Музей
статья по краеведению на тему
Музей турында язма
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ukytu-trbiya_protsessynda_mktp_muzeen_faydalanu.doc | 34.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Укыту-тәрбия процессында мәктәп музеен файдалану
Берәүгә дә сер түгел, бүген без катлаулы, шул ук вакытта тынгысыз заманда яшибез. Ләкин кайдадыр йөрәкнең бер почмагында киләчәккә ышаныч, җәмгыятебезнең уңай якка үзгәрүенә өмет чаткысы бар. Бүгенге көндә әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе җәмгыятебезгә кешелекле, миһербанлы, шәфкатьле буын тәрбияләү. Әлбәттә бу җавааплы, шул ук вакытта катлаулы эшнең төп авырлыгы укыту-тәрбия өлкәсенә төшә. Яшь буынны дөрес, тиешенчә, җәмгыятькә файдалы шәхесләр итеп тәрбияләгән очракта гына киләчәктә матур, тыныч, якты тормышка өметләнеп була. Бу эшне башкаруда мәктәп музейлары укыту-тәрбия процессында әһәмиятле роль уйный.
Питрәч районы Чыты урта гомуми белем бирү мәктәбендә музей эшчәнлеге эше 1986 елда, тарих укытучылары тырышлыгы белән башланып китә. Ул әле бу вакытта музей дип түгел, ә “Туган якны өйрәнү почмагы” дип атала. Почмагыбызның биләгән мәйданы бик кечкенә, булган байлыкларыбызны да күрсәтерлек итеп куеп булмый.
2010 ынчы елда музеебыз эшчәнлеген киңрәк җәелдерүне төп бурыч итеп куйдым. Әлбәттә, башкарып чыгу эше тарих укытучысы буларак минем өстә. Мин әлеге уемны мәктәп директорыбыз Сайфутдинов Хәбир Захретдин улына җиткердем. Ул үз чиратында бик теләп бу фикерне хуплады һәм бөтен мәктәп коллективыбыз белән эшкә чумдык. Иң мөһиме бу эштән укучылар да читтә калмады, көн саен диярлек музеебызга яңа экспонатлар алып килеп баеттылар. Бүгенге көндә музеебызда экспонатлар саны арта бара. Болар барысы да авыл халкы һәм укучылар көче белән булдырылган. Ике зур бүлмәне бер атна дигәндә ремонтлап музеебыздагы бар булган байлыгыбызны урнаштырдык. Музеебызның бер бүлмәсендә борынгы авыл күренешен чагылдырсак, икенче бүлемендә истәлекле вакыйгаларга, Бөек Ватан сугышына багышлап эшләдек. Музеебыз зурайды, матурайды. Бу эшчәнлегебез өчен безгә музей статусы бирелде. Бу уңышлар әлбәттә Чыты урта гомуми белем бирү укучылары һәм укытучыларының зур тырышлыгы нәтиҗәсе.
Мәктәп музее укыту-тәрбиянең төп үрнәге булып тора. Тарих дәресләрендә туган ягыбыз, авылыбыз, мәктәбебез эшчәнлегендә зур өлеш керткән шәхесләр белән таныштырып барырга тырышам. Бөек Ватан сугышы темасын өйрәнгән вакытта музеебыздагы материаллар бик ярдәм итә. “Барысы да Җиңү өчен!” дип аталган бүлектә тыл хезмәтчәннәре һәм аларның фотолары урын алган. “Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” почмагы сугышта катнашкан батырлар, якташ геройлар, авылыбыздан сугышта катнашучыларга багышланган. Бөек Ватан сугышына Чыты авылыннан 326 кеше киткән, шуларның 176 сы яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Сугыш чоры экспонатлары, укучылар эшләгән альбомнар, рефератлар, язмалар да шулай ук биредә урын алган. Бу мәктәбебез музееның укучыларны хәрби патриотик рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын аңлата. Ел саен традицион рәвештә үткәрелеп килүче патриотик айлык музей эшчәнлеге белән тыгыз бәйле.
Авылыбызның килеп чыгышы турында төзелгән альбом гел яңартылып тора, укучылар үзләре дә өлкәннәр сөйләве аша өстәмә чыганаклар алып киләләр. Күренекле шәхесләребез, иң беренче Чыты авылыннан чыккан хатын-кыз укытучыбыз Латыпова Финәүзия апа турында тирән мәгълүмат тупланган. Аңа багышланган почмакта Финәүзия апаның шәхси әйберләре урын алган. “Әфганстан-йөрәк ярам” дигән бүлектә авылыбыздагы Әфганстанда булган ир-егетләребез турында мәгълүмат тупланган. Авылыбызда 6 ир-егетебез Әфганстанда хезмәт иткән. Алар белән очрашулар, төрле кичәләр бик мавыктыргыч үтә. Түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшүләрдә укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Ә “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән бүлеме авылыбыздагы хезмәт ветераннарына багышланган. Мәгълүматларның күбесен укучылар тарафыннан җыелган. Музей советы әгъзалары минем иң ышанычлы таянычларым, алар белән бергәләп музеебыз өчен бик күп файдалы эшләр башкарабыз. Әлбәттә күрше мәктәпләрдә эшләп килүче музейлар белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Аларга экскурсияләргә барабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Туган җире Әлбәден авылында якташыбыз Советлар Союзы герое Петр Михайлович Гавриловка музей ачылды. Без барлык мәктәп укучылары белән бу музейга сәяхәт кылдык. Геройның тормыш юлы, батырлыкларына тагын бер кат сокланып, аның белән горурланып кайттык. Шулай ук Питрәч 1 урта мәктәбенең музей эшчәнлеге белән таныштык.
Мәктәп күләмендә уздырыла торган кичәләр, бәйрәмнәрдә музей материаллары киң файдаланыла. Сыйныф җитәкчеләре бик теләп музейда ачык тәрбия сәгатьләре уздыралар. Республика күләмендә уздырылган башлангыч сыйныф укытучыларының семинарына ктилгән кунакларны да иң беренче эш итеп музеебыз белән таныштырудан башладык. Башлангыч сыйныф укытучысы Абдрахманова Люция Хәким кызы музейда, экспонатлар ярдәмендә ачык дәрес уздырды. Күп кенә фән дәресләрендә дә кайбер экспонатлар күргәзмә әсбап итеп кулланыла.
Укучыларыбызның музей белән һәрвакыт кызыксынулары сизелә, әледән-әле музеебыз фондын баету һәм киңәйтү максатыннан төрле экспонатлар алып киләләр. Киләчәктә тагын да бу эшне җәелдеребез, укучыларның кызыксынуы кимемәс дип өметләнәм. Чөнки музейда тупланган байлыклар аша укучылар мәктәп программасында каралмаган мәгълүматлар белән таныша ала. Музейлар эшчәнлеге укучылар өчен генә түгел әти-әниләр, өлкәннәр өчен дә тәрбияви йогынты ясау чарасы. Язмамның ахырын шундый сүзләр белән тәмамлыйсым килә: “Хәтер кирәк үткәннәрне барлау өчен, киләчәккә туры карап барыр өчен” әйе, чыннан да бу сүзләрнең асылына бик тирән мәгънә салынган.
Чыты урта гомуми белем бирү
мәктәбенең тарих укытучысы
Галиахметова Гөлнара Габдулла кызы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" Часть 3: Необычные музеи мира
Цикл "Экскурсия по виртуальному музею" состоит из нескольких частей, которые представляют краткий обзор по музеям мира. Часть 3: Необычные музеи мира...
Тема: «Школьный музей как одна из форм организации учебно-воспитательной работы по освоению художественной культуры Подмосковья» «Разработка содержания занятия в школьном музее»
Тема: «Быт и культура народа своего края». Русская изба. Народные умельцы....
Конспект урока "Музей мадам Тюссо", презентация "музей мадам Тюссо"
Музей мадам Тюссо - один из самых известных музеев мира. Туристы, путешествуя по Лондону, никогда не дбходят его стороной....
Методическая разработка урока французского языка в 9 классе с мспользованием ИКТ. Тема: Музеи. Живопись. Тема урока: Тульский художественный музей. Творчество художников – импрессионистов
Методическая разработка урока французского языка в 9 классе с мспользованием ИКТ. Тема: Музеи. Живопись. Тема урока: Тульский художественный музей. Творчество художников – импрессионистов...
Методическая разработка музыкально-художественного проекта "МУЗы (музей+музыка)"
Идея музыкально-художественного проекта "МУЗы (музей+музыка)" появилась у учеников 6го класса школы "Тутти". Помимо увлечения игрой на различных музыкальных инструментах, ребята пр...
Статья о музее " Хранитель Памяти"( краеведческий музей Героя Советского Союза Н.В.Грибанова)
Музей в школе - это центр патриотического воспитания.Ребята изучают историю родного края не только по книгам, но в походах , поездках по достопримечательным местам, во время встреч с интересными людьм...
Урок-экскурсия по музею "Кутлу-Букашский музей"
\' KUTLU BUKASH MUSEUM\'(in the school of the village Kutlu Bukash, region Rybnaya Sloboda, the republic of Tatarstan) Цели: научить учащихся делать представление своего школьного музея на английск...