И.Курчатов Казанда
план-конспект по истории
Предварительный просмотр:
ТАССР – 100 ел.
И.Курчатов Казанда.
Р.М.Хәйруллин, Мамадыш районы, Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхретдин исемендәге премия лауреаты.
Максат: И.В.Курчатовның биографиясе һәм фәнни - техника өлкәсендәге ачышлары белән таныштыру аша ТАССРның 100 еллык тарихындагы аерым вакыйгалар белән таныштыруны дәвам итү.
Бурычлар:
- укучыларның анализлый, чагыштыра, гомүмиләштерә белү сәләтләрен үстерү;
- кылган гамәлләрең өчен җаваплылык, кызыксынучанлык, күзәтә белүчәнлек тәрбияләү.
Катнашалар:
Судья – Суд утырышын алып бара. Суд утырышын алып бару тәртибен, нинди фактлар нигезендә гаепләү белдерелүен төгәл белә.
Адвокат – гаепләнүче файдасына булган фактларны сайлый белә, гаепләнүчегә аның гаепсез икәнен расларга ярдәм итүче сораулар әзерли. Прокурор – гаепләнүчегә каршы килә торган фактларны сайлый, академикның гаебен исбатлардай сораулар төзи.
Хөкем ителүче: Акдемик И.Курчатов.
Академик Курчатовның кыскача биографиясен, эшчәнлек өлкәсен белергә.
Сценарий.
Судья. Академик И.В.Курчатовны гаепләү буенча эш тыңлана. Аның уйлап табуы сугыш коралын камилләштерергә, кешеләрне күпләп юк итү коралы булдырырга ярдәм итте. Гаепләнүчене алып керергә. /Акдемикны алып керәләр/.
Судья. Сүз прокурорга бирелә.
Прокурор. Әфәнделәр! Сезнең алдыгызда ачышлары сугыш коралын камилләштерергә ярдәм иткән кеше. Сугыш. Гади атудан без атом бомбасына килеп җиттек. Һәрбер ачыш безне әкрен-әкрен шушыңа якынайтты. Нәрсәгә ирештек? Уннарча корбаннар урынына – миллионнар! Хиросима, Чернобыльне искә төшерегез. Күпме сындырылган язмышлар, гарипләндерелгән күңелләр. Судтан бу турыда онытмавын, бу кешегә тиешле җәзасын бирүне сорыйм. Рәхмәт.
Судья. Сүз судка мөрәҗәгать итү өчен адвокатка бирелә.
Адвокат. Хөкемдар әфәнделәр. Без бүген бердән бер гаебе дөньяда тынычлык хакына ясалган ачышы булган галимне хөкем итәбез. Бөтен кеше дә белмидер әле, күренекле физик, исеме дөньяга мәгълүм булган, совет атом бомбасын булдыручы Игорь Курчатов Бөек Ватан сугышы чорында Казанда яши һәм эшли. Шунысы мөһим, нәкъ менә Казанда, 2 нче номерлы яшерен лабораториядә радиоактив плутонийның беренче грамнары табыла. Бүгенге көндә тормышыбызның күп якларын атом-төш энергиясеннән башка күз алдына да китереп булмый. Бу ачышны Курчатов прогресс барәбаренә ясады. Галимнәр аларның ачышлары нәтиҗәләрен сәясәтчеләр нинди максатлардан кулланулары өчен җавап бирергә тиеш түгелләр. Судтан эшне карау барышында боларны да исәпкә алуын сорыйм. Рәхмәт.
Судья. Суд гаепләнүче Игоръ Курчатовны җавап бирергә чакыра. /Гаепләнүче баса/. Судка кыскача гына үзегез турында сөйләгез. Кем сез, кайда тудыгыз, эшчәнлегегез?
Игорь Васильевич Курчатов. Мин, Игоръ Курчатов, 1903 нче елның 12 нче январенда Чиләбе өлкәсендә, җир үлчәүче гаиләсендә туганмын.1943 нче елдан СССР Фәннәр Академиясе академигы, СССР да атом фәне һәм техникасы буенча оештыручы һәм җитәкләүче. Минем җитәкчелек белән СССР да беренче циклотрон(авыр корылмалы кисәкчекләрне тизләткеч) ясалды. Уранның үзлегеннән бүленә алу сәләтен ачтым. Корабльләрне миналардан саклау системасын булдырдым. Европада беренче атом реакторын, СССР да беренче атом бомбасын, Обнинскида беренче Атом электростанциясен проектладым. Атом энергитикасы институтын оештырдым һәм беренче директоры булдым.
Судья. Тормышыгызның Казан чоры турында сөйләгез.
Игорь Васильевич Курчатов. Ил өчен авыр көннәрдә, Бөек Ватан сугышы башлангач, Казанга бик күп галимнәр эвакуацияләнә. Инде 1941 нче елның август аенда ук Мәктәп тыкрыгындагы(Хәзерге Катанов тыкрыгы) дүрт катлы 2нче йорттагы коммуналь фатирларга Ленинградтагы физика-техника институтының 11 галиме эвакуацияләнә. Безнең гаилә соңрак, 1942 нче елның 9 нчы январенда Казанга килеп җитә. Бик суык көн иде. Урамда транспорт йөрми.Тимер юл вокзалыннан Мәктәп тыкрыгына кадәр 10 километрлап араны җәяү үттек. Икенче көнне югары температура белән урынга егылдым. Салкын тигән дип уйлыйлар, чынлыкта тиф булып чыга. Соңрак үпкә ялкынсынуы белән авырдым. Казан врачлары тырышлыгы белән тиздән эшкә керешә алдым. Минем алга кыска вакыт эчендә атом бомбасы ясау бурычы куелды.
Мин Казанда югарыда телгә алынган лабораторияне җитәкләдем. Лаборатория К.Маркс урамындагы 10 нчы йорт подвалында (КАИ) урнашкан иде.
Прокурор. /Атом бомбасы проектларын күрсәтә/. Болар сезнең эшләрме?
Игорь Васильевич Курчатов. Әйе.
Прокурор. Нәрсә өчен кирәк иде алар?
Игорь Васильевич Курчатов. Дөньда тигезлеккә ирешү өчен. Америка Кушма Штатларының атом бомбасына монополиясен җимерү өчен. 1945 нче елда Подстам конференциясе барышында АКШ делегациясе җитәкчесе Г.Трумен Сталинга Америкада тиңе булмаган корал эшләнүе турында белдерә. Сталин илгә кайткач үз янына мине, сугыш кирәк – яраклары буенча халык комиссары Борис Ванниковны чакырып кертте. Сөйләшү кыска булды: “Сезгә бер таләп – безгә мөмкин булганча тизрәк атом коралы бирегез .... көчләр тигезләнеше бозылды. Бомбаны ясау безне бик зур куркынычтан коткарачак”. Сталинның бомба ясау өчен күпме вакыт кирәк булачак дигән соравына 5 ел дип җавап бирдем.
Прокурор. Атом бомбасының куркыныч икәнен белә идеңме? Ни өчен ясадыгыз аны?
Курчатов. Максатыбыз – дөньяда тынычлыкны саклап калу иде. Америка Кушма Штатлары атом бомбасына монополиягә ия булгач, ул теләсә кайсы илгә, шул исәптән СССРга да үз таләпләрен көчләп тага ала иде. Ул вакыттагы идеал булган коммунизмның җирдә яшәп калуы шик астына алынган иде. Сталин режимы шартларында тулаем физика фәненең дә язмышы кыл өстендә иде. Генетика фәненен туздырган кебек, физика фәнен дә шушындый язмыш көтәсе иде. Мин бу ачышым белән физика фәнен дә саклап кала алдым. Мин беркайчан да атом-төш сугышы яклы булмадым. Мин үз халкымның башкалардан өстен булуын гына теләдем. Нинди куркыныч корал ясавыбызны мин тулы күләмдә аңлыйм. Алга таба бурычыбыз- бу бомбаның кулланылуына юл куймау.
Адвокат. Казанда атом бомбасын эшләү белән генә шөгылләнмәдегез бит.
Курчатов. Мин Казанда уранның бүленү үзлеген өйрәнү белән шөгылләндем. Ул гына да түгел, Казанда мин беренче атом станциясе проектын ясадым.Уран проблемасы бик актуль иде бит. Чөнки атом бомбасын ясау өстендә берничә ил актив эшләде. Дөньяның язмышы кайсы илнең әлеге коралны алдан ясавына бәйле иде.
Адвокат. Судның шулай ук атом электр станцияләренә энергияне нәкъ менә атом бүленү нәтиҗәсе биргәнен исәпкә алуын сорыйм. Рәхмәт, минем башка соравым юк.
Судья. Йомгаклау сүзе өчен сүз прокурорга бирелә.
Прокурор. Хөрмәтле суд! Көн саен җирдә кешеләр үлә. Алар картаеп түгел, атом энергиясен куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан яралардан, авырулардан үләләр. Кешеләр үзләре яшәгән дөньяны үзләре юкка чыгаралар. Кешелек берсеннән берсе куркынычрак ачышлар ясап үзен-үзе бетерә.Фән үзеше алгарышка гына китерми, тулаем цивилизация юкка чыгарга мөмкин. Ә безнең һәрберебез үз хезмәте өчен җавап бирергә тиеш түгелмени? Тегүче – текккән әйбере өчен җавап бирә, төзүче төзегән йортлары өчен. Ни өчен соң галимнәр үзләренең ачышлары өчен җавап бирми? Судның дөрес карар кабул итүенә ышанам. Рәхмәт.
Адвокат. Әйе, чынлап та тегүче үзе теккән костюмның сыйфаты өчен җавап бирә. Ләкин тегүчене кемдер ул теккән костюмны киеп җинаять кылган өчен хөкем итмиләр. Галимнәр ачышлар ясамаса алга таба үсеш булмас иде. Бүген инде гадәти булган күп әйберне белмәс тә идек. Әйе, кешелек үзен-үзе харап итә. Ләкин монда галимнәрне гаепләргә кирәкме соң? Кемнәр аларның ачышларын начар максатларда куллана, кемнәргә файдалы ул? Билгеле, сәястчеләр, дәүләтләр алып барган сәясәт. Минем фикерем – ул бездән дә бәйле. Без үзебезнең ил гражданнары булган хәлдә сәясәтчеләрне дәүләт органнарына сайлыйбыз, аларның программалары өчен тавышларыбызны бирәбез. Галимнәр үз эшләрен башкаралар, аларның эш нәтиҗәләрен безнең ничек куллануыбызда алрның гаебе юк. И. Курчатов гөмеренең соңгы елларын атом-төш коралын тыюга, атомны тыныч максатларда куллану юнәлешендә эшкә багышлады. Үзе каты авыру хәлдә булса да, галим 1958 нче елда СССР Министрлар Советының атом-төш коралын сынауны берьяклы туктату турында белдерүенә иреште. Кызганычка каршы АКШ һәм Англия бу башлангычны күтәреп алмадылар, бомбалар сынауны дәвам иттеләр. Шуннан соң, И.В. Курчатовның каршы килүенә дә карамастан, Н.Хрущев безнең илдә бомбалар сынауны яңадан башлады. И.Курчатов Англиянең атом үзәге булган Харуэлл шәһәрендә үзенең атом-төш коралыннан баш тарту һәм халык-ара хезмәттәшлек итүгә багышланган сенсацияле докладын укый.Бу доклад Көнбатыш Европа илләрендәге иҗтимагый фикерне капма каршы якка үзгәртә, күп тикшеренүчеләр атом-төш коралыннан баш тарту хәрәкәтенең башлангычын шушы доклад белән бәйлиләр. Мин судның дөрес карар кабул итүенә ышанам. Рәхмәт.
Судья. Суд утырышында И.В. Курчатовның куркыныч сугыш коралу ясау буенча эшчәнлеге турында эш тыңланды. Суд ике якны да игътибар белән тыңлап карар чыгарды: И.В.Курчатовны уран проблемасын өйрәнеп, куркыныч корал җитештерү буенча ачышлар ясавын гаепсез дип санарга. Ул үзенә тапшырылган эшне үтәгән.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Казанда яшәгән бөек кешеләр.
Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен 9 нчы класста бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....
Исследовательская работа по истории на тему : "Курчатов - отец русской бомбы"
Исследовательская работа по истории на тему : "Курчатов - отец русской бомбы"...
И.Курчатов Казанда.
Сценарий. Суд над Курчатовым...