Музей- буыннар чылбырын бәйләүче хәзинә
проект по краеведению (6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Мәктәбебездә урнашкан " Милли көнкүреш музее" буенча эшләнгән фәнни-тикшерү эше..
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
elnu_eshe.safiullina_g.m._81_mktp_.docx | 209.64 КБ |
Предварительный просмотр:
КАЗАН ШӘҺӘРЕ КИРОВ РАЙОНЫНЫҢ КАЙБЕР ФӘННӘРНЕ ТИРӘНТЕН ӨЙРӘНҮЧЕ
81НЧЕ УРТА МӘКТӘБЕ
Музей ул – буыннар чылбырын бәйләүче хәзинә
Казан 2024
Эчтәлек
I. Кереш ......................................................................................... 2 бит
II. Төп өлеш ...................................................................................... 3 бит
III. Йомгаклау ....................................................................... ........ 7 бит
IV. Кулланылган әдәбият ............................................................. 8 бит
Кереш
Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның саллы үткәне, борынгы тарихы бар. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен, милли йолаларын саклап, киләчәк буынга тапшырып килгәнлеген күрербез. Әлбәттә, әлеге өлкәдә музейлар мөһим урын алып тора.
Музейлар - кешелек дөньясы, милләт, халык хәтере генә түгел. Ул - кешеләрне тәрбияләү, аларга тәэсир итү чарасы да. Музейның эшчәнлеге халкыбызның милли мирасы, сәнгате, тормыш-көнкүреше хакында күзаллау булдырырга ярдәм итә. Хәзерге заманда компьютер, информацион технологияләр киң таралган һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары да бар. Әмма шуңа да карамастан, алар кешене тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләштерәләр, хәтта аералар да. Ә музейлар, киресенчә, кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.
Фәнни хезмәтебезнең максат : 81нче мәктәптә урнашкан “Милли татар көнкүреше музее” нигезендә тарихи мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшыруда музейларның әһәмиятен күрсәтү.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- Мәктәбебездә урнашкан “ Милли татар көнкүреше музее”н өйрәнү;
- Музейның буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру чыганагы икәнен исбатлау;
- Халыкның рухи хәзинә, байлыкларына таянып, милли үзаң үстерү, милләткә карата ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү;
Актуальлеге: Һәр халык үзенең үткәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен белергә һәм аларны саклап калырга тиеш. Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән дә үзләренең әһәмиятен һич кенә дә югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре бирелеп үткәрелә башлады. Аларны халык белсә, хөрмәт итсә, милләт яши дигән сүз.
Төп өлеш
Музейларның кеше тормышында тоткан урыны зур, чөнки нәкъ менә музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең. Нинди генә музей булмасын, анда кешеләр үзләренә яңалык таба, таныш булмаган әйберләр белән очрашалар. Эзләнү эшебезне шундый музейларның берсенә, мәктәбебездәге “Милли татар көнкүреше” музеена нигезләнеп эшләдек.
Музейдагы эскпонатлар укучы, укытучылар, ата-аналар, тарихыбызга битараф булмаган изге күңелле кешеләр тарафыннан тупланган. Монда татар өе күренеше, көнкүреш кирәк-яраклары, җиһазлары, эш кораллары, халкыбызның милли киемнәре, бизәнү әйберләре, туган якка, аның тарихына бәйле материаллар күрергә мөмкин. Музейдагы экспонатларны шартлыча дүрт бүлеккә бүлеп карап була.: Эш кораллары, кул эшләре, кием-салым, татар өе күренеше.
Әби-бабаларыбыз файдаланган эш кораллары, халыкның көнкүреш әйберләре белән без беренче бүлектә таныша алабыз. Әлеге бүлектә сырлы бәләк, җилпүч, көянтәле үлчәүләр, соскыч, өчаяк, лампалар һәм башка бик күп экспонатлар игътибарны үзенә җәлеп итә. Борынгылар табигать белән бик дус яшәгәннәр. Эш коралларын алар табигый материаллардан ясаганнар. Табигать байлыкларын үзләренә яраштыра белгәннәр. Кемнәрнеңдер көчле куллары ярдәмендә җан өрелгән, кемнәргәдер озак еллар буе хезмәт иткән бу эш коралларының безнең көннәргә кадәр килеп җитүе, үткән буынга соклану хисе уята. Әби-бабаларыбыз әйбернең кадерен белгәннәр, дигән уйлар кичерәсең.
Икенче бүлектә борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кул эшләре үрнәкләре урын алган. Чигелгән сөлгеләр, япмалар, эленгеләр, ашъяулыклар, тастымаллар, яулыклар, күкрәкчәләр, янчыклар – татар йортының аерылгысыз җиһазы, бәйрәм-йолаларыбызның символы. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән: алар җеп эрләгән, шәл бәйләгән, ашъяулык, сөлге чиккән, келәм-палас тукыган. Ул әйберләрнең барысы да керосин лампасы яки чыра яктысында тукылган, чигелгән, тегелгән, ясалган. Кыскасы, музеебыздагы мондый истәлек-ядкарьләрнең һәркайсының үз тарихы бар.
Өченче бүлектә кием-салым үрнәкләре бирелгән. Татарларның милли киемнәре - үзе бер матур дөнья. Хатын-кызларның өстендә ситсыдан яки сатиннан тегелгән бала итәкле күлмәк, аның өстеннән чигүле алъяпкыч яки камзул булган. Башларына ак яулык бәйләгән яки калфак кигән. Әбиләребез киемнәрен агач, күмер, тоташ чуеннан ясалган үтүкләр белән үтүкләгән, чиста, пөхтә итеп ашка мәҗлесләргә йөргән.
Ир-атлар озын күлмәк өстеннән камзул яки бишмәт, чапан, башларына түбәтәй кигәннәр. Аякларында - читек-кәвешләр. Төрле орнаментлар төшереп, чигеп, күннән чүәк-читекләр теккәннәр. Алар үзләренең матурлыгы һәм уңайлылыгы белән аерылып торган.
Татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре дә күп булган – атлаган саен чылтырап торганнар.
Әлеге бүлектәге экспонатларны карагач, әби-бабаларыбызның нечкә зәвыклы кешеләр булуын күреп, горурлык хисләре уяна.
Дүртенче бүлек - татар өе күренеше. Авылларда татар гаиләсе бер бүлмәдән һәм өй алдыннан торган “дүртпочмаклы” өйләрдә яшәгән. Өйнең түрендә – сәке. Аның өстендә самавыр, шулай булгач, ул өстәл хезмәтен дә үти алган. Сәке почмагында мендәр-түшәкләр өелеп тора: анда йокларга да була. Ә сәке турысындагы түшәмдә – бишек. Үскәч, балалар сәкегә утырып уйнаганнар.
“Мичсез өй – башсыз кеше”, - ди татар халык мәкале. Мич кешене җылыткан, бүлмәне яктырткан, мичтә ипи, пәрәмәч, коймак һәм башка камыр ризыклары, мичкә терәтеп куелган казанда токмачлы аш, бәрәңге, ботка пешергәннәр...
Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр, сөлгеләр булган.
Татар өйләрендә мамык йоннан эшләнгән мендәр-түшәкләр, ястыклар, юрганнар да күп. Чөнки һәр шәхси хуҗалыкта, күп итеп, үрдәк, каз үрчетеп үстергәннәр. Кечкенә бала йомшак мендәрдә йоклаган. Әби-бабайлар мендәр өстендә утырганнар. Яңа гына килен булып төшкән кызларның аяк астына мендәр салганнар. Бу гореф-гадәтләр хәзер дә саклана.
Авыл өйләрендә серле язулар белән чуарланган картиналар эленгән. Бу – шәмаил, ул картина, рәсем, портрет дигәнне аңлата. Аны тагын “матур язу”, “яхшы сүз” дип тә атыйлар[1; 219б.]. Шәмаил Коръәннән алынган аятләрдән, Алланы мактау сүзләреннән тора. Өйнең түрендә сандык торган. Анда гомер буе җыйган чиккән-суккан әйберләр, кирәк-яраклар, кием-салымнар сакланган. Кызлар кияүгә чыкканда үзләренең бирнәләрен шушы сандыкка салып алып киткәннәр. Музейның әлеге бүлеге чыннан да нәкъ татар өен хәтерләтә. Мондагы экспонатларны күргәннән соң, үзеңне шул чорда итеп хис итәсең. Чаршаулар, сәке, бишек, мич, тәрәзәләрдәге ак пәрдәләр артында шау чәчәк атып утыручы яран гөлләре, хәтта карават астындагы тал чыбыгыннан үрелгән тартмада (алап) казы да бар. Бөтен эш салкын вакытта өйдә эшләнгән. Хәтта сарык, бәрән, бозауларны да кышка өйгә алып кергәннәр. Шулай булса да, татар өендә чисталыкны бик саклаганнар.
Халкыбыз гомергә шаулап-җырлап торган самавырлардан чәй эчәргә яраткан. Шуннан сихәт тапкан. Сары җиз, көмеш йөгертелгән самавырлар табыннарның күрке саналган. Хәтта сәфәргә чыгучылар да кечкенә юл самавырларын кулай күргәннәр. Татар халкы - бик кунакчыл халык. Ипи-тоз, чәкчәк, ачык йөз белән каршы алу - күркәм гадәт. Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, гөбәдия, коймак – өстәлебезнең бизәге.
Татар өе нинди генә булмасын - ярлымы яки баймы, зурмы ул яки кечкенәме, анда яшәүчеләр барысы да туган нигезләрен яратканнар, чөнки ул - күңелгә җылылык һәм мәхәббәт бүләк итә, күңел тынычлыгы бирә. Әлеге музейдан да ниндидер бер җылылык алып чыгасың. Ул - мәктәбебездә белем алучы төрле милләт балаларының яраткан урыны. Алар татар халкының үткәне, аның көнкүреше, йолалары турында яратып тыңлыйлар. Моның шулай булуы аңлашыла да, чөнки Татарстаныбызда яшәүче күпмилләтле халык үзара дус-тату яши. Барлык бәйрәмнәрне диярлек бергә билгеләп үтәбез, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен яратып өйрәнәбез. Әлеге хезмәтне башкарганда, үзебез дә бер тикшеренү үткәреп карадык. Безнең мәктәптә 627 укучы белем ала, шуларның 283 татарлар, 37 татар милләтле катнаш гаилә бар. Димәк, әлеге балалар өчен безнең музей буыннар чылбырын дәвам итү, әби-бабаларыбызның үткәнен өйрәнү, аны хәтер сандыгына салу өчен иң яхшы урын. Без - татарлар өчен биредәге экспонатлар - үткәнебез кайтавазы, әби-бабаларыбызның хәтере дә.
Димәк, диаграммадан күренгәнчә, мәктәп укучыларның яртысы өчен бу музей –тарихи үткәненә кайту.
Музей ул - тарих. Ә вакыйгалар турында сөйләгәнне тыңлап кына күңеленә сеңдереп булмый, аны үз күзләрең белән күреп, үз куллары белән тотып карарга кирәк. Шул очракта гына ул хәтергә яхшы үтеп керә ала.
Шулай ук без музейда тупланган материалларның географиясен дә өйрәндек. Анда барлыгы 234 экспонат бар икән. Алар Татарстанның төрле районнарыннан тупланган. Менә шул районнар картада. (Арча, Кукмара, Теләче, Саба, Яшел Үзән, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Актаныш, Апас, Питрәч).Шулай ук киләчәктә музеебызда республикабызның башка районнарыннан, милләттәшләребез яшәгән башка өлкәләрдән килгән экспонатлар да үз урынын алыр дип ышанасы килә.
Йомгаклау
Мәктәп музее тик тормый, ул һаман да эзләнүдә. Дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә музей экспонатлары киң кулланылыш таба. Без музейдагы эш коралларын, милли киемнәрне, өй җиһазларын, көнкүреш әйберләрен үз күзләребез белән күрәбез һәм, кулларыбыз белән тотып карап, хәтеребездә калдырабыз. Әби-бабаларыбызның тырышлыгына, осталыгына сокланабыз.
Хезмәтебезне башкару дәверендә без түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Милләтебезнең горурлыгы булган, югарыда билгеләп үтелгән татар өе, түбәтәй-калфаклар, шәмаилләр, сөлгеләр һәм башка тормыш-көнкүреш әйберләре – халкыбызның күңел бизәкләре, рухи җәүһәрләре. Аларда халыкның рухы, тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы чагыла. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” [5; 286б.], - ди халык мәкале. Шуңа күрә без бу байлыгыбызны сакларга тиеш. Чөнки әлеге ядкарьләр рухыбызны пакьләндерә, баета; әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә; милләтебезгә карата хөрмәт һәм горурлык хисләре уята. Тамчылап җыелган халык авыз иҗаты энҗеләре халкыбызның бәгыреннән, күңел түреннән сызылып чыккан моң-зарны аңларга, күп гасырлык тарихны белергә, тормыш сабаклары алырга, уй-фикерләрне чистартырга, күңелне сафландырырга булыша. Үткән буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәнү, тарихы, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышу өчен музей материаллары - чиксез бай хәзинә.
Кулланылган әдәбият
- Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990. -211б.
2. Баязитова Ф. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары.- Казан: Татар кит .нәшр., 1995.
3. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре / Татарсан Милли к-ханәсе; Төз.З.Ә.Җамалиева. КАзан: милли китап,2000.
4. Мөлекова Ф.Р. Музей – тәрбия учагы. Ачык дәрес. Сентябрь,2010.
5. Татар халык иҗаты.Мәкальләр һәм әйтемнәр. Казань.Татарское книжное издательство,1987.-580б.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" Часть 3: Необычные музеи мира
Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" состоит из нескольких частей, которые представляют краткий обзор по музеям мира. Часть 3: Необычные музеи мира...
Тема: «Школьный музей как одна из форм организации учебно-воспитательной работы по освоению художественной культуры Подмосковья» «Разработка содержания занятия в школьном музее»
Тема: «Быт и культура народа своего края». Русская изба. Народные умельцы....
Конспект урока "Музей мадам Тюссо", презентация "музей мадам Тюссо"
Музей мадам Тюссо - один из самых известных музеев мира. Туристы, путешествуя по Лондону, никогда не дбходят его стороной....
Методическая разработка урока французского языка в 9 классе с мспользованием ИКТ. Тема: Музеи. Живопись. Тема урока: Тульский художественный музей. Творчество художников – импрессионистов
Методическая разработка урока французского языка в 9 классе с мспользованием ИКТ. Тема: Музеи. Живопись. Тема урока: Тульский художественный музей. Творчество художников – импрессионистов...
Методическая разработка музыкально-художественного проекта "МУЗы (музей+музыка)"
Идея музыкально-художественного проекта "МУЗы (музей+музыка)" появилась у учеников 6го класса школы "Тутти". Помимо увлечения игрой на различных музыкальных инструментах, ребята пр...
Шәҗәрә-буыннар чылбыры
Моя родословная -- непрерывная связь поколений...
Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)
Буыннар алмашы. (Спорт ветераннары белән очрашу)...