Тәрбия сәгате "Табигатьне саклау - изге бурычыбыз!"
классный час (6 класс) по теме
Табигатьне саклау, экологик культура тәрбияләүгә юнәлтелгән тәрпбияви чара.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
trbiya_sgate.doc | 49 КБ |
Предварительный просмотр:
Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.
6 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате.
Максат: 1) Табигатьнең кеше тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.
2) Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне җиткерергә өйрәтү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
3) Туган як табигатенә сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, компьютер, рәсемнәр,тест,
ребус.
План :
- Укытучының кереш сүзе.
- Дәреснең темасын ачыклау ( ребус чишү)
- Урман хуҗасының хатын уку.
- “Педагогик ситуацияләр” чишү.
- Кызыклы күренеш күрсәтү.
- Мәкальләр белән эш.
- Презентация белән эш.
- Тест эшләү.
- Йомгаклау.
- Укытучының кереш сүзе:
Менә туган ягыбызга көтеп алынган яз да килеп җитте.
Бөтен җирдә әле кар ята. Табигатьтә әле кыш хакимлек итә. Кирәк икән ул бөтен дөньяны ак карга күмә, тели икән – тагын бер күпме хуҗа булып тора ала. Ләкин тиздән табигать үзгәрер.
Әйдәгез, укучылар , тәрәзәгә күз салыйк та күк йөзен күзәтик.
Әйе, балалар бүген күктә кояш та елмая. Ягез, күзләрне йомып, табигатьнең иң матур мизгелләрен искә төшерик... (урманда кошлар тавышы яздырылган видиотасма яңгырый). Ә хәзер күзләрне ачып, бер - беребезгә елмаеп, күңелләребезне күтәреп алыйк Менә һәркемнең күңеле күтәренке, димәк һәркем шат дигән сүз.
2. Ә хәзер укучылар тактага эленгән хәрефләр тезмәсеннән сүзләр эзләп табарбыз. Әгәр сүзләрне дөрес тапсак, бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасы килеп чыгар.
Hгорпатабигатьнецлмрисаклауктсрнңһ
һәркемнеңптризгевцсбурычыпдш
Дөрес,укучылар табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычыбыз.
-Укучылар, “табигать”- дигәч, сез иң беренче нәрсәләрне күз алдына китерәсез? (Укучыларның җавабы тыңлана).
Дөрес, рәхмәт укучылар.
3. Балалар, безгә урман хуҗасы хат җибәргән бит әле. Әйдәгез, хатны укып карыйк.( Хат уку)
Исәнмесез балалар!
Бик зур кайгы төште башыма. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа.
(Урман хуҗасы).
-Ягез укучылар, нишлибез? Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә.
4. Тактада экологик ситуацияләр язылган.
1.Әгәр сез урманга кергәч, куак астында каты итеп бер кош кычкыра башласа нишләр идегез?
2. Сез иптәшегезнең ботак сындырганын күрәсез.Нишләр идегез?
3.Каен агачының суы аканын күрдегез.Нишләр идегез?
4.Экскурсиягә баргач, чүп-чарларны кайда ташлар идегез?
5. Табигатьтә кошларның нинди әһәмияте бар?
6.Кошларның, үсемлекләрнең, хайваннарның сирәк очрый торган яки бөтенләй юкка чыккан төрләре кайда тупланган?
7.Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр
Бетәбез дип торганда,
Бирешмәскә булганнар.
Саклар диеп, яклар диеп,
Аңа кереп тулганнар. (Кызыл китап)
-Молодцы , рәхмәт укучылар. Сез барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез.Ә хәзер бергәләп нәтиҗә ясыйк.
Димәк, табигатебез гүзәл һәм чиста булсын өчен, урманнарны сакларга, кош ояларын туздырмаска кирәк.Һәм инде кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш.
-Рәхмәт , балалар . Сезнең ярдәмегез белән урман яшәвен дәвам итәр.
5. Балалар, әйдәгез әле сулыклардагы тормышка да күз салыйк. Бу елгада хайваннар да, үсемлекләр дә яши бит. Әйдәгез әле, шушы елгада яшәүче балыкның сөйләшүен тыңлап үтик.
(Балалар тарафыннан әзерләнгән инсценировка, әкрен генә чишмә аккан тавыш ишетелә)
- Без яшәгән илләрдә-
Елгаларда, күлләрдә-
Су асты катларында.
Бормалы чатларда.
Комлы уемнарында,
Таулы куеннарында,
Караңгы төпкелләрдә,
Мүкләрдә Һәм ләмнәрдә.
Каян килгән нәрсәләр бу:
Галошлар, итекләр,
Күгәргән үтүкләр,
Кәстрүл-чиләкләр,
Иләкләр, көрәкләр,
Буяулар, цементлар,
Ташландык уенчыклар,
Кирпечләр-ярчыклар.
Целофан капчыклар...
Болар безнең су иленә
Каян килгән?
Нигә килгән?
... Болар барысы өстән килгән –
Кеше дигән көчтән килгән!
Уйлап куям:
Җир өстендә яшәүчеләр
Эчкән чишмәләренә дә
Тирес аудара микән?
Ашый торган ашларына
Мунчала сала микән?
Йоклый торган түшәкләрен
Дегетләп ята микән?
Балалары бишегенә
Тимер-таш ата микән?
Шулайдыр дим, юкса алар
Табигатьне аңламаслык
Туңга әйләнмәс иде!
Җир-Су рәнҗер дәрәҗәдә
Үк вәхшиләнмәс иде... (Р.Файзуллин)
-Бик әйбәт, молодцы.
6. Мәкальләр белән эш.
Борынгыдан ата-бабаларыбыз сулыкларны саклап тоту турында кайгыртканнар һәм бу турыда мәкальләр язып калдырганнар. Әйдәгез аларның мәгънәләрен аңлатыйк әле.
( Укучылар өйрәнгән мәкальләрен аңлаталар.)
Шулай булгач, су һәрвакытта да чиста булсын, иркен суласын өчен без анда чүп-чар ташламаска, чишмәләргә корырга ирек бирмәскә һәм аларны чистартып торырга тиеш булабыз икән.
7. Презентация белән эш.
Слайд буенча укытучы аңлатмасы:
- Кешелекнең табигатькә йогынтысын аңлату.
- Интернет – ресурстагы фактларны анализлау.
- Табигатьне саклауның ике юлын ачыклау.
- Тарих эзләреннән.
- Экологик әхлак кагыйдәләрен булдыру турында әңгәмә.
- Халыкара табигать көннәрен искә төшерү. ( Балалар җавабы)
22 март – Су көне.
1-апрель-Кошлар көне.
22 апрель-Җир көне.
5 июнь- Әйләнә- тирәне саклау көне.
26 сентябрь – Диңгез көне.
4 октябрь – Хайваннарны саклау көне.
8. Тест эшләү. Укытучы: Сорауларга җавап биреп, белемнәребезне тагын да тулыландырыйк әле
9. Нәтиҗә ясау.
Укытучы: Куанып хозурда йоргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы! (Р. Вәлиева)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган илне саклау- ирләр эше
1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн – Кызыл Армия көне, Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелә. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль – В...
Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану.
Мәктәптә уку-укыту процессында сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану....
Белем һәм тәрбия бирү процессында сәламәтлек саклау технологияләре
Бүгенге көндә “сәламәтлек” төшенчәсенә 300 билгеләмә бирелгән. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы билгеләмәсе буенча, сәламәтлек – авырулар яки физик кимчелекләр булмау гына...
"Сәләтле шәхес тәрбияләүдә тәрбия эшенең йогынтысы"
Бүгенге көндә тормыш мәктәп алдына тәрбия эшен яңача оештыру бурычын куя. Чөнки хәзерге чорда безнең илдә бара торган яшәү өчен көрәш, шәхси эшмәкәрлекне хуплау, җәмгыяттә үз-үзеңне генә ихтирам...
Ризаэддин Фәхреддин иҗатында тәрбия-әхлак һәм шәхес тәрбияләү нигезләре”
Материал об использовании трудов Р. Фахреддина для нравственного воспитания детей ....
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинарына ачык тәрбия сәгате дәрес эшкәртмәсе . Тема : “Бәхет кайда ул?”
Дәрес темасы – Бәхет.Уздыру формасы – диспут.Максат: 1. Укучыларны “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү....
УКЫТУ-ТӘРБИЯ ПРОЦЕССЫНДА КҮПМӘДӘНИЯТЛЕ ШӘХЕС ТӘРБИЯЛӘҮ НИГЕЗЛӘРЕ
Мәкаләдә күпмәдәниятле тәрбия бирүнең нигезләре бирелә. Мәктәптә нинди эш алымнарын алып баруы турында күрсәтелә....