авылымның киләчәге
методическая разработка (краеведение, 11 класс) по теме

Сафина Римма Ришатовна

югары класс укучылары өчен  профориентацион мероприятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avyl_turynda_kiche.docx18.15 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА:

Хыялымда минем – яңа авыл,

Бүгенгесе -  минем сөенечем.

МАКСАТ:

укучыларга патриотик тәрбия бирү;

яшьләрне авыл хуҗалыгы эшләренә тарту;

авылда калырга өндәү.

ПРОГРАММА:

1.Укучылар чыгышы.

2.Презентацияләр

3.Кунаклар чыгышы.

4.Нәтиҗә ясау.

     ЭШ БАРЫШЫ:

1.Залны бизәү, презентацияләр эшләү;

2. Кунаклар чакыру;

3.Концерт номерлары әзерләү

Илдар Әхмәтов башкаруында “Җәйге иртә” җыры яңгырый. Сәхнәдә, укучы балалар иртәнге күренешне тасвирлап бииләр. Сәхнә артыннан  шигырь яңгырый:

Чынлап торып бер карагыз әле,

Каерылып,

Борылып карагыз...

Көннәр,

Айлар,

Еллар үткән саен,

Ераклашмый микән арабыз?!

...Катык белән каймакларын гына

Яратабыз мәллә без аның?

Һавасы бар,

Суы,

Чишмәләре,

Тагын нәрсә бар соң дисезме?

Ана исеме белән бер үк рәттән

Йөрсен иде авыл исеме.

Чынлап торып бер карагыз әле,

Каерылып,

Борылып карагыз...

Барыбыз да аның күкрәгеннән

Аерылмый торган бала без!

Хәерле көн, исәнмесез кунаклар, әти -әниләр, укучылар һәм укытучылар! Бүгенге кичәбезнең максаты:

1.Туган авылыбызга, яшәгән төбәгебезгә мәхәббәт тәрбияләү;

2.Үз авылың халкы, аның үткәне белән горурлану, киләчәге өчен битараф булмау хисләре тәрбияләү;

3. Чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү.

  1. Быелгы уку елында укучылар узидарәсендәге варислар эшчәнлегенең бер юнәлеше “Мин яшәгән урам” дип атала. 5нче, 6нчы сыйныфларда бу мероприятие сбор формасында үтте. Ә бүген 7нче сыйныф укучылары арасыннан бер урамда яшәүче Сулагаева Айгөл һәм Садыков Салават  шушы кичәдә чыгыш ясаячаклар. Үз урамы турында сөйләү өчен мин сүзне 7нче сыйныфның  мәдәният секторы Сулагаева Айгөлгә бирәм:

-Мин яшәгән урам авылыбызның иң ямьле почмагына урнашкан.Документларда аның исемен Айдарова урамы дип йөртәләр. Ни өчен икәнен беркем дә белми. Ә мин урамыбызга

Алмалы диеп кушар идем. Чөнки безнең урамдагы һәр йортта алмагач бакчалары үсә.Авылыбыздагы иң тәмле алмалар безнең урамдадыр, мөгаен.Җәй ахырында кич көтәләр кайткач, капка төбенә чыгып утырсаң, алма исенә хозурланудан өйгә керәсе дә килми. Авылыбызның барлык вак бала –чагасы ниндидер сәбәп табып, безнең урамга җыела. Алма исе шулай тарта аларны.

     Урамда йортлар күп түгел. Нибарысы 10 капка. Шул йортларда 25 кеше яши. Минем иң авырткан җирем бу!

Ни өчен дисезме? Хәзер үзегез күрерсез. Мин бүгенге кичәгә һәр йорттан берәр кешене кунакка чакырдым. Әйдәгез, алар белән танышыйк әле.

  1. Самигуллин Наил абый белән Нурия апа гаиләсе
  2. Гайнетдинов Тәүил  абый белән Фирадия апа гаиләсе,
  3. Җаббарова Диләрә апа,
  4. Каюмов Равил абый белән Кадрия апа,
  5. Садыкова Наилә апа,
  6. Нигъмәтҗанов Равил абый белән Мәрвәр апа,
  7. Сулагаева Рамилә ,минем әнием,
  8. Загидуллин Фаяз абый белән Рәисә апа,
  9. Сәләхова Әнвар апа.

Тугыз гына йорт чыкты дип аптырыйсызмы? Әйе шул!

Моңсу тәрәзәләре белән урамга баккан буш йорт – ул безнең иң яраткан укытучыбыз Камбил абый йорты. Кич җитеп караңгы  төшкәч, башка йортларда җем – җем итеп утлар балкыганда, бу йортның кап – караңгы тәрәзәләренә карасаң “Ни өчен мин төзегән йортта да яшәү дәвам итми соң?” диеп Камбил абый тавышы ишетелә күк.

    Урамыбызның йортлары нык, таза, матур. 10 йортлы, 25 кеше яшәгән урамнан  иртә белән без 5 бала мәктәпкә юл алабыз. Ә бит без күбрәк тә була алабыз.

  1. Әйе, Айгөл, үз урамы проблемасын гына түгел, гомумән һәр авылның  бүгенге көндә иң авырткан җире булган, җавап таба алмый торган, ләкин тиз кәннәрдә чишелеш табуны таләп итүче сорау күтәрә.
  2. Әйдәгез, гаиләләр белән якыннанрак танышыйк әле.

Авыл башыннан башлыйк әле.

Бу җәйдә Зөбәрҗәт туйларын  билгеләп үтәргә җыенучы Самигуллин Наил абый гаиләсе. Менә аларның йорты. Бу йортта матурлык белән гүзәллекне үз куллары белән тудыручы, алтын куллы кешеләр яши. Районыбыз кешеләре Наил абыйны алдынгы тракторист дип белсәләр, аның әле алтын куллы  икәнен дә беләләр микән.Нүрия апа үзе бер гүзәллек дөньясы.

  Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кече кызлары Гүзәл КДПИ студенты, Фәнис белән Гөлүсә Казанда гаиләләре белән яшиләр. Фәнис 2 бала үстерә.

Димәк бу урам балалар тавышыннан  гөрләп торырга тиеш.

   Ни өчен, челтерәп аккан чишмә суларын эчә торган, ямь – яшел чирәмендә тәгәрәтеп балалар үстерергә мөмкин булган, чип –чиста саф һавасын сулап тәнеңә шифа тупларга мөмкин булган газиз авылыңны калдырып яшьләребез таш калада гаилә кора соң?

      Мин бу сорауны авыл советы җирле үзидарә башлыгы Хакимуллин Марат абыйга бирәм.

  1. Быелгы уку елында мәктәбебезне 11 укучы тәмамлый. Алынган анкеталар буенча авылда калырга теләк белдерүче бер генә бала да юк.
  2. Сүзне Әтнә районы эш белән тәэмин итү бүлеге мөдире Галимуллин Зөлфәр Шәрифулла улына бирик.

Сорау Күлле Киме җаваплылыгы чикләнгән ширкате директор урынбасары Сабиров Наил абыйга.

  1. Яшьләр авылда калсын өчен сез нинди шартлар тудырасыз?

Үз авылының киләчәген Салават ничек итеп күз алдына китерә икән? Сүзне аңа бирик әле.

   Мин яшәгән урамның бер башында челтерәп чишмә ага. “Түбән оч” чишмәсе диләр аны. Ә икенче башыннан 100 генә адым ераклыкта Сабантуй мәйданы һәм без җәй буе рәхәтләнә торган йомшак җылы сулы күл җәйрәп ята.Кышларын чип –чиста ак карлы, җәйләрен хәтфәдәй ямь – яшел үләнле урамын кем яратмасын инде?

    Мул сулы күлендә коенып, тау битендә кызарып пешкән җиләкләрен ашап, челтерәп аккан чишмәләрнең тавышын тыңлап, тәнемә сихәт, йөрәгемә дәва алган авылымның киләчәгенә мин битараф түгел.

  Урамыбызның ямен алып торучы иске пекарняны яңартасы иде, һәр иртәне тәмле исләр чыгарып йомшак булкилар безнең урамда пешсен иде. Икмәк бит авылда үсә, пешүен дә авылда пешсен иде ул. Йомшак батоннарны безгә Казаннан ташымасыннар, без Казанга илтсәк иде.

  Ит бит авылда җитештерелә, тәмле казылыклар безнең авылда эшләнсен иде. Фермалар янында Казылык цехы булуын телим мин. Минем тагын бер хыялым бар. Мин сәнгатькә гашыйк. Авылыбызда заманча җиһазланган , спортзалы, зур сәхнәсе булган яңа  мәдәният йорты төзесеннәр иде.

Яшьләргә эш тә, ял итәргә дә мөмкинлекләр тудырылсын иде.

Авылымдагы йортларның менә мондый булуын телим мин.

(презентацияләр)

Авылымны уйлап уйга талсам,

Хыялларым баса чиратка

Хатын – кызга җәннәт,

һәйкәл кирәк

исән вакытта ук ир – атка.

Кунак йорты аңа кирәк түгел,

Һәр тәрәзе өйгә чакыра.

Шәп театр салып куйсаң иде

Авылымның берәр чатына.

Урамнарга тигез асфальт җәйсәң,

Ак туфлиләр килешә кызларга.

Җәйләүләрдән “Волга” белән генә

Кайтып керсен иде кыз бала.

Игенчене җәүһәр табучы күк

Бик кадерле күрә илебез.

Килер көннәр,

Бер чабышкы өчен

Бер самолет ясап бирербез.

Барыбыз да бурычлы без аңа

Үткән гомер,

Шушы көн өчен.

Хыялымда минем – яңа авыл,

Бүгенгесе -  минем сөенечем

Йомгаклау, кичәгә нәтиҗә ясау. 11нче сыйныфлар башкаруында вальс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Авылымның йөзе – аңың күркәм кешеләрендә

Кереш“Яшәр өчен бетмәс көч алыргаОлысына һәм дә кечегә, -Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтлеТуган ягы кирәк кешегә.”Фәнис Яруллин...

«Авылымның күренекле кешеләре»

“Яшүсмерләрнең танып-белү эшчәнлеген үстерүдә туган як тарихының роле”  фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан эш...