Ата-аналар җыелышына чыгыш
классный час (5 класс) на тему

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

 

Ата-аналарга!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_zhyelyshyna_chygysh.docx20.65 КБ

Предварительный просмотр:

Ата-аналар җыелышы

Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү

                                                     Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары                  

                                                 Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә

                                                 ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә

                                                 ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап

                                                 билгеләнәчәк.                         (А.С. Макаренко)

   Бурычлар: ата-аналар белән гаиләдә балада хезмәткә карата уңай караш формалаштыру турында сөйләшү, аларга хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез зур икәнен исбатлау

    Үткәрү формасы: әңгәмә

    Күтәрелгән сораулар: хезмәт һәм аның бала тормышындагы роле, балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләүдә гаилә үрнәгенең әһәмияте, баланың хезмәт эшчәнлеге һәм гаиләдә аны бәяләү.

Җыелышның барышы

  1. Укытучының кереш сүзе.

    - Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр! Без бүгенге җыелышта хезмәт тәрбиясе, өйдә балаларга йөкләнгән вазифалар турында сөйләшербез.

    Гел бер үк төрле көндәлек эшләр күңелсез һәм ялыктыра торган. Социологлар әйтүенчә, гаилә проблемаларын хәл итүче хатын-кыз атнага 12-14 сәгатьне ашарга пешерүгә, 6-8 сәгатьне кер юуга, 6-8 сәгатьне кибеттән азык-төлек алуга, 4-8 сәгатьне өй җыештыруга багышлый. Килешәсездер, үзегез теләп мондый эшләрне башкару өчен үзеңнең һәм башкаларның теләкләрен корбан итәргә кирәк.

   Без үзебезнең малай һәм кызларны өйдәге эшләрне эшләргә өйрәтәбезме соң? Әллә безне аларның укудагы уңышлары гына кызыксындырамы? Әйдәгез әле, сезнең һәм балаларның анкета сорауларына җавапларын карап китик һәм аларга анализ ясыйк.

  1. Анкеталарга анализ ясау.

   Ата-аналарга һәм балаларга түбәндәге анкеталар бирелгән була.

    Ата-аналар өчен 1 нче анкета.

  • Сезнең балагыз эшләргә яратамы?
  • Өйдә ул нәрсә эшләргә ярата?
  • Ул өйдәге эшләрне мөстәкыйль башкарамы, әллә сезнең ярдәм беләнме?
  • Сезнең балагыз эш белән озак мавыгамы?
  • Ул эшне теләп башкарамы, әллә киресенчәме?
  • Баланың өйдәге эшләрен контрольдә тотасызмы?
  • Эшләгән өчен баланы мактыйсызмы?
  • Эшне начар башкарса, аңа җәза бирәсезме?
  • Балагызның мәктәптәге хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынасызмы?
  • Гомумән, балагыз мәктәп һәм сыйныфта балагыз хезмәт эшчәнлегендә катнашырга тиеш дип уйлыйсызмы?

Ата-аналар өчен 2 нче анкета.

 

Минем балам мәктәптә:

Минем балам өйдә:

Сыйныфта кизү тора

Чүп түгә

Ашханәдә кизү тора

Савыт-саба юа

Хезмәт вазифасы бар

Үз бүлмәсен җыештыра

Сыйныфтагы эшләрдә катнаша

Фатирны җыештыра

Түгәрәккә йөри

Кибеткә йөри

Секциягә йөри

Энесен яки сеңлесен карарга булыша

   Укучылар өчен 1 нче анкета

Мин өйдә:

Һәрвакыт

Еш

Сирәк

Беркайчан да

Урынымны җыям

Бүлмәмне җыештырам

Савыт-саба юам

Кибеткә йөрим

Кер юарга булышам

Фатирны җыештырырга булышам

Энем яки сеңлемне карарга булышам

Ашарга пешерә беләм

Әти-әниләр кушканны эшлим

   - Хөрмәтле әти-әниләр, сүземне дәвам итеп, шуны әйтәсем килә: тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Әйтик, аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, иҗади сәнгать әсәрләрен тудыру, ихтыяр көче тәрбияләү – болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

   Хезмәт – чыннан да, куәтле тәрбия көче. Әгәр хезмәт балаларның рухи дөньясына үтеп керсә, дуслык һәм иптәшлек шатлыгы бирсә, башкарган хезмәтләренә карата канәгатьлек хисләре уятса, тырышлык һәм кызыксынучанлык үстерсә, аларда аврлыкларны җиңеп чыгу шатлыгы тудырса, әйләнә-тирә дөньяда яңадан-яңа матурлыклар ачса, хезмәт әнә шул вакытта бөек тәрбияче була да инде.

   3. Төрле ситуацияләргә анализ ясау.

   - Әти-әниләр, хәзер мин сезне төрле ситуацияләр белән таныштырам. Сез аларга карата фикерләрегезне әйтерсез.

   1 нче ситуация. Әти-әниләр сүзгә киләләр. Сәбәпчесе – уллары. Әтисенең фикеренчә, малай бакчада төзелеш эшләрендә булышырлык дәрәҗәдә үскән. әнисе исә мондый эшләр башкару өчен улы әле бик кечкенә.

   2 нче ситуация. Гаиләдә өч ул үсә. Әтиләре өйдә шундый тәртип оештырган: шимбә әниләре ял итә һәм ул үзе теләгән нәрсә белән шөгыльләнә ала. Әти кеше һәм уллары өйдәге бөтен вазифаларны үзара бүлгәннәр. Кайбер вакытта бу хәл олы улларның ачуын китерә...

   3 нче ситуация. Гаиләдә кыз бала үсә. Әни кеше авырлык белән генә кызын өй эшләрендә булышырга күндерә. Бала эшләрне әбисе эшләргә тиеш дип саный. Әби оныгы өчен өйдәге эшләрне бик шатланып башкара, үзенә эш кушмаганга хәтта үпкәләргә дә мөмкин.

    4 нче ситуация. Биш яшьлек бала авырлык белән чүп чиләген алып чыга. Күршеләре аның әти-әнисен гаеплиләр: “Үзе кечкенә генә булса да, эшли. Әти-әниләре өйдә утыралар. Балаларына эш кушмасалар да була бит”, - диләр.

  1. Сыйныф җитәкчесенең чыгышы.

   - Балалар үскән саен, мәктәп программасы катлаулана, укуы авырлаша бара. Менә шул вакытта бөтен өй эше ата-аналар җилкәсенә төшә. Шулай итеп, киләчәк гаиләсендә дә шуны таләп итә торган “кулланучы” кеше үсә.

    Икенче яктан, балаларын “кулланучы” итеп тәрбияләүдә әти-әниләр үзләре гаепле. Балада хезмәт күнекмәләре тәрбияләү – авыр эш. Башта күрсәтергә, аннары булышырга, контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен үз өстеңдә күп эшләргә ,ихтыяр көчеңне эшкә җигәргә, сабыр булырга кирәк. Башта җиңел булмаса да, бала үсеп, хезмәттән тәм таба башлагач күңелле булачак. Бүгенге җыелышыбызның максаты – хезмәт эшчәнлегендә ирешкән уңышларын күрү һәм алга таба эшлисе эшләрне билгеләү иде.

   4.Йомгаклау.

   - Әти-әниләр, өйгә кайткач балаларыгызга ипинең күпме торганын әйтегез, фатир өчен кайда акча түләгәнегезне күрсәтегез, фатирны җыештыру планын төзегез, үзенең киемнәрен юарга өйрәтегез, балачакта ниләр эшләвегез турында сөйләгез. Аларга кызык булачак. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ата-аналар җыелышына доклад

Социальләшү процессының бер өлеше — тәрбия. Ул кешене мәдәни нормаларга гадәтләндерә. Тәрбия җәмгыять тарафыннан билгеләнә һәм ул түбәндәге формаларда чагыла:1.мәдәни нормалар, 2. үз-үзеңне көндәлек т...

Иң мөһиме – баланың үзен шәхес итеп тоюы (ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст)

"Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына ата-аналарга мөрәҗәгать яки ата-аналар җыелышында чыгыш ясау өчен текст...

Ата-аналар җыелышына презентация.

Ата-аналар җыелышына презентация...

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.) ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары”

Ата аналар җыелышында чыгыш (Хөснетдинов Р.Г.)ТЕМА: “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары&rdquo...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балаларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү...

Ата-аналар өчен чыгыш

Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү...