Фестивальда катнаштык
материал по истории (10 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Безнең мәктәп музее бик яшь әле. Ул 2010 елда Бөек Жинүгә 65 ел тулу уңаеннан ачылган иде. Биредә укытучылар, укучылар көче белән бик күп экспонатлар җыелды. Музейда мәктәп, авыл тарихы, Бөек Җину, танылган шәхесләргә багышланган стендлар бар. Февраль аенда Бөек Ватан сугышына багышлап «Пусть поколения помнят» дигән темага районда фестиваль уткән иде. Анда безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. «Фото-музей» hәм “Презентация музея” номинацияләрендә катнашып 10нчы класс укучылары А.Биккулов, Җ.Яхина hэм Р.Куряков призлы урыннарга лаек булдылар. Без, ветераннарны фотога төшереп, аларга багышлап инша яздык, презентация ясап музейдагы экспонатлар турындагы мәгълуматларны Чабаксарга җибэрдек. Фестивальның өченче этабы башкалада “Этнер” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә 16 мартта узды. Без өченче этапта катнашырга лаек булдык. Анда Э.Хуснетдинова (9кл.), А.Биккулов (10кл.), Л.Шарафутдинова (10кл.), Г.Ильясова 10кл.) катнаштылар. Укучыларны бәйгегә хәзерләүдә мэктэп директоры С.Калайбашева, директор урынбасалары И.Ишмуратов, өлкән вожатый С.Камалетдиновалар да ярдәм иттеләр. Укучылар Фестивальдэ сынатмадылар, мәктәп музее турында горурланып, шатланып сөйләделәр. Аларның тырышлыклары бушка китмәде-сертификатка ия булдылар.