А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"
план-конспект урока

leisandimieva

урок для учащихся с русским языком обучения по повести А. Гыйләҗев "Җомга көн кич белән"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhomga_kon.docx1012.13 КБ

Предварительный просмотр:

  • Хәерле көн, укучылар. Бүген әдәбият дәресе. Дәрестә язучы Аяз Гыйләҗевнең тормышы һәм иҗатына күзәтү ясарбыз һәм аның “Җомга көн кич белән” әсәре белән танышырбыз.

Белгәнегезчә, атнада һәр көннең үз исеме һәм мәгънәсе бар.  Мәсәлән, фарсы телендә “шәмбә” көн дигән сүз. Аңа “як” сүзе кушылып, якшәмбе исеме ясалган. “Ду” сузе белән дүшәмбе сүзе килеп чыга. Димәк сүзләр кушылу ысулы белән , бүгенге сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе исемнәре дә барлыкка килгән. Ә менә мөселманнарның дини бәйрәм көне булган көннең исеме генә фарсыча аталмыйча, дин теле белән гарәпчә “җомга”дип исемләнгән. Гарәпчәдән татарчага тәрҗемә иткәч, ул “җыелу көне” дигән мәгънәне аңлата.

Без танышасы әсәрнең эчтәлеге исеменә туры килерме, әллә уйланырга урын калдырырмы?

Моны ачыклау өчен, әйдәгез, язучы Аяз Гыйләҗевнең тормышы, иҗат юлы белән танышып китик.

(биографияне  слайд, презентация  кулланып сөйләргә мөмкин)

  • Аяз Гыйләҗев 1928 елның 17нче гыйнварында Сарман районындагы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Илебез өчен авыр елларда – 1945 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый.
  • Берникадәр вакыт авылда, районда  эшли. 1948 елда  Казан университетының тарих- филология факулҗтетына укырга керә.

Үзенең хөр фикерлеге аркасында, ул укуыннан куыла, ирегеннән мәхрүм ителә. Ул заманда үз карашларын кыю, принципиаль яклаучыларны яратмаганнар.

  • 1950 елның мартыннан 1955 елның августына кадәр Аяз Гыйләҗев кыен сөргенлек шартларында ташчы, бетончы, бригадир булып эшли.
  • Казанга әйләнеп кайткач, университетта укуын дәвам иттерүгә ирешә, аны уңышлы тәмамлый.
  • 1951-1961 елларда Аяз матбугат эшендә : “Чаян”, “Азат хатын”, “Совет әдәбияты” журналларында эшли. 1961-1963 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый, шуннан соң ул әдәби иҗат эше белән язучы-прфесионал сыйфатында шөгыльләнә.
  • (китап күргәзмәсе төзергә мөмкин). Аяз Гыйләҗевнең әдәби мирасы бик зур. Аның “Шикәрем син, балым син”, “Яланаяклы кыз”, “Көзге ачы җилләрдә”, “Киек каз юлы” пьесалары буенча куелган спектакльләрен халык бик яратып карый.
  • Соңгы елларда Аяз Гыйләҗев роман жанрында  иҗат итүгә күп көч куя. Аның бер-бер артлы  Балта кем кулында?”, “Йәгез, бер дога!” кебек зур күләмле әсәрләре дөнья күрә.
  • “Җомга көн, кич белән....” һәм “Әтәч менгән читәнгә”повестьлары өчен, Аяз Гыйләҗев 1983 нче елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

( түбәндәге сүзләр язылган слайдта тукталып калына)

 Язу манерасы – кырыс реализм, халыкчан образларга бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы рухи дөньясын , эш-гамәлләрен анализлау – Аяз Гыйләҗев иҗат эшчәнлегенең төп асылын тәшкил иткән сыйфатлар.

Тематик яктан Аяз Гыйләҗевнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәдәләндерелә.

 Шулай итеп, без укыячак әсәрдә дә без реализм, шәхеснең катлаулы рухи дөньясын, авыл тормышының бирелешен күрербез.

  • Сез ничек уйлыйсыз, Аяз Гыйләҗев ни өчен үз әсәрләрендә авыл тормышын, аның гади кешеләрен сурәтли? (   чөнки язучының туып үскән җире – авыл, авыл тормышы аңа бик якын. Язучы авыл тормышын үз күзләре белән күргән, авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, кечкенәдән күзәтүләр нәтиҗәсендә борчыган сораулары булгандыр).
  • Инде әсәрнең реализм жанрында язылуын исбат итәр өчен, әлеге төшенчәнең эчтәлеген ачыклап китик (бер баганада жанрлар, икенче багандада аларга хас үзенчәлекләр язылган. Укыйбыз һәм туры китереп барабыз)

Реализм

Тормышның барлык ваклыкларына, төсмерләренә тугрылыклы калып, чынбарлыктагыча сурәтләү

Романтизм

Тормышны рухи дөнья, хис-кичереш, тәэсир көзгесендәге чагылышын сурәтләү

модернизм

Тормышны билгеле бер идеал яктылыгында үзгәртеп сурәтләү

  • Сез билгеләмәне дәрес формалаштырып,  туры китереп укыдыгыз. Реализмга хас үзенчәлекләрне тагын да тулыландырырга мөмкин.

РЕАЛИЗМ кешене иҗтимагый-көнкүреш тирәлегндә, психологик төгәллек белән сурәтләп, тарихи шартларга, җәмгыятькә буйсындыра; геройның яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез итеп тасвилый.

  • Югарыда санап киткән үзенчәлекләрнең барысын да “ Җомга көн кич белән” әсәрен укыганда күрербез.

( сүзлек эше өчен дәреслекнең 106, 111, 113 битләреннән алынган сүзләр һәм фразеологизмнар буклет рәвешендә язылып һәр партага алдан таратылган була).

  • Буклетлардагы авыр аңлаешлы сүзләрне башта чылбыр буенча тәрҗемәсе белән укып чыгабыз.
  • Текстны абзацлап тәрҗемә белән укып барабыз. Төп фикерне бер җөмлә белән план рәвешендә язып барабыз. (1)

Авылның иң сөенечле бәйрәменә чакырып, телеграммалар китә.

Бибинур бәйрәмнәрне аз күрде.

Ата белән ана, тилмереп, малай көткәндә, семьяга игезәкләр өстәлде.

Игезәге Зөһрәбану.

Аерата төпчек кызлар – игезәкләр – сылу булып үсте.

Бибинурга да, Зөһрәбануга да кияү чыкмады.

Замана да, кешеләр дә, мөнәсәбәтләр дә тамырдан үзгәрә башлады.

(2)

Аксыргакта, беренче буларак, балалар бакчасы ачтылар.

Бибинур “плащадкада”балалар карый.

Зөһрәбану шартлар дәрәҗәгә җитте.

Мирзаһит Бибинурны кичке уеннан озата кайтты.

Авылда “кияү-кәләш” дигән исемнәре чыкты.

Зөһрәбану белән Бибинурның аралары көннән- көн киселде.

(3)

“Баласыз гына яшәп булмыймыни?”

Ул егетнең һәр әйткән сүзен хәтер иләге аша кат-кат үткәрде

(4)

Габдуллаҗан улы Нәҗипне алырга килмәде.

Әниләре үлеп, ятим калган өч бала.

“Бәй, безнең очка килен төшкән бит”.

“Тоташ яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калынды.

“Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам”

“Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга”.

Балаларның  өс-башы бөтен, тамаклары тук.

Бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурның бәбие юк иде.

Кырык беренче ел килеп җитте.

Шаукымы йөз елларга кадәр бара торган тантаналы-куркыныч ел.

“Я, балам, җылама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә”.

Күңеле моң, яхшылык теләү, изгелек белән туп-тулы.

(5)

Почта машинасы тирәсендә ул көнне бик озак кайнаштылар.

Җаннары булса, аналары янына сабан туена бер кайтырга тиешләр.

Ә буа шаулый! Шаулый! Моңсу шаулый...

Әллә кайларга чакырып шаулый буа.

Авылның ике очында икәү тигез картайсалар да, алар бер-берсенә йөрешмәделәр.

Бүген кунаклар ныгытып ккайта башлый.

Бибинурның гына көтәсе дә, китәсе дә юк.

Бүген җомга көн. Бүген ул тып-тыныч.

 

  • Өзектәге юллар белән укысак: “ Тагын бер сикерәсе дә шимбәне узасы, аннан  - якшәмбе. Базар көн.... Якшәмбедә – Сабантуй. Бүген кунаклар ныгытып кайта башлый.
  • Исегезгә төшерсәгез, җомга көн ул “җыелу көне” дип атала иде бит югыйсә. Бибинур өч ятимгә ана назы,  тәрбия биреп , үз балаларыдай  җил- яңгырдан саклап үстерде. Ул чит балаларны йөрәге кушуы буенча ихлас яратты. Хэтта ашыйсын ашмыйча, теләгән киемнәрен кимичә, пенсия акчасын да балаларына җибәреп барды. Ә балалары карт ананы алып китеп тәрбияләү түгел, хэтта елга бер була торган күмәк очрашу, хәл-әхвәлне белешеп китү мәҗлесенә – Сабантуйга да кайтып карамыйлар. Нинди ваемсызлык, авылдашларыннан оялсыннар иде.

Бибинур сүзендә утны белдерүче “нур” сүзе бар. Бик яшьли нур булып килеп керде ул бу бу балалар әнисез калган йортка. Матурлыгын, яшьлеген ,уңганлыгын башка гаиләне саклап калу өчен корбан итте. Намусы кушканча эшләде.

  • Сезгә мәкальләр тәкъдим итәм. Һәр берсен укып, әлеге әсәргә аеруча туры килгәннәрен билгеләп барабыз. (Мәкальләр таратма формада яки слайдта язылырга мөмкин).

Дәресне бер хәдис юллары белән төгәллисе килә.

“Иң беренче чираттта үзеңнекен түгел, ата-анаңның йомышын кайгырт, үзең өчен тырышма, алар өчен тырыш. Аларга ачу белән карарга, кычкырырга, алардан йөз чөерергә ярамый. Әти-әнисе карт булса, үз-үзен карый алмаслык дәрәҗәгә җитсә, аларны карау бурычы тулысынча балаларына ята. Ул бурычны үтәмәгән бәндә никадәр олы гөнах кылганын белсә иде!”

Өй эше: үзегез сайлап алган  биш мәкальне  ятлап килергә.

                                                                                                     Кушымта

C:\Users\user\Desktop\CCI15102020.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аяз Гыйләҗев “Җомга көн кич белән”.

Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәре. Йомгаклау дәресе. 9нчы сыйныфта укучы рус  мәктәбенең татар балалары өчен....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Авторская методическая разработка на тему: "А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше"

В разработке подробный план урока по разкрытию темы. Дан и методический материал....

А.Гыйләҗев "Җомга көн кич белән..." - 9 сыйныф

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укучы балалар белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе...

АЯЗ ГЫЙЛАҖЕВНЫҢ “ҖОМГА КӨН, КИЧ БЕЛӘН...” ӘСӘРЕНДӘ БИБИНУР ОБРАЗЫНЫҢ БИРЕЛЕШЕ

Тема: А.Гыйлаҗевның “Җомга көн, кич белән...” повестенда Бибинур образының бирелеше.        Максат:...

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн, кич белән...” әсәре./А.Гилязев. "В пятницу вечером..". Урок родной литературы в 9 кл. (1 группа)

Максат: Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүне дәвам итү. “Җомга көн, кич белән...” әсәрен анализлау. Сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен, чагыштыру, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү. Аналар һ...