Нәүрүз бәйрәм.
классный час (7 класс) по теме

Бәйрәмне үткәрергә ярдәмлек, рус төркеме белән әзерләнгән тамаша. Актлар залында үткәрергә каралган бәйрәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_byrm.doc26 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәм.

(Ачык дәрес – бәйрәм)

7 сыйныф ( рус төркеме )

Укытучы: Нуруллина Г. Н.

23.04. 2009 ел.

Валерия:Нәүрүз – хезмәт халкы – игенчеләр бәйрәме. Нәүрүз вакытында өстәлләр аш – судан сыгылып торган. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай узар дигәннәр. Бу бәйрәм дә шундыйлардан санала.

Вероника: Бүген бездә зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз – ул Яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн.

Диана. Агымсулар кичтем мин,

                      Сезгә килеп җиттем мин.

                      Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                      Нәүрүз мөбәрәк булсын .

Валерия. Хуш киләсең, Нәүрүз, хуш киләсең!

                  Кышлар буе көттек үзеңне.

                Оланнарга инде ач йөзеңне,

                Һәм ирештер татлы сүзеңне .

Диана: Килдем сезгә игелекләр теләп,

            Күгегезгә якты нур булсын.

            Туфрагыгыз уңыш бирсен күпләп,

            Юлдашыгыз якты җыр булсын!

Җыр “ Карлыгачлар оя ясый “

Я.  Руслан: Бу нинди тавыш монда? Кем әле хуҗа булмакчы?

Вероника: Кыш бабай! Юкка ачуланасың, вакытны язга – Нәүрүзбикәгә тапшырырга вакыт җитте. Урманга күз сал әле, шаулап – гөрләп яз килә ич!

Я. Руслан: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча гына, язга- Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!

Диана: Бөтен шарларыңа да күнәрмен, Кыш бабай!

Я. Руслан: Беренче шартымны тыңла. Менә минем кулымда аркан. Хәзер синең белән көч сынашыйк. Әйдә әле ( сынашалар ).

Ярар, Нәүрүзбикә. Бу юлы син җиңдең. Ә хәзер икенче шартымны тыңла. Бие, бие, чибәркәй,

Мине уздыралмассың син.

Бию.

Валерия: Әйдәгез хәзер барыбыз да бергәләп күмәк уеннар уйнап алыйк.

  1. капчык киеп йөгерү;
  2. скакалкада сикерү.

Коля: Яз килде, кояш көлде,

           Моны барчабыз күрде.

           Яшәрде бар агачлар,

           Уянды алмагачлар.

Диана: Дуслар! Минем сезгә теләгем бар: бәхетсезләргә - бәхет, сырхауларга – саулык, ярлыларга – байлык телим.



 

Комментарии

Бик күңелле тамаша.