Сәләтле балалар белән эш – заман таләбе.
статья по теме

Укучыларның югары өлгереше, фән буенча төрле конкурс, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләре укытучы эшчәнлегенең дөрес оештырылуына бәйле. Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү. Галимнәр «Сәләтсез балалар юк, һәр баланың нинди дә булса бер өлкәдә сәләте була» дигән фикердә торалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vystuplenie_15.03.17_g_pechat.docx29.04 КБ

Предварительный просмотр:

Сәләтле балалар белән эш – заман таләбе.

       Укучыларның югары өлгереше, фән буенча төрле конкурс, олимпиадаларда яхшы күрсәткечләре укытучы эшчәнлегенең дөрес оештырылуына бәйле. Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.  Галимнәр «Сәләтсез балалар юк, һәр баланың нинди дә булса бер өлкәдә сәләте була» дигән фикердә торалар. Димәк, укытучы үз фәнен тирәнтен өйрәтергә сәләтле, ә иң мөһиме: теләге булган укучысын үз вакытында табып ала, күрә белергә, аның сәләтен тагын да үстерү өчен уңайлы шартлар тудырып эшләргә тиеш.  Олимпиадада, гадәттә, фәнне аеруча зур кызыксыну белән өйрәнүче, зирәк, тырыш, иҗади сәләткә ия булган балалар көч сынаша.  Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты: һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. 3-4 нче сыйныф укучыларын  олимпиадаларга әзерләнгәндә, төрле эш алымнары кулланыла. Сәләтле балалар белән әзерлек эшләрен  Ш сыйныфтан ук башлыйм. 3-4 ай укыткач, көчле балаларны үзем өчен аерып алам. Төркем алымы белән эшләгәндә, әлеге укучыларны төркем җитәкчесе итеп билгелим. Бу аларны башкаларга караганда күбрәк уйларга, җаваплылыкны үз өсләренә алырга, кыен ситуацияләрдән чыгарга өйрәтә. Ш сыйныфтан ук мондый балалар өчен аерым карточкалар туплана; нигездә катлауландырылган биремле күнегүләр эшләүгә игътибар ителә. Сәләтле балалар белән эшләгәндә, мин укучылар алдына мондый бурычларны гамәлгә ашыруларын максат итеп куям:  а)программа материалын бик яхшы белү; ә) өстәмә чыганаклардан мәгълүмат алу; б) бөтен төр анализ үрнәкләрен белү; в)        халкыбызның үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны өйрәнү, вакытлы матбугат белән кызыксыну, радио, телевидениедән татарча тапшыруларны карап бару; г) фикерләү сәләтен үстерү; д)мөстәкыйль эшләргә өйрәнү.

Тестлар

Укытучы белән укучы арасындагы әңгәмәләр, фикер алышулар, тест биремнәрен үтәү, яңа чыккан фәнни китаплар, методик кулланмалар белән танышып, өйрәнеп бару зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә бу укучыларга, темаларны үткән вакытта, өстәмә чыганаклардан файдаланырга, иҗади эзләнергә кушыла. Укытучы өчен үзе укыткан укучыларның программа таләп иткәнне үзләштерү дәрәҗәсен тиз һәм оператив тикшереп бару кирәк. Хәзерге этапта, минем фикеремчә, объектив тикшерүнең бер юнәлеше - тестлар. Тестларның башка төр күнегүләрдән өстенлеге аларны башкаруның һәм тикшерүнең тизлегендә генә түгел, аларны әле башка традицион язма эшләрдә дә, перфокарталар белән эшләгәндә дә, компьютер программаларында да файдаланып була

  Текстлы биремнәр, шулай ук тестлар да киң кулланыла. Укучы үзе дөрес дип санаган җавапның берсен сайлап ала.  Сәләтле балаларга катлаулырак, эзләнә торган сораулар яки җаваплар тәкъдим итәргә мөмкин.

Беренче сентябрь — Белем көне

 Беренче сентябрьдә укулар башлана. Бу көн — Белем бәйрәме. Бу көнне мәктәпләрдә, гимназияләрдә, лицейларда беренче дәресләр  була. Мәктәпкә беренче мәртәбә баручылар өчен бу көн бигрәк тә истәлекле. Балалар матур киенеп, чәчәкләр тотып киләләр. Мәктәп тә матур, чиста. Балаларны укытучылар, сыйныф җитәкчеләре каршы ала. Бу көн — ата-аналар өчен дә бәйрәм. Алар, бигрәк тә әниләр, балаларын матур киендереп, мәктәпкә озаталар, Белем бәйрәме котлы булсын

1)Мәктәптә укулар башлана

  1. Текстка туры килә 2)текстка туры килми 3) Текстта әйтелми

2)Балалар яңа сумкалар тотканнар

1)Текстка туры килә 2)текстка туры килми 3) Текстта әйтелми

3)Укытучыларны балалар каршы алалар

1)Текстка туры килә 2)текстка туры килми 3) Текстта әйтелми

4) Белем бәйрәме— ата-аналар өчен дә бәйрәм)

1)Текстка туры килә 2)текстка туры килми 3) Текстта әйтелми

1. Рамил китапханә... йөри башлаган.

    а) га               б) да              в) гә              г) дә.

2. Укытучы   ...    белән сөйләшергә уйлады.

а) беркем             б) үз                 в) аның                г) ул

3. Бу сүз нинди сорауга җавап бирә?

Әнисә бу яңалыкны дусларына, классташларына  әйтте.

 4. “уйлады” сүзен ничек тәрҗемә итәбез?

 а) играл             б) положил              в) рассказал              г) думал

5. Нинди сүзләрдә “ә” хәрефе язабыз?

   а) т...л               б) түг...л              в) тел...к              г) кад...р.

Коммуникатив уеннар

Сәләтле балалар белән эш, ягъни олимпиадага әзерләнү, гадәттә, дәресләрдән соң алып барыла.  Башлангыч  сыйныф  балалары белән эшләгәндә,  дәресләр  уен белән бергә үрелеп алып барылса, нәтиҗәсе күпкә югарырак була. Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята . Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек , начар билге алудан курку хисе юкка чыга.

“Түгәрәк өстәл». Логик фикерләүне үстерү уены.

Уйнаучылар түгәрәкләнеп утыралар. Укучыларга үз фикерләрен әйтә алулары максат итеп куела. Укытучы һәр балага фразалар әйтә, үзенә әйтелгән җөмләне укучы тәмамлап куярга тиеш.

- Минем яраткан уеным … .

- Мин бүген бишле алдым, чөнки … .

- Кыш җитте һәм … .

- Мин уйнарга яратам, шуңа күрә … .

- Көннәр салкын, чөнки … .  һ.б.ш.

« Сүзләр җыю» уен-ярышы.

  Алып баручы катнашучыларны ( класс яки залны) дүрт өлешкә бүлә. Һәр төркемгә билгеле бер темага сүзләр язарга кушыла. Мәсәлән: 1 төркем- яшелчәләр, 2нче төркем- кошлар, 3нче төркем- хайваннар, 4нче торкем- җиләк- җимешләр. Төркемнәргә кәгазь, каләм һәм 3-4 минут вакыт бирелә. Темага караган сүзләрне кайсы төркем күбрәк яза, шул җиңүче була.

« Хикәя төзү». Сөйләм үстерү уены.

Алып баручы үзе яки бер укучы хикәяне сөйли башлый. Ул алдан әйтелгән берәр тема буенча яки ирекле булырга мөмкин. Мәсәлән, Петя сөйли башлый:

 - Мин шундый кызык кино карап утыра идем. өйдә берәү дә юк. Кинәт ишек шакыдылар. Мин барып ачтым һәм күрәм … .

  Шуннан икенче укучы сөйләп китә. Аннан башкалар. Соңыннан алып баручы үзе төгәлли.

« Хикәя- эстафета».

 Уенда ике команда ярыша. Билгеле бер вакыт эчендә күмәк хикәя төзеп сөйләү бурычы куела. Һәр команда бер-ике генә җөмлә әйтә.

1нче команда башлый: Ял  көне иде. Мин түгәрәккә  киттем.

2нче команда: Юлда миңа бер кыз очрады.

1нче команда …

 Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү -җиңел эш. Ә аны төзү – авыр, катлаулы; укучыдан тырышлык һәм эзләнү сорый. Кош-корт, җәнлек, агач исемнәрен өйрәнгәндә укучылар кроссвордларны бик рәхәтләнеп төзиләр  Шулай ук сочинение язу, шигырь, хикәя, әкиятләр уйлап чыгару укучыларның иҗади фикерләү дәрәҗәләрен үстерә, сүзлек запасын баета, сөйләм телләрен үстерә. Укучылар җаңлы һәм җансыз предметларны сурәтли, үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә алуны күрсәтәләр.

  Бала һәр дәрескә теләк белән килсен өчен, анда соклану һәм кәнәгатьләнү тойгылары уятырга, аны файдалы һәм максатка юнәлешле эшчәнлеккә сиздерми җәлеп итәрлек эш формалары тәкъдим итәргә кирәк. Менә шундый эш төрләренең берсе ул синквейн.  Алдагы алым –  синквейн. 

Синквейнны язу кагыйдәләре:

  • 1 юл – бер сүз – шигырьнең исеме, гадәттә исем.
  • 2 юл – ике сүз (сыйфат яки сыйфат фигыль). Теманы сурәтләү.
  • 3 юл – өч сүз (фигыльләр). Темага караган эш- хәрәкәтләр.
  • 4 юл – дүрт сүз – җөмлә. Авторның темага булган мөнәсәбәтен күрсәтүче фраза.
  • 5 юл – бер сүз – теманың төп фикерен кабатлаучы ассоциация, гадәттә исем.

Тема буенча лексик материал үзләштерелә, сүзлек байлыгын арттыра, грамматик материал кабатлана, эчтәлекне кыскача сөйләүгә әзерли, тәнкыйди фикерләүне камилләштерә, ассоциацияләр ярдәмендә алган белемнәр ныгытыла,катлаулы информация гомумиләштерелә, укучы үзен шагыйрь итеп хис итә,бөтен укучы да яза ала.

 Мәсәлән :

Түбән Кама

 Матур, чиста,

Үсә, яхшыра, яши.

Мин туган шәһәремне яратам

Ватан.

     Йомгаклап шуны әйтәсе килә: олимпиадага әзәрләгәндә  кулланылган эш алымнары (тестлар,карточкалар белән эш, кроссвордлар чишү, синквейн төзү, рәсем, картиналар буенча иҗади эшләр, компьютерда эшләү) - барысы да укучыларның сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Югарыда күрсәтелгән эш төрләре олимпиадага әзерлек дәресләрендә өйрәнелә торган сорауларның бер өлеше генә. Олимпиада сораулары күп төрле, ә әзерлек даирәсе гаять киң. Шуңа, укучылар белән әзерлек эше өзлексез, системалы алып барылырга тиеш.

Бары тик  үз эшеңне чын күңелдән яратып, вакытыңны кызганмыйча эшләсәң, сәләтле балалар тагын да зур уңышларга ирешәчәк һәм калган укучылар арасында сәләтле балалар саны, һичшиксез, артачак, әлбәттә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыл

дәрескә кирәкле материал...

Бигесез киләчәк заман хикәя фигыль

морфология буенча дщрескщ материал...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләр.(Барлык формасы)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;2)грамматик материалны сөйләмдә куллануга ирешү,укучыларның фикер йөртү күнекмәләрен үстерү;        ...

Хәзерге заман һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль (карточка)

Максатлар:1)лексик тема буенча укучыларның белемнәрен тулыландыру, ныгыту;                                  ...

Хәзерге заман шартларында китап сөюче сәләтле балалар тәрбияләү.

Мәктәп академиясендә сәләтле балалар белән эшләү...

Татар теле дәресе эшкәртмәсе "Үткән заман хикәя фигыль.Билгеле үткән заман хикәя фигыль һәм аның зат-сан белән төрләнеше"

7нче сыйныф дәреслеге буенча төзелгән татар теле дәресе эшкәртмәсе түбәндәге программага нигезләнә: «Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа V – 1Х сыйн...

Заман балалары яңа формат сорый (педагогик эссе).

Стәрлетамак шәһәренең татарлар конгресы оешмасы, татар теле укытучылар оешмасы һәм башкорт һәм төрки телләр филологиясе факультеты төрле яңа форматларда чаралар үткәрде....