Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.
план-конспект урока по истории (5 класс) по теме

Это план-конспект урока по истории древнего мира в 5-м классе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gulnaz.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.

Максат: 1) Узган темага бәйләп яңа темна аңлату

              2) Теманы биремнәр, график диктант ярдәмендә ныгыту

              3) Укучыларның сөйләм телен, мөстәкыйль, тарихи фикер

                   йөртү сәләтен үстерү.

 Җиһазлау: дәреслек, карта, компьютер презентациясе.

 Дәрес тибы : лекция - әңгәмә

                                           Дәрес барышы.

 

Оештыру

Актуальләштерү.

     1 нче бирем.  Сүз кем турында бара?

- Ул иреккә җибәрелгән гади бер колның Диокл атлы улы булган. Ул яшьтән үк әтисенә җир кишәрлегендәге эшләрдә булышкан, ә үсеп җиткәч армия хезмәтенә киткән. Палатиндагы сарайга юл күпләр өчен хәрби лагерьдан башланган.

                                         Император Диоклетиан

Ул хакимият өчен барган рәхимсез көрәштә җиңеп чыккан. Аның әтисе – цезарь, ә әнисе трактир хуҗасы кызы булган. Ул Диоклетианныкы кебек зиннәтле, купшы киемнәренә асылташлар белән бизәгән  таҗ да өстәгән.  

                                        Император Костантин

Константин яңа башкалага нигез салырга уйлаган һәм моның өчен Босфор бугазының Европа ярында урнашкан зур булмаган грек шәһәрен сайлаган. Шәһәрнең исеме ничек һәм аннан соң ничек дип үзгәртелгән?

                                        Византий һәм Константинополь

- Диоклетиан ул кешеләрне эзәрлекләгән, бәзалап үтерткән булса, Константин киресенчә үз канаты астына алган. Сүз кемнәр турында бара?

                                                    Христианнар.

Тактага биремнәр язылган кәгазь эленгән: укучылар шуннан карап кайсы Диоклетиан, ә кайсы Константин керткән яңалыклар икәнен әйтергә тиешләр.

ул империя белән идәрә итәргә үзенең генә көче җитмәслеген аңлагач тагын бер хакимдәш алган.

Христиан чиркәве өчен бик күп файдалы эшләр эшләвенә карамастан үзе үләр алдыннан гына чукынган.

Ул империяне 100 кечкенә провинциягә, ә аларның һәркайсын өлкәләргә бүлгән

330 елда ул төзеткән башкала тантаналы рәвештә каһиннәр һәм христиан руханилары тарафыннан изгеләндерелгән.

Яңа теманы аңлату. Тактага яңа сүзләрне язып кую.

Феодосий I                       һуннар

Аларих                              готлар

Стилихон                          вандаллар

Гонорий

Римлылар һәм варварлар.

 I  гасырда императорлар германнар арасыннан  тән сакчылары отрядлары төзегәннәр.

II гасырда Рим армиясендә германнардан торган тулы гаскәри бүлекләр булган

III гасырда  императорлар, салым салу һәм алардан гаскәр туплау өчен күпсанлы варвар кабиләләрен Рим империясе территориясенә таратып урнаштыра башлаганнар.

Халыкларның Бөек күченүе.

378 елда Адрианополь янындагы канкойгыч сугышта готлар император гаскәрләрен тар-мар иткәннәр. Ул үзе сугыш кырында юкка чыккан.

3) Феодосий I һәм империяне бүлү.

 Император Феодосий Ш готларга гаять зур ташламалар ясаган.

 395 елда , үләр алдыннан, Феодосий империяне ике улына бүлеп бирә. Константинополь белән Көнчыгыш – олы улына, ә Рим белән Көнбатыш кече улына эләккән.

4) Готларның Римны алуы.

     410 елда Аларих өченче тапкыр Римны камап алган.

5) “ Халыклар сугышы һәм Көнбатыш Рим империясенең җимерелүе.

451 елның җәендә Каталаун кырында гаять зур халыклар сугышы булган, һуннар явы тар-мар ителгән.

476 елда Көнбатыш Рим империясе тәмам җимерелә һәм Борынгы заман тарихы тәмамлана.

IV. График диктант.

 

варварлар Рим императорларына хезмәт итәргә киләләр.

Готлар һуннарны беренче бәрелештәүк җиңәләр.

Һуннар, ярдәм сорап Рим императорына мөрәҗәгатьитәләр.

Феодосий I готларга гаять зур ташламалар бирә.

Феодосий христиан динен бердәнбер дин дип игълан иткән.

Стилихон – готлар юлбашчысы.

Аларих – яңа Рим императоры

410 елда, өченче тапкыр камауда готлар Римны алалар һәм талыйлар.

Атилла- һуннар юлбашчысы

476 елда Көнбатыш Рим империясе яшәүдән туктый.

әйе

----------------------------------------------------------------------------------

1       2        3        4      5        6        7      8         9         10    

  юк

Йомгаклау. Билгеләр кую.Укучыларның темага карата фикерләрен сорау.

Өй эше бирү. Борынгы Рим тарихын кабатлап килергә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төньяк - Көнбатыш район

Россиянең экономик районнары арасында мәйданы буенча иң кечкенәләрдән булган, ләкин экономик үсеш дәрәҗәсе буенча алдынгы район. аның экономик  - географик урынын, табигый шартларын, табигый ресу...

Төньяк - Көнчыгыш Русь Көнчыгыш белән Көнбатыш арасында.

6 сыйныф өчен Россия тарихыннан дәрес план-конспекты...