Счастье матерей в наших руках
материал по теме
Сценарий ко Дню матери (на татарском языке) для 5-6 классов.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
Счастье матерей в наших руках | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Әниләрнең бәхете безнең кулларда”
Максат: Газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт, шәфкатьлелек тәрбияләү; аларның олы зат булуына төшендерү.
Җиһазлау: 1 плакат – рәсем (Ачык дәрес.- 2004.- Июль)
2 плакат –“Ата-ананы хөрмәт иткән, аларга хезмәт күрсәткән, күңелләрен хуш кылган уллар-кызлар Аллаһы Тәгаләнең дустыдыр” (М. Колый)
3 плакат – шигырь: “Семья өчен бәхет – мәхәббәттер,
Бала өчен ата-анадыр,
Дөнья өчен бәхет – зәңгәр күкле,
Сандугачлы тыныч таңнардыр.”
Бәйрәм барышы.
Укытучы. Хәерле көн, газиз әниләр, хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар!
Җыр. “Әни кирәк.”
Укытучы. Кош – очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Әйе, һәрберебезнең дә бәхетле буласы килә һәм һәркемнең дә бәхетле булырга хакы бар.
1. Бу дөньяга күпме кеше килгән,
Бардыр тагы күпме туасы.
Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән
Газизләрдән-газиз баласы.
2. Гомеремнең калын китабында
Булыр димим битләр ак кына.
Язмыш бит ул меңләп камчы суга,
Ә башлардан сыйпый чак кына.
3. Җил-яңгырлар тими үсәм шул мин,
Давылларга ничек чыдармын?!
Ялгышып та, зинһар, рәнҗетмәгез,
Иркә гөлдәй юкса сулармын.
4. Гомер китабымның соң битен дә
Тик елмаеп телим ябарга.
Мин бәхетле булыр өчен тудым,
Һәм берәүнең бәхете булырга.
Укытучы. Бәхет – тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе. Бәхет хезмәттә, тырышып укуда, эшләүдә. Бәхет – җылыда яшәү, тәмле ашау, матур киенү, күңел ачу гына түгел ул. Әти-әни янында бер кайгысыз, рәхәт, бәхетле яшисез, тамагыгыз тук, өстегез бөтен, күзләрегез нур, шатлык чәчеп тора.
Ә менә кем дөньяга кеше бүләк итә, ә кешегә якты дөньяны? Әниләр.
Ана мәхәббәте җир йөзендә яшәгәндә кешелекнең дә яшәве дәвам итәчәк. ананың эчкерсез мәхәббәтеннән дә олырак, изгерәк мәхәббәт юк. Әгәр дә бала йөрәгендә анага карата очкын кабынса да, ул очкын кешенең гомере буе ялкын булып янар иде.
Җыр. “Әниемә.”
Ана. Батыр булып үс, улым,
Җитмеш дәрья кич, улым.
Җитмеш юлның төенен
Акыл белән чиш, улым.
Бөркеттән син канат ал,
Боланнан син аяк ал,
Арысланнан йөрәк ал,
Юлбарыстан куәт ал.
Тургай дәртле моң бирсен,
Имән таза сын бирсен,
Кояш якты йөз бирсен,
Лачын үткен күз бирсен.
5. Бирде әнкәм
Өч хәзинә,
Өч саф гөл:
Берсе – гомер,
Берсе – исем,
Берсе – тел.
Әйтте миңа:
Ана. Гөлләремне шиңдермә,
Гөлсез дөнья –
Тәрәзәсез бер тирмә.
5. Чыгып киттем олы юлга,
Ашкынып,
Барган саен арта барды
Каршылык.
Авызым ачсам, тирбәтим дип телемне,
Җилләр бәрде.
Алмак булып өнемне
Күкрәде күк,
Очты яшен
Уклары.
Гомер гөлем
Телде яшен
Утлары.
Теләп җирдән
Исемемне җуярга,
Ташкын булып
Акты сулар дәрьяга.
Ялкын эчеп,
Ташу кичеп
Атладым –
Әнкәм биргән гөлләремне сакладым.
Җыр. “Әнкәм гөле.”
6. Гомеремнең һәрбер минутына
Әнкәем күзләре багалар.
Яши бит ул, үзе өчен түгел,
Яши бит ул, диеп, балалар.
7. Бала өчен гомерләрен биргән
Күпме җирдә газиз аналар.
Күпме төшләр әни күрә икән?
Балалар, ди үзе, балалар.
Җыр. “Иң якын кешем син, әнием.”
Укытучы. Әйе, һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, иң бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый шул.
“Сак-Сок” бәете.
Укытучы. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була. пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисләрендә менә нәрсә диелә:
8. Анаңны аркаңда күтәреп өч кат Мәккәгә алып барып кайтсаң да, аңа булган бурычыңны үтәп бетерә алмассың.
9. Җәннәт аналарның аяк табаны астында.
10. Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хаклап бетерә алмассың.
Җыр. “Әнкәмнең догалары.”
Укытучы. Әниләрнең бәхете безнең кулда. Чөнки без әниләребезгә терәк булыр өчен туганбыз.
Җир йөзендә бәхетле аналар да, бәхетсезләре дә күп.
Сугыш еракта калды, ә ятимлек дәвам итә. Хәзер ятимлекнең башка төрләре чәчәк ата. Ул – картларның ятимлеге, ялгызлык, ярдәмчесез калулары. Картлар йортларында сугыш вакытында балаларын, ирләрен югалткан һәм балалары карамый ташлап киткән аналар яши.
Картлар йорты тирәсендә тынлык.
Шылт та итми – монда шундый тынлык,
Нигезендә намаз укырлык.
Картлар йортында аналар булуы бигрәк тә авыр хис уята. Аналарны картлык көннәрендә үз тәрбиябездән, күңел җылыбыздан мәхрүм итмәсәк иде.
Мөнәҗәт.
Укытучы. Балалар, әниләрегез сезне һәрвакытта да аңларга тырыша, кичерә. Ә сез? Сез әниләр алдында бурычны үтисезме? илебезнең төп законы – Конституциядә бу турыда: “Ана баланы, бала ананы карарга бурычлы,” – диелгән.
11. Сабый чакта тәмле телле булып әниләргә
Әллә ниләр вәгъдә итәбез.
Вәгъдә итәбез дә, үсеп җиткәч,
Өйне ташлап , ерак китәбез.
12. Көч-куәте беткәч, әти-әни
Игелек көтә бала-чагадан,
Сабый чакта әйткән вәгъдәләре
Кабат искә төшә яңадан.
13. Балачакта әйткән вәгъдәләрне
Үтәмичә дөнья кумыйк без.
Без – балалар, без бит әниләргә
Терәк булыр өчен туганбыз.
Җыр.
Укытучы. Без әниләргә терәк булыр өчен туганбыз. Без аларның гомер көзләрендә яклаучысы, саклаучысы булырга, аларны зур хөрмәт хисләре белән тәрбияләргә тиешбез. Шул чакта гына безнең әниләребез бәхетле булачак. Картайгач, кулларыннан көч киткәч, әниләребез безнең ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.
14. Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,
Әниләрне ташлап китмәбез.
Ташлап китеп картлык көннәрендә
Без аларны ятим итмәбез.
15. Әниләрнең бөтен мәхәббәте,
Бөтен мәрхәмәте балага.
Аналарга дигән җан җылысы
Адашып йөрмәс һич тә далада.
16. Без китергән авыр кайгылардан
Алар бер дә яшьләр түкмәсләр.
Әниләрнең түккән күз яшьләре
Каргыш булып безгә төшмәсләр.
Укытучы. Ата-ана: “Мин бәхетле булдым,” – дип әйтә алсын өчен, сезнең тәрбияле, ата-анагызның терәге булып үсүегез кирәк. ата-ана хакы төшенчәсен бервакытта да онытмагыз, аларның хәер-фатихаларын алып яшәргә тырышыгыз.
17. Ашкынабыз ерак юлларга без.
18. Яулар өчен күбрәк җиңү-дан.
19. Юлда безне бәлаләрдән саклый.
20. Әни, синең хәер-фатихаң.
Җыр. “Рәхмәт сезгә.”
Әниләрнең бәхете безнең кулларда
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Наше здоровье в наших руках
Как нужно правильно питаться?Человек чувствует себя по-настоящему счастливо, только когда он здоров....
родительское собрание "Здоровье наших детей - в наших руках"
Родительское собрание посвящено одной из самых актуальных тем - здоровью детей. Родителям представлен материал о факторах, влияющих на здоровье подрастающего организма, и даны рекомендации по предотвр...
Классный час по теме "Наше здоровье в наших руках"
В работе приводится разработка классного часа по здоровьесберегающим технологиям....
Веселые старты. "Наше здоровье, в наших руках"
Веселые старты "Наше здоровье, в наших руках" для учащихся 2- 4 классов. Эстафеты на смекалку, быстроту, точность....
Элективный курс по биологии "Наше здоровье в наших руках или как воспитать в себе здоровьесбергающую компетенцию
Актуальность предлагаемого элективного курса обусловлена тем, что здоровье является основным составляющим элементом благополучной жизни человека. Человек, как высшая ступень развития биолог...
Проект "Наше будущее в наших руках"
1.Актуальность темы.Мы, учащиеся СОШ №57, являемся жителями пос. Стрелецкое и нам не безразлично состояние, а именно, внешний вид, уют нашего родного посёлка. Неприятное чувство вызывает участок между...
Тематическая линейка «Наша безопасность в наших руках»
Презентация к тематической линейке по профилактике правонарушений, наркомании и курения с учащимися 8-11 классов....