Сылу каен ник елый.
план-конспект по теме

Набиева Чулпан Дилбаровна

Открытое поддгруппове логопедическое занятие с детьми подготовительной группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Открытое занятие24.61 КБ

Предварительный просмотр:

Сылу каен ник елый?

 Набиева Чулпан Дилбәр кызы

Актаныш “Тылсым” балалар бакчасы.

Логопед төркемендә үткәрелгән эшчәнлек.

Максат: каен агачының үзенә генә хас үзенчәлекләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: туган ягыбызны ярату хисләре тәрбияләү; матурлыкка соклану; табигатькә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Иҗек-аваз анализ ясауны, пиктограммалар кулланып каен агачы турында җөмләләр төзү, темага кагылышлы сүзлек байлыгын арттыру, эндәшләр ярдәмендә аваларның дөрес әйтелешен ныгыту, сорауларга тулы җавап алып, сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычы: Каен агачының кеше тормышы өчен файдалы якларын ачыкалу,  табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эшләр:

1. Каен агачы үскән урыннарга сәяхәт.

2. Каен агачын язгы табигатьтә күзәтү.

3. Әдәби әсәр уку, мәкальләр өйрәнү.

4. Каен агачы сүрәтләнгән иллюстрацияләр карау.

5. Мәкальләр, эшдәшләр өйрәнү.

Кулланма материал: Магнитлы такта, табышмаклар каен агачы  рәсемнәре, болыт, картоннан ясалган яфраклар,  “Каенкаем ник елый?“ темасына презентация”,

Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.

Методик алымнар:

1. Каен агачы турында әңгәмә.

2.Каен агачы сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

3.. Сорау – җавап эше.

4. Сүзле уен “Агачка ярдәм ит”, “Җөмлә төзеп әйт” рәсем- схемалар  буенча  җөмләләр төзү.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру: Исәнләшү

Хәерле иртә сиңа, Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сезгә, Хәерле иртә һәммәбезгә.

Хәерле иртә күзләрем, сез уяндыгызмы,

Хәерле иртә кулларым, сез уяндыгызмы,

Хәерле иртә колакларым, сез уяндыгызмы,

Хәерле иртә аякларым, сез уяндыгызмы,

Хәерле иртә кояш, без уяндык.

Малайлар тартык авазларны әйтәләр, кызлар сузык авазларны әйтәләр һәм утырылар.

Артикуляция өчен гимнастика. “Телебезне уятыйк".

Логопед: Балалар бүгенге шөгыльдә матур итеп сөйләшер өчен телебезне дә уятыйк. Телебез безнең бик шук һәм шаян. Аның өе дә бар. Нәрсә инде ул? Әйе ул безнең авыз. Ул тышка чыкканчы башта беренче ишек ачыла- ул безнең иреннәр , соңыннан икенче ишек ачыла- ул безнең тешләребез. Телебез ике ишеген дә ачты һәм тышка чыкты. Өскә кояшка карады, аска чәчәкләргә карады, уңга карады, сулга карады. Ул бик усал этне күрде курыкты һәм өенә кереп качты ишекләрен япты. Башта икенче ишек ябылды, соңыннан беренче ишек ябылды.

II Төп өлеш.

Логопед: Балалар, мин сезгә  бер табышмак  сөйләп китәм , ә сез игътибар белэн  тынлагыз әле….

Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә.  ( кояш )

Логопед: Нәрсә икән ул ?

Балалар: Кояш!

Логопед: Әйе кояш!

Логопед: Балалар  безнең кояшыбызның  уклары юк …. Әйдэгез әле,кояш турында матур сузләр әйтик , укларын  ябыштырып барыйк. Кояш нишли ? cоравына тулы  җавап бирергэ тырышыгыз . ( кер кыстыргычлары ярдәмендә тугәрәк кояшка ябыштырып баралар)

Балалар:1бала  кояш  җылыта , карый, елмая, кыздыра,балкый ,  нурлар чәчә, бата, яктырта, бата, яна,куана, шатлана, уяна .

Логопед: Балалар менә ничек яктыра уйный башлады кояшкай…Слайд 2 .Балалар кояш  безгә хат алып килгән. Хат кайдан килде икән? Адресы юк, әммә  кроссворд  язганнар . Балалар без кроссвордны чишсәк  каян икәнен белербез.

Кроссворд чишү (Табышмаклар әйтү)

 1.Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә. (яфрак)

2. Язын яшел, көзен сары, кышын ак,

    Үзе кансыз, озак яши, - уйлап тап. (агач)

3. Нинди файда китергәнне

Күп балалар белмиләр.

Ә менә ни өчен мине

Шырпы патшасы диләр? (Өрәңге)

4.Үзе тауныӊ башында, Яшел күрке башында. (нарат)

Логопед:  Балалар нинди сүз килеп чыкты? Әйе, КАЕН.  

   ЯФРАК

             АГАЧ

ӨРӘҢГЕ

             НАРАТ

Логопед: Балалар нинди сүз килеп чыкты? Әйе, КАЕН.Әйдәгез каен сүзен тикшереп китик.

Каен сүзенә иҗек-аваз анализы ясау.

Логопед:  Балалар Каенсылу безне  язгы урманга чакыра. Без сезнең белән язгы урманга сәяхәткә чыгабыз Тик урманга барганчы төп кагыйдәләрне искә төшерик.

Урманга шырпы белән барма.

Җимешен аша, ботагын сындырма.

Кош ояларын ерактан күзәт, якын килмә, шаулама.

Урманга барганда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтә.

Кырмыска ояларын туздырма, алар урман санитарлары.

Үзеңнән соң чүп-чар калдырма.

Чәчәкләрне өзмә, табигатьнең тере матурлыгына соклан.

“Каен урманы” тукталышы.

Логопед: Күзләребезне йомыйк һәм тылсымлы сүзләребезне әйтик: “Бер, ике, өч – бездә дуслык, бездә көч” Ачыгыз күзләрегезне.(Яз тавышы). Менә без сезнең белән язгы урманга килеп тә җиттек.  Балалар бу нинди урман?(Каен урманы).

Логопед: Балалар сәяхәтебезне дәвам итик. Урман эченәрәк керик. Бу - урманчык тар озын булып сузылган. Ничек атала?( Балаларның җаваплары: Озын каенлык дип атала.

Логопед:  Төрле агачлар үсүче бу каенлык шактый куе, эченә керсәң караңгы һәм адашырдай зур урман булып тоела. Ничек атала?Балаларның җаваплары:Кара каенлык дип атала.

Логопед: Зифа буйлы ак каен – урман күрке, ул – яктылык сөюче, иң күп таралган агач. Илебездә яфраклы агачлардан беренче урында каен тора. Каен – планетабызда иң түбән температурага чыдам. Каен тузы озак еллар череми, су үткәрми. Шуңа күрә халык каенны шатлык агачы дип саный.

  Логопед:Илебездә каенның 40 төре үсә. Балалар ә сез нинди төрләрен беләсез( сөялле һәм бөдрә  кара, көрән, сары һәм ак кайрылылары да бар.) Ерак Көнчыгышның иң көньяк өлешендә Шмидт тимер каены үсә. Аның үзагачы бик каты һәм ул суда бата. Тимер каен бик акрын үсә, ләкин 300-350 яшькәчә яши. Камчаткадагы таш каенның кайрысы – кара, ә кәүсәсе кызыл төстә.

 Логопед:Каенныӊ бер төре кызыл китапка кертелгән. Ул какенның исеме ничек, кем белә?

Балалар җаваплары:  Кәрлә каен. Татарстанда Әлки районында, Россиядә Себердә очрый.

“Каен даруханәсе” тукталышы.

Логопед: Балалар безнең каен урманы бик гади түгел. Урманда безнең сылу каеныбыз үзенең друханәсен ачып җибәргән. Даруханәсендә ниләр бар икәнен карый әле.

Уен-реклама “ Мактап әйт”.

Балалар каен агачннан ясалган сабын, шампунь, каен суын, каен яфрагы турында сөйлиләр.

Логопед: Әйе каен суында җимеш шикәре, алма кислотасы, аксымнар, С витамины, натрий, кальций, тимер, бакыр тозлары була. Бөек Втан сугышы елларында балалар һәм  яралы солдатлар өчен кесәл һәм компот ширбәтләре әзерләнгән.

“Каен кибете” тукталышы.

Логопед: Балалар без сезнең белән каен кибетенә килеп җиттек. Бу кибеттә нилә бар икән әйдәгез карап китик.

           Логопед: Яз җиткәч агачларда бөреләр уяна бу бөреләрдән яшел яфраклар чыгар. Балалар безнең сылу каеныбыз нигәдер бик моңсу күренә. Бу агачтагы бөреләр уянып бетмәгәннәр. Бу агачка ни булган? . Әйе ул корый башлаган  әдәгез аңа ярдәм итик. Агачтагы бөреләр  безгә нидер пышылдыйлар. Бөреләр әйтә, балалар безнең белән уен уйнап алыгыз һәм безнең бөреләребез тизрәк ачылыр. 

“Агачка ярдәм ит” уены.

 Логопед:  . Менә бу өстәлдә тылсымлы яфраклар ята. Ә бу корыган агач. Безгә шушы агачны җанландырырга кирәк. Әйдәгез бер яфракны алабыз да, әйтеп карыйбыз. Агачның сул ягына яфракларны нишли? Уң ягына нинди  Соравына туры килгән сүзләр белән эләбез.

                  Каен(нишли)- үсә,  яфрак яра, селкенә, бөреләнә, корый, чистарта, дәвалый, терелтә

                   Каен(нинди) - матур, төз, бөдрә, ак, яшь, карт, сылу, зифа буйлы,  яфраклы, бөреле, таплы

 Логопед:Балалар без уйнап агачтагы бөреләр тизрәк ачылдылар һәм яфрак ярдылар. Менә бөреләр сезгә рәхмәт әйтәләр.

 Логопед:. Агач үссен өчен иң беренче чиратта нәрсә кирәк?

 Балалар.Су кирәк.

 Логопед: Әйдәгез яңгырны чакырыйк. Курсәтегез ,ничек яңыр ява ,тамчылар  тама…

Бармак уены “Тамчы тама”

            Яз яз яз житэ

           Тэрэзэне ачтылар,

            Тып-тып-тып итэ

            Эре эре тамчылар…..

Логопед: Яңгыр безнең бармакларыбызның тавышын ишетмәде әйдәгез аны чакырып карыйк.

 Балалар:     Яңгыркаем, яу, яу,

                      Майлы ботка бирермен,

                      Тәти кашык бирермен,

Яңгыр яу,яу,яу!

Тизрәк үссен каенкаем,

Минем чаклы булсын ул

Яңгыр яу,яу,яу!

Тизрәк үссен каенкаем, Буй сыны булсын сылу.

Логопед:-Булдырдыгыз балалар! Сезне яңгыр ишетте!(Яңгыр тавышы).

Логопед: -Балалар каен агачына үссен өчен тагын нәрсә кирәк?(Кояш) Болыт кояшны каплады , ә каен агачына яктылык һәм җылылык бик кирәк. Болытларны куып таратыйк һәм кояшны чакырыйк!  

Сулыш күнегүе: “Болытларны куып җибәрик”

Кояш чык, чык, чык!

Тәмле ботка бирермен

Тәмле ботка казанда ,

Тәти кашык базарда

Тәти кашык сабы-алтын

Кирәкми безгә салкын!-Менә кояш та чыкты!Булдырдыгыз балалар! Афәрин 

  Логопед: Каен агачыбызның кәефе күтәрелеп китәр,  аның турында матур җөмләләр төзеп әтеп карыйк.

“Җөмлә төзеп әйт”. рәсем- схемалар  буенча  җөмләләр төзү.

Балалар: 1. Каен агачы язын чуклы шәлен ябына.      2.Каен агачы урманда һәм паркларда үсә.

              3.Каен агачының суы бик файдалы.          4.Каен агачың  гомере бик кыска

              5.Каен агачының бөресе авыртуны баса.         6.Каен  агачыннан фанера һәм мебель ясыйлар.

             7.Каен агачы дөньяда ак кабыклы бердән-бер агач.   8.Каен агачы планетабызда иң түбән температурага чыдам.       9. Каен агачы бик яхшы яна.    10. Каен агачын сакларга кирәк.

Ял минуты “Язгы урман

Язгы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек, (кулларны як-якка җәяләр)

Ак каен тора –уңда, ямь-яшел чыршы – сулда, (як-якка карап күрсәтү)

Карлар инде эрерләр (кул учларын алга сузу)

Елга булып агарлар (елга аккан хәрәкәтне күрсәтү)

Әнә куян сикерә (сикерү)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

Без аннанда качабыз( чүгәләп утыру)

Тапмас ул безне явыз.(Балалар урыннарына утыралар)

“Каенсылу” уены.

Логопед:- Хәзер, бергә — бергә арабыздан Каенсылуны сайлап алыйк та “ Каенсылу” уенын уйнап карыйк. Каенсылуның да сезгә бер шарты бар. Иң элек ул сезгә сораулар бирергә һәм сезнең табигатебезне ничек яратуыгызны белергә тели. Каенсылу сайлана.“Кенсылу” уены уйнала.

Балалар: Каенсылу, кая барасың?

Каенсылу: Балалар янына барамын.

Балалар: Анда нигә барасың?

Каенсылу: Су алырга барамын.

Балалар: Сиңа нигә су кирәк?

Каенсылу: Яшәр өчен көч кирәк?

Балалар: Ә көч сиңа нәрсәгә?

Каенсылу: Матур яфрак ярырга.

Балалар: Яфраксыз ни була?

Каенсылу: Урман яме югала?

Балалар: Ә югалса ни була?

Каенсылу: Яшәү күңелсез була.

          Логопед: Каен агачы елның кайсы вакыты булмасын бик матур. Әйдәгез әле каен агачы турында матур итеп сүрәтләп сөйләп китик.Балалар сүрәтләү хикәясе төзеп сөйлиләр.

          Логопед: Каен суын эчәбез дип каенны җәрәхәтлибез икән, аныӊ ярыкларына паразит гөмбаләр эләгә. Алар, каенныӊ үзәгенә кереп, аны черетә башлыйлар. Зәгыйфь агачка урман кортлары – төрле бөҗәкләр ябырыла. Тирә-юньгә ямь биреп үскән яшь каен бер заман әкренләп корый башлый.

            Әгәр да сезнеӊ юлыгызда шушындый күренешләргә тап буласыз икән, нишләргә кирәк? Бу күренешләргә берничек тә битараф калырга ярамый. Балалар, һәрвакыт  кешеләргә, табигатькә, агачларга мәрхәмәтле булыйк. Чыннан да, урман – табигый байлыкларыныӊ иӊ әһәмиятлесе. Якындагы урман да, тау битендәге ялгыз каен да, болар барсы да Туган илебезнеӊ бер өлеше.

Җыр тыңлау. “Ак каен”

Йомгаклау: 

Логопед : балалар Каенсылу сезгэ рэхмэт эйтте! Сез буген бик тырыш булдыгыз? Исегезгә төшерегез әле,  без ниләр эшләдек? Нинди уеннар уйнадык? Сезгә шөгыль ошадымы? Нэрсэ авыр булды ? Балалар: балалар җаваплары……


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Портфолио Хлюпиной Елены Михайловны

В портфолио отражены основные направления деятельности педагога, а также их результативность....

Сценарий спортивного праздника «Звёзды победы» учитель физической культуры Марочкина Елена Николаевна, МОУ «СОШ № 30» г. Старый Оскол 4 – е классы

Данное мероприятие - комплексное, которое реализует задачи военно– патриотического воспитания и развития физических качеств младших школьников. В программу праздника входят как спортивные конкурсы, об...

Спортивное мероприятие «Весёлые игры дюймовочек» учитель физической культуры Марочкина Елена Николаевна, МОУ «СОШ № 30» г. Старый Оскол

Сегодня чудесный весенний день – канун    первого весеннего праздника, праздника наших мам, бабушек, сестер – 8 Марта. По обычаю, в праздничные дни мы ходим в гости или принимаем ...

Каен елый

Укучыларга каен агачы турында мәгүлүмат бирү, аның кеше өчен файдалы булган якларын ачыклау....

«Жақсылық - жан шуағы»

Өзiн-өзi тану сабағының жоспары Мектеп: ЖББОМ Т.ЖароковТақырып: «Жақсылық - жан шуағы»Құндылық: қиянат жасамауҚасиеттер: құрмет көрсету, бірлік, ұқыптылықМұғалiм: А.Қ. АрыстанғалиеваСынып: 8Оқушы...