Йомшак су-йөгерек су.
план-конспект по теме
Предварительный просмотр:
Икенче кечкенэлэр төркемендә сѳйлэм теле буенча план-конспект
Темасы: «Йомшак су, йѳгерек су».
Тѳп максат: балаларда үз кыяфәте турында кайгыртучанлык гадәте тэрбияләү.
Бурычлары: 1. балаларны чисталыкка ѳйрэтуне дэвам итү;әхлакый яктан тәрбияләү.
2. сунын сыйфатлар белэн таныштыру;
3. сорауларга тѳгэл, ачык итеп жавап бирергэ ѳйрэту;
4. гади жѳмлэлэрне мѳстэкыйль, тѳгәлрәк тѳзергэ ѳйрәтү;
5. кул бармак моторикасын ныгыту, сенсорик яктан тәрбияләү.
Алдан утэлгэн эш: К. Чуковскийнын «Мойдодыр» шигырен уку, сорауларга тѳгэлрэк жавап биру, су турында шигырьлэр ятлау, су темасына рэсемнэр каралу, жѳмлэлэр тѳзү.
Жиһазлар: көзге киемнән курчак, салкын һәм жылы су белән ике савыт, губкадан ясалган болытлар, пластмасс тәлинкәләр, аудио магнитофон, кулдан ясалган җәнлекләр.
Сузлек эш: Актив сузлек- «янгыр ява», «кулларны юабыз».
Пассив сузлек- «кулдәвек», «тамчылар тама», «болытлар».
Индивидуаль эш: Полина һәм София белэн- тѳслэр аеруны ныгыту, авазларны ачык итеп әйттеру.
Шѳгыль барышы:
Тәрбияче: « Балалар, исәнлэшик кунаклар белән»
Балалар: «Исәнмесез!»
Тәрбияче: «Карагыз эле, кем килде икән безгә кунакка?»
Балалар: «Алсу килгэн кунакка»
Тәрбияче: «Әйе, Алсу белэн исәнлэшик»
Балалар: «Исәнме, Алсу!»
Тәрбияче: «Балалар, карагыз эле Алсунын битенэ, кулларына, нишлэп шулай пычранды икэн ул? Балалар, Алсу ничек итеп киенгэн?
Балалар: «Жылы итеп киенгэн».
Тэрбияче: «Эйе, Алсу жылы итеп киенеп урамга чыккан булган, ә анда салкын су белэн уйнаган. Безгэ кунакка ашыгып килгән, юынырга да оныткан, әйме?»
Балалар: « Әйе»
Тэрбияче: «Балалар, ә каян урамда салкын су, кулдәвеклэр барлыкка килде икән? Алсу да белмидер. Әйдэгез, ѳстэл артына утырабыз. Бу безнең болытлар булыр, аларны алабыз кулларыбызга. Балалар безнен болытларыбыз нинди?»
Балалар: « Жинел болытлар».
Тэрбияче: «Эйе, алар бик жинел.Ә тәлинкдә безнең сулыклар, куллэр, елгалар. Менә болыт шул суларны үзенә җыя һәм ѳскэ, биеккэ-биеккэ күтәрелә. Ә хэзер безнең болытлар нинди булдылар, Зимфира?»
Зимфира: «Авыр булдылар».
Тәрбияче: «Әйе, болытлар авырайды. Безнең болытларыбыз үзенә күп-күп тамчылар жыйды. Ә хәзер бу кечкенә, зур тамчылар әкрен генә аска тѳшәләр. Курәсезме? Әкрен генә яңгыр ява башлый. Җирдэ күлдәвекләр барлыкка килә. (Тәрбияче балалар белэн тагын бер тапкыр кабатлап тәжрибәне үткэрә). Менә хәзер инде аңлашылды. Алсуга да, нишлэп ул урамнан пычранып кергән. Без бергәлэп Алсуга сунын файдасы турында сѳйләп алырбыз. Әмма башта, без Алсунын битен, кулларын юып алыйк.Самира, Алсуның кулларын юар ѳчен без башта нэрсэ эшлибез?»
Самира : «Сабын алабыз , кулларны сабынлыйбыз».
Тэрбияче: «Әйе, аннары нишлибез,Игорь?»
Игорь: «Кулларны юабыз».
Тэрбияче: «Әйе, кулларны югач кына, битне юабыз һәм аннары сѳлге белән сѳртәбез.
( Тәрбияче балалар белән икенче ѳстэлгэ килэлэр. Анда салкын һәм жылы су белән савытлар тора)».
Тәрбияче: «Аделина , бу савытта нинди су?»
Аделина : «Салкын су».
Тэрбияче: «Ралина , икенче савытта нинди су?»
Ралина: «Жылы су».
Тэрбияче: «Әйе, дѳрес. Кайсы су белэн юабыз Алсунын кулларын,София?»
София: «Жылы су белэн».
Тәрбияче: «Әйе, Ә ни өчен жылы су белэн юабыз,Давид?»
Давид: «Салкын су белэн юырга ярамый, авырыйсың».
Тэрбияче: «Әйе, авырмас ѳчен жылы су белэн юынабыз. Без, балалар кайчан юынабыз?»
Балалар: «Урамнан кергәч, ашар алдыннан, йокыдан торгач…» (Балалар тэрбияче белэн курчакны юындырган арада шигырь сөйлилэр:
Мин юынгычка барам,
хуш исле сабын алам.
Башта кулымны юам,
аннан битемне юам
мин чисталык яратам!
Сѳлге алып сѳртенэм,
аннан карыйм кѳзгегэ.
Чэчлэремне тарыйм да,
елмаямын үземә!
Тәрбияче: « Менэ без Алсуны чиста итеп юдык, тастымал белэн сѳрттек. Алсу урамнан кергәндә нинди иде?»
Балалар: «Пычранган».
Тэрбияче: «Ә хәзер анын куллары, бите нинди?»
Балалар: «Чиста».
Тэрбияче: «Э хэзер Алсу белэн бергэ ял итеп алыйк». (физминутка- «йомшак су, йѳгерек су» жырына бию).
Йомшак су, йгерек су
Син мине чиста ю.
Битлэрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Авызым елмайсын,
Колагым тынласын.
Йомшак су, йөгерек су
Һәммэсен чиста ю!
Тәрбияче: «Балалар, су турында нилэр белэсез, барысында Алсуга ѳйрэтик».
Тәрбияче: « Молодцы, балалар, э хэзер тамчы турында шигыребезне Алсуга сѳйлэп күрсэтик әле».( Балалар түгәрәккә басалар, хәрәкәтләрне ясап ,шигырь сѳйлиләр)
Капля раз, капля два
Очень медленно сперва
А потом, потом, потом
Все бегом, бегом, бегом
Мы зонты свои откроем
От дождя себя укроем!
Тәрбияче: «Молодцы, балалар.
Аслу: балалар сез бик матур шигырь сөйләдегез, сезнең шигырегез миңа бик ошады.Мин инде хәзер салкын су белән уйнамаска икәнлекне белдем. Хәзер инде миңа китәргә вакыт.(Алсуны саубулашып озатабыз).
Хәзер без балалар шөгылебезне дәвәм итеп сәяхаткә урманга китәбез. Балалар без урманга поезд белән барырбыз.
Без урманга барабыз,
Тик-так, тик-так.
Гүләп чаба паровоз ,
Юл тап, юл тап.
Ак болыт артта кала
Пух, пух, пух.
Зур паровоз уфылдый.
Пуф, пуф, пуф.
Балалар без кая килеп җиттек?
Урманга.
Әйе. Балалар урманда нәсәләр үсә?
Агачлар үсә.(Урман турында әңгәмә үткәрү, әхлакый тәрбия бирү).
Җәнлекләр турында сөйләшү, аларны сыйлау. (Урманнан кайтабыз).
Тәрбияче: «Балалар, безгэ куннакка кем килде бүген?»
Балалар: «Алсу».
Тәрбияче: «Сез Алсуга ничек итеп ярдэм иттегез?»
Балалар: « Аны юынырга ѳйрэттек».
Тәрбияче: «Без ни ѳчен юынабыз?»
Балалар: «авырмас ѳчен».
Тәрбияче: «Әйе, бик дѳрес. Сәламэт булыр ѳчен, ашар алдыннан, урамнан кергәч, йокыдан торгач сабын белән яхшы итеп кулларны юырга кирэк. Урмандагы аюлар да, керпелэр дэ, куяннар да юынырга яраталар. Молодцы, балалар, сез бүген кайдан күлдәвекләр барлыкка килгәнен дэ белдегез, Алсуны юынырга ѳйрэттегез, ана су турында шигырь сѳйләдегез, жыр жырладыгыз. Шунын белэн безнең шѳгыль тәмам».
Түбән Кама Муниципаль районы башкарма комитетының
"Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе" муниципаль учереждениесе
"Йомшак су, йөгерек су"
дигән темага
2 нче кечкенәләр төркемендә
турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге (сөйләм теле).
Төзеде: 7 нче балалар
бакчасының тәрбиячесе
Гайнетдинова Фаниса Фанисовна.
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре.