дәрес
учебно-методический материал (5 класс)
Предварительный просмотр:
тема: Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе
Максат: Укучыларга кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен аңлату һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү.
Дәреснең төп бурычлары:
өйрәтү: Кушымчаларны сүзләргә дөрес тәртиптә ялгарга өйрәтү;
үстерү: Исем, сыйфат, фигыль һәм башка сүз төркемнәренә нинди кушымчалар ялгануын күрсәтү;
тәрбияви: Туган телгә мәхәббәт һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, туганнарның кадерен белергә өйрәтү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Фән буенча УУГ: Кушымчаларны сүзләргә дөрес тәртиптә ялгау, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү;
Танып белүнең УУГ: Дәрес темасы бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру, шуны күнегүләр эшләгәндә куллану;
Шәхси УУГ: Күнегүләр эшләгәндә һәм соауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру;
Регулятив УУГ: Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, укучыларның нәрсә аңлауларын тикшерү, тагын ниләр үзләштерергә тиешлеген аңлату, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү;
Коммуникатив УУГ: Иптәшләренең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү, дөрес сөйләм нормаларын саклаган хәлдә, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирүне, укытучы һәм яшьтәшләр арасында хезмәттәшлекне планлаштыру, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү.
Дәреслек: Харисов Ф. Ф., Харисова Ч. М. Татар теле. 5 нче сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015.
Тарату материалы: үзбәя бирү өчен таблица.
Җиһазлау: презентация, компьютер, интерактив такта, дәреслек, рәсемнәр.
Предметара бәйләнеш: татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья.
Дәрес барышы.
УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ӘЗЕРЛӘҮ
1 слайд дәрес темасы
Укытучы: Балалар, дәресебезне башлап җибәрәбез. Партадашларыгызның күзләренә карагыз да елмаегыз әле. Аннан эчтән генә бер-берегезгә бу дәрестә уңышлар теләгез.
АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
Укытучы: Мин сезгә өйдә кушымчаларны һәм аларның төрләрен кабатларга, 274 нче күнегүне (131 бит), иҗади биремне эшләп килергә биреп җибәргән идем. Барыгыз да эшләгәнсездер дип ышанам. Тикшереп карыйк әле.(күнегү һәм иҗади бирем тикшерелә)
Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән кушымчалар турында әңгәмә оештыра.
2 слайд Сораулар
1. Сез нинди кушымчаларны беләсез? (ясагыч, мөнәсәбәт белдерүче һәм модальлек кушымчалары)
2. Ясагыч кушымчаларга нинди кушымчалар керә? (яңа мәгънәле сүз ясаучы кушымчалар)
Парлап эшләү: (бер укучы сүзнең тамырын әйтә, икенчесе шуңа ясагыч кушымчалар ялгый. Мәсәлән, җыр – җыр-чы, уй – уй-ла һ.б.)
3. Нинди кушымчаларны мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар дип атыйбыз? (бер үк сүзнең төрле формаларын ясыйлар )
Парлап эшләү: (бер укучы сүзнең тамырын әйтә, икенчесе шуңа сүз ясагыч кушымчалар ялгый. Мәсәлән, дәрес – дәрес-кә һ.б.)
4. Нинди кушымчаларны модальлек кушымчалары дип атыйбыз? (чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерәләр)
Парлап эшләү: (бер укучы сүзнең тамырын әйтә, икенчесе шуңа сүз ясагыч кушымчалар ялгый. Мәсәлән, шәһәр – шәһәр-чек һ.б.)
Сүзлек диктанты яздыру:
Күзлек, кышкы, көндезге, тозлы, тарак, авылдашларыңнан, сыйныфташ, дөреслек, күбәләктәй, уйнады, күлмәкләргә, дәреслекләребезгә. (Бирем: асларына сызылган сүзләрне шартлы билгеләр белән сүз төзелеше ягыннан тикшерергә)
3 слайд тикшерү
ЯҢА ДӘРЕС МАТЕРИАЛЫ АҢЛАТУ
4 слайд кагыйдә
Укытучы: Татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе бар. Тамырга башта ясагыч кушымча, аннары модальлек кушымчасы, ахырдан бәйләгеч кушымча ялгана. Дәрес-лек-ләр-егез-не
Бер укучы дәреслектән кагыйдәне укый.
Иҗади бирем: нокталар урынына кушымчалар өстәп язу, шартлы билгеләр белән билгеләп барырга:
Җәй..., матур..., әни..., урам..., су..., кояш..., көн..., яман...
5 слайд тикшерү
Җәй-ге, җәй-ләр-дә, матур-лык, матур-рак, әни-ләр-ебез-гә, урам-да, су-дан, кояш-тай, көн-нәр-ем-не, яман-лык.
СҮЗЛЕК ӨСТЕНДӘ ЭШ:
124 биттәге сүзләрне кертеп, сүзтезмәләр, аннары җөмләләр төзиләр.
6 слайд Проблемалы сорау: Кем күбрәк кушымчалы сүз уйлап таба ала? (укучыларның сүзләре тикшерлә, кем күбрәк кушымча ялгаган – шул җиңүче)
Укытучы: Хәзер төркемнәргә бүленеп эшлибез. (Сыйныф 4 кеше итеп төркемнәргә бүленә. Бер А4 9 кисәккә бүленә һәм уртага куела. Беренче укучы бер кәгазгә бер сүз яза, иптәшләре ишетеп тора, иптәшләре шул тамыр сүзгә төрле кушымчалар өстәп язып баралар, аннары карточка уртага куела. Берсе язганны икенчесе язмый. Аннан 9 карточка өчәрләп өч рәт итеп куела. Я рәттән торган өч сүз белән, я диагональ буенча өч сүз белән шул темага җөмлә төзиләр.)
Тема: МИНЕМ ГАИЛӘМ
7-9 слайд укучыларның үз гаиләләре белән төшкән фотолары
Шул темага бер төркем икенче төркемгә сораулар бирә.
Беренче төркем сораулары:
1. Сезнең гаиләдә ничә кеше бар?
2. Синең гаиләдәге урының?
Икенче төркем сораулары:
1. Син гаиләңдә нинди вазыйфаларың бар?
2. Сезнең гаиләдә нинди гореф-гадәтләр яшәп килә? Һ.б.
Физкультминутка
Укытучы: Без хәзер сезнең белән “Әйе!”, “юк!” уйнап алабыз.”Әйе!” булса, кул чабабыз, “юк!” булса, кулларны тавышсыз гына өскә күтәрәбез.
1. “Җәйге” сүзендә –ге – ясагыч кушымча. (әйе!)
2. “Авылдаш” сүзендә –даш – бәйләгеч кушымча. (юк!)
3. “Авылда” сүзендә –да – бәйләгеч кушымча. (әйе!) һ.б.
НЫГЫТУ
Кушымчалар ялгаганда, без нәрсәләргә игътибар итәргә тиешбез? |
Укытучы:Дәрес барышында нинди авырлыклар туды? Ни өчен дип уйлыйсыз? (Күбрәк белергә кирәк)
Кушымчалар ялгаганда, без нәрсәләргә игътибар итәргә тиешбез? |
Кушымчалар ялгаганда, без нәрсәләргә игътибар итәргә тиешбез? (Сузыкларның калын һәм нечкә булуына, тартыкларның яңгырау яки саңгырау булуына)
Дәреслек белән эш.
Күнегүләр эшләү:
276 нчы күнегүне эшләү (Телдән нинди кушымчалар ялгануын әйтү һәм сорауларга җавап бирү.)
277 нче күнегүне эшләү (Тамырларга төрле кушымчалар ялгап язу)
278 нче күнегүне эшләү (“Кояштагы тап” әсәреннән бирелгән өзек укыла, белүче укучыга сөйләтелә)
Сорау: Ф.Яруллин бу әсәрендә нәрсә әйтергә теләгән? (Укучыларның җавапларына тыңлана)
БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРҮ
10-23 слайд ТЕСТ
ТЕСТлар белән эшләп алабыз.
1. Бакчачыларыбызны сүзендә ничә кушымча бар?
А) 3
Б) 4
В) 5
2. Кояшлы сүзендәге –лы нинди кушымча?
А) модальлек
Б) бәйләгеч
В) ясагыч
3. Уйнаган сүзендә –ган нинди кушымча?
А) модальлек
Б) ясагыч
В) бәйләгеч
4. Шәһәрчек сүзендәге –чек нинди кушымча?
А) бәйләгеч
Б) ясагыч
В) модальлек
5. Барлык кушымчалар да булса, иң беренче нинди кушымча ялгана?
А) бәйләгеч
Б) ясагыч
В) модальлек
24 слайд Үзбәя
Үзегезнең дәрестәге эшчәнлегегезгә билге куярга кирәк булачак. Менә бу бит сезгә билге кую өчен төзелгән. Дәресне ни дәрәҗәдә аңладыгыз? (Яхшы аңласалар, + (плюс), аңламаган урыннары калса, ? (сорау билгесе), берни аңламасалар, – (минус) куела)
Билгеләр | Эчтәлеге |
Кушымчаларның нинди тәртиптә килүен аңладым. | |
Төрле сүз төркемнәренә ясагыч кушымчалар ялгый беләм. | |
Исемнәрдәге килеш, тартым, фигыльләрдәге зат-сан кушымчаларының бәйләгеч кушымчалар икәнен беләм | |
Модальлек кушымчаларының кайчан кулланылуын беләм. | |
Мин бу теманы иптәшемә дә аңлата алам. Үземә “Афәрин!”дим. |
(Биш + булса, “5” ле билгесе, дүртәү булса, “4”ле билегсе куела. Минуслар күбрәк булса, тагын өйдә кабатларга кушыла) Аңламасалар, дәрес барышында булган авырлыклар ачыклана. Кабаттан бер кабатлап чыгыла.
РЕФЛЕКСИЯ:
Укытучы: Без дәрестә ниләр эшләдек. Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барды?
28 слайд ӨЙ ЭШЕ:
Авырлыкларсыз эшли ала торган өй эше сайларга тәкъдим итәм.
1. 278 күнегү 133-134 бит.
2. Иҗади бирем
3. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен тулысынча укырга.