“Яхшылык эшләргә ашык!”
классный час на тему
“Яхшылык эшләргә ашык!” темасына
7а сыйныфында сыйныф сәгате
Максат: укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатлары, иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү.
Материал: Ф. Яруллин шигырьләре; “Татарстан яшьләре” газетасы, 2005, 25 нче март; Р. Маликовның “Гадәт китмәс” кулланмасы. – Казан: КДПУ нәшрияты, 1997.
Сыйныф сәгате барышы
- Ф. Яруллинның шигъри юллары белән танышу.
Әгәр һәркем явызлыкка каршы
Гел явызлык кына эшләсә,
Шәфкать кылычы тотып явызлыкның
Юлларына каршы төшмәсә,
Яхшылыклар күптән үләр иде,
Калыр иде бары үч, нәфрәт.
Җаннарында кояш йөрткәннәргә,
Кичерә белгәннәргә мең рәхмәт.
- Укучылар, Ф. Яруллин шигыреннән исем сүз төркемнәрен табып, ике баганага аерып языгыз әле!
- Явызлык шәфкать кылычы
Үч, нәфрәт яхшылык
Кояш
Җан
- Исемнәрне нигә ике баганага аерып яздык?
- (Җаваплар тыңлана.)
- Әйе, тормышта ак белән кара, көн белән төн булган кебек, яхшылык белән янәшә яманлык та бар. Ә сез аларны ничек күз алдына китерәсез? Шуны рәсем итеп ясагыз. (Вакыт бирелә, рәсемнәр аңлатыла.)
- Р. Фәхреддиннең “Шәкертләр әдәбе” исемле хикәясеннән бер өзек тыңлагыз әле! (Өзекне бер укучы укый.)
“Берничә кеше мосафир булып бер шәһәргә килгән һәм шәһәр халкына:” Шәһәрегезнең яхшылары кемнәр дә усаллары кемнәр икәнлеген ике көндә белдек, чөнки үз арабызда яхшылар һәм усаллар үзебезгә мәгълүм иде. Шуларның һәрберсе сезнең шәһәр халкыннан үзләренә иш тапты”, - дигәннәр.”
- Шәһәргә килгән юлчылар арасында нинди кешеләр булган? (Яхшылар һәм усаллар).
- Бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә тели? (Яхшы да, яман да үз ишен таба.)
- Кешенең эшләгән гамәлләрен ничек итеп яхшыга һәм яманга аерып була? (Яхшы кеше үзенә генә түгел, башкаларга да яхшылык тели, ә яман киресен эшләргә тырыша.)
Һич яхшылык эшли алмасаң син
Кешеләргә бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә, - дип яза Ф. Яруллин. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләшәбез?
- Яхшылык һәм яманлык турында.
- Укучылар, тормышта кешеләрдәге нинди сыйфатлар күбрәк очрый?( Җаваплар тыңлана.)
- Хәзер “Татарстан яшьләре” газетасындагы бер мәкалә белән танышып үтик. (Бер укучы сөйли.)
- Мәкалә ни өчен “Мәрхәмәтлелек” дип атала?
- Ни өчен хуҗаларның йортыннан җанга җылылык сирпелеп тора?
- Тормышта бу вакыйгага охшаш хәлләр белән очрашканыгыз бармы?
- Йортына эт, мәче алып кайтучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Мәрхәмәтлелек сүзеннән күңелгә рәхәт була алырлык нинди матур сүзләр төзи аласыз? (Укучылар сүзләр уйлыйлар.)
- Рәхмәт, рәхәт, тәмле, хәлле, мәрхәмәт, тәхет, теләк, келәт, мәк һ.б.
4. Берничә тест биременә җаваплар биреп, үзебезне тикшереп карыйк.
(Укучыларга Р. Маликов кулланмасыннан тест биремнәре өләшенә, җаваплар тыңлана.)
- - Сыйныф сәгатен йомгаклыйбыз. Укучылар, үзебезгә нинди йөкләмәләр алабыз? Сыйныф сәгате кайсы ягы белән файдалы булды?
- Бөтен тереклеккә мәрхәмәтле булыйк;
- Олыларга, ятимнәргә кулдан килгәнчә булышыйк;
- Кош-кортларны, хайваннарны рәнҗетмик;
- Яхшыны яманнан аера белергә өйрәник;
- Дуслар сайлаганда, очраклы юлдашлардан сак булыйк.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kl._chas_dobro.doc | 33.5 КБ |
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Яхшылык эшләргә ашык! " V сыйныфта шәхес үсешенә юнәлдерелгән татар әдәбияты дәресе
Укучыларга әхлакый тәрбия бирү.Хәзинәләрен сеңдерү өчен уңай җирлек тудыру.Укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү....
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Тема:“Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.(Ф.Яруллин) Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны э...
Гомер яхшылык өчен бирелгән. Тәрбия сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе.
Эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы һәм презентация тупланган. Ул 5-6 нчы класс укучылары өчен тәкъдим ителә. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; яхш...
Тәрбия сәгате. "Гомер яхшылык өчен бирелгән".
Бу эшкәртмәдә тәрбия сәгатенең барышы, презентация бирелә. Ул 4-5 нче класс укучылары өчен тәкъдим ителә....
Яхшылык итсәң - яшер, яхшылык күрсәң - белдер.
7нче сыйныфта Шәүкәт Галиевнең "Тагын бер рәхмәт" шигыре өйрәнелә. Әлеге әсәргә нигезләнеп, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә мөмкин....
"Яхшылык эшләргә ашык!" әңгәмә.
8 сыйныф укучылары белән әңгәмә ....
Тәрбия сәгате "Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең"
"Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең" дигән темага тәрбия сәгате....