Исереккә диңгез тубыктан
классный час (8 класс) на тему
Опубликовано 09.11.2016 - 13:30 - Шафигуллина Гузель Фаритовна
Эчүчелек - иҗтимагый бәла.Кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kl_chas.doc | 36 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Исереккә диңгез тубыктан (Сыйныф сәгате)
Максат: 1.Исерткеч эчемлекләр куллануның зыяны.
2.Эчүчелекнең иҗтимагый бәла, кеше тормышындагы җитешсезлекләрнең төп чыганагы икәненә төшендерү.
Сораулар:
- Галимнәр нинди өлкәдә тикшеренүләр алып барганнар?
- Спиртлы эчемлекләрнең тере организмга тәэсире турында.
- Моннан нәрсәләр ачыкланган?
- Алкоголь тере организм өчен зарарлы.
- Кешеләр мондый эчемлекләрне кулланалармы?
- Кулланалар.
- Аларга аның зыяны бармы?
- Бик тә.
- Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?
- Исерткеч эчемлекләр һәм аларның кешегә зыяны турында.
- Акыллы кеше исерткеч эчемлекләр кулланамы?
- Акыллы кеше беркайчан да аңын югалтканчы аракы эчми.
- Исерткеч эчемлекләр белән бәйләнешле нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез?
Мәкальләр
- Исереккә диңгез тубыктан.(корея)
- Авызга аракы керсә, акыл урманга кача. (фин)
- Аракыга сәлам бирсәң, акыл белән саубуллаш. (Грузин)
- Аракы стаканында батучылар диңгездә батучылардан күбрәк.(Латыш)
Алкогольның зыяны:
- Гомере 20 елга ким;
- 95 % гастрит, ашказаны авырулары белән авырыйлар;
- Үлүчеләр 2 тапкырга артык;
- Эчүчеләрнең 20 % көнкүрештә, 46% урамда җәрәхәт ала.
- Эчүчелек аркасында һәр эшләгән кеше елга кимендә 25 – 30 прогул ясый.
- 170000 кеше эштән куыла.
- Җитештерүчәнлек 52 % ка кими, хезмәт тәртибе какшый, техника ватыла.
- Зәгыйфь балалар туа.
- Гаиләләр таркала.
- Җинаять ясаучылар арта.
Нәтиҗә:
- Эчүчелек – афәт, эчүчелек – үлем, эчүчелек – фаҗига.
- Эчүчелек - үзең теләп акылдан язу.
Үз – үзеңне тәрбияләү планы:
- Физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү;
- Ныклы көндәлек режим белән яшәү;
- Ихтыяр көченә ия булу;
- Матур әдәбият уку.
- Мне нравится (1)