исәпләү 0,5 * 8 + 1,2 - 2,5 : 3 Сантиметрда күрсәтергә: 3,23 ДМ = 62,5 ДМ = 1,32 М =
Тәлдән исәплә: Санаучы 3 Ваклаучы 5 Гади вакланма 12 40 Унарлы вакланма 0,33
Сораулар Бер центнерда ничә килограмм? Килограмм центнерның нинди өлешен тәшкил итә? Бер метрда ничә сантиметр? Сантиметр метрның нинди өлешен тәшкил итә? Бер гектарда ничә ар? Бер ар гектарның нинди өлешен тәшкил итә?
Дәфтәрләргә язарга: 1 кг –центнерның бер проценты 1 см –метрның бер проценты 1 а –гектарның бер проценты 0,02 –2 санының бер проценты
Йөздән бер өлешне проц ент дип атыйлар. Кыскалык өчен саннан соң килүче процент сүзен % белән алыштыралар
Тарихтан «Процент»с үзе латинча « pro centum » сүзеннән килеп чыккан, төгәл тәрҗемәсе «йөздән» дигәнне белдерә. Процентларны Борыңгы Римда киң куллана башлыйлар. Римлылар процент дип түләнгән акчаның йөздән берен атаганнар. %тамгасы басмадагы хата аркасында килеп чыккан дип исәпләнә. 1685 елда Парижда сәүдә арифметикасы буенча кулланма-китап басылып чыга һәм анда хәреф җыючы ялгыш cto урынына %тамгасын җыя. Шушы хатадан соң күп кенә математиклар, процентны тамгалау өчен, %тамгасын файдалана башлый, ул әкренләп гомуми кулланышка кереп китә. Тарихтан
Римлылардан процент Европа халкына тарала. Европада процент 1000 елдан соң гына керә. Аны бельгия галиме Симон Стевин ача. Ул 1584 елда беренчеләрдән булып процентлар таблицасын бастырып чыгара.
Мәсәлән: 5% (биш процент) 10% (ун процент) 100% (йөз процент) Процент ни өчен кирәк?
Проц ентлар бөтеннең кисәкчекләрен үзара чагыштыруны җиңелләштерә, исәпләүне гадиләштерә, шуңа да киң таралган . Мәсәлән, барлык эшнең ничә про ц енты эшләнүен, китапның ничә бите укылуын, песокның вареньеда күпме булуын, диңгез суында күпме тоз булуын һәм башкалар. процентка карата мисал.
Мәсь әлә . 100 м 35 % Вакыт 1 сәг. Барлык юлны 100% дип алабыз, 1%ка 1 м туры килә. Ә 35%ка - 35 м. Кыз 35м юл үткән, ә күпме үтәсе калган?
Ни өчен барлык юл 100%дип алына, ник, 70% ; 50%;60% дип алынмый? Чөнки йөздән бер өлешне проц ент дип атыйлар . Ә 1% - йөздән бер өлеш ул, шулай булгач барлык зурлык 100%. 1% = 0,01
Исеңдә тот! Процентны унарлы вакланмага күчерү өчен , проц ентлар санын 100 гә бүлергә яки 0,01 гә тапкырларга кирәк Мисал: 125%= 125:100=1,25 яки 125%=125 * 0 ,01= 1,25
Үзлектән эш Процентны унарлы вакланма белән язарга: 143% = 56% = 7,2% = 1,43 0,56 0,072 тикшер
Истә тот! Унарлы вакланманы процентка әйләндерү өчен, аны 100% ка тапкырларга кирәк Мәсәлән, 0,7 = 0,7 * 100% = 70% 0,45 = 0,45 * 100% = 45%
Үзлектән эш Унарлы вакланманы процент ка әйләндерергә : 0,8 = 0,15 = 0,07 = 1,23 = 15% 80% 7% 123% тикшер
Үзеңне тикшер! Кайсысы дөрес? а) 1% = 0,01 б) 1% = 0,100 в) 1% = 100 г) 1% = 0,1
Үзеңне тикшер! 2. 5%? ны унарлы вакланма белән алыштыр а) 0,5 б) 5,0 в) 0,005 г) 0,05
1% 5% 10% 12,5% 20% 25% 50% 75% 100% 200% 0,01 0,05 0,1 0,125 0,2 0,25 0,5 0,75 1,0 2,0 1-5 1-4 1-2 3-4 Телдән исәпләргә. процентны унарлы вакланмага әйләндереп таблицаны тутырырга
Үзеңне тикшер! 3. 120%ның унарлы язылышы? а) 120% = 12,0 б) 120% = 1,2 в) 120% = 1,02 г) 120% = 0,12
Таблицаны тутыр Гади вакланма 1 Унарлы вакланма 0,4 Процент 159% 4
Йомгаклау -Бүген дәрестә нинди төшенчә белән таныштык? -Процент дип нәрсә атала? -Аны ничек табарга? -Процент кайда кулланыла? -Нәрсәгә өйрәндек? -Унарлы вакланманы процентка ничек әйләндерәләр ? Процентны унарлы вакланманы ничек күчерергә ? -Үзбәя Йомгаклау
Өй эше п.40 № 1567, 1570, 1576,1583. Тест: Процент-ул: а) санның меңнән бер өлеше; б) санның йөздән бер өлеше; в) санның уннан бер өлеше. 2. 8% - ул: а) 0,08; б)0,8; в)0,007; г)0,0007. 3. 0,269 – ул: а) 269% б)2,69% в)26,9% г)0,269 Дәрес өчен рәхмәт
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Алмашлык" темасын кабатлау дәрес планы.
Алмашлык сүз төркемен кабатлау. План-конспект. 6 нчы сыйныф....
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты
"Яшелчәләр, җиләк-җимешләр" темасына ачык дәрес план-конспекты...
"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты
3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты....
"Сыйфат" темасына ачык дәрес планы
3нче сыйныфның рус төркемнәрендә үткәрелгән ачык дәрес планы. Әлеге дәрестә сингапур укыту системасының кайбер структуралары кулланылды....
Cыйфат темасын кабатлау (дәрес планы)
Дәрес тибы: Сәяхәт – дәрес. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту...
"Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам" темасына сыйныф сәгатенең план конспекты
Тема: Минем гаиләм: ни өчен мин аны яратам .Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә тө...
Иярчен кисәкләрне кабатлау темасына татар теленнән план-конспект.
7 нче сыйныфта үткәреләчәк татар теледәресенең үрнәк планы һәм конспекты....