Балалар өчен кечкенә хикәяләр. “Гали белән Микәй”, “Юлдаш”.
материал по краеведению (5 класс)
Гали и Микай. Гали с нетерпением ждал того дня, когда настанет очередь ожидания. В начале летних каникул они с дедушкой вышли на пастбище. У соседей козлы по кличке Микай прошли в центр. Вот только овца, которая тихонько пасется, отделяется от стада и, следуя за остальными козами, уходит куда-нибудь в овраг, где трава сочнее. А дед-порядочный человек. Микки не нравится, что он самовлюбленный. Весь день он давал указание Гали присоединить к стаду эту разрозненную группу коз. Гали в тот день ускользнул. Он был поражен хитростью Микая. Хитро прищурившись, она смотрит на крики Гали. До приезда Гали не дремлет. Только что увидев, как Гали размахивает колючей проволокой, он бросается в другую сторону оврага. А проволока, упавшая на козий хребет, зависла в воздухе.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
gali_beln_miky.docx | 38.44 КБ |
Предварительный просмотр:
Гали белән Микәй.
Көтү чиратына чыгар көн килеп җиткәнне түземсезләнеп көтте Гали. Җәйге каникул башында көтүгә чыккан иде алар бабасы белән. Күршеләрнең Микәй кушаматлы кәҗәләре үзәгенә үтте Галинең. Менә генә тынычлап утлап йөргән сарык көтүеннән аерыла да, калган кәҗәләрне үзе артыннан ияртеп, кайда чокыр-чакыр, кайда үлән сусылрак - шунда китә дә бара. Ә бабасы тәртип ярата торган кеше. Микәйнең башбаштакланып йөрүен ошатмый. Галигә шул аерылып киткән кәҗә төркемен көтүгә кушарга көне буе указ биреп кенә торды. Хәлдән тайды Гали ул көнне. Микәйнең хәйләкәрлегенә шаклар катты ул. Галинең кычкыра-кычкыра килүен хәйләкәр генә күзләрен кыса төшеп карап тора. Гали килеп җиткәнче кымшанмый. Менә генә Галинең чыбыркысын болгап җибәрүен күрүгә, чокырның икенче ягына тота да сикерә. Ә кәҗә сыртына төшәсе чыбыркы һавада болганып кала. И үртәлде инде Гали ул көнне, и үртәлде. Бабасы да күрде Галинең бу хәлен. Көтүдән кайткач, ул Галине үзе янына чакырып китерде.
- Син, улым, Микәй белән дуслашырга тырыш. Кәҗә халкын начарлык белән җиңеп булмый аны. Ул начарлыкка начарлык белән җавап бирә. Ә менә син дуслашып кара аның белән. Киләсе көтү чираты җиткәнче кәҗә белән дуслашсаң, нәтиҗәсен үзең күрерсең.
Гали уйга калды. Ничек инде Микәй белән дуслашасың? Ул бит сиңа күрше малае түгел. Ата кәҗә әле ул! Шул көннән Гали көтү каршына төшеп тора башлады. Галинең сарык көтүен каршыларга төшкәнен бабасы да күрде. Ул аңа әле кисәкле шикәр бирә, әле ипи кисәкләре. Гали шулай итеп Микәйне кулга ияләштерә башлады. Тәмле шикәрне башта кулдан алмады Микәй, җирдән алып капты. Ошады булса кирәк, кулын сузып үзенә килгән Галидән курыкмады, килеп шикәрне кулыннан алып ашап куйды. Беркөнне Гали бабасы белән печәнгә китте. Көтү каршына төшәргә соңга калды. Караңгы төшкәндә генә кайтып керделәр. Караса, Галиләрнең капка төбендә Микәй басып тора. Галине күрүгә, кәҗә аның янына килеп басты.
- Әһә, ипи белән шикәр ошаган моңа, бар, тиз бул, дустыңны сыйла! – дип көлде бабасы.
Шулай итеп, Микәй белән Галинең дуслыгы ныгыганнан-ныгыды. Ниһаять, Гали көткән көтү чираты килеп тә җитте. Бабасы авырып торганга, көтүгә Гали әбисе белән чыкты. Бабасы белеп әйткән, Микәй яхшылыкны аңлый торган кәҗә булып чыкты. Бу юлы инде чокыр-чакыр арасында да йөрмәде, көне буе Гали тирәсендә тыныч кына утлап йөрде. Рәхәтләнде Гали кәҗә белән селфи төшеп! Казанга кайткач, дусларына күрсәтеп мактаначак әле ул! Төштән соң кинәт көн бозылды. Урман артыннан шомлы кара болыт күренде. Кинәт көчле җил исеп куйды. Әбисе күккә карап:
- И, ходаем, хәвефле яңгыр гына була күрмәсен! - дип куйды.
Гали дә куркуга калды. Ә болыт ишелеп килә. Инде яшенли, күк күкрәгәне дә ишетелә.
- Улым, әйдә, көтүне авыл ягына инеш аркылы куып чыгарыйк. Яңгыр яуса, бу инеш аша чыгып булмас, я көтүне харап итәрбез, - диде әбисе.
Алар көтүне инеш аша чыгара башладылар. Тыныч кына ашап йөргән сарыклар, “бу ни эшегез бу, нигә безне борчыйсыз? - дигән төсле, тыңламадылар. Инде яңгыр коеп ява башлады. Көн кебек ачык, көтүне хәзер үк инеш аша чыгарып калырга кирәк! Гали Микәйгә карап алды. Ул да аптырап карап тора.
- Микәй, чык инде, су артса, чыга алмыйбыз бит! – дип кычкырды Гали.
Микәй эшне аңлап алды, көтү каршына төшеп, инеш аша чыга башлады. Аңа башка кәҗәләр иярде, алар артыннан сарыклар да чыкты. Инешне кичеп кенә бетерделәр, урман ягыннан куркыныч гүләп, су төште. Кечкенә инеш зур елгага әверелде! Сарыклар тау янына килеп, түгәрәкләнеп бастылар. Аларга инде куркыныч янамый иде. И явып та күрсәтте дә соң бу көнне яңгыр! Авыл халкы көтүне каршы алырга күпер каршына ук төште ул көнне. Әбисе Микәйне мактап барысына да сөйләде. Гали дә дусты белән горурланды. Менә шулай итеп, Гали белән Күрше кәҗәнең дуслыгы җәй буе дәвам итте. Нәкъ Тукай әкиятендәгечә:
- Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Әнә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Ләкин Гали кәҗәне чирәм белән генә сыйламый, шикәр, тәмле күмәч белән сыйлый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Кечкенәләр өчен физика кызыклары
Өлкән класслар тарафыннан үткәрелә торган физик кичә...
Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы буенча сценарий. «Кечкенә Апуш».
күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның балачагына багышланган...
Җыр- кешенең юлдашы
"Җыр - кешенең юлдашы" темасына ачык дәрес - презентациясе....
5нче сыйныфның рус төркемендә татар теленнән ачык дәрес план-конспекты"Куркак юлдаш"тексты өстендә эш.
Бердәм дәүләт тестына әзерлекне башлангыч һәм урта сыйныфлардан ук алып барырга кирәк.Мин 5нче сыйныфның рус төркемнәрендә Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшлим.Бердәм дәүләт тестына әзерләнү элементлар...
"Юлдаш" хикәясе өстендә эш
Урок татарского языка в 7 классе по учебнику Р.З.Хайдаровой...
Презентация к уроку "Юлдаш хикәясе өстендә эш"
Презентация к уроку...
Галимҗан Баруди-олы галим, фәлсәфәче, дин әһеле,күренек-ле педагог һәм рефарматор
Г.Баруди – үзбилгеләнү чорында татарларның аерым милләт икәнлеген раслаучы, милли мәгърифәт системасының яңача үзгәртеп корылуына нигез салучы, аларны Яңа чор Европа дәрәҗәсенә җиткерергә омтылу...